Яңа ел өчен сценарий
занимательные факты (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Афзалова Венера Фаварисовна

Яңа ел кичәсе 1 - 4 сыйныф укучылары белән әкият формасында үткәрелә.

Тышта салкын кыш, иң кыска көннәр һәм иң озын төннәр вакыты. Шуңа карамастан елның бу вакытын. Без бик яратабыз. Нәкъ шушы вакытта - үзенең чыршы, нарат агачларының хуш исләрен таратып, шатлыклы бәхет кәефләре, уңышлар һәм ышанычлар алып килә безгә, һәрберебез ярата торган бәйрәм -  Яңа ел. Нәкъ шушы көнне онытылмаслык очрашулар була, көтеп алган теләкләр тормышка аша, кеше ышанмаслык могҗизалар да булуы мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon сйенарий96.5 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел сценариясе

Җыр: «Чыршы янында»

 (Музыка яңгырый. Директорның ике тән сакчысы керә)

1т.сакч. Сәлам барыгызга да! Нигә монда халык бик күп җыелган, кем чакырган аларны? Кыргарак чыгыгыз! Отошли! Бу мәйданчыкны бушаттык! Тәәәк… Менә шулай! Кая, чыршыга күз салыймчы. Тәәәк, чыршы туры басып тора. Бик әйбәт.

2 тән.сакчысы. Турысын туры торадыр да бит, лампалары янамы соң? Тәәәк, тикшерик. Кем чыршыдагы утлар белән житәкчелек итә? (Сотовыйдан сөйләшә) Аңламадым… Не понял… Барысы өчен дә туләнгән. За все заплачено. (Чыршыдагы утлар яна) О! Менә тәртип.

1 т.с. Я, хәзер бары да тәртиптә, хуҗаны гына чакырасы калды.

 Музыка:  (Музыка, директор керә)

1 т.с. Исәнме директор, Яңа ел белән сезне!

2 т.с. Яңа бәхет, яңа Мерседес белән!

1 т.с. Гавай утрауларындагы яңа вилла белән!

2 т.с. Һәм уңышлар белән! (3 тапкыр сул җилкәсе аркылы төкерә һәм 3 тапкыр 1тән сакчысының башына суга)

Д. Сез нәрсә?... Монда в натуре, минем күзгә төтен җибәрәсез. Мин чыршы әзерләп куярга куштым. Ә сез!

1 т. Бөтенесе тикшерелгән. Чыршы тәртиптә. Тавыш операторы фонограммага әзер. Шантрапаларны куып тараттык.

Д. Нинди шантрапа? (тамашачыларга күрсәтеп) Болар минем кунакларым, мин аларны бүгенге бәйрәмгә чакырдым. Барыбыз да бәйрәм итә! Мин түләдем.

1т. Исәнмесез кунаклар! Исәнмесез барыгыз да! Исәнме, матур чыршы! Бәйрәм белән сезне котлыйбыз, кадерле дуслар!

2т. Бәйрәм белән, босс! То есть , директор!

Д. Ярый, ярый. Ничек анда программа, тәртиптәме? (тән сакчылары бер-берсенә карашып иң өсләрен сикертәләр) Ну и булышучылар! (сотовыен ала, телефон тавышы)

Тавыш: Яңа ел хезмәте күрсәтү бюросы.

Д. Минем монда бәләкәй генә проблемка килеп чыкты, бәйрәм өзелү алдында тора. Миңа барысы да кирәгенчә булсын. Как положено, биюләр, төрле күңел ачулар… Әйе, әйе күңелле булырлык булсын, уеннар белән. Конкурслар белән… Ике мәртәбә күбрәк түлим!

Тавыш: Ярый, яхшы, булышырга тырышырмын. Көтегез.

Д. (Телефонын кесәсенә тыгып куя) Ну и Яңа ел хезмәтләре күрсәтү бюросы. Каяндыр миннән текәрәге  килеп чыккан. Ярар дуслар, көтик, бәлки кемне дә булса җибәрерләр.

Музыка:  (Әбиләр чыга)

Д. Болар тагын кемнәр?

Әбиләр: Яңа әбиләр.

Д. Ә сез нигә монда?

Әбиләр: Без Яңа ел хезмәтләре күрсәтү бюросыннан!  

 Д. Ә сез нәрсә эшли беләсез соң?

  Әбиләр: Бии беләбез.

  Д. Сез?! Биисез? Сезгә бит 300 яшь!

  1 Әби. Кызлар! Себеркеләрне - кырга!

Музыка яңгырый, әбиләр “Канкан” бии)

Д. Сезнең тегендә, хезмәтләр бюросында яшьрәкләр, современныйраклар юкмы?

   Әбиләр. Кызлар, безне кыерсыталар. Себеркеләргә һәм алга! (Әбиләр сызгыра - сызгыра йөгереп чыгып китәләр).

Музыка: флешмоб биюе

Барысы бергә: Сез, яшьрәкләрне эзләгән идегезме? Без монда! (флешмоб)

- Ә хәзер Яңа ел белән котлау өчен сүзне мәктәп җитәкчесе Эльмира Миннияровнага бирәбез.

2 тән сакч: (Бию тукталгач) Нәрсә эшләргә соң? Яңа елны алып барырга бер специалист та юк.

    Музыка  тылсымчылар керә

   1 тән сакч: Бу тагын нинди кикиморалар?

   Тылсымчы1: Кикимора түгел мин. Ә кечкенә генә тылсымчы!

   2 тән сакч: Тылсымчы? Ну, шушылар гына җитмәгән иде. Кая карама нечистая сила.

  Тылсымчы 2: Кимсетмәвегезне үтенәм. Өстәвенә әле мин – игелекле дә, бөтенегезгә дә ярдәм итәм, беркемне дә бәла – казада калдырмыйм. Ә мин үткәннәремне оныттым. Мине монда яңадан тәрбияләделәр, хәтта могҗиза ясаучы – фея титулы да бирмәкчеләр иде дә, ләкин кәгазь волокитасын хәл итүе бик кыен. Ләкин вәгъдә бирделәр, ишетәсеңме?

  2 тән сакч: Ишетәм, ишетәм. Кара әле, бәлки алып баручы ролен син алырсың. Ә босс, сиңа теләсә нинди булмаганы нарисует и подпишет, печать белән, как положено, аның бөтен жирдә бар нәрсә схвачено, анладыңмы?

Тылсымчы1: Алып баручымы? Булдырабыз аны. Ниһаять бер юньле роль ышанып тапшыралар. Ә нәрсә эшләргә?

  2 тән сакч: Күңеллерәк булсын өчен нәрсәдер эшләргә кирәк. Нинди дә булса уеннар, конкурслар беләсеңме?

1 тылсымчы: О, күпме телисең, житмәсә минем белән сеңлем тылсымчыбикә  да килде! Ул мине яңадан тәрбияләде һәм ул миңа булыша да. Хәзер мин сезгә “Сарык көтүчеләре” дигән  уенның тәртибе белән таныштырам. Уенда ике кеше катнаша, аны үткәрү өчен 2 урындык кирәк. (Тылсымчы 2 ике урындыкны кирәкле урынга куя.) Урындыклар урыннарында. Һәр көтүчегә биш сарык бирелә - 3 әр тутырылган шар. Көтүчеләр, мин “башладык” дигәч буш пластмасс шешәләр белән “куып”, һәрберсе ,үз сарыкларын югалтмыйча сарайларына ,яки урындык арасына, кертеп ябарга тиеш. “Башладык”.

Музыка:         куян белән бүре керә 

А.б:(аптырап) Туктале. Син каян монда килеп чыктың?

Куян: Тс-с, тс-с-с. Мин качтым.

А.б: Кемнән?

Куян: Кемнән булсын, бүредән?

А.б: Курыкма. Озын колак. Менә безнең балалар белән таныш. Бәйрәмдә катнаш.

Куян: Ой, монда минем дусларым күп икән.

Бүре: Дусларым? Ха-ха-ха. Мин хәзер сине тотам (Эре-эре атлап куян артыннан йөгерә,ул кача.) Ну,кылый, погоди! Хәзер мин сине...

А.б: Туктагыз әле, бәйрәм көнне дә болай ачуланышып йөрмәгез, дуслашыгыз. Әйдәгез “Кем тизрәк “ уенын уйныйбыз, бәлки

бүре белән куян дуслашырлар. (соңгысында бүре белән куян уйныйлар, бүре килеп утыра да, аның алдына куян утыра)

Бүре: Ай-яй җаным, йөрәкләрем әллә нәрсә эшли. Волноваться итә у-у-у.

