Әлифба бәйрәме күңелле
план-конспект занятия (1 класс) на тему

Шайхразиева Фардуна Гиниятулловна

Беренче класслар "зур җиңүләрен"  бәйрәм итәләр.Ә кичәгә әкият геройлары да килсә, тагын да кызыграк була.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Беренче җиңү бәйрәме.

  • Барыбер җиңдек бит, бездә бүген зур бәйрәм. “Беренче җиңү”ебезне бәйрәм итәбез.
  • (Керә) Исәнме Булат, нәрсә үз-үзең белән сөйләшәсең? Хәлләрең ничек?
  • Сәлам, карале Алсу, барыбер җиңдек бит әйме.
  • Әле син һаман “Ак барс” белән “Локомотив” уены турында сөйлисеңме?
  • Юк инде, бүген бит бездә зур бәйрәм – беренче җиңүебез.
  • И, онытып та торам икән, хәтерлисеңме, беренче тапкыр кулга әлифба китабын алган көнне. (презентациядә фото күренә)
  • Беренче битендә “Туган тел” шигырен укыдык, ә аннан соң бергәләп җырладык, әйеме.
  • Бөек шагыйребез Г.Тукайның әле бик күп әкиятләрен дә өйрәндек. (Бармак белән саный) “Су анасы, “Кәҗә белән сарык”...
  • “Шүрәле” дә аныкы.
  • Күпме аваз әйтергә өйрәндек, күпме хәреф язарга өйрәндек.
  • Укырга язарга гына өйрәнеп калмадык, җырлар да беләбез әле без.

   җыр. “мин үсәм, үсәм”безнең җыр

Алып баручы Кемнәр моңлана монда? Нинди бәйрәм ясыйсыз?

  • “Беренче җиңү”ебезне бәйрәм итәбез. Без инде хәзер зурлар.Сезнең кебек рус теле, татар тел дәресләре укый башлыйбыз.

Алып баручы Ну, егетләр, кызлар , котлыйбыз сезне. Шулай да белемнәрегезне тикшереп карыйк әле. Укый беләсез микән?

Ә хәрефе.

                      “Әни” диеп телем ачылган,

                      Әни сөйгән, назлаган.

                      Кайсыгыз соң дәфтәренә,

                      “Ә” хәрефен язмаган?!

Л хәрефе.

                      Күзләремнән яшьләр чыкты

                      Капкан идем лимонны.

                      Сары булгач, бик татлыдыр,

                      Дигән идем мин аны.

И хәрефе.

                      И хәрефе ипидә бар,

                      Бар ул ил һәм иректә.

                      И хәрефе икелегә

                      Укымаска өйрәтә.

Ф хәрефе.

                      Бу хәрефнең теше шешкән,

                      Ике ягы бүлтәйгән.

                      Фил чыга урман эченнән,

                      Ул бүрәнә күтәргән.

Б хәрефе.

                      Бу нинди капкорсак,

                      Торалмас төртеп ексак.

                      Бу Б хәрефе икән,

                      Ашаган ул биш бөккән,

                      Аннары бәлеш беткән,

                      Бер табак бавырсак.

                      Менә сиңа капкорсак.

А хәрфе.

                     А хәрефе алмада,

                     А хәрефе агачта

                    А хәрефен яратабыз,

                    Өйрәнәбез иң башта.

  • А.Б Нинди сүз килеп чыкты?
  • Ә-лиф-ба! Әлифба китабы. Үзе бик калын да түгел, үзе бик зур да түгел, ә бөтен белемне үз эченә туплаган. Бик кызыклы дәреслек ул. Ниләр генә юк аның эчендә.
  • Кызык кызык әкиятләр дисеңме, хикәяләр дисеңме, шигырьләр дисеңме!

                     Шигырь “Уятыйм әле.” З.Булат

    Ну ты даешь, Булат! Так хорошо читал стихотворение.

