Ярый әле ,Сез бар дөньяда.
план-конспект занятия (2 класс) по теме

Гарипова Айгуль Котдусовна

Башлангыч сыйныф укучылары катнашында 8 март бәйрәмен үткәрү өчен "Ярый әле ,Сез бар дөньяда” дип аталган сценарий тәкъдим итәм.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_mart_stsenariy_2015.docx21.43 КБ

Предварительный просмотр:

"Ярый әле ,Сез бар дөньяда.”

   Хәерле көн , хөрмәтле  әниләр, әбиләр, апалар, кызлар! Без бүген     8 март халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Без сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Эшегездә , тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез. Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!   Балаларыбызның чыгышы сезгә бәйрәм бүләге  булсын.

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

Бар дөнья көлеп торсын,

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

3 укучы: Тыңлап бишек җырларыңны

Елавым басылган бит

Телем дә минем иң элек

“Әннә”дип ачылган бит.

Хөрмәтле әниләр бу җырыбыз бүләгебез булып яңгырасын.

(Кызлар башкаруында җыр: “Әниләр бәйрәме”)

4 укучы: Кем дөньяга кеше бүләк итә

Ә кешегә- якты дөньяны ?

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

5 укучы: Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы.

6 укучы: Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як

Нәфислеге гөлләр сокланырлык

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

7 укучы: Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз.

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме-әнкәй,әнием!

8 укучы: Язның беренче бәйрәмен

8 Март диләр

Бәйрәмегез котлы булсын

Кадерле әниләр!

( Татар халык биюе)

Мин дә котлыйм, әнием, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле , мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр!

Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

9 укучы: Әйтәсебез килә бүген,

Кадерле әниләргә

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә!

10 укучы: Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

11 укучы: Читкә китми әниләрне

Һаман саклап йөрербез

Әни кушса, әти белән

Тауларны күчерербез

12 укучы: Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләрдән

Кабул итегез котлаулар

Бергә: Менә без- нәниләрдән.

(Әниләргә бүләкләр тапшыру)

Ведущий: 8 Марта - отмечает наша планета женский день. Этот праздник- международный. Его празднуют во всех странах мира вот уже много лет. Мы привыкли к нему, как к первому весеннему празднику, ведь мы отмечаем его вместе с приходом весны. Этот праздник самый добрый и веселый. Мы любим его за приятные хлопоты, за улыбки наших мам, за радостные лица бабушек, за восхищенные глаза наших одноклассниц, подруг. И значит этот праздник - праздник всех женщин.

8 марта – день особый

Любимый праздник наших дам

Он самый нежный, самый добрый

И поэтому он дорог нам.

Мы желаем мамам нашим

Никогда не унывать,

С каждым годом быть все краше

И поменьше нас ругать.

Пусть невзгоды и печали

Обойдут вас стороной,

Чтобы каждый день недели

Был для вас как выходной!

 Пусть для вас сияет солнце,

Лишь для вас цветет сирень!

И пусть долго-долго длится

Самый женский день!                                                    Частушки

В прекрасный день - 8 марта,

 Когда сияет все кругом,

 Нам разрешите вас поздравить

 С Международным женским днем!                  

Здоровья, счастья пожелаем,

 Чтоб не грустили никогда,

 Чтобы всегда вы процветали

 Во имя счастья и добра.

Мама! Какое хорошее слово!

Мама всё время быть рядом готова

В минуту несчастья всегда она рядом,

Поддержит улыбкой, и словом, и взглядом.

Разделит надежды, утешит , поймет.

По жизни уверенно рядом пойдет.

Всегда без оглядки поверить ей можно,

Ей тайну любую доверить не сложно.


 И сейчас родных, любимых, ласковых

 Мы поздравим с этим важным днем.

 И желая дней красивых, сказочных

 Песню мы для мамочек споем.

Песня «Женский день»

Безнең Дәү әниләребез,

Чал чәчле әбиләребез.

Бәйрәм белән котлый бүген

    Сезнең кадерлеләрегез.

           

           Әнием! Дәү әнием! Сезнең хакта

          Уйласам да , күңелем юана,

          Безне сөеп, назлап яратырга

        Ярый әле, Сез бар дөньяда.

            Акыллы сүз, сабыр күз карашы

           Тәмле ризык белән сыйларга,

           Кайткан чакта көлеп каршы алырга

          Ярый әле, Сез бар дөньяда

       Балам баласы – балдан татлы дигән

       Хак әйтелгән, дөрес гыйбәрә,

      Хөрмәтлеләр, әби , Дәү әниләр

     Ярый әле, Сез бар дөньяда.

                 

              Бүген кояш нурын сибә сезнең өчен

              Түбәләрдән тамчы тама сезнең өчен

              Бар шатлыклы елмаюлар сезнең өчен

              Җыр-биюләр, җылы сүзләр сезнең өчен

               Барысы да, барысы да Сезнең өчен.

             

             Бие әле, бие әле, биегәнең күрсеннәр,

             Бигрәк матур бии икән, бу балалар дисеннәр.

Кызлар башкаруында бию..

Нинди назлы,нинди эшчән

Синең куллар, әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап, әнием!

Яшәгез сез мәңге яшь булып

Туган йортыбызга ямь биреп

Сез булсагыз сау- сәламәт

Балаларга булыр бик рәхәт.

Гөлләрдә  елмаеп баш ия:

Яшәгез, кадерле әниләр, әбиләр!

Сез булган урында

Мәңгелек язларның яме бар.        

Яз турында җыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай"Эш беткәч уйнарга ярый"

4 нче сыйныф өчен укудан дәрес планы...

"Дөньяда тырышлык икән кешене кеше иткән"

IX  Республика "Игры, которые мы заслужили вместе с тобой" исеме астында уздырылган Сәламәтлек театры эшкәртмәсе...

"Нәрсә ярый, нәрсә ярамый"

Татар халкының рухи хәзинәсен, халык  педагогикасын өйрәнү аша укучыларда кешелеклелек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү; фикер йөртергә, әдәби әсәрләргә җитди карарга, тирәнтен уйланырга күнек...

4нче сыйныф, әдәби уку. Рөстәм Мингалим. Дөньяда бер эт бар иде.

Р.Мингалимнең “Дөньяда бер эт бар иде” шигыре белән таныштыру; укучыларның сәнгатьле, йөгерек, аңлап уку, телдән аралашу күнекмәләрен камилләштерү....

Дөньяда иң - иң матур тел ул минем туган телем.

Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгы...