Дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында сәйлән белән эшләү алымнары
материал

Идрисова Зульфия Радиковна

Мастер-класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass.docx17.91 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер-класс

Тема: “Дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында сәйлән белән эшләү алымнары”

Максат: - сәйлән белән эшләү барлыкка килү тарихы белән таныштыру;

-татар хатын-кызларының милли киемнәрен  сәйлән белән бизәү алымнары турында мәгълүмат бирү;

- милли мәдәниятыбызга ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Мастер-класс барышы

1. Исәнләшү. Оештыру.

-Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар! Бер-беребезгә уңыш, күтәренке кәеф телик.

2. Мотивлаштыру.

-Әйдәгез, кәефебезне тагын да яхшыртыр өчен, бер-беребезгә матур сүзләр әйтеп, кулларны кулга куйыйк. Шулай чылбыр төзик. Чылбырыбыз нык булсын. Рәхмәт! Менә бит нинди яхшы, матур, ныклы чылбыр килеп чыкты. Кулларыбызның җылысы аша йөрәк җылыбызны белдек. Бер – беребезгә яхшы мөнәсәбәттә икәнебезне белдек һәм менә шул хис безне мастер – класс вакытында да ташламас, бер – беребезгә ярдәм итәрбез дип ышанып калам.

3. Сәйлән белән эшләү,бизәкләү барлыкка килү турында белешмә бирү.

Сәйлән үрү борынгы бабаларыбыздан калган эш төре. Кешеләр һәрвакыт йортларын, киемнәрен бизәргә омтылалар.Моның өчен алар төрле табигать байлыклары кулланганнар. Пыяла эшкәртү белән бергә сәйлән дә барлыкка килә.

    Легенда буенча сәйлән белән эшләүне фин купецлары башлап җибәргән. Алардан безгәдә үтеп кергән. Татар халкының милли киемнәрендә, бизәнү әйберләрендә еш очратырга була.

    Сәйлән  –  ул кечкенә вак пыялалар. Алар төсләре, размерлары, формалары белән аерылып торалар. Сәйләнне проволока, бау яки леска кулланып үреп була.Үрү техникалары: паралель, элмәкләп, энә кебек.

4. Сәйлән белән  чәчәк эшләү.

  • Бүген без сәйләннән чәчәк ясыйбыз. (Схема буенча чәчәк ясау)

5. Эшләрне бәяләү.

Һәр төркем, эшләнмәләрегезне  бер-берегезгә реклама ярдмендә тәкъдим итегез әле.

  •  Бик матур булган рәхмәт сезгә! Кул җылысы, бигрәк тә күңел җылысын биреп башкарылган эш һәрчак уңышлы була.

-Сәйләннән үрелгән  чәчәкне технология дәресләрендә дә, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында да эшләргә мөмкин.

6. Рефлексия. Элеккедән сакланып калган кул эшләре төрләре белән таныштыру,аны киләчәк буынга тапшыру безнең бурычыбыз булып тора.

Хөрмәтле коллегалар, мастер- класста актив катнашуыгыз өчен  өчен бик зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Спорт-сәламәтләндерү" юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек планы.

Программаның  максаты:   Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру.   Балаларны,белем һәм күнекмәләрне табигать һәм яшәү за...

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыль конспекты «Актер тренингы–шәхеснең иҗади үсеше компоненты»

Максат: психофизик күнегүләр ярдәмендә шәхесне иҗади үстерү. Бурычлар:  Өйрәтү:   «Актер тренингы»темасы буенча төп төшенчәләр,аларның практик эштә әһәмияте  белән танышу   ...

Дәрестән тыш эшчәнлек. Сәламәт булыйм дисәң...

Татар халык уеннарына нигезләнеп төзелгән эш программасы...

Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы.

Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы. Программа татар халкының җырлы- биюле уеннарына нигезләнеп төзелгән....

Дәрестән тыш эшчәнлек

1 нче сыйныф өчен дәрестән тыш эшчәнлек буенчабелем бирү программасы “Китаплар  дөньясында” Төзүче:  Югары  квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар  укытучысы Фатый...

Дәрестән тыш эшчәнлек

1 нче сыйныф өчен дәрестән тыш эшчәнлек буенчабелем бирү программасы “Китаплар  дөньясында” Төзүче:  Югары  квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар  укытучысы Фатый...