Куян: Оялтма син мине бу кадәр, кызартма син мине бу кадәр. Бүре, бәгърем, мин синнән куркам.

Бүре: Менә сиңа уң кулым!

Куян: Менә сиңа сул кулым!

Музыка:    Ике алып баручы чыга

1 а.б. Ниһаять дуслар, безгә дә чират җитте. Исәнмесез, кадерле дуслар! Бүгенге бәйрәмдә сезнең белән аралашуга без бик шатбыз.

2 а.б. Тышта салкын кыш, иң кыска көннәр һәм иң озын төннәр вакыты. Шуңа карамастан елның бу вакытын. Без бик яратабыз. Нәкъ шушы вакытта - үзенең чыршы, нарат агачларының хуш исләрен таратып, шатлыклы бәхет кәефләре, уңышлар һәм ышанычлар алып килә безгә, һәрберебез ярата торган бәйрәм -  Яңа ел.

1а.б. Нәкъ шушы көнне онытылмаслык очрашулар була, көтеп алган теләкләр тормышка аша, кеше ышанмаслык могҗизалар да булуы мөмкин.

2а.б. Яңа ел! Чыннан да барыбызның да көтеп алган, яраткан бәйрәмебез.

1 а.б. Әйдәгез әле күңелле  итеп уйнап алыйк.

2 а.б. Уен “Кыш бабай портретын яса” дип атала.  2 уенчыны (1 кыз, 1 малай) чакырабыз. Күзләр бәйләнгән килеш,   идәнгә мел белән кыш бабай  сурәтен ясыйбыз.

Музыка:”Яна ел белэн туганнар”

1 а.б. Икенче уеныбызны тәгъдим итәбез. “ Пантомима”. Һәр класстан берәр укучыны сәхнәгә чакырабыз. Һәрберегезгә биремнәр язылган карточкалар таратырбыз. Шул карточкалардагы биремнәрне хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтергә кирәк.

Карточкалардагы биремнәр:

* авыр сумка күтәргән апа кайта

* горилла маймылы читлектә

* өй түбәсендә чыпчык йөри

* сазлыктан торна бара

* ишек алдында тавык

* кыска, тар итәк кигән кыз бара

Концерт номеры:  1,2,3,4 класслар

  Алып баручы: Кем ул үзенең кыңгырауларын яңгыратып, ашыга - ашыга безнең янга килә? Кыш бабай түгелме соң? Әйдәгез әле бергәләп чакырыйк. Балалар: Кыш бабай! Кар кызы!.............

Музыка:   (Кыш бабай белән Кар кызы керә)

К.б. Исәнмесез балалар! Исәнмесез кызлар! Исәнмесез малайлар! Исәнмесез барыгыз да!

Кар кызы. Исәнмесез, кадерле балалар.

К.б.Менә үтеп барышлый үземнең оныгым Кар кызы белән сезнең шат тавышларыгызны ишеттек, тәрәзәләрегездә балкып янган утларны күреп, сезнең янга керергә уйладык. Сезнең монда бик әйбәт, җылы, куңелле, матур  икән. Мәктәп ишегалдына бик матур

сыннар ясап куйгансыз, тырышкансыз, кулларыгызны туңдыра-туңдыра ясагансыз, булдыргансыз, балалар!

Кар кызы. Яңа ел бәйрәменә

                  Әйлән – бәйлән әйләнергә

                  Бабай белән икәү бергә

                  Бик ашыгып килгәндә,

                  Юлларыбыз чуалды.

                  Бик озак йөргәннән соң

                  Сезнең моңлы җырларыгыз

                  Кабат үз юлыбызга алып чыкты.

Кар кызы: Халык әйтеме буенча Яңа елны ничек каршыласаң ел шулай үтә диләр. Әйдәгез барыбыз бергә чыршы тирәли җырлап әйләникче. Ел мәрхәмәтле, күңелле булсын.

Музыка:  Чыршы тирәли җыр      “Исәнме Кыш бабай”

А.б. 2. Кыш бабай сез юлдан килеп арыгансыздыр, утырып ял итегез. Безнең  җыр – биюләрне карагыз.

Концерт номеры: ...................................

Кыш бабай. Ярый кызым, Яңа ел килеп җитәргә дә күп калмады, юлга чыккандыр.

Кар кызы.Уй –фикергә хаклык төяп.

Кыш бабай.Теләкләргә пакълек төяп.

