Сыйныф сәгате «Изгелек – иткән юлда калмас»
классный час (4 класс)

Максат: укучыларны изгелек хисләре белән таныштыру.

“Изгелек” сүзенең мәгънәсенә төшендерү, яхшы эш эшләргә омтылыш тәрбияләү, әдәпле сүзләр һәм аларны куллану турында белемнәрен, күнекмәләрен ныгыту

Әйләнә – тирәдәгеләрнең һәм үзләренең эшләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү, матур, дөрес сөйләм культурасы үстерү өстендә эшләү

Әйләнә –тирәдәгеләргә хөрмәт, игелекле мөнәсәбәт, яхшы эшләр эшләргә сәләтле кешеләр тәрбияләүне дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл galimova_a.f._syynyf_sgate_eshkrtmse.docx22.31 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәренең

 муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия»

Сыйныф сәгате

4 нче сыйныф

 «Изгелек – иткән юлда калмас»

                                                         

Башлангыч                             сыйныф  укытучысы:

                                                                                       Галимова Айгөл Фәритовна

2020 ел

Изгелек – иткән юлда калмас.

Максат: укучыларны изгелек хисләре белән таныштыру.

“Изгелек” сүзенең мәгънәсенә төшендерү, яхшы эш эшләргә омтылыш тәрбияләү, әдәпле сүзләр һәм аларны куллану турында белемнәрен, күнекмәләрен ныгыту

Әйләнә – тирәдәгеләрнең һәм үзләренең эшләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү, матур, дөрес сөйләм культурасы үстерү өстендә эшләү

Әйләнә –тирәдәгеләргә хөрмәт, игелекле мөнәсәбәт, яхшы эшләр эшләргә сәләтле кешеләр тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлар: копьютер, экран, проектор, презентация, “Керпе” мультфильмы,                  Р. Фәхреддин китаплары күргәзмәсе.

Мәкальләр: “Яхшы сүз- җан азыгы”, “Ана- шәфкать диңгезе”, “Ата-анага игелек  итмәгән, үзе дә игелек күрмәс”.

                                                        Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

-Хәерле көн укучылар! Әйдәгез бер-беребезгә карап елмайыйк, күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерсен.  Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирә дә инде.

-Укучыбыз Азатның шигырен тыңлап үтик.

Ходай безне яраткан,

Төрле җиргә  тараткан.

Акыл биргән, тел биргән,

Иман биргән, дин   биргән.

Кояш биргән, Ай биргән, 
Җир дигән зур табынга   
Нигъмәтләрен бай   биргән.  
Эшләр өчен кул биргән,

Сайлар өчен юл    биргән.

Килгән кадәр кулыңнан

Яхшылыклар кыл, дигән.   

2.  Дәрес темасын билгеләү.

-Сез бик күп әдәпле сүзләр беләсез. Менә шуларның берничәсе кроссвордта да бар:

(слайдта кроссворд күрсәтелә)

Кроссвордның биремнәре.

Күрешкәндә әйтелә торган сүз (Исәнмесез)

Саубуллашканда әйтелә торган сүз (Хушыгыз)

Берәр ялгышлык эшләгәндә әйтелә торган сүз (Гафу итегез)

Исәнләшү (Хәерле иртә)

Иптәшләрегез белән исәнләшү сүзе (Сәлам)

Исәнләшү сүзе (Хәерле көн)

Тәбрикләү сүзе  (Котлыйм)

              (“Изгелек “ сүзе килеп чыга)

-Нинди яңа сүз барлыкка килде?

-Бу дәрестә без нәрсә турында сөйләшәбез?

-Нәрсә ул изгелек?

Слайдта “Изгелек иткән юлда калмас” татар халык мәкале

-Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә Изгелек сүзе ничек аңлатылган?

Сүзлек белән эш.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә изгелек сүзенең түбәндәге синонимнары бирелгән:

  • Мәрхәмәтлелек
  • Ярдәмчеллек
  • Кешелеклелек
  • Шәфкатьлелек
  • Ихтирамлылык
  •  Игелеклелек

        Элек – электән кешеләр яхшылыкка, изге эшләргә омтылганнар, начарлыкны күрә алмаганнар. Һәм уйларын мәкальләрдә күрсәткәннәр, ә мәкальләр халыкның зирәклеген, акылын күрсәтеп авыздан –авызга күчеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.

