Әлифба бәйрәме.
методическая разработка (1 класс) по теме

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. -Балалар, сезне “Әлифба” китабы укырга, язарга, сөйләргә өйрәтте, әкиятләр белән таныштырды. Хәзер исә “Әлифба” белән саубуллашыр вакыт җитте.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme.doc76 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы :

Ак кәгазьгә таяк сыза сабый,

Тотам нәни кулын, иелеп,

Һәрбер хәреф, һәрбер сүзенә

Мин  карыймын аның сөенеп.

Күптәнмени, синең кебек мин дә

Кәлам алдым нәни кулыма.

Әлифбадан  “а” хәрефен укып,

Таяк сыздым дәфтәр юлына.

Бүген үзем, кулларыңнан тотып,

Син нәнигә таяк сыздырам

Һәм үземнең шундый чагымны

Күңелемнән кабат уздырам.

1.“Мәктәп” җыры

А.б. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. -Балалар, сезне “Әлифба” китабы укырга, язарга, сөйләргә өйрәтте, әкиятләр белән таныштырды. Хәзер “Әлифба” белән саубуллашыр вакыт җитте. Ә иң элек безнең укучыларыбыз үзләре белән таныштырып китсеннәр әле.

 Хәзер үзебез белән таныштырабыз:

1.Исемем минем Айзат                         4. Мин Гөлшат-тырыш кыз мин

Йөзем минем һәрчак шат                          Барысына да өлгерәм.

Сөйләшергә яратам                                   Җырлыйм,биим,дәресемне дә

Барысын үземә каратам.                           Бик оста сөйләп бирәм.

2.Мин гаиләдә кече  малай                    5. Русча дөрес,матур сөйлим

Булышам бөтен эштә.                               Яратам исәпләргә.

Бик тырышам мәктәптә дә                       Матур-матур сүзләр өстәп

Яхшы укырга теләп.                                 Әкиятләр сөйләргә.

                                                                6.  Апамнан калышмыйм диеп

                                                                    Тырышам бар көчемә.

                                                                    Тәртипле бул,күпне бел,-дип

                                                                    Максат куйдым үземә.

3. Гаиләдә мин бер генә                                7. Әгәр ничәү дисәгез ?

Яратам күп укырга                                           Бу класста җидәү без.

Башваткычлар чишәргә                                   Аерылмас дус булып

Чиста,пөхтә язарга.                                          Тату булып үсәбез “Әлифба “ җыры

А.б.  Укучылар, әйдәгез әле, Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк.

Балалар: Әлифба! Әлифба! Әлифба!  (Залга, хәрефләр урнаштырылган машина белән кәефсез генә Әлифба керә. Кулында Алфавит сараеннан калган истәлекле  фоторәсем)

Ал.бар: Исәнме, Әлифба! Без сине бәйрәмебездә күрүебезгә бик шат.

Әлифба (боек кына):  Исәнмесез,  дуслар.

Ал. Бар: Нәрсә булды, Әлифба, нигә син болай боек?

Әлифба:  Минем дустым Алфавит белән күңелсезлек килеп чыкты. Күл буенда аның гаҗәеп матур сарае тора иде. Бу сарайда хәрефләр яши иде, аларның һәрберсенең үз бүлмәсе бар иде. Кинәт көчле җил чыкты, давыл купты һәм сарай җимерелде. Хәрефләр таралды, буталып бетте. Хәзер мин беркемне дә укырга өйрәтә алмаячакмын инде.(Елый)

Ал.бар: Елама, Әлифба! Без сиңа да , дустыбыз Алфавитка да ярдәм итәрбез. Шулаймы, балалар. Булышабызмы?

Балалар: Булышабыз. ( Ике бала , Әлифбаны юатып , үзләре янына утырталар)

Ал. Бар: Балалар, әйдәгез арбадагы хәрефләрне бушатып, дөрес итеп төзик.

Ал. Бар: Яле, Әлифба, синең биремеңне эшли алганбызмы, тикшер әле.  (Бергәләшеп алфавитны әйтү)

Әлифба: (куанып)  Булдырдыгыз! Барысын да дөрес эшләдегез. 

Айзат

       Күчкәнме бу залга

       Дөньяның бар яме?

       Күңелләр түрендә -

       Әлифба бәйрәме!

Эмиль

       Хәрефләрне тиз өйрәндек,

       Сүзләр төзеп уйнадык.

       Көн дә иртән сагынып килдек,

       Мәктәптән без туймадык

. Альмир 

      Бу матур бәйрәмгә

       Кушыл, дус, әйдәле!

       Мәктәпне гөрләтсен

       Әлифба бәйрәме!

 Гөлшат

       Бәйрәмнәр бик күп болай да

       Ә шулай да, ә шулай да

       Иң шәп бәйрәм – балачак.

       Ә тагын да шәбрәге

       Бүгенгесе булачак.

 Фәиз

       Язарга да өйрәндек

       Ручка тотып кулларга.

       Хәрефләрне тездек без

       Тигез матур юлларга

Зилия

       Мин бит әле быел гына

       Мәктәпкә диеп килдем.

       Ә аңарчы көн буена

       Өйдә утыра идем.

Адель

       Күңелләр шатлыклы булганга

       Без җыелдык бүген бу залга.

       Әбиләр-әниләр, карагыз:

       Без бергәләп күңел ачабыз.

2. “Хәрефле шакмаклар” җыры

         Адель:

         Җыр күтәрә күңелне,

         Бар да көләч, шат бүген.

         Әлифба патшабикәбез,

         Котла син безне бүген.

(Түрдә тәхеттә Әлифба патшабикә утыра.)

Әлифба -Лилия:

   Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

  Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм . Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

            ИҢ БЕРЕНЧЕ НИНДИ ХӘРЕФНЕ ӨЙРӘНДЕГЕЗ?

            Ф БИТЕНДӘ НИНДИ ХАЙВАН ТУРЫНДА ӨЙРӘНДЕГЕЗ?

        АЛФАВИТТА БАРЫСЫ НИЧӘ ХӘРЕФ?

Әлифба.  Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән. Тагын бер соравыма да җавап тапсагыз:

  Аз да түгел,

  Күп тә түгел,

  39 төп-төгәл.

  Аны белә һәр бала

  Бу рәт ни дип атала? (алфавит)

Балалар бергә: Өйрәндек без сине

                            Хөрмәтләп сөяргә.

                            Рөхсәт ит “Зур рәхмәт,

                            Мең рәхмәт”, дияргә!

Әти – әниләргә сораулар

1.Кат – кат тунлы, карыш буйлы

2.Энәсе бар, ә тегә алмый.

3.“Алма!” дисәң дә алалар,

“Ал!” дисәң дә алалар.

Аны ярата аналар,

Бик ярата балалар.

4.Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка.

5.Өч кат тун кигән,

Кем салдыра, шул елый.

6.Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.

7.Үзе шардай, эче кандай,

Тәме балдай.

8.Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли.

9.Озын, яшел – түтәлдә,

Сары, тозлы – кисмәктә.

10.Җир астында алтын казык.

А.б.  Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик. 

Айзат:

       Әти-әнием дә әле

       Әлифбаны сагынган.

       Кызыгып торалар иде

       Мин укыган чагында.

Эмиль:

Укытучым серен ачты

Бу хәрефләр дөньясының –

Үз урыны, үз исеме

Бар икән бит барысының.

  Альмир:

       Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

       Бәлки юлларым китәр еракка.

       Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

       Сине онытмам, дустым Әлифба!

Гөлшат: 

       Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

       Олы бәйрәмең өчен.

       Тагын да күп белер өчен

       Беркем кызганмас көчен.

Фәиз:

       Беренче китап син булдың,

       Әлифба дус, хуш инде...

       Юк ла, хуш димик, исән бул –

       Син аерылмас дус инде!

     

Зилия:

Әлифбаны кулга алган

Көнем истә әле һаман.

Сөенеч тә, бәхет тә ул.

Мин бер шатлык белән янам. 

Адель

       Сине укып бетерсәк тә,

       Күңелләрдә калырсың.

       Синсез белем дөньясына

       Юлны ничек табарсың? 

3. “Әлифба.”җыры

Әлифба.  Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел “5” кә укыгыз! Мин үз урыныма Әдәби укуны калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, әдәби уку!

(Туган тел керә) Ләйсән:

Т.т. Исәнмесез, дусларым!

       Мин уку китабы буламын.

       Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

       Матур итеп сөйлисез.

       Туган телне яратсагыз,

       Тагы да күп белерсез.

       Туган тел – иң татлы тел.

       Туган тел – иң тәмле тел.

       Тәмле дип телең йотма,

       Туган телне онытма!

       Туган тел ул бездән соң

       Яшәр өчен туган тел.

       Бүгенгедән киләчәккә

       Дәшәр өчен туган тел.

А.б.  Балалар, әдәби уку сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.

(Математика керә)Ильгиз:

М.  Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

•        Укырга

•        Язарга

•        Санарга

•        Җырларга

            Дус,тату булырга

•        Биергә

•        Туган илне сөяргә

М.  Мин дә сезнең зирәклегегезне сынап карыйм әле.

Балалар, әйтегез әле, сез мәктәптә ничә ай укыйсыз? (9 ай:сентябрь,...)

Хәзер мин сезгә кызыклы мәсьәләләр әйтәм.