Кар кызы.Ниятләргә  ныклык теләп.

Кыш бабай.Кил син безгә Яңа ел!

А.б. 2 .            Яңа яуган ап-ак кар өстеннән

                        Йөгерә - йөгерә килә Яңа ел.

                        Ә Иске ел ипи һәм тоз белән

                        Каршысына чыккан сузып кул.

Музыка :

Яңа ел. Исәнмесез, кадерле дуслар. Минем кебек яңа гына туган яшь иптәшләр һәм күпне күргән өлкәннәр! Сезгә яңа бәхетләр һәм яңа уңышлар алып килдем.

Кыш бабай. Рәхим ит, Яңа ел. Улым барлык эшләрне дә сиңа шатланып тапшырам.

Яңа ел. Ышанычыгызны аклармын. Ул эшләрне тап төшерми дәвам итәрмен.

             Таныш булыйык

Мин яңа ел - өр яңа ел

Бу ел миннән башлана

Яңа ел белән сезне

Минем ел котлы булсын

Кырларда иген уңсын

Табыннар мул булсын

Яңа ел белән, яңа бәхетләр белән


Алып баручы. Әй Яңа ел. Бер дә тартынмыйча

                        Хуҗа булып, әйдә, түргә уз.

                         Юлларыңа синең ак чәчәкләр,

                         Кулларыңа бездән ипи тоз.

                         Әйдә, атла безнең адым белән,

                         Ак келәмдә эзебез калсын  бизәк –бизәк.

                         Бөек илнең, матур җирнең тарихын бизәп!

Кар кызы. Күпме илләр гиздек, күпме мәктәпләрдә булдык, ә шулай да сезнең кебек уңган, тырыш балаларны күрмәдек.Сезгә сокланып утырганда Кыш бабайның да биисе килеп китте.

Алып баручы. Яңа елга атлый халык.

                         Иркен  якты юл буйлап.

                         Әнә биергә чакыра,

                         Гармуннар тора уйнап.

Әйдәгез, Кыш бабай белән Кар кызының биюен сорыйбыз.(Балалар кул чабалар, бию башлана)

Кыш бабай.Ярый дуслар, безгә китәр вакыт та җитте. Безне башка җирләрдә дә көтәләр.Безсез беркая да бәйрәм булмый бит.Бүген без бар халыкка да кирәк.Һәр җирдә дә булып, тукталып һәр берсен бәйрәм белән котлап өлгерергә кирәк. Бик  күңелле үтте бәйрәм, киткәнче сезгә бүләкләремне өләшим әле. (капчыктан бүләкләр өләшә)

Безгә кирәк китәргә.

Телим сезгә Яңа елда
Тагын да зур үсәргә.

Дус булыгыз хезмәт белән,

Шатлык китерсен һәр көн.
Яңа елда мәрхәмәтле, бәхетле

Булсын һәркем.

Миңа сезнең белән саубуллашырга да вакыт. Киләсе елга кадәр  зур үсегез, авырмагыз, олыларны ихтирам итегез, дус, тату яшәгез. Бәхетле булыгыз.

Кар кызы: Хушыгыз, хуш, дусларым!    Күңелле ял итегез. Бер елдан без тагын килербез

Балалар: Хуш, Кыш бабай! Хуш, Кар кызы.

 Алып баручы: Балалар безнең бәйрәмебезгә урманнан да җәнлекләр килгәннәр, әйдәгез әле аларны каршы алыйк.     

Укучылар шигырьлэре:

..............: Бар җиһан акка төренгән,

                Җем-җем килеп кар көлә.

                Сафлык бөркеп ак нур сибеп,

                 Җиргә Яңа ел килә.

                 Әйлән-бәйлән, бүген бәйрәм.

                 Йөрәктән җыр бөркелә.

                 Шатлык, бәхетләре белән

                 Җиргә Яңа ел килә.

.................: 2015 ел да үтеп китте. Бусагада утлы Маймыл елы. Һәркайсыбыз үз теләк - хыяллары белән Яңа елга атлый. Арада чынга ашардайлары да, буй җитмәслекләре дә бар. Бәйрәм алды ничектер могҗизалы бит ул: бик биектә тыелган максатларга да ирешеп булыр төсле. Менә шушы ышанычны ел буе сакларлык итеп яшереп куйыйк та Яңа елга якты өметләр белән бергә атлыйк. Бу елда кабул булмаган теләкләр яңасында чынга ашсын, киселгән икмәкләр ябышсын, өзелгән чылбырлар ялгансын! Бәйрәм белән сезне! Яңа ел һәркемгә аяз көннәр, тыныч төннәр алып килсен. Сырхаулар савыксын, ялгызлар ярын тапсын, парлыларның гаилә учагы тагын да көчәйсен! Һәркайда уңыш сагалап торсын!

   Айсылу: 2016 ел – кызыл утлы Маймыл елы. Маймыл артист, җитез төрле ситуациядән чыга ала. Ул үзенә бертөрле, тискәре характерлы, үзенчәлекле хайван. Аның ни уйлаганын белеп булмый. Аның эш – гамәлләре бик тиз арада кәефенә карап үзгәрергә мөмкин – ул булырга мөмкин киң күңелле һәм шат, шулай ук агрессив һәм усал да булырга мөмкин. Бу елның хуҗасы көтелмәгәндә төрле сюрпризлар ясарга мөмкин. Ул сәяхәт итәргә, тауларны һәм матур табигатьне ярата. Маймыл җитди планнар төзи, ләкин аларны үзенчә эшли. Аның эшләренә тыныч карарга кирәк, ул да бит бөтен көче белән яхшылыкка һәм муллыкка омтыла. Үтеп киткән тыныч Кәҗә елыннан соң утлы Маймыл елына өйрәнү җиңел булмас.

............: Җанга рәхәт бер моңсулык,

               Йөрәктән бер җыр бөркелә.

               Моңлы кыңгыраулар элеп,

               Җиргә Яңа ел килә.

............: Яңа елны яңа күлмәктән каршы алу бик күңелле, әлбәттә. Ә киемең Яңа елның төсләренә туры килсә тагын да күңеллерәк. Көнчыгыш календаре буенча 2016 ел Маймыл билгесе астында узачак. Бәйрәмне нинди киемнән каршы алырга? Үзегезгә шул сорауны бирергә вакыт җиткәндер. Маймыл кызыл, ут төсләрен ярата. Шуңа күрә киемнәрдә күбрәк шушы төсләр чагылсын. Иң мөһиме уңайлы һәм үзегеүгә ошарлык булсын.

...........:Ташып торсын ак бәхетләр.

             Шатлык керсен һәр өйгә.

             Сафлык беркеп, ак нур сибеп,

             Җиргә яңа ел килә.

.................:Татар иле яңа елга керә.

                  Ак түбүтәй кийгән йортлары.

                  Йолдызларны хәтта көнләштереп

                  Җемелдәшә авылым утлары.

.......Яңа ел табынын әзерләүнең үз нечкәлекләре бар. Быел төп игътибарны банан, апельсин, помидор, төрле төстәге борычлар, җиләк  кебек ачык һәм матур төстәге ризыкларга юнәлдерергә кирәк. Табын янып торырга тиеш. Табында итле авыр ризыклар түгел, ә  җиләк - җимешләрдән ясалган салатлар күп булырга тиеш. Шулай ук табын түрендә яңа ипи, яшелчә һәм җиләк - җимешләрдән табын артыгы белән сыгылып торырга тиеш диләр белгечләр.

..............: Агачлар да нәк бәйрәмчә бүген,

                Төренгәннәр ап ак бәсләргә.

                Күпне күргән ил картлары бүген

                Өмет белән карый яшьләргә

..............Баш өстендә яңа елның төне.

              Йолдызларга күмгән күк йөзен.

               Сыгылмагыз әле миләттәшләр.

               Эшләнәсе эшләр күп бенең.

.................: Киләчәкнең якты таңнарына

                   Киң чоңгыллар аша үтәсе

                   Котлы булсын дуслар, миләттәшләр,

                   Яңа елның тәүге иртәсе!

Айсылу: Сынамышлар: Гыйнварда салкын булса – июль   коры һәм эссе булыр, көзгә хәтле гөмбә күренмәс.

Гыйнаврда кар еш яуса, бураннар күп булса – июль  яңгырлы булырң.

Гыйнвар аенда озын боз сөңгелләре еш куренсә - уңыш яхшы булыр.

Кояш түгәрәк эчендә күренсә - кар явар.

14 гыйварда кар яуса – яхшы уңышка.