Сезнең алдыгызда мәкальләр. Тик алар буталганнар. Сезгә аларны тәртипләп җыярга кирәк.

Изгелек ит тә - суга сал, балык белмәсә халык белер.

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк

Изгелек эшен озакка сузарга ярамый.

Изгелек иткән юлда калмас.

Изгелек итә алмасаң, яманлык кылма.

Олылар сүзен тынламасаң, изгелек күрмәссең.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Слайдта Әсхәт Галимҗановка куелган һәйкәл фотосы.

-Балалар, сезнең бу һәйкәлне күргәненгез бармы? Кайсы шәһәрдә куелган ул?

Әсхәт Галимҗанов Галимҗан улы - күренекле татар хәйриячесе. Советлар Союзы чорында ук хәйриячелек (Благотворительность) эшчәнлеген башлап җибәргәннән соң киң танылу ала, бу вакытта ул Казан колхоз базарында йөкче булып эшли, яшерен сараенда терлекләр үрчетә һәм шуларны саткан акчага балалар приютлары һәм картлар йортлары өчен кирәкле әйберләр: азык-төлек, төрле әйберләр һәм техника ала. Меценат дип аталуга карамастан, соңгы әйберсен мохтаҗларга биреп, гомере буе гап-гади кеше булып кала.Әсхәт Галимҗан улының бөтен эшләгән игелеген санап бетерү мөмкин түгел, үз кулы белән йортлар салу һәм аларны балалар йортлары өчен бирү, төрле балалар йотларына 80гә якын автобус һәм машина бүләк итү, Казан уртасындагы үз квартирасын Казахстаннан күченеп кайткан гаиләгә бирү, шулай ук Чернобыль АЭС авариясендә зыян күргәннәргә, җир тетрәүдән соң Әрмәнстан кешеләренә һәм «Курск» атом су асты көймәсендә һәлак булучыларның гаиләләләренә акчалата ярдәм итү.

-Әсхәт Галимҗанов тормышы изгелекнең нәрсә икәнен яхшы аңлаткандыр сезгә укучылар?

-Изгелек ул .... (укучылар җавабы).

Слайдта- “Өч кыз” әкияте геройлары        

-“Өч кыз ”татар халык  әкиятен искә төшерик.

– Бу өч кыз турында сез нәрсә әйтә аласыз? Кайсы кыз изгелек кылучы?

-Тиен аңа  нәрсә дигән?

-Тиеннең “Гомерең буе игелек күр”, - дигән сүзләрен сез ничек аңлыйсыз? Игелек нәрсә ул?

 (Укучылар белән нәтиҗә чыгару)

  Нәтиҗә: Әгәр дә , кемгә дә булса  изгелек эшләгәннән соң, күңелеңдә рәхәтлек тойсаң, шул кеше игелекле кеше була. Димәк изгелек эшләр өчен игелекле булырга кирәк.

Слайдта: “Ата- анага игелек итмәгән- үзе дә игелек күрмәс.”  

-Укучылар безнең сыйныфта кемнең  китапларының күргәзмәсе куелган?

-Әйе, Р.Фәхретдин. Кем ул? (Укучылар җаваплары)

-Р.Фәхретдин бу турыда менә ничек дип әйтеп калдырган.

Слайдта: “Сезгә иң якын кешеләр ата-аналарыгыздыр. Шуның өчен аларга һәрвакыт итәгатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр”.
-Укучылар, сезнең алдыгызда “Зур бәхетсезлек” хикәясе бар.  Әйдәгез хикәя белән танышыйк.

-Нәрсә ул зур бәхетсезлек? Ул- “агач телле”булу, ягъни дорфалык, ямьсез сөйләшү икән!

Р.Фәхретдин бу турыда менә нәрсә дигән.

Слайдта: “Олыларны хөрмәт итү – савап китерер, дөнья тормышыбызның тынычлыгын арттырыр”

  • Алдыгызда киләсе хикәя - “Өч ул”. Танышыйк әле хикәя белән.
  • Әтисе кайсы улын бигрәк тә мактаган һәм ни өчен?
  • Ул авыруның хәлен белгән.
  • Р.Фәхретдин бу турыда әйткән сүзләре белән танышыйк.

Слайдта: “Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим – шәфкать күрсәтер”