Сценарий праздника "День Знаний"
план-конспект по теме

Габсаматова Фаузия Хайдаровна

Сценарий праздника "День знаний" для учителей начальных классов татарских школ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_1_sentyabrya.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

МУЗЫКА.                 «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй»

1.                Исәнмесез, кадерле дуслар!

                Хуш килдегез, рәхим итегез!

                Каршы ала сезне киң колачлар,

                Бәйрәмнәргә түрдән үтегез.

                                Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

                                Белем ишекләрен ачтың син.

                                Юлыбызны гүзәл итәр өчен,

                                Якты маяк булып балкыйсың.

2.                Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары. Менә кояшлы 1 сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана.

3.                Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик “4” һәм “5”леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!

4.                Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәм.

1.        Исәнме, мәктәп, исәнме!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

2.        Менә бүген син каршы ал,

Ишекләрең киң ачып.

Без ныклы белем алырбыз,

Дәрт, көчләр  тора ташып.

3.        Җәй буе без көч тупладык,

Башларны ял иттердек.

Тик ятмадык ялкауланып,

Бакчага су сиптердек.

4.        Вакыт таптык мәктәптәге

Бакчада эшләргә дә.

Чүп утадык, сирәкләдек,

Килдек су сибәргә дә.

5.        Мәктәп син бит төп йортыбыз,

Күңел сиңа тартыла.

Бүген бөтен ил баласы

Мәктәпләргә агыла.

6.        Нинди ямьле безнең көн!

Йөгереп урамга чыгам,

Күңелле уйлар белән

Мәктәбемә ашыгам.

7.        Кояш нуры иркәли

Шат йөзле һәркем, кара:

Кайсы эшкә,  хезмәткә,

Кайсы укырга бара.

8.        Килеп җиткәч сентябрь,

Мәктәпләрдә шау да гөр.

Һәрбер укучы өйдән

Сораулар төяп килгән:

9.        - Болытлар ник биектә?

10.        - Җир әйләнә  нилектән?

11.        - Кояш янып бетмәсме?

12.        - Диңгез-күлләр кипмәсме?

13.        - Җилнең оясы кайда?

Аңардан бармы файда?

14.        - Чебен-черки, бакалар

 Ник бетмиләр, арталар?

15.        Һәммәсен аңлаталар

Укытучы апалар.

Шундый кызык, шундый шәп,

Ярый әле бар мәктәп.

Җәй көне үзеңә

Күңелсез булгандыр

Ялгызың калганда

Күңелең тулгандыр.

Без килгәч бүгеннән

Күңелле булачак

Класслар моннан соң

Гел гөрләп торачак.

Җыр    «Өйрәтәләр  мәктәпләрдә»

1 класслар чыгышы:

1. Бүген мин йокыдан

Таң белән уяндым.

Беренче тордым дип,

Әй шундый куандым.

2. Карасам… көткәндәй

Кадерле кунагын,

Әнием пешереп

Өлгергән коймагын.

4. Бүген бит зур бәйрәм –

Беренче сентябрь.

Хуш әни, мин киттем –

Мәктәбем көтәдер.

1. Яңгыр яуса, ява бирсен –

Чалт аяз күк миңа бүген.

Минем кебек көләч йөзле

Гүя, бөтен дөнья бүген.

                                

2. Сумкамны да ничә ачып,

Ничә тапкыр яптым бүген.

Мин үземә никадәрле

Яңа дуслар таптым бүген.

3. Белмим кая басканымны,

Бии-бии йөрим бүген.

Барысы да котлый мине,

Иң шатлыклы көнем бүген!

1. Туйганчы уйнар идем дә,

Минем шул вакытым тар:

Иртәгә бишле алырга

Мәктәпкә барасы бар.

                

2. Әтәчебез cизәр микән –

Бик иртә торасы бар.

Сез дә озак йокламагыз –

Мәктәпкә барасы бар.

3. Киләчәктә Туган илдә

Зур юллар саласы бар.

Ә хәзергә, соңламыйча,

Мәктәпкә барасы бар.


Кадерле нәни дусларыбыз! Сез бүгеннән укучы буласыз. Сезнең

сәламәт булуыгызны, яхшы укуыгызны телибез.

Кадерле нәни дусларыбыз! Сезгә бер табышмак әйтәм. Әгәр җавабын тапсагыз чын укучы буласыз.

        

1. Җир йөзендә төрле-төрле

        Никадәрле китап бар

        Бик калын да, бик олы да,

        Кечкенә дә китаплар.

        2. Әмма барлык китапларның

        Иң беренче баскычы

        Күңелләргә иң тәү башлап

        Белемгә юл ачучы

        3. Тирән серләр сараена

        Тәүге ачкыч бирүче

        Тик Бер китап.

        Беләсеңме ул нинди китап?

1 класс укучылары:  Ә-ЛИФ-БА.

 (әлифба)

        Әйе, дуслар, ул мин булам,        әлифба – тел ачкычы

        Белем дигән олы юлның        иң беренче баскычы.

