"ФГОС кысаларында дәрестән тыш эшчәнлек"
учебно-методический материал (4 класс) по теме

Сибгатуллина Алсу Мансуровна

Доклад

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_drestn_tysh_eshchnlek_fgos.docx24.14 КБ

Предварительный просмотр:

Бала күңелен ап-ак кәгазь белән  чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек  бөртекләрен чәчәргә соң?  Әлбәттә, мона үз чиратында ярдәмгә мәктәп килә.

Мәктәп – искиткеч дөнья.  Анда һәр бала укый, үсә,тәрбия ала. Һәр мәктәпнең үз йөзе. Ул балаларның елмаюлы йөзе, шатлыгы, кызыклы тормышы белән тарта торган аерым бер серле дөньясы.

             Кызганычка каршы, рәхимсез, талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан кайтару бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә гадәтләнгән яшьләр һәркемне дә борчый. Әлеге проблемаларның чишү юлының берсе  балаларның дәрестән соң вакытын дөрес итеп оештыру тора.

Дәрестән тыш эшләр- исеменнән үк күренгәнчә- дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән, әлеге файдалы чараларның һәммәсен ял һәм төрле уеннар белән бергә бик тә оста бәйли алган тәрбиви юнәлешнең бер алымы.

Дәрестән тыш эшләр гомумдидактик принципларга нигезләнеп оештырылырга тиеш: максатчанлык, фәннилек, системалылык, эзлеклелек, укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу, балаларның  мөстәкыйльлелеге һәм иҗади активлыгы, тормыш белән бәйлелек.

Шулай ук дәрестән тыш эшләр ирекле- ихтыяри булырга тиеш. Әйтик, һәрбер эшне оештыруда, аны үткәрү дә укучы балалар теләп башкарырга  һәмүткәрелгән чараның , эшнең файдалы булырга тиеш.

Дәрестән тыш эшләрнең дәресләр белән тыгыз бәйләнештә  булуын  онытмаска кирәк. Чаралар укучыларның дәрестә алган белемнәрен киңәйтәләр, тирәнәйтәләр, ныгыталар. Ә укытучы алдында укучыны җәлеп итү бурычы тора. Дәрестән тыш эшләрнең  тематикасы, юнәлешләре, төрләре бик күп. Мәктәпләрдә түгәрәкләр, атналыклары, татар халкының  бай гореф-гадәтләре, йолалары, халык авыз иҗатына, шагыйрь, язучы, галим, якташ язучылар иҗатына, эшчәнлегенә, туган якны өйрәнүгә, һәм башка  бик күп темаларга кичәләр, конференцияләр, очрашулар, бәйгеләр, ярышлар оештырылырга мөмкин. Әлеге эш алымнарын кулланганда һәр укучының яшь үзенчәлекләрен дә исәпкә алып аларның сәламәтлегенә һәм зәвыгына дөрес юнәлеш бирүне дә онытмаска кирәк.  Чыннан да тырышып-тырышып та башкара алмаслык эш һәрчак күңелне кайтара торган бер нәрсә булып, газаплый, интектерә торган, үз көчеңә ышанмау кебек зыянлы бер хис тудыра бит.

Дәрестән тыш эш төрләрен мәктәп практикасында гаять зур популярлык казанганнары- иртәләр һәм кичәләр. Эшнең бу төрендә укучыларны сан ягыннан да күбрәк катнаштыра алу мөмкинлеге бар. Иреклелек һәм активлылыкның чиге юк. Кызыклы ярышлар, конкурслар, бай эчтәлекле чыгышлар белән укучыларны җәлеп итәргә була. Кичәләр һәм иртәләрне әзерләгәндә, җыр-бию, сәнгатьле сөйләү күнегүләре, спектакльләр күрсәтүгә, инсценировкаларга хәзерлек алып барыла. Кичәләрнең  укучыларга тәрбияви йогынтысы да, белем бирү һәм укучыларның сәләтен төрле яктан ачу   мөмкинлекләре дә зур.

