Классный час "Мир профессии"
классный час (2 класс) на тему

Галиева Ландыш Фарсилевна

Классный час на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл honrlr_bakchasynda.docx16.2 КБ

Предварительный просмотр:

                                                   Һөнәрләр бакчасында...
Максат: балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру;

аларда хезмәткә карата хөрмәт һәм кызыксыну уяту;

хезмәт тәрбиясе бирү.
Материал, җиһаз: һөнәрләр турында слайдлар, һөнәр ияләре сурәтләнгән рәсемнәр, алфавит хәрефләре язылган карточкалар.
Эш барышы.
I.Оештыру өлеше. 
1.Кереш әңгәмә.
-Исәнмесез, балалар!
Әти – әниләр гел эштә,
Сез укыйсыз мәктәптә.
Уку зур хезмәт икәнен
Һәркем белә, әлбәттә!
2. Уңай психологик халәт тудыру.
Без бүген сезнең белән һөнәрләр иленә сәяхәт кылырбыз. Бу тормышта һәркемнең үз эше. Әйдәгез әле слайдлар карап үтик.(Слайд карау)
IIТөп өлеш.
1.Бирем№1.
Укучылар, мин сезгә рәсемнәр өләшәм, ә сез рәсемнәргә карагыз да, бу һөнәр иясенең эшен тасвирлап бирегез, нинди һөнәр икәнлекне классташларыгыз әйтеп бирер.
(Укучылар мөстәкыйль әзерләнә)
-Ягез әле, кайсы һөнәр ияләре сурәтләнгән микән безнең рәсемнәрдә.
-Балаларның җавабы.
Чагыштырмача көтелгән җаваплар:
1. Бу-иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Авырсак, гел аның янына барабыз. Ул ак халат киеп йөри. – Табиб
2. Кечкенә балаларын әти-әниләр иртән аңа тәрбиягә илтәләр һәм кич белән килеп алалар.- Тәрбияче.
3. Ул хайваннарны дәвалый.-Мал табибы
4. Ул балаларны укыта. –Укытучы.
5. Ул фермада сыер сава.- Сыер савучы.
6. Бу һөнәр иясе булырга теләгән кешегә математика фәнен яхшы үзләштерергә кирәк. Ул акча белән эш итә. Ул тиз һәм дөрес итеп исәпләп , сатып алучыларга тиешле акча һәм продуктны тапшыра. -Сатучы 
2. Бирем №2.
Әйдәгез белгән һөнәрләрегезне искә төшерегез әле. Мин сезгә хәрефләр күрсәтәм, ә сез һәр хәрефкә бер һөнәр табарсыз.Шартыбыз- авыл хуҗалыгы һөнәре булсын.
• Көтелгән җаваплар:
• А –агроном
• Б – бригадир
• В – ветеринар
• З- зоотехник
• И- игенче
• Т –тракторчы, терлекче.
• У –умартачы, урманчы
• Ш – шофёр
• С –сыер савучы
• К -комбайнчы.
3. Бирем №3
Безнең җирлектә дә шушы һөнәр ияләре бар бит. Сыер савучы апаларыгыздан кемнәрне беләсез? Алар таңнан торып эшкә киткәндә, сез әле татлы төшләр күреп йоклыйсыздыр. Гомумән, авылыбызның хезмәт сөюче халкы арасында балта осталары, мич чыгаручы, итек басучы, шәл бәйләүче, тегүче, үсемчелек белән шөгылләнүчеләр дә бар. Кемнәр соң алар? (Балта остасы- Сабирҗан абый, бакчачы- Өлфәт абый ,.........)
-Балаларның җавабы.
-Үзеңнең тырыш авылдашларыңны белү бик мөһим. Бәлки, киләчәктә сез аларның һөнәрләрен лаеклы дәвам итәрсез.
III. Йомгаклау өлеше.
1.Нәтиҗә ясау.
Укучылар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?
- Төрле һөнәрләр, авылыбыз кешеләре турында сөйләштек. 
2. Алга куелган максат белән таныштыру.
-Укучылар,без әле һөнәрләр турында сөйләшүне дәвам итәбез.Дәресләрдән соң, үсемчелек белән шөгылләнүче авылдашларыбыз Алсу һәм Өлфәт Зияевларның теплицасына экскурсиягә барабыз. Безне бу һөнәрнең нечкәлекләре белән таныштырырга хуҗалар бик теләп риза булды.
3.Өй эше бирү.
- Балалар, ә сез нинди һөнәр сайлар идегез?Шул һөнәр иясен рәсемгә төшереп алып килегез әле.(Әңгәмә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

классный час "Профессия моей мамы"

Классный час посвящен дню Матери....

Классный час «Профессии» 2 класс

Этот материал поможет классному руководителю обогатить словарный запас детей, расширить кругозор по данной теме.Материал подготовлен учителем Беловой Н.В. и воспитателем Сорокиной Е.А....

Информационный классный час "Профессия - журналист" 4 класс

Знакомство с профессией журналиста,  особенностями данной профессии в доступной форме для учащихся 4 класса....

Презентация к классному часу "Профессия - журналист" 4 класс

Презентация к классному часу "Профессия - журналист" знакомит учащихся с профессией журналиста, её особенностями....

Классный час "Профессии наших родителей"

Классный час с участием учеников и их родителей...

Классный час «Профессия «Спасатель» для детей с умеренной умственной отсталостью 2 класс

Классный час "Профессия "Спасатель" для детей с умеренной умственной отсталость 2 класс.Цели: 1.                Учить ...

Классный час "Профессия - спасатель"

4 октября в 1-4классах прошёл классный час по ГО с просмотром презентации. Ребята назвали, кто возглавляет МЧС РФ,  узнали о спасателях. Спасатель -это профессия, которая включает в себя комплекс...