"Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья"
презентация к уроку (2 класс) по теме

Класс сәгатьләрендә башлангыч сыйныф укучыларына куллану өчен презентация. Дөньяда һәрбер кеше дә, изге эшләр кылырга тиеш. Үзе үлсә дә исеме калырга тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bar_keshe_izgelek_kylsa_yaktyryr_ide_donya.pptx1.04 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

« Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья »

Слайд 2

Ходай безне яраткан, Төрле җиргә тараткан. Акыл биргән,тел биргән, Иман биргән,дин биргән . Кояш биргән,Ай биргән. Җир дигән зур табынга Ниг ъ мәтләрен бай биргән. Эшләр өчен кул биргән, Сайлар өчен юл биргән. Килгән кадәр кулыңнан Яхшылыклар кыл дигән.

Слайд 3

Нәрсә соң ул игелек? Игелек – ул яхшылык ,изгелек, яхшылыкка җавап итеп кайтарылган яхшылык.

Слайд 4

Тылсымлы сүзләр 1.Сәлам юллыйм мин һәркөн: Туган телемдә-хәерле....... 2.Тәмле ризыклар пешерә, Безгә бит ничек рәхәт. Чын йөрәктән әйтәбез без: ”Тәмле булды,әни,.....” 3.Ялгышкан вакытлар да була бит Әйтәбез шунда : ”Зинһар,.......” 4.Аерылышканда биреп кул Без әйтәбез : ”Дустым,.........”

Слайд 5

Шәүкат Галиевның”Рәхмәтләр турында” шигыре Җиргә төшкәч Бияләен, Гафур алып Биргән иде, Динә аңа: - Рәхмәт, - диде. Малайның да Җылы сүзгә Кәеф килде. Елмайды да: -Рәхмәтеңә Рәхмәт! – диде. Кыз җавапсыз Калсын диме? Җавап бирде: -Рәхмәтемә Рәхмәт өчен Рәхмәт инде! Малай аңа Башын иде: -Рәхмәтемә Рәхмәт өчен Рәхмәтеңә Рәхмәт, -диде. Динә көлде. Бик күңелле, Рәхәт иде. ... Җиргә төшкән Бияләйгә Рәхмәт инде.

Слайд 6

Балама нәсихәт Иң беренче, кеше белән Исәнләш үзең. Чытык булма,борын чөймә, Балкысын йөзең. Беркайчан да, балакаем, Кешедән көлмә. Тыңлый да бел, сөйләгәндә Сүзен бүлдермә. Яман сүз белән күңелгә Җәрәхәт салма. Хәрәм малга кулың сузып, Оятка калма. Туганнарың, дустың белән Ризыгыңны бүл. Ятимнәргә, гарипләргә Мәрхәмәтле бул. Вөҗданыңны, намусыңны Беркайчан сатма. Кырын эш белән чуалып, Тормышың ватма. Авырлыклар килгән чакта Тагын шул сүзем: Кирәк, балакай, өйрән син Булырга түзем . Роза Мәсләхова Нурлат районы,Киекле авылы.

Слайд 7

Уйлап кара Трамвайда. Рамил бара вокзалга Трамвайга утырып Басып тора бер бабай Утыргычка тотынып Үткәч ике тукталыш, Барып җиткәч вокзалга, Рамил торды җай гына, Урын бирде бабайга. Күргәч шундый игътибар Бабай аптырап кала: Мин утырсын дип төште, Нинди тәүфыйклы бала!

Слайд 8

Ялкау да үсә Иренә ул укырга, Иренә ул эшләргә, Иренсә дә,барыбер Туры килә үсәргә. Әкрен кыймылдаса да, Тиз үтәчәк балачак. Бала ялкау үскәчтән Ата ялкау булачак!

Слайд 9

Мәктәп изгелеккә, яхшылыкка өйрәтә .

Слайд 10

Дуслык кануннары 1.Дустыңны үртәмә,түбәнсетмә. 2.Авырлык килгәндә ярдәм ит. 3.Шатлыгыңны дустың белән бүлешә бел. 4.Дустыңның кимчелекләреннән көлмә. 5.Дустыңны киеменә карап түгел,яхшы сыйфат- ларына карап сайла. 6.Хаталарыңны таный бел,тәнкыйт ь не дөрес аңла. 7.Дустыңны бер вакытта да сатма.

Слайд 11

“Дога белмим дисең нигә Яхшылык-үзе дога! Бар кеше изгелек кылса, Яктырыр иде дөнья...”

Слайд 12

Яшәвеңнең мәг ъ нәсе Актыккы сулышны алганда Уфтанмас өчен җан,ачынып- Кулларда егәрлек барында, Яхшылык эшләргә ашыгыйк. Күтәрик егылган гөлләрне, Матурлык калмасын басылып. Холкыбыз бик сабыр булса да, Яхшылык эшләргә ашыгыйк. Булмасын нәфсебез безгә баш, Без аңа үзебез баш булыйк. Яманлык җиңелсен дисәк без, Яхшылык эшләргә ашыгыйк. Ходаның һәр бирмеш көнендә Бер матур як белән ачылыйк: Һәркемнең гомере бер генә, Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Слайд 13

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөтен кеше элек бала булган.

Өч буын: әби-бабай,әти-әни,бала очрашуына багышланган гаилә бәйрәме....

Изгелек җирдә ятмый - уку дәресе

Балаларга кешелеклелек, ярдәмчеллек, изгелекнең иң күркәм сыйфатлар булуын аңлату. Укучыларда сөйләм әдәбе күнекмәләрен, фикерләү сәләтен үстерү. Телдән сөйләмне сафландыру, ата-аналарны, өлкәннәрне...

Әбиле кеше-бәхетле кеше

Беренче октябрь көнне "Өлкәннәр көне"үткәрелә.Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән."Әбиле кеше-бәхетле кеше",ул өйдә иман нуры балкый.Әбиләрне хөрмәт итеп балалар белән кичә үкәрергә бул...

Әбиле кеше- бәхетле кеше.

Мәктәптә өлкәннәр көне үткәрү өчен класстан тыш чараның конспекты....

Сыйныф сәгате «Изгелек – иткән юлда калмас»

Максат: укучыларны изгелек хисләре белән таныштыру.“Изгелек” сүзенең мәгънәсенә төшендерү, яхшы эш эшләргә омтылыш тәрбияләү, әдәпле сүзләр һәм аларны куллану турында белемнәрен, күнекмәлә...