  • Я все умею, и танцую, и читаю, и считаю.
  • Я тоже. На все все это нас учила Азбука.

                  На уроке я читаю,

                  И русую, и считаю,

                  Руку тихо поднимаю,

                  Если спросят, отвечаю.

  •            Сегодня праздник необычный,

                 Спасибо, Азбука, тебе!

                 Ты столько знаний подарила,

                 Мы будем помнить о тебе.

Азбука:Здравстуйте,мои милые друзья.Я-Азбука.Вы со мной научились читать,слова на русском языке,разработать схему слов,выучить стихотворения,отгадывать загадки.Сегодня у вас большой праздник.Я вам приготовила задание.Мы будем решать кроссворд.)

  • Алсу, смотри сюда, видишь кроссворд. Давай попробуем отгадывать!
  • Азбука   Отгадайте загадку и заполните клеточки кроссворда.

1. На одной ноге стоит,

 В воду пристально глядит.

      Тычет клювом наугад-

Ищет в речке лягушат.

2. плотник острым долотом

Строит дом с одним окном.

3. узнать его и просто и легко:

Высокого он роста и видит далеко.

4. я сорвать цветок хотел,

Он вспорхнул и улетел.

5. кто первый землю пашет?

6. ты сомною не знаком?

Я живу на дне морском.

Голова и восемь ног,

 Вот и весь я …..

7. я -хозяин во дворе.

 И бужу всех на заре.

-Какое слово получилось в выделенных клетках?

-Вот видишь такие хорошие слова. И мы все время будем вспомнить эти слова!

Азбука Послушайте второе задание.((Грибы))

Они не простые, а с заданиями.. Ребята,помогите мне,пожалуйста. ( Балалар гөмбә,җиләкләрне алалар. Аларның артына биремнәр язылган).

  1. Назовите  названия дней недели на русском языке.
  2. Расскажите одну физкультминутку.

3.Сосчитайте от 1 до 10 на русском языке. 

Азбука Спасибо, ребята, вы молодцы, я вами очень довольна! 

          До свиданья , учебник,

                А на следующий год.

                Ты других читать научишь,

          Тех кто в первый класс придёт

  • Давай пошли, Алсу. Немножко отдахнем!

Ученики  4 класса.

Разговаривают между собой на английском языке.

Заманча бию, “BARBI GIRL”

  • Карале, Алсу, нинди телдә сөйләштеләр алар?
  • Татарча да түгел, русча да түгел.
  • Димәк башка телдә. Алар кебек булгач, без дә өйрәнербез әле, әйеме.
  • Без болай да бик күп нәрсәләр беләбез инде. Җырлыйбыз, биибез, рәсем төшерәбез, кәгазьдән төрле әйберләр ясыйбыз.
  • Менә бит без ясаган кул эшләре. Никадәр күп, һәм һәрберсе матур, шулай ук файдалы.

Математика керә

М.  Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

  • Укырга
  • Язарга
  • Санарга
  • Дус,тату булырга
  • Җырларга
  • Биергә
  • Туган илне сөяргә

М.  Мин дә сезнең зирәклегегезне сынап карыйм әле.

1. Балалар, әйтегез әле, сез мәктәптә ничә ай укыйсыз? (9 ай:сентябрь,...)

2. Мин бер сан уйладым, шул санга 1не кушкач, 10 була. Бу нинди сан?(9)

 3. Минем апага 10 яшь. Ул миннән 3 яшькә зуррак. Миңа ничә яшь?(7)

 4.  Марат белән Азат балык тотканнар. Марат 3 балык, Азат 5 балык тоткан.   Малайлар икесе бергә ничә балык тотканнар?

Хәзер мин сезгә кызыклы мәсьәләләр әйтәм..

        Алмагачта 5 алма

        Алар пешкән, алланган.

        Берсен алды Әнисә

        Агачта калды ничә?

      - 7 малай урамга

        Чыкты футбол уйнарга.

        3 әү килде тагын да

        Исәплә син барын да.

