Конспект (на татарском языке) внеклассного мероприятия на тему "Умеешь говорить по телефону"?
план-конспект занятия (1 класс) на тему

Даминова Айгуль Габдулхаевна

Как часто наши воспитанники неправильно говорят по телефону. А правильно разговаривать  по телефону со сверстниками и взрослыми должны научить их мы.  Именно этой цели хотела я добиться.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon telefonnan_soylsh_belsezme.doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Пестречинская средняя общеобразовательная школа №2»

Пестречинского района Республики Татарстан

Конспект  внеклассного мероприятия в 1 классе на тему «Научись говорить по телефону»

(с использованием ИКТ)

 

                                                                                                                 

   Автор:  Даминова Айгуль Габдулхаевна,

учитель начальных классов I квалификационной категории

МБОУ «Пестречинская средняя общеобразовательная школа №2»

Пестречинского района Республика Татарстан.

2013г.


1 нче сыйныфта дәрестән тыш эшчәнлек буенча

“Телефоннан сөйләшә беләсезме?” темасына шөгыльнең план-конспекты

Максат: укучыларны телефоннан дөрес итеп  аралаша  белергә, тормышта килеп  

                  чыккан очракларны анализларга  өйрәтү;  аралашу культурасын  үстерү.

Шөгыльнең тибы: яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту

Планлаштырылган предмет нәтиҗәсе: телефоннан әдәпле сөйләшә белү.

Шәхескә караган универсаль уку гамәлләре: әхлак нормаларын белергә омтылу;

Регулятив универсаль уку гамәлләре: үзләштерелгәннең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау;

Танып  белү  универсаль уку гамәлләре: белемнәрне тәртипкә сала белү;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

Җиһазлау: презентация, телефон модельләре, “Риторика” дәреслеге, киемнәр, смайликлар белән карточкалар

Шөгыль барышы:

1. Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру.

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Исәнмесез, саумысез!
  • Хәерле иртә , укучылар!
  • Имин үтсен көнегез!
  • Рәхмәт, укучылар, рәхим итеп утырыгыз.

2. Уку мәсьәләсен кую.

     -Укучылар, “Әдәплелек иле” буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез. Бер табышмак әйтәм, җавабын көтәм:

Сөйләп бирәм тел белән,                                                                                                 Сүзем китә юл белән,                                                                                                          Ә юлы колга башында.                                                                                                   Бу нәрсә икән? (телефон)

- Ә хәзер күргәзмәгә игътибар итегез. Сез нәрсәләр күрәсез? (төрле телефоннарны күрәбез)

- Телефон безгә ни өчен кирәк? (ерактагы кешеләр белән сөйләшергә кирәк)

- Ә сезнең телефон аша сөйләшкәнегез бармы? (бар)

- Кем белән сөйләшкәнегез бар? (җаваплар тыңлана)                                                     - Телефоннан  ничек итеп сөйләшәсез? (җаваплар тыңлана)                                                     

- “Әдәплелек иле”ндә без әдәплелек кагыйдәләре белән танышабыз. Ә сез ничек уйлыйсыз, телефоннан сөйләшергә әдәплелек кагыйдәләре кирәкме икән? (кирәк)

- Ә сез телефоннан әдәпле итеп сөйләшә беләсезме соң? (беләбез яки белмибез)

- Сез ничек уйлыйсыз, димәк, без бүген нәрсәгә өйрәнербез икән?

- Әйе, без бүген телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен тормышта дөрес итеп  кулланырга  өйрәнербез.

 Әйдәгез, дәресебезнең темасын бергәләп укыйбыз “Телефоннан сөйләшә беләсезме?”. (1 слайд)

3. Уку мәсьәләсен чишү.

а) “Телефон” сүзенең мәгънәсен ачыклау

- Ә сез беләсезме, “телефон” сүзе нәрсәне аңлата? (2 слайд) Грек теленнән тәрҗемә иткәндә “теле” – ераклык, “фон” – тавыш дигән сүз. Димәк, “телефон” сүзе “ерактан ишетелүче тавыш” дигән мәгънәне аңлата. (телефон шалтырый) Гафу итегез! Алло! Әйе, исәнмесез! Хәерле көн! Ярар, хәзер укырбыз. Сау булыгыз! (укытучы телефоннан сөйләшкән кыяфәт ясый)

-Укучылар, миңа директор урынбасары шалтыратты. Ул безгә “Телефоннан сөйләшү” дигән хикәя укырга кушты.

б) В.Голявкинның “Телефоннан сөйләшү” хикәясе өстендә эш. 

  -  Хикәяне уку.

- Мин сезне Виктор Голявкинның “Телефоннан сөйләшү” дигән хикәясе белән таныштырам, игътибар белән тыңлагыз.

 -  Сорауларга җавап бирү. (3 слайд)

- Малайлар кемгә шалтыраталар? (Малайлар укытучылары Анна Павловнага шалтыраталар)

- Алар укытучыга ни өчен шалтыраталар? (Алар ни өчен шалтыратуларын белмиләр)

- Алар укытучыга бер сәбәпсез шалтыратырга тиеш идеме? (Юк)

- Ни өчен? (Укучыларның фикерләре тыңлана)

- Малайлар телефоннан сөйләшкәндә тагын  нинди хаталар ясадылар?

4. Динамик пауза. “Ватык телефон” уены.

- Укучылар, сез телефон турында нинди уеннар беләсез?

- Ә хәзер сез яратып уйный торган “Ватык телефон” уенын уйныйбыз.

  Уенны башлап җибәрүче Зөлфәт була.

5. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре белән таныштыру. (4 слайд)

                   Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре:

- телефон номерын җыйганчы, кемгә һәм ни өчен шалтыратуыңны җентекләп уйлап бетер;

- телефоннан сөйләшә башлаганда - исәнләшергә,  сөйләшеп бетергәч -  саубуллашырга онытма;

-   телефоннан озак сөйләшмә, сөйләмең кыска һәм аңлаешлы булсын;

-   ялгыш номерга туры килсәң, гафу үтенә бел;

-   кемдер ялгыш шалтыратса, әдәпле итеп җавап бир;

-   иртән иртүк яки бик соңга калып шалтыратма;

-  телефоннан бәйрәм белән котларга ярый, ә кешенең кайгысын уртаклашырга ярамый;

6. Белемнәрне беренчел ныгыту. Тормышта булган очракларны сәхнәләштерү һәм анализлау.

   1. Малай дустына шалтырата. Телефон трубкасын әнисе ала. (Рольләрдә Зөлфәт белән  Әдилә)

       Әдилә:  - Алло!

       Зөлфәт:  - Айдарны чакырыгыз!

Укытучы: - Малай нинди хаталар җибәрде?

 2. Әби күршесенә шалтырата.(Әби ролендә Әдилә)

      Әдилә:  -Алло! Кем бу? Миңа Әминә Габдулловна кирәк.

Укытучы: - Әби нинди кагыйдәләрне белми?  

  3. Ике дус кыз сөйләшәләр. (Рольләрдә Аделина  белән  Әдилә)

   Әдилә:  - Алсу, беләсеңме, мин бүген әни белән базарга бардым. Миңа шундый матур  куртка алдык, капюшоны кызыл төстә. 4 кесәсе бар, барысы да чылбырлы. Әле тагын супермодный күлмәк алдык, күрсәң, исең китәчәк, шундый матур менә.

    Укытучы: - Кыз  нинди хата җибәрде?

 

4. Телефон шалтырый. ( Рольләрдә Зөлфәт һәм Рамил)

   Зөлфәт:  -Хәерле көн! Зинһар өчен, Илдарны чакырып торыгыз әле.

   Рамил:  -Монда Илдар яшәми.

  Укытучы: - Малайлар турында нәрсә әйтергә була?

5. Әтисе улына өйгә шалтырата. ( Рольләрдә Зөлфәт һәм Рамил)

   Зөлфәт:  - Син дәресләреңне әзерләдеңме?

   Рамил:  - Юк әле.

   Зөлфәт: - Ничек инде. Шулкадәр күп вакыт үтте, ә син әле һаман дәресләреңне әзерләмәгәнсең.  Син нишлисең соң анда?  Озакламый мин кайтып җитәм, ә син атна буе телевизор карамаячаксың.

   Укытучы: - Әти  нинди хаталар җибәрде?

7. Рефлексия.

- Укучылар, сез бүген нәрсәгә өйрәндегез?

- Сезгә бигрәк тә нәрсә ошады?

- Бүгенге дәрестә сез нинди  яңа белемнәр алдыгыз?

- Телефоннан сөйләшкәндә нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

- Ә хәзер смайликларны алабыз. Кемнәр “Бүген өйрәнгән  кагыйдәләрне мин истә калдырдым һәм һәрвакыт кулланачакмын” дип уйласа, яшел смайлик күрсәтә. “Миңа барысы да аңлашылып бетмәде әле” дип уйласаң, сары төстәгесен күрсәтәсең. “Мин бернәрсә дә аңламадым һәм бу кагыйдәләрне кулланмаячакмын” дисәгез, кызыл төстәгесен күрсәтәсең.

8. Йомгаклау.

- Укучылар, кешеләр белән күреп сөйләшкәндә дә, телефоннан сөйләшкәндә дә һәрвакыт әдәпле булырга кирәклеген беркайчан да онытмагыз.

 - Мөхәммәт Закировның  “Балага” шигырен укытучы укый. (39 б.) (5 слайд)

Кешеләрне ярат,

                             әйбәт гадәтле бул,

Сабыйларны кыерсытма – әдәпле бул!

Ихтирам ит олыларны, кечеләрне!

Очрашканда исәнләш син –

                                               телең калмас,

Сәламеңне алмаса, тик

                                           надан алмас.

Ата-ана хакын хакла – тел тидермә,

Тыңлаучан бул, каршы әйтеп

                                                   җан көйдермә.

Тәртибең дә, укуың да булса үрнәк,

Үзеңә дә килер шулчак

                                           кадер – хөрмәт.

                       

- Шулай итеп дәресебез тәмам, сау булыгыз! Һәрвакыт әдәпле булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока татарского языка обобщение по теме "Имя существительное"

План-конспект урока татарского языка в 4 классе "Обобщение по теме имя существительное". Так как урок обобщения знаний, на уроке используется различные задания развивающего характера....

План - конспект по татарскому языку в 4 классе

План конспект по татарскому языку в 4 классе на тему :" Тиңдәш кисәкләр"...

План-конспект по татарскому языку в 3 классе

План-конспект в 3 классе по татарскому языку на тему "Фигыльләр илендә сәяхәт"...

План-конспект по татарскому языку в 4 классе

План-конспект по татарскому языку в 4 классе на тему "Сыйфат. Кимлек дәрәҗәсе"...

конспект урока татарского языка 1 класс

Разработка урока татарского языка, тема "Звук и буква н"...

Конспект урока татарского языка для 1 класса (рус.группа)

1 нче сыйныф өчен дәрескә план-конспект (рус балалары өчен)...

Конспект урока татарского языка

Конспект урока татарского языка....