 

1.        Өстәлдә 7 шәм яна. 3 се сүнде. Ничә шәм калды?(3)

2.        Әтәч 3 йомырка салган. Берничә көннән тагын 2 не салган. Ул барлыгы ничә йомырка             салган?(0)

3.        Күктән 3 тавык очып бара. Аннан тагын 3 очты. Барысы ничә тавык очып китте?(0)

4.        8 үрдәк йөзә иде. Аучы мылтыктан атты. Күлдә ничә үрдәк калды?(0)

5.        Каен агачында 7 алма бар иде. Саескан икесен алып китте. Ничә алма калды?(0)

6.        Нинди фигураның башы да, ахыры да юк?(түгәрәк)

7.        Бу гаҗәеп фигура, төнлә күкне яктырта. (йолдыз)

8.        Атнаның 6 нчы көнен атагыз. (шимбә)        

М. Афәрин, укучылар! Мин сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә уңышлар телим. Тәртипле булыгыз, яхшы укыгыз.

                  Күреп торам, бик күп нәрсә

                  Сезнең хәтердә калган.

                  Тагын бер дустыгыз бар

                  Русча сөйләшә торган.

Адель:     

                  Әйдә инде, кыенсынма

                  Азбука, син түрдән уз.

                  Әлифба кебек безгә син      

                  Ярдәм иткән якын дус.

Азбука  -    Раниль:       Здравствуйте, ребята. Вот и я тоже решила прийти к вам на праздник. Но пришла с заданиями.

1.Расскажите одно ваше любимое стихотворение.      

 Айзат:

Букв сначала мы не знали,

Мамы сказки нам читали,

А теперь читаем сами,

Подружились буквы с нами!

   

   Эмиль:

Ну, а в-третьих, Зилиюшке

Сам пишу уже записки.

И бабуля говорит:

«Мой внучонок - вундеркинд!» 

Альмир:

Любим чистый, светлый класс.

Это - раз!

Там читаем мы слова. Это - два!

 Гөлшат:

Пусть зовут нас «семилетки»,

Пусть не ставят нам отметки,

Не ведем мы дневники,

Всё же мы - ученики!

Фаиз:

Книгу первую мою

Берегу я и люблю.

Хоть пока и по слогам,

Я ее читаю сам –

2.Назовите названия дней недели на русском языке.

3.Сосчитайте от одного до 10 на русском языке.

4.Спойте одну вашу любимую песню.

4. Песня  (Мой букварь)

Гыйлем иясе . Балалар, Ә сезне бәйрәмдә актив катнашканыгыз, барлык сорауларга да дөрес, төгәл җавап биргәнегез өчен, “5” ле билгеләре белән бүләклим. Сезнең һәрвакыт “5”легә генә укуыгызны телим.

 ( Балаларга “5”ле билгеләре тарата)

Укучылар. Кадерле укытучыларыбыз!

                     Әти - әниләребез!

                     Сезнең алда вәгъдә бирәбез:

                     Ялкауланмаска,

                     “2” ле алмаска,

                     Тырыш булырга,

                     “5” кә укырга.

                     Рәхмәт сезгә барыгызга!

                     Рәхмәт сиңа Әлифба! 

.

Гыйлем иясе. Шигырьне дәвам итик: Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!..

Укытучы. Кадерле укучылар! Сезгә белем үрләрен яулаганда  күп тырышлыклар, түземлекләр кирәк булыр. Бик күп киртәләр очрар.  Ә аларны җинеп чыгар өчен сезгә инде кемнәр ярдәмгә килә? Әлбәттә, әниләрегез. Тиздән безнең әниләребезнең  зур бәйрәме җитә.Әйдәгез әле, укучылар, аларга әйтер нинди җылы сүзләрегез бар икән? Бию,җыр, шигырьләр бүләк итик әле бергәләп.

5. бию кызлар 3 сыйныф

6. Иң матур җыр – Илгиз, Ранил, Искәндәр

Шигырь  -   Лилия, Ләйсән

7. Әнием -  Адел

Шигырь  -   Ранил, Искәндәр

8. Җыр  --- Лилия, Ләйсән (Әниемә)

Шигырь  - Илгиз

9. Җыр - Лилия, Ләйсән ,Ранил,(Иң якын кешем син

10. бию вальс

11. Җыр – 1 сыйныф малайлар

1 сыйныф  - шигырь

12.  Күмәк җыр “Бәйрәм бүген

  Миңа гомер биргән өчен,

- Кадерләп үстергән өчен,

- Назлы карашлары өчен,

- Пешергән ашлары өчен,

- Йөрәк җылылары өчен,

-Шәфкатьле куллары өчен,

 - Барсы, барсы, барсы өчен

 Рәхмәт сиңа, сөенечем,

 котлы булсын бәйрәмнәрең

 Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

”Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә, килгән кунакларга зур рәхмәт

Әдәби   уку

Гыйлем  иясе

1.        Алмаш-тилмәш өч күз яна:

           Яшел, сары һәм кызыл.

            Урамда исән йөрергә

             Булыша ул көнозын.

2.        Агач түгел – яфраклы,

тун түгел – тегелгән.

3.        Берсе көнне ярата,

Берсе төнне ярата.

Икесе дә дөньяга

Якты нурлар тарата.

4.        Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә, кыздыра да

Кешеләр безне җыеп.

5.        Үзе түгәрәк, түтәлдә үсә.

Кызыл төстә, ул нәрсә?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....