Классный час в 3 классе на тему "Азбука дорожного движения:велосипед"
классный час (3 класс)

Классный час в 3 классе на тему "Безопасное сэлфи"(Куркынычсыз сэлфи)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyf_sgate.docx26.27 КБ

Предварительный просмотр:

Татартсан Республикасы Әтнә муниципаль районы

Ш. Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе

3нче сыйнныфта

“Юл йөрү әлифбасы: велосипед” темасына класс сәгате

Сыйныф җитәкчесе: Сибгатуллина Алсу Фарил кызы

22.10.2019

Тема: “Юл йөрү әлифбасы: велосипед” (газета чыгару)

Максат:

  1. Укучыларда юл йөрү кагыйдәләрен үтәп, куркынычсызлык ихтыҗын тәрбияләү

Бурычлар:

 

  1. Велосипедчылар өчен юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту.
  2. Юлда уркынычсызлык күнекмәләре формалаштыру.
  3. Газета чыгару күнекмәләрен үстерү.        

УУГ

Шәхси:

1.Үз эш-гамәлләрен өчен аңлы һәм җаваплы караш;

2. Сәламәт һәм куркнычсыз яшәү рәвеше;

3.Юлда һәм транспортта куркынычсызлык кагыйдәләре.

Регулятив:

1.Үз эшчәнелегеңне бәяләү, максатларга ирешү яки ирешмәү сәбәпләрен күрсәтә белү.

Танып-белү:

1. Информацияне аерып алып, куелган мәсьәләне чишү.

Коммуникативные:

1. Үз фикереңне тогәл җиткерә белү.

2.Группада үз эшчәнлегеңне оештыру.(үзара эшне бүлешү, киңәшләшү, максатлар кую.

3.укытучы һәм яшьтәшләр белән килешә белү, уку эшчәнлеген оештыру.

Форма: проект элементлары белән әңгәмә

Сыйныф сәгате барышы.

1. Исәнләшү. Мотивационн этап.

- Исәнмесез балалар! Безне бүген зур иҗади эш көтә. Сез ничек уйлыйсыз бүгенге эшне башкарыр өчен безгәнинди сыйфатлар кирәк булыр? (игътибарлык, түземлек, пөхтәлек, иҗадилык, мөстәкыйльлек)

2. Әдгәшмә темасына кереш. Проблемалы ситуация.

-Бик яхшы, сез эшкә эзер, әйдәгез башлыйбыз. Сыныф сәгатебезне “Почемучка” уенын уйныйбыз. (укытучы дәшми)

- Нишләп сезнең уен барып чыкмады? (Без кагыйдәләрне белмәдек)

- Нәрсә соң ул кагыйдә?

- Кагыйдә белән кая очрашканыгыз бар?

- Сезнең кагыйдә бозганыгыз бармы?

Кеше  тормышында кагыйдәләр бик мөһим урын алып тора. Инде кечкенә вакыттан алып кеше максатларга ирешер өчен,  тиешле кагыйдәләр җыелмасы барлыкка килә.күп вакытта бу кагыйдәләр безең тормышны һәм сәламәтлекне саклап калаМондый кагыйдәләргә юл йөрү кагыйдәләре дә керә. Без инде сезнең белән юл йөрү кагыйдәләре  турында күп тапкырлар сөйләштек. Ә  менә бүгенге сыный сәгатенең темасын сез табышмакларга җаваплап тапкач үзегез миңа эйтеп бирерсез.

Табышмак.

Руль, утыргыч, ике педаль,

Ялтыравык ике тәгәрмәч.

Ә хәзер җавабын көт-

Ул минем ......                    (велосипед)

Журналның кече сеңлесе,

Китапның да туганы.

Мин яңалыкларны шуннан укыгач белдем. (газета)

-Менә  шушы ике сүздән сыйныф сәгатебезнең темасын әйтеп карагы зэле.

-Әйе, бик дөрес буген без сезнен белән “Юл йөрү әлифбасы: велосипед” темасына сйләшербез һәм проект эше буларак газета чыгарырбыз.

Үз алдыбызга максатлар куик.

3.Төп өлеш.

  • Нәрсә соң ул велосипед?

        Беренче велосипедлар моннан 200 еллар элек барлыкка килгән. Алар агачтан ясалганнар һәм канатлары булмаган. Бүгенге көндә күп кенә илләрдә велосипед төп транспорт чараларыннан  санала.

       1495 елны бөек итальян галиме Леонардо да Винчи беренче велосипед проектын тәкъдим иткән. Ул ике тәгәрмәчле механизм рәсемен ясаган. Бу рәсемне кешеләр 19 нчы гасырда гына күргәннәр. Шуна курә бу ике тәгәрмәчле машинаны 17 һәм 18 нче гасырларда ук ясап караганнар.

      1817 елны Германиядә ике тәгәрмәчле велосипед уйлап тапканнар. Хәрәкәт итәр өчен кеше җирдән аягы белән этеп барырга тиеш булган.

Велосипед сүзен латинчадан тәрҗемә итәсен икән “велос” – тиз, “педес”- аяк – ңитез аяк дип тәрҗемә ителә.

  • Велосипедның нинди детальләре бар? (педалҗ, рулҗ, рама, көпчәк, спиөы, утыргыч, багажник, цепь, звонок).

  • Велосипедның нинди төрләре бар? (детский, спортивный, трехколесный, складные, взрослые)

  • Велосипедта йөрү файдалымы?

Велосипедта йөрү организ өчен бик файдалы. Аяк мышцалары ныгый, кан йөреше системасы, сулыш системасы өчен файдалы. Организм чыдам була. Шулай ук велосипедта йөрү – чыныгу чыганагы., артык авырлыкны киметә. Ә саф һавада йөрү – кәефне күтәрә.

  • Велосипедчылар өчен махсус юл йөрү  кагыйдәләре бармы?
  1. Велосипедчының яше 14тән ким булса, аңа ишегалдында гына йөрергә рөхсәт ителә.
  2. 14 яше тулганнардан велосипедның махсус теркәү билгесе куелган һәм кагыйдәләрне белүен раслаучы документ булуын таләп итәләр.

Велосипед йөртүчегә тыела:

  1. Рульгә бер кул белән булса да тотынмыйча бару.
  2. 7 яше тулмаган баланы ышанычлы басмасы булган өстәмә утыргычка утыртып барудан башка пассажирлар ташу.
  3. Озынлыгы һәм киңлеге белән габаритлардан 0,5 метрдан артыгракка чыгып торган яисә идарә итүгә комачаулык ясый торган йөк ташу.
  4. Янәшәдә велосипед юлы булганда йөрү өлешеннән бару.
  5. Трамвай хәрәкәте булган юлларда һәм хәрәкәт өчен полоса саны бу юнәлештә бердән артык булган юлларда сулга яки кирегә борылу.
  6. Балалар юлны аркылы чыкканда велосипедтан төшеп, аны тотып барырга тиеш.

7. Юл кырыеннан хәрәкәт иткәндә борылырга кирәк булса велосипедчы борылышка бераз ара калганда менә шулай кулы белән борылыш ягын күрсәтә.

  • Велосипед өчен махсус юл билгеләре дә бар.

Рәсенмәр буенча эш.

  1. Проект өстендә группада эш.

 

Сыйныф сәгатенең икенче өлешенә күчәбез. Ул проект эше – газета чыгару.

Газетаны нинди һөнәр ияләре чыгара? (редактор, дизайнер, журналист, наборәик, корректор, корреспондент, фотокорреспондент, обозреватель )

Рольләр булешү, вазыфаларны аңлату.

Макет буенча эшне төгәлләү.

  1. Проектларны яклау..

  1.  Рефлексия, йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час для 1-5 классов "Путешествие в дорожную академию".

Дети вместе с инспектором Светофоркиным совершают путешествие. Для классного часа необходимо приготовить презентацию. Краткая характеристика слайдов и их содержание есть в сценарии. Дети знакомятся с ...

Классный час по ПДД для 1 класса "Наши друзья - дорожные знаки"

Классный час по ПДД предназначен для 1 класса...

Классный час – викторина на тему "Правила дорожного движения" 3 класс

Работа по изучению правил дорожного движения является очень важной. Безопастность детей на дороге, в транспортных средствах- проблема современной жизни....

Классный час 1 класс " Волшебная страна Правил дорожного движения"

На занятии дети 1 класса знакомятся с правилами дорожного движения....

Сценарий классного часа на тему «Помни правила дорожного движения», 3 класс

Напомнить школьникам Правила дорожного движения, обратить внимание на необходимость их соблюдения, способствовать формированию у детей стереотипа безопасного поведения на дороге, умения предвиде...

Классный час - отчет по технике безопасности дорожного движения 5 класс

Классный час по теме Техника безопасности дорожного движения...

Конспект классного часа 2 класс "Правила дорожного движения"

Тема: Правила дорожного движенияЦели: повторение и закрепление знаний учащихся по ПДД, повторение дорожных знаков, совершенствование навыков осознанного использования ПДД в повседневной жизни.Оборудов...