Ачык дәрес "Тылсымлы әкиятләр"
материал по чтению (2 класс) на тему

Сагдеева Зульфия Рустамовна

Ачык дәрес "Тылсымлы әкиятләр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_kiyatlr.docx21.04 КБ

Предварительный просмотр:

Ямаширмә урта мәктәбе филиалы Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

Ачык дәрес

Тылсымлы әкиятләр. “Гөлчәчәк” әкиятен уку.

2 нче класс

Перспектив башлангыч мәктәп программасы буенча

Укытучы: Сәгъдиева З.Р.

2015 ел

Дәреснең максаты:

Укучыларны тылсымлы әкиятләр, аларның төзелеше белән таныштыру.

Бурычлар:

1) “Тылсымлы әкият” төшенчәсен бирү;

2) Балаларның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, үзләре белгән әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аерып ала белергә өйрәтү;

3) Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү;

4) Авыр ситуацияләрдән дә чыгу юлын табып буласына инандыру.

Дәрес тибы: яңа белем бирү

Укучыларның эш формалары

-парларда эш;

-күмәк эш;

- сүзлек белән эш;

-диалог;

-дәреслек белән эш;

-проектордан презентация карау;

-рефлексия

Материал. Дәреслек (56-65 нче битләр)

Җиһазлау:

1) Әкиятләрдәге тылсымлы предметлар яки аларның рәсемнәре (көзге, тарак...һ.б.)

2) Проектор, экран, компьютер;

3) Презентация

4) Тылсымлы предметлар ясалган рәсемнәр

ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре: дәреслек белән эшләү күнекмәләрен үстерү, биремнәрне башкарганда танып-белү инициативасы күрсәтүне тәэмин итү.

РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре: үз эшчәнлегеңне контрольгә алуга, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерүгә юнәлтү

ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре: тылсымлы әкиятләргә хас билгеләрне аерып чыгарырга, хайваннанр турындагы әкиятләрдән аермалы якларын чагыштырып күрсәтергә юнәлеш бирү

КУУГ –коммуникатив универсаль уку гамәлләре: иптәшеңне тыңларгы, бердәм аралашып эшләргә, үзара уңай эшчәнлек төзү күнекмәләрен формалаштыруга этәргеч бирү

Дәрес барышы

1.Дәресне оештыру

Борын-борын заманда яшәгән, ди, булган, ди, бик җитез, бик тырыш кызлар, малайлар. Алар дөнья гизәргә, илләр күрергә яратканнар. Күбрәк белергә теләп, һәр көн мәктәпкә йөргәннәр. Ул балалар сез түгелме?

Мин дә сез шундый укучылардыр дип уйлаган идем. Әйдәгез әле, барыбыз да урыннарга утырдык та дәресебезне башлап җибәрәбез..

2. Актуальләштерү.

1)Әңгәмә.

-Без бу уку елында нинди әкиятләр укыдык әле?

-Ул әкиятләр нәрсә турында иде?

-Әкиятләрнең төп геройларын әйтә аласызмы?

-Әкиятләрдә Төлке, Куян, Бүре, Кәҗә, Сарык нинди итеп сурәтләнә?

-Сез өйдә нинди әкиятне укып килдегез?

-Һәрвакытта да көчле герой гына җиңеп чыгамы?

-Керпе Төлкене ничек җиңгән?

-Бу әкият ничек аталган иде?

-Ул кайсы халык әкияте?

-Хайваннар турында.

-Әкиятләрнең төп геройлары: Төлке, Куян, Бүре, Кәҗә, Сарык...

(Укучыларның фикерләре тыңлана)

-Хәйлә белән җиңгән.

-“Хәйләкәр керпе” дип аталган иде.

-Ул гуцул халык әкияте.

3. Дәрес темасын һәм максатын ачыклау

1) Тылсымлы предметлар турында сөйләшү

-Балалар хайваннар турындагы әкиятләрдә сезгә көзге , тарак һәм тагын шундый серле предметлар очрадымы?

-Сезнең ишеткәнегез бармы: әкиятләрдә көзгеләр кешеләргә нинди файда китерә?

-Дәрьяга әвереләләр, көзгедән карап, кешенең нишләгәнен белеп була һ.б.

-Үзе йөри торган башмаклар, тараклар, бер селтәнүдә аҗдаһаның өч башын да юк итә торган кылычлар турындагы әкиятләрне ишеткәнегез бармы?

-Ничек уйлыйсыз: мондый тылсымлы предметлар нинди әкиятләрдә очрар икән?

-Тылсымлы предметлар тылсымлы әкиятләрдә очрый.

2) Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру

-Бүген без әнә шундый әкиятләр турында сөйләшербез, аларның төзелешләре белән танышырбыз.Сезнең алдыгызда әкият исемнәре язылган карточкалар ята. Тактада беркетелгән конверт кесәчекләренә, дөрес итеп, әкиятләрне урнаштырырга.Бәлки, сез тылсымлы әкиятләрне үзегез дә танып күрсәтә алырсыз.

-Дөрес эшләдегезме? Тикшереп карыйк (слайд-1)

Мөстәкыйль эшлиләр

Экраннан карап тикшерәләр.

4. Яңа материалны аңлату

1) Дәреслекнең 56-57 нче битендәге автор текстын уку

2) Кыска гына әңгәмә

- Тылсымлы әкиятләрнең нигезендә нәрсәләр ята?(слайд-2)

- Нинди тылсымлы предметлар очрарга мөмкин?(слайд-3)

- Хәзер, укучылар, мин сезгә дәреслекнең 57-58 нче битендәге автор текстын укырмын.

- Бу өзектә кемнәр турында әйтелә?

-Убырлы карчык турында нәрсә әйтә аласыз?

-Ни өчен Убырлы карчыкның улы дөнья гизәргә чыгып киткән?

-Гөлчәчәк турында нәрсә әйтә аласыз?

3) ”Гөлчәчәк” әкияте өстендә эш

а) сүзлек өстендә эш

б) әкияттәге тылсымлы предметларны таптыру

в) әкиятне чылбыр буенча уку

5. Белемнәрне ныгыту

58-64 нче биттәге рәсемнәр буенча әкиятнең кыскача эчтәлеген сөйәү.

-Гөлчәчәк ничә тапкыр җырлый?

-Гөлчәчәк булып җырлап карагыз.

-Аның җырында нинди интонацияләр булырга тиеш?

-Соры бүре булып җырлап карагыз?

-Аның тавышында нинди интонация сизелергә мөмкин?

-Әкияттә кайсы сүзләр кабатланып бара?(слайд-4)

-Әкиятнең чылбыр әкияткә охшаган урыннарын табып, бер-берегезгә укып күрсәтегез.

-Әкияттәге кайсы геройларны тылсымлыга санап була? Нинди сыйфатлары өчен?

-Әкиятнең башламы нинди, ахыры ничек бетә?

6. Йомгаклау

1) Үзконтроль һәм үзбәя сораулары

-Дәрес сезгә ошадымы? Нинди өлешләре ошады? --Дәрескә тагын нинди эш төрләре кертер идегез?

- Үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

- Әкиятләрнең әһәмияте нәрсәдә?

- Киләчәктә үзегез дә әкиятләр уйлап чыгарырсызмы?

(фикерләр тыңлана)

2) Өй эше бирү

-Өй эше: әкиятнең эчтәлеген сөйләргә.

 (Көндәлеккә өй эшен язалар)

(Укучылар үз белемнәрен бәялиләр, үзләренә билге куялар, укытучы күзәтчелек итә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкиятләр илендә

КВН. Татар һәм рус телендәге әкиятләр турында белемнәрен тикшерү....

"Тукай әкиятләренә ияреп" әкият кичәсе

Безнең шәһәребездә күп еллар “Мирас” ветераннар клубы эшләп килә. Без, 2 нче лицей укытучылары һәм укучылары, алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Сезгә “Мирас”лылар белән берлектә үткәрелгән бер ...

Әкиятләр темасына презентация

Әкиятләр темасына презентация. Ярдәме тими калмас....

Яшәгән ди, булган ди..(Әкиятләрне йомгаклау)

Әкиятләрне йомгаклау, укучыларның белемнәрен йомгаклау...

Бурычлар һәм хокукларны әкиятләр аша таныйбыз

Максат:балаларны “хокук”,  “бурыч”,“закон”төшенчәләре белән таныштыру;хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәтү; законга хөрмәт хисе тәрбияләү...

Ачык дәрескә презентация "Тылсымлы әкиятләр"

Ачык дәрескә презентация "Тылсымлы әкиятләр"...

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы

ldquo;Белдекле Керпедә кунакта” бүлеге буенча татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен “Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы “ темасына дәрес эшкәртмәсе....