Кичәләр, иртәләрне төрле темаларга үткәрергә мөмкин. Мәсәлән, эш процессында  милли үзаң, милли рух тәрбияләү, туган якны, аның кешеләре белән ныклап танышу, әдипләрнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнү, туган тел байлыкларын барлау,аңа карата ярату хисләре тәрбияләү кебек максатларны тормышка ашыру мөмкинлеге зур. Бу темаларның һәркайсына  карата иртәләр-кичәләр үткәрергә була.   Халкыбызның авыз иҗаты күп төрле. “Табышмак әйтәм- җавап тап”, “Бәетләр һәм мөнәҗәтләр”, “Мәкальләрдә- халкым зирәклеге” исеме астында  кичәләр үткәрү укучыларда намуслылык, гаделлек,  хезмәт ярату, җаваплылык, тыйнаклык кебек уңай сыйфатлар формалаштыруда, аң-белем бирүдә, халкыбызның зирәклегенә, тапкырлыгына тагын бер кат  ышануга зур этәргеч булачак.

Төрле конкурс-бәйгеләр, викториналар,әдәби-музыкаль  кичәләр үткәрү дә  балаларны кызыксындыра, мондый ярышларда алар теләп катнашалар. “Туган телем- матур гөлем”, “Әткәм- әнкәмнең теле-минем туган телем”, ““Антонимнар һәм синонимнар илендә” , “Әлифба” бәйрәме, “Әнием син җимешем” кичәләрендә сәнгатьле сөйләм, ярыш, конкурс, җыр-моң, уен төрләре кулланырга мөмкин.Кызыклы биремнәр, табышмаклар, кроссвордлар, ребуслар, тестлар   укучыларга компьютерда тәкъдим ителә.

Укучыларның класстан тыш укулары белән җитәкчелек итүдә, уку культураларын камилләштерүдә атналыклары үткәрүнең дә роле зур.

              Атналыкларга план төзеп, алдан әзерлек чаралары күрелергә тиеш. Атна азагында нәтиҗәләр ясала, уңышлар, җитешсезлекләр билгеләнә, актив, җиңүчеләргә грамота-дипломнар, бүләкләр тапшырыла.Кичә һәм атналыкларда сәнгатьле сөйләм буенча җиңүче укучыларны төрле конкурсларда да катнаштырырга мөмкин.

Дәрестән тыш эш төрләреннән бик мөһим төре-олимпиадалар. Олимпиадалар өч турда үткәрелә: мәктәп, муниципаль, республика турлары. Тәҗрибә күрсәткәнчә, беренче турдан икенчесенә, аннан өченчесенә күчкән саен, бала материалны өйрәнеп кенә калмый, ә  өстәмә мәгълүматлар да тупларга омтыла. Укучының белеме тирәнәйсен, өчен укытучы системалы, эзлекле, максатчан эш алып бара.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тирәнәйтүдәдәрестән тыш эш формаларының тагын берсе - түгәрәк.

        Түгәрәкләрнең педагогик яктан эффектлыгы шунда,укучылар дәреслектә булмаган материаллар белән танышалар, дәресләрдә бу мәгълүматларны мөстәкыйль эш вакытында файдалана алалар. Түгәрәкнең эчтәлеге һәм планы укучыларның  кызыксынуларыннан, яшь үзенчәлекләреннән чыгып төзелә. Түгәрәк эшләренең укучыларга белем, тәрбия бирүдә аерым таләпләре бар:

1.Укучыларның түгәрәккә ирекле рәвештә язылуы;

2.Түгәрәк үткәрү өчен метод һәм алымнарын сайлый белү;

3.Укучыларга шәхси якын килеп эш итү;

4. Түгәрәкне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыру;

5.Конкрет темага нигезләнүе;

6.Түгәрәкнең системалы рәвештә үткәрелүе.

Дәрестән тыш эшләрнең тагын бер формасы- экскурсия.Экскурсияләр дөньяны танып белергә өйрәтәләр, сүзлек запасларын арттыруда, дәрестә өйрәнелә торган төшенчәләрне гамәли яктан баетуда аеруча зур роль уйныйлар.Экскурсиядә укучылар үзләрен иркен тоталар, алга куелган бурыч һәм максатка яраклы материалларны аңлы рәвештә туплыйлар. Җыелган мәгълүматны укучы гамәлдә куллана белсә, әлбәттә, экскурсиянең әһәмияте зур була.

Укучыларны класстан тыш эш төрләренең тагын берсенә җәлеп итәргә  була. Конференцияләр. Бу төргә фән белән ныграк кызыксынган укучылар тартыла. Конференцияләр күп төрле темаларга үткәрелә.Чыгыш ясарга әзерләнүче укучылар күп материаллар белән эшләргә өйрәнәләр; өстәмә китаплар, сүзлекләр, мәгълүматлар  табып укыйлар, үзлектән презентацияләр, проектлар ясыйлар;  хезмәтләрендә: күзәтү, эзләнү, тикшерү, анализлау, нәтиҗә ясау алым- методлары  кулланалар.  Мәктәптә нәтиҗәләргә ирешкән укучылар  район, республика күләмендә үткәрелгән конференцияләрдә катнашалар.