      - Әминәнең тубы икәү,

        Сәлимәнең тубы икәү.

        Әйт әле син үскәнем,

        Ике кызда ничә туп.

      - Бер күлмәктә 3 төймә,

        Бер күлмәктә 5 төймә.

       3 төймә дә, 5 төймә,

       Ничә? Шуны кем белә?

     - Ак каенда 3 чыпчык,

       Түбәдә 3 сыерчык.

       Әйтмәс микән берегез –

       Барысы ничә кошчык?

    Бергә: Тырыш булырбыз,

               Ялкауланмабыз,

               Артта калмабыз !!!

               Сезнең алда вәгъдә бирәбез

               Әйдәп барырга

               “ 5 “ кә укырга !!!

М. Афәрин, укучылар! Мин сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә уңышлар телим. Тәртипле булыгыз, яхшы укыгыз!

    Әлифба: Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 нче сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

    Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Мин сораулар бирермен, ә сез шуларга җавап бирерсез.

    (Сораулар Р.Вәлитова, С.Вәгыйзов төзегән “Әлифба” киптабы буенча тупланды.)

    - Нинди аваздан сүз башланмый? ( ь, ь, ң )

    - Илдар суган үстерде.

      Динә салат үстерде.

      Илдус редис үстерде.

      Ә Гата нәрсә үстерде?  ( кабак )

    - Ж битендә нинди хайван рәсеме бар?  ( жираф )

    - Көннәр якты булсын өчен,

                          ...  ... !  ( әни кирәк )

      Ашлар тәмле булсын өчен,

                          ...  ... ! ( әни кирәк )

      Дөнья ямьле булсын өчен,

  •                           ...  ... ! ( әни кирәк ) Бал алучы әбинең исемен әйтегез әле (Бәдәр)
  • Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: тартыклар, сузыклар)
  • Уңган кыз кем ул? (Сәгъдә)
  • Шаян куян тактага нинди сүзләр язган?(яшел, яшен)
  • Хәзер укылачак шигырь кайсы хәреф битендә? (92 бит-ң)

  Кышның соңгы көннәре.

Әнә боз сөңгеләре,

Алардан тамчы тама.

Бала-чага бакчада

Чана-чаңгы шуалар,

Берсен-берсе куалар.

Бар да шаркылдап көлә.

Иң күңелле чак килә!(ң хәрефе)

    Әлифба: Бик дөрес укучылар!

Без математика дәресләрендә санарга, кушарга, алырга, мәсьәләләр чишәргә өйрәндек. Хәзер ике командага бүленәбез: укучылар һәм әти-әниләр. Командаларга мәсьәләләр бирәм, команда җавапны бирә, каршы як дөреслеген икшерә. Дөрес булса, бер йолдыз бирелә. Йолдызларны күбрәк җыйган команда җиңүче була..

1. Өстәлдә 7 шәм янып тора. 3 се сүнде. Ничә шәм калды.?

2.Әтәч 3 йомырка салган. Берничә көннән тагын 2 не салган. Ул барлыгы ничә йомырка салган?

3. Күктән 3 тавык очып бара. Аннан тагын 3 очты. Барысы ничә тавык очып китте.

4. 8 үрдәк йөзә иде. Аучы мылтыктан атты. Күлдә ничә үрдәк калды?

5. Каен агачында 7 алма бар иде. Саескан икесен алып китте. Ничә алма калды?

6. Нинди фигураның башы да, ахыры да юк?

7. Бу гаҗәеп фигура, төнлә күкне яктырта.

8Атнаның 6 нчы көнен атагыз.

 Алып баручы Әйдәгез бераз өлкәннәребезнең зирәк, тапкырлыкларын да сынап карыйк

Әти-әниләргә.

9. Елгага бер үк вакытта 2 юлчы якынлашты. Елгадагы көймәгә 1 генә кеше сыя, ләкин алар икесе дә елганы кичкәннәр. Ничек эшләгән алар моны. (Елганың 2 се 2 ярыннан килгәннәр)

10. Алмаз белән Алсу 10 сумга туңдырма һәм пәрәмәч алдылар.  алдылар. Алмаз Алсуга араганда 2 сумга артыграк түләде. Алар ничәшәр сум бирделәр? (6 һәм 4)

11.Марат белән Алия автобуста баралар. Алия 15 минут бара. Алар бергә ничә минут баралар?(15 минут)

12.Бу квадрат түгел, ләкин 4 ягы да тигез. (ромб)

13. Күлдә 7 көймә йөзә иде. 3 көймә ярга килеп туктады. Күлдә ничә көймә калды? (7)

14. Алсу, Алия һәм Сания фотоларын алмаштылар. Аларга ничә фото кирәк булыр? (6)

15. Камилгә 9 яшь, Саматка 5 яшь. 3 елдан Камил Саматтан ничә яшькә олырак булыр? (4)

16. Алия астан да, өстән дә 5 нче катта яши. Ул яшәгән йорт ничә катлы? (9)

. КИТАПХАНӘ дигән сүздән сүзләр төзү. Кайсы команда күбрәк сүз төзи.

А.б.  Ә хәзер уеннар уйнап алыйк.

  • “Адашкан сүзләр” уены.

1. Карлыгач пешеп утыра                

Су буенда куакта.

Ә карлыган очып йөри

Зәңгәр күктә еракта.

2. Чиста күлмәген киеп

Бака мәктәпкә килгән.

Балалы суга төшкән

Озын ботлы бер челән.

  • “Әйләнчек яки түгәрәк сүзләр” - әти-әниләр өчен уен. (кадак, кабак,...; чәкчәк, былбыл,...)

. Әлифба китабыннан икенче итеп кайсы хәрефне өйрәндегез?   ( Ә хәрефе ).

            2. Әлифба китабыннан иң беренче нинди шигырь ятладыгыз? ( “Әлифба”шигыре)

Әлифба.

  • Әлифба,әлифба,

Беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә

Зур бәйрәм шикелле.

Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

Әлифба,әлифба,

Китәсен бит инде,

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне. 

(Шүрәле керә)Шүрәле Мине дә чакырмыйча нинди бәйрәм ясап ятасыз  әле монда?

    Алып баручы: Чү, чү, Шүрәле абзый! Тынычлан инде бераз! Балалар бит сине бик яраталар.Синең турыдагы әкиятләрне дә беләләр алар. Әйдә, болай килешәбез. Хәзер мин сиңа сораулар бирәм, әгәр шул сорауларга җавап бирә алсаң, син – җиңүче. Әгәр җавап бирә алмасаң, тынычлап кына безнең бәйрәмнең дәвамын карап китәсең.

Ризамы?

    Шүрәле: Риза! Һи, мин белмәгән нәрсә юк бит ул дөньяда. Мин бит урмандагы һәр агачны беләм. Я, бир соравыңны!

    1 Сорау: Билгеле бер тәртиптә тезелгән хәрефләр җыелмасы ничек дип атала?

    Шүрәле: Беләм, беләм, күргәнем дә бар? Солдатлар!

    А.б: Белмәдең шул, Шүрәле! Әйтегез әле, балалар!

    Балалар: Алфавит.

    2 Сорау: Ни өчен ъ (калынлык билгесе ) һәм ь ( нечкәлек билгесе) тавышсыз хәрефләр дип атала?

    Шүрәле: Алар кыш көне кар ашаганнар, тамаклары беткән, шуңа күрә тавышлары чыкмый.

    А.Б: Тагын белмәдең, Шүрәле. Балалар, кайсыгыз әйтә?

    Укучы: ъ һәм ь билгеләре аваз белдермиләр. Шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип аталалар.

    Шүрәле: Җитте, җитте, сез җиңдегез. Бәйрәмегездә калам, әле минем өйрәнәсе әйберләрем бик күп икән!

    А.Б: Балалар, ягез әле, күрсәтегез Шүрәле абзагызга нәрсәләр белгәнегезне!

   Ә     И     Б                   Рәсемнәр: агач, фил, әтәч, лимон, ипи,                                                                                          

   Л     Ф     А                                  балык, китап, сәгать, чана.

    2 уен. “ Дәвам ит ” уены.

   Алып бар учы  сүзнең беренче иҗеген әйтә, укучылар сүзне дәвам итәләр.

    Мәсәлән: пар(та), өс(тәл), мәк(тәп), ки(тап), так(та), руч(ка), күл(мәк), көз(ге), ал(ма), биш(ле).

Алып баручы: (залда утыручыларга)

   : Ә хәзер минем сезгә берничә соравым бар. Игътибар белән тыңлагыз һәм җавап бирегез.

 1. Ул укый да, яза да белми. Ул язарга, китап укырга, рәсем ясарга өйрәнә. Я кем ул? ( 1 нче сыйныф укучысы)

2. Аңа барысы да йөгерәләр. Ул барганда тыныч кына утыралар.(дәрес)

3. Анда ясарга мөмкин, тик ярамый, аның өстендә кайберәүләр йоклап та алалар(өстәл)

 4. Аны мәктәпкә көн дә алып барырга кирәк, аны әти-әниләр карый, укучы өчен ул паспорт кебек. Укытучылар да аны еш сорый, тик ул кайчакта”югала” (көндәлек)

20 слайд

5. Анда тәрәзәләр, буяулар, пумалалар бик күп. Анда малайларга, кызларга”5”леләр,”2”леләр куялар. Анда балалар акыллы, игътибарлы, йомшак күңеллегә әвереләләр. Бу кайда була?(мәктәп)

6. Ул җәй дә, кыш та, яз да, көз дә була. Укучылар аны көтеп ала, бик ярата(каникул).

21 слайд

А.Б: Рәхмәт, укучылар! Сез бик белемле икәнсез

-Рәхмәт,  укучылар!

Ишек шакыйлар. Билгеләр керә.

Укытучы: Әйдәгез бераз өлкәннәребезнең зирәк, тапкырлыкларын да сынап карыйк.

29 слайд

1 сорау. Балаңның туган көнен әйтергә.

2 сорау. Быелгы уку елында балалар ничә төрле фән укый

3 сорау. Мәктәпнең президенты дип кемне саныйсыз?(мәктәп директоры)

4 сорау. Баланың суыра торган таягы?(ручка)

5 сорау. “Шүрәле”әкиятен кем язган?(Г.Тукай)

Укытучы керә.

  • Хәерле  көн  кадерле  укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр,укытучылар, кунаклар. Бүген

безнең  мәктәптә  зур  бәйрәм -“Әлифба  бәйрәме!” Әле 1 нче  сентябрь  иртәсендә  генә  мәктәп  бусагасын  тәүге  мәртәбә  атлап   кергән нәни  дусларыбыз   бүген   беренче  җиңүләрен  бәйрәм  итәләр.

  • Әйе  балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан  иҗекләр, сүзләр  төзү, укырга  өйрәнү,

цифрлар, саннар белән танышу, русча өйрәнү бик җиңел булмагандыр. Әмма сез югалып калмадыгыз,  тырыштыгыз!  “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” – дигән бит татар халкы да. Булдырдыгыз! Бүген безнең сыйныфта һәр укучы укый белә, яза белә, саный һәм исәпли белә, шулай ук русча аңлый һәм сөйләшә белә.

Бүген безнең зур бәйрәм! Рөхсәт итегез, Сезне бүгенге бәйрәмегез белән тәбрик итәргә. Сәламәт булыгыз, әти-әниләрегезгә игелекле балалар булып үсегез. Укуыгызда һәм тормышыгызда зурдан зур уңышларга ирешегез.

Бүген сезнең кулыгызга әлифба һәм азбука дәреслекләрен укып бетерүегезне раслый торган таныклыклар тапшырабыз. Моның өчен бирегә мәктәбебезнең директоры Гөлсинә закаровнаны чакырабыз. Рәхим итегез.

Таныклыклар тапшырыла.

  • Ә хәзер сүзне үзләренең балаларына җиткерәсе килгән теләкләрен әйтер өчен әти-әниләргә

бирәбез.

Әти-әниләр сүзе

  • Бәйрәмебезнең төп герое - Әлифба дәреслеге. Аның белән саубуллашыр алдыннан дәреслек турында бер җыр да башкарыйк инде.

Л.Хәйретдинова муз., З.Туфайлова шиг. “Әлифба” җыры.

  • Рәхмәт сиңа , Әлифбам,

Мин хәзер укый беләм.

Нәни чыгымдагы кебек,

Инде әйтмимен әнигә,

Инде берне генә дип ,

Ялынмыймын әбигә.

  • Әлифба , әлифба , китәсең бит инде,

     Җыр итеп җырлыйбыз , иң соңгы битеңне

  • Укучылар, менә без бүген Әлифбабыз белән хушлашабыз, аның алдында баш иябез. Ул да

сезгә рәхмәтле.чөнки барыгыз да әлифба китапларыгызны чиста пөхтә итеп тоткансыз. Ә аңа алмашка яңа дәреслекләр килә. Ул дәреслекләр белән таныштырырга сүзне китапханә мөдире Нүрдидә апагызга бирик.

Татар теле, рус теле, әдәби уку китапларын тапшыра.

Китап тоту кагыйдәләрен искә төшерә.

  • Сүзне 3 нче сыйныф кызларына бирик. Алар сезне котлап бию күрсәтерләр. “Кызлар биюе – Без булдырабыз!”

Кадерле, балалар, бәйрәмебез ахрына якынлаша. Сезгә барыг ызга да уңышлар теләп калабыз. Барыгызга да рәхмәт

 Укытучы: Хөрмәтле кунаклар, укучылар шушының белән безнең төп бәйрәм кичәбез тәмам. Уку сезнең төп эшегез, авыр хезмәтегез. Шул хезмәтне җиңеләйтүдә сезгә гаиләдәге өлкән кешеләр барысы да зур ярдәм күрсәтте. Сезнең өчен янып-көеп йөрүче шушы кешеләргә рәхмәт әйтәбез  Ә хәзер үзебезнең матур җыр  белән кичәбезне тәмамлыйбыз.

Җыр “Укытучыма”

 30 слайд: Бәйрәмдә катнашканыгыз өчен зур рәхмәт



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкият илендә күңелле стартлар.

Балаларда физкультура һәм спорка  кызыксыну уяту; актив ял итүне оештырырга өйрәтү; сәламәт яшәү рәвешенә өндәү; әкиятләргә карата мхәббәт тәрбияләү....

Күңелле мизгелләр.

Дәрестән тыш эшчәнлекнең формалары күптөрле, иҗади булулары белән дә мавыктыргыч килеп чыга....

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

ӘЛИФБА, ӘЛИФБА!

Гомуми белем мәктәпләренең I классларында һәр елның ноябрь, декабрь айларында Әлифба бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә әзер­лек уку елы башыннан ук алып барыла, һәр хәрефкә карата ши- гырьләр, җырлар,...

"Күңелле татар теле" (рабочая программа по учебнику Хайдаровой для 3 класса)

Рабочая программа составлена отдельно по языку и чтению. Язык  всего 68 часов - 2 часа в неделю, чтение всего 34 часа - 1 час в неделю....

Куңелле физминутка"Әйдәгез,ял итәбез"

Күңелле физминутка,"Әйдәгез,ял итәбез!"...

Күңелле ял итәбез

Праздничноемероприятие, посвященное  творчеству Г.Зайнашевой...