Бәхетлеләрнең серләре
рабочая программа (4 класс) на тему

Гильфанова Райхана Раисовна

4 класста балаларга ОРКСЭ фәне керә башлый. Әлеге дәрестән тыш эшчәнлек шушы дәреснең дәвамы, ярдәмче өлеше буларак кертелә. Балалар, пәйгамбәрләрнең, сәхәбәләрнең кем икәннәрен беләләр, алар белән булган хәлләр белән танышалар. Шулай ук бу эшчәнлек вакытында укучылар татар халкының борынгы тормышы, төрле ситуацияләр вакытында кешенең үз- үзен тотышы турында өйрәнәләр, тиешле нәтиҗәләр ясап, әдәп- әхлак, борынгыдан килгән милли мирасларыбызны өйрәнәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bhetlelrnen_serlre.doc75.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гомумкультура юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек программасы.

Бәхетлеләрнең серләре

Аңлатма язуы.

4 класста балаларга ОРКСЭ фәне керә башлый. Әлеге дәрестән тыш эшчәнлек шушы дәреснең дәвамы, ярдәмче өлеше буларак кертелә. Балалар, пәйгамбәрләрнең, сәхәбәләрнең кем икәннәрен беләләр, алар белән булган хәлләр белән танышалар. Шулай ук бу эшчәнлек вакытында укучылар татар халкының борынгы тормышы, төрле ситуацияләр вакытында кешенең үз- үзен тотышы турында өйрәнәләр, тиешле нәтиҗәләр ясап, әдәп- әхлак, борынгыдан килгән милли мирасларыбызны өйрәнәләр.

         Әлеге дәрестән тыш эшчәнлек программасы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең “Бәхетлеләрнең серләре” дигән вәгазьләр китапларына нигезләнеп төзелде. Бу китапларда тарихта булып узган, хәзерге көннәрдә булган гыйбрәтле хәлләр, телдән- телгә сөйләнеп килгән хикмәт тулы риваятьләр бастырылган. Һәр кыйссадан соң аңлатмалар бирелеп киткән. Автор үзе: “Чыннан да, акыллы кешеләр китаплар укыганда, вәгазьләр тыңлаганда һәм төрле- төрле тормыш хәлләренә очраганда, укыган, тыңлаган, ишеткән әйберләрдән һәм гыйбрәтле хәлләрдән хикмәтен таба белергә тиеш. Тормышның нечкәлеген сизеп, хикмәтен күрә белгән бәндәләр, һичшиксез, бәхетле кешеләр, дип әйтү ялгыш булмас. Хикмәтле кеше өчен дөньяда яшәгән һәрбер көн гыйбрәт алу мизгеленә әйләнә”, - дип яза. Һәр кыйсса укылганнан соң, тормыштан аның мисалын табарга тырышырга, балалардан эзләтергә кирәк, һәр кыйсса буенча нәтиҗә ясата барырга кирәк. Календарь- тематик планлаштыру вакытында башлангыч  класс укучыларының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, алар кабул итәрлек, аңларлык  кыйссалар  сайланды.

        

Календарь- тематик планлаштыру.

Тема

Укучылар белеп калырга тиеш

Китапның бите

Дата

Искәрмә

1

Матур сүзнең тәэсире

Башкалардан яхшы сүз ишетергә теләсәң, үзең дә бу сүзләрне әйтергә авырыксынма.

4 китап, 9 бит

Мәзәкле тормыш хәле

2

Атны урлаткан сакчы

Нинди дә булса эшне башкарганда, фәлсәфәгә бирелмичә, җиренә җиткереп башкарырга кирәк.

4 китап, 14 бит

Мәзәк хикәя

3

Үгез һәм сыер

Бер-  ике кешегә генә карап, бөтен кешегә карата да хөкем чыгарырга кирәкми.

4 китап, 17 бит

Хикәя

4

Сөйләшмәү уразасы

Мәчет әдәпләрен үтәмәгән һәм үтәргә тырышмаган кеше, мәчеткә йөреп, зарадан башка берни дә китермәячәк.

4 китап, 19 бит

Хикәя

5

Казыйлыктан качу юлы

Акыллы кеше дөнья байлыгына, тормышта тоткан дәрәҗәсенә алданып, иманын сатарга тиеш түгел.

4 китап, 24 бит

Риваять

6

Әнине картлар йортына илттем әле...

Олы кешегә катылык күрсәтергә теләгән кеше акылы булса, көннәрнең берендә үзе дә шушы ук хәлдә калачагын күзаллаап, бу эштән тыелырга тиеш.

4 китап, 27 бит

Тормыш хәле

7

Ап-ак биттә бер нокта

Яхшы тәрбия алган, күңеле яхшылыкта булган кеше күбрәк яхшылыкны күрә, һәм киресенчә, начар тәрбия алган кешеләр, эчләре бозыклар- күбрәк начарлыкны күзәтәләр.

4 китап, 36 бит

Риваят

8

Кешеләр нәрсә әйтер?

Дөнья һәм ахирәт тоормыында бәхетле булырга теләсәң, акыллы һәм хикмәтле бул.

4 китап, 38 бит

Хикәя

9

Соңга калма, дустым.

Дөньялыкта яшәгәндә, бу дөнья эшләрен дә дә, ахирәт өчен дә бердәй тырышып эшләп яшә.

4 китап, 41 бит

Тормыш хәле

10

Кеше хакына кермә, гадел бул!

Һәр оешма, төркем, ил- гаилә кебек, бербөтен, бер- берсен хөрмәт итеп яшәргә тиеш.

4 китап, 43 бит

Риваят

11

Беренче баскыч.

Дөрес тәрбия алган кеше башкаларга карата мәрхәмәтле, шәфкатьле була.

4 китап, 54 бит

Риваят

12

Бер күзнең бәясе.

Сәламәтлегебез- иң зур байлыгыбыз.

56 бит

Хикәя

13

Дәү әти нәсихәте.

Кешеләрнең үкенечле хәлләргә төшү сәбәбе, күпчелек очракта, ачуларын тотып тора алмауда, тышка чыгаруда.

4 китап, 59 бит

Риваят

14

Чын матурлык.

Әдәплелек, әхлаклылык. Тыйнаклык сыйфатлары- чын матурлык.

4 китап, 61 бит

Тормыш хәле

15

Гыйбрәтле төш.

Адәм баласы бу дөньядагы гамәлләренең кабул булуын, теләкләренең тормышка ашуын тели  икән, ул Аллаһка ялганларга тиеш түгел.

4 китап, 64 бит

Тормыш хәле.

16

Чукрак көтүче.

Кеше башкаларның игътибарына лаек булырга теләсә,  үзе дә башаларны ишетә белергә- сүзе, кулы, көч- куәте белән ярдәм кулы сузарга тиеш.

4 китап, 71 бит

Хикәя

17

Әче җимеш

Акыллы кеше тормышта очраган сынауларга сабыр итә, шатлыкларын да тыйнак кына уздырып җибәрә белә.

4 китап, 75 бит

Хикәя

18

Өч мосафир

Хөкем чыгару мәсьәләсендә бик гадел, намуслы булырга кирәк.

4 китап, 80 бит

Хикәя

19

Туганнарның кадерен бел.

һәрбер акыллы кеше үзенең газиз әтисе, әнисе, якын туганнарына олы хөрмәт күрсәтергә тиеш

4 китап, 83 бит

Риваят

20

Күгәрчен.

Әгәр тирә- ягыңны үзгәртергә теләсәң, иң беренче эш итеп, үзеңнән башла.

4 китап, 85 бит.

Риваят

21

Үрдәкләр.

Сорауга дөрес җавап белмәгәндә, ялгыш киңәш бирүгә караганда, телсез кеше булып күренүең үзең өчен дә, башкалар өчен дә күпкә хәерлерәк.

4 китап, 90 бит

Хикәя

22

Гаепле җәзасын күрде

Кешене гаепләгәнче, бел, таяк ике башлы. Үзеңә дә сукмасын.

4 китап, 91 бит

Мәзәкле хикәя

23

Син бит мине сорамадың

Сорау биргәнче ныклап уйла, ашыкма, җавапны тизрәк табарсың.

4 китап, 92 бит

Мәзәкле хикәя

24

Төш юрау

Сүзендә, эшендә уңышлы булырга теләгән, кешеләргә яхшылык эшләргә теләгән кеше, сөйләгән вакытта матуррак, йомшаграк юлны сайларга тиеш.

4 китап, 95 бит

Риваят

25

Хакыйкый галимнең асыл сыйфаты.

Гыйлем арткан саен кешенең эчендә нечкәлек, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатлары артырга тиеш.

4 китап, 97 бит

26

Чиксез ана мәхәббәте

Һәр кеше үзенең әнисен ааерым бер хөрмәт белән олыласын иде.

4 китап, 100 бит

Тормыш хәле

27

Янгын

Иманлы кеше үзе өчен генә яшәми, башкаларның хәсрәтләре белән хәсрәтләнә, шатлаклары белән шатлана.

4 китап, 102 бит

Риваят

28

Чын сукырлык.

Кеше тормышыннан канәгать булса, башкаларга да ярдәм итә, һәм киресенчә.

5 китап, 30 бит

Кыйсса

29

Кешене җәннәткә алып кергән эт.

Кешеләргә, хайваннарга карата рәхимле булу акыллы кешенең зур бурычы.

5 китап, 34 бит

Кыйсса

30

Бурычка акча биреп торуның әҗере

Эшли алганда яхшылыгын да, изгелеген дә күбрәк эшлик.

5 китап, 54 бит

Кыйсса

31

Һәр әйбер үз урынында булырга тиеш

Үзеңә бирелгән сәләтне үстерегә, дөрес, максатчан куллана белергә кирәк.

5 китап, 84 бит

Кыйсса

32

Гөнаһлы кешеләргә ярдәм итү.

Гөнаһлы кешеләрне аңларга тырышу, җылы мөнәсәбәт күрсәтү, коткарырга тырышу чын кешелеклелек сыйфаты булып тора.

5 китап, 89 бит

Кыйсса

33

Сөйгән сөелер

Киң күңелле, игелекле, изгелек кылырга омтылып яшәүчеләрдән булыйк.

5 китап, 105 бит

Кыйсса

34

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбиемнең сандык серләре.

Тарихи-мирас елы уңаеннан әзерләнгән тәрбия сәгате эшкәртмәсе. Татар халкының онытылып барган йолалары, милли киемнәре белән таныштыру максатыннан эшләнде....

"Серле алан мәктәбе" дип исемләнгән сәламәтлек театры

Сәламәтлек театры сценарие 1-4 сыйныф укучылары өчен ,2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада турында укучыларның белемнәрен үстерүне күздә тотып төзелде....

"Серле алан мәктәбе" сәламәтлек театрына презентация

Сәламәтлек театры 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиадага әзерлекне күрсәтүне максат итеп куя....

Санамыш серләре

Балалар санамышларны дәрестә дә  , көндәлек тормышта да кулланырга өйрәнәләр....

ата- аналар җыелышы өчен чыгыш "Сәламәт яшәү серләре", презентация

ата-аналар җыелышында файдалану өчен чыгыш. Бик эчтәлекле тормыш кагыйдәләре бар....

Тәрбияле бала үстерү серләре.

Баланы ничек тәрбияләргә? Кешеләр белән аралашканда үзеңне ничек дөрес тотарга, җәмгыятьтә үз урыныңны ничек табарга? Үзебезне борчыган шушы сорауларга бергәләп җавап эзләрбез....

"Серле сандык" . Күңел ачу иртәсе өчен сценарий.

Күңел  ачу  кичәләре балаларга, бер яктан, олы шатлык  китерү  чарасы  булса,  икенчедән, алар  нәниләрнең  һәрьяклы  үсешен...