Безнең дә Әлки төп  гомуми белем бирү мәктәбендә дә балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән файдалы чараларның һәммәсен ял һәм төрле уеннар белән бергә бик тә оста бәйли алган тәрбиви юнәлеш өстендә күп кырлы эшләр алып барыла.Чөнки дәрестән тыш эшчәнлек федераль дәүләт стандартының икенче буыны (ФГОС)мәҗбүри компоненты  булып тора.Дәрестән тыш эшчәнлек алда әйтеп кителгәнчә балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән һәм үткәрү формасы буенча укытуның дәрес системасыннан аермалы булып тора. Спорт- сәламәтләндерү ,гомумиинтулектуаль  төрләренә таянып башлангыч сыйныфлар өчен. “Бадминто”, “Самбо” спорт секцияләре, “Оста куллар”, “Грамматика” түгәрәкләре эшли. Укучылар  түгәрәкләргә теләп йөриләр.

Һәрбер эшчәнлек төренең нәтиҗәләре дә юк түгел. Укучыларым район, республика һәм рәссәй күләмендә үткәрелгән конкурсларда, гамәли конференцияләрдә катнашып  призлы урыннар яулыйлар.  Мәктәп күләмендә, сыйныфта үткәрелгән кичәләр, бәйгеләрдә актив катнашып киләбез. Ул булмасын “Әлифба бәйрәме”, Әти-әни һәм мин- спорт гаиләсе, Варислар, эзтабарлар сафына кабул итү, башлангыч сыйныфлар атналыгында үткәреләгән КВН, викториналар болар барысыда балаларның активлыгын, мөстәкыйльлеген үстерүгә нигезләнеп эшләнгән..

Дәрестән тыш эшләр - белем һәм тәрбия бирүнең аерылгысыз өлеше.

Мәктәп эрудицияле, компетентлы, фикер йөртүгә сәләтле, һәр яклап сәләтле, өлгергән шәхесләр  формалаштыруга бурычлы. Моны гамәлгә ашыруда, теоретик һәм методик яктан югары сыйфатлы һәм нәтиҗәле дәресләр үткәрү белән бергә сыйныфтан тыш эшләр дә зур ярдәм күрсәтә.

Дәрестән тыш эшләр үткәрү җитди һәм катлаулы мәсьәлә булып тора.  Һәр чара тиешле дәрәҗәдә, методик яктан дөрес  үтсен өчен, беренче чиратта, укытучы белемле, иҗади фикерләү сәләтенә ия, бар яктан мәгълүматлы булырга тиеш

МББУ “Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе”

ФГОС кысаларында дәрестән соң эшчәнлекне оештыру

Район күләмендә үткәрелгән башлангыч сыйныфлар семинарда укылган доклад

Автор: беренче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

 Сибгатуллина А.М.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Спорт-сәламәтләндерү" юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек планы.

Программаның  максаты:   Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру.   Балаларны,белем һәм күнекмәләрне табигать һәм яшәү за...

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыль конспекты «Актер тренингы–шәхеснең иҗади үсеше компоненты»

Максат: психофизик күнегүләр ярдәмендә шәхесне иҗади үстерү. Бурычлар:  Өйрәтү:   «Актер тренингы»темасы буенча төп төшенчәләр,аларның практик эштә әһәмияте  белән танышу   ...

Дәрестән тыш эшчәнлек. Сәламәт булыйм дисәң...

Татар халык уеннарына нигезләнеп төзелгән эш программасы...

Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы.

Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы. Программа татар халкының җырлы- биюле уеннарына нигезләнеп төзелгән....

Дәрестән тыш эшчәнлек

1 нче сыйныф өчен дәрестән тыш эшчәнлек буенчабелем бирү программасы “Китаплар  дөньясында” Төзүче:  Югары  квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар  укытучысы Фатый...

Дәрестән тыш эшчәнлек

1 нче сыйныф өчен дәрестән тыш эшчәнлек буенчабелем бирү программасы “Китаплар  дөньясында” Төзүче:  Югары  квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар  укытучысы Фатый...