Урысларның Крещение бәйрәмендә көн аяз булса – җәй коры булыр, әгәр болытлы булса һәм кар яуса – уңыш яхшы булыр.

Татьяна көнендә кояш чыкса – кошлар иртә килер, кар яуса – җәй яңгырлы булыр.

..............: Кыш фасылы иң матуры!

                Кышта яңа ел таңы!

                Бураннары салкыннары

                Һәм суык җилләре назы.

..............: Ява карлар, ап – ак карлар

                Дөньяга аклык сибеп.

                Яшик дуслар бергәләшеп

               Дөньяның ямен белеп.

....................Шатлыкларың белән кил, яңа ел! Һәр халыкта “Яңа елны ничек каршы алсаң, елың шулай узар” дигән ышаныч яши. Әлбәттә, һәр халыкның үзенә генә хас гадәт – йолалары да бар.

  • Яңа ел кичендә яңа кием кисәгез – ел буена яңа киемнәрегез күп булыр.
  • Елның беренче көне күңелле узса, ел буе шулай дәвам итә.
  • Яңа ел туганда кемдә булса төчкерсә, бөтен ел бәхетле узар.
  • Яңа ел төнендә күк йөзе йолдызлы булса – уңышка.

..............: Яңа ел бәйрәме – теләкләр бәйләме,

                  Шатлыклар бәхетләр телик без, әйдә!

                  Күңелләр саф булсын, йөрәк тә яктырсын,

                  Мәхәббәт гомерле булсын.

..................: Табыннар түгәрәк, җырлыйбыз бергәләп,

                    Һәрберебез белә: яңа еллар килә!

                     Сагыш артта калсын, бәхет муллык артсын,

                    Дөньяга иминлек яусын.

...............: Яңа ел белән тынычлык килсен дөньяга.

                  Насыйп булсын гел дуслар барлыгын  тоярга.

                 Ак җырлар койләргә , ак теләк теләргә,

                  Җан дусларым килгән яңа ел белән.

............:  Ак карлар сибелә, күңелләр сөелә,

               Өр яңа ел килә, күктән моң тугелә.

               Дуслар  белән без дә кабатлыйбыз бергә:

               Тагын бер яңа ел белән.

Алып баручы: Мин сезгә сораулар бирәм, сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны “Әйе” яки “юк” сүзе белән генә әйтегез.

Сораулар:

-Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме?

-Ул нәкъ 7дә килә, әйеме?

-Кыш бабай - әйбәт бабай,  әйеме?

-Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?

-Тиздән кыш бабай килер, әйеме?

-Ул бүләкләр алып килә, әйеме?

-Чыршыбыз бик матур, әйеме?

-Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме?

-Чыршыда күркәләр үсә, әйеме?

-Помидорлар да үсә, әйеме?

-Чыршының энәләре кызыл, әйеме?

- Кыш бабай суыктан курка, әйеме?

-Ул Кар кызы белән дус, әйеме?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературная викторина-КВН (сценарий) Литературная викторина-КВН (сценарий)

Данное внеклассное мероприятие во 2 классе развивает плавное выразительное чтение, грамотную речь, умение интонационно оформлять своё высказывание, закрепляет знания детей произведений и авторов русск...

Сценарий для агитбригады «Есть такая служба 01» в рамках темы «Жизнь без опасности» Авторы и постановщики сценария воспитатель ГПД Лебедева Леся Анатольевна и учитель музыки и режиссёр ТАМ "Радость" Иевлева Татьяна

(сценарий  выступления  агитбригады старшеклассников в рамках темы «Жизнь без опасности» для учащихся младшей и средней школы).Цель: воспитание у ребят уважения к профессии пожарного и...

Сценарий праздника. Сценарий праздника к 8 марта «Для прекрасных Дам!»

Сценарий предназначен для проведения праздника "Лучший день - 8 Марта" для учеников 1  класса и их родителей. Данный материал будет полезен для учителей начальных классов, педагогов дополнительно...

Сценарий спектакля по сказке С.Я. Маршака "Двенадцать месяцев" . К сценарию прилагается презентация для экрана на сцене.

Сценарий создан по пьесе С.Маршака ( в сокращении) для постановки спектакля с учениками 2-4 классов....

Башлангыч мәктәп өчен Белем бәйрәменә сценарий / Сценарий «Здравствуй, новый учебный год!»

Сценарий для начальной школы,воспитание в которой ведется на двух языках: русском и татарском...