        Сезгә минем теләгем шул:        мине саклап тотыгыз

        Миндә бик күп хәрефләр бар        бик тырышып укыгыз

1 класс укучыларына әлифба тапшыру.

Бик күп нәрcә белермен мин

Туган илем турында

Мин бит инде зур булдым

Әлифбам бар кулымда

Дуслар белән бергәп

Без мәктәпкә йөрербез

Без укырга өйрәнербез

Күп нәрсәләр белербез

Язарга да өйрәнербез

Сүзләр тезеп уйнарбыз

Сагынып көткән мәктәптән без

Беркайчан да туймабыз.

Җыр:  «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй».

1 а.б.                Мәктәп бусагасын атлап керү белән, безне кулыбыздан тотып, белем иленә җитәкләп баручы изге җанлы, керсез күңелле укытучылар!

Сез безгә йөрәк җылыгызны биреп, күңелегездәге бар яхшылыкны бүләк итеп, язмышыбыз өчен борчылып, йокысыз төннәр үткәрәсез, һәрберебезне үз балагыздай күреп, олы тормыш юлына озатып каласыз.

Туган телнең моңын, бар тылсымын,

Җир йөзендә ниләр барлыгын,

Ни өчен кояш батуын,

Якты йолдызларның балкуын,

Диңгез-океаннарны, күлләрне,

Иксез-чиксез галәм серләрен,

Агач, үсемлекләр, гөлләрне,

Африканың кайнар чүлләрен,

җырчы чишмәләрне, җилләрне,

сандугачлы җылы җәйләрне,

Укытучым, сездән өйрәндек.

Халкым күңелендә сезгә дигән

Меңәрләгән чәчәк бәйләме.

әгәр аны алдыгызга куйсак,

Булыр иде зур тау кадәрле.

Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар,

Хисләремнең иң-иң изгесен.

Әниемдәй якын укытучым,

Тормышымның якты көзгесе.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

(Укучылар укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итә.)

(“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры  башкарыла)  

Кеше гомере мәктәп аша.

Моңлы бер җыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сызыла.

Олы юлга сукмак башы,

Зур тормыш баскычы син.

Серле белем дөньясының

Бердәнбер ачкычы син.

Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

Белем ишекләрен ачтың син.

Юлыбызны гүзәл итәр өчен

Якты маяк булып балкыйсың.

Алып баручы (1).Кеше өчен иң изге сүзләр- әти-әни, туган як,мәктәп. Туган җиребезне сагынсак, туган йортыбыз, мәктәбебез күз алдына килеп баса. Мәктәпне уйласак, туган җирне сагынабыз.

Алып баручы (2).Әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кая гына барып, кемнәр генә булсак та, без әти- әниебез, туган ягыбыз, туган мәктәбебез үстергән бала булып калачакбыз.

Нинди матур минем туган ягым!

Җир шарында тиңнәр юк аңар.

Киң кырларда үсә мул игеннәр,

Шаулап ага озын елгалар.

Туган җирем- Татарстан!

Үз иркеңдә мәңге шат яшә.

Кошларыңда синең “гөлем” диеп,

Саф татарча миңа эндәшә.

Туган җирнең һәрбер почмагында

Каршылыйлар Белем бәйрәмен.

Яңгырый сабыйларның шат авазы,

Кулларында- чәчәк бәйләме.

Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңы

хәбәр итәр бүген һәркемгә

Яңа уку елы башлануын

Гүзәл Татарстан җирендә.

 

Алып баручы (1). Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик,

Башлануын уку елының.

Күреп соклансыннар сихри көчен

Җиз кыңгырау чыңының.

Алып баручы (2).    Яңгырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим  ит, әйдә,

Яңа уку елы.

(9 һәм 1 сыйныф укучылары бергә кыңгырау шалтырата)

Кыңгырау шалтырый.  

 Җыр:  «Кыңгыраулы мәктәп еллары»

ТӘМАМ!!!!!!!!!!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий Праздника Знаний в 3 классе

Материал праздника "Счастливый случай" поможет учителю организовать день Знаний в 3 классе....

Сценарий праздника знаний и дружбы

Сценарий создан на основе повести Н.Н. Носова "Незнайка и его друзья"...

Презентация к сценарию "Марафон Знаний"

Эта презентация содержит все задания и ответы к ним....

сценарий Дня знаний

день Знаний для младших школьников на основе конкурсной программы...

Сценарий «День знаний в 1 классе»

Увлекательное путешествие по "Океану знаний" на корабле. В непринужденной обстановке дети и родители знакомятся друг с другом....

Сценарий Дня знаний в 1 классе. «Путешествие на планету Знаний».

Сценарий  проведения Дня знаний в 1 классе   «Путешествие на планету Знаний»....

Сценарий Дня знаний в 1 классе «Путешествие на планету Знаний»

Цель: создание условий для быстрой и безболезненной адаптации детей в школе и классном коллективе.Задачи:-  создать условия для первичного знакомства детей с учителем и друг другом.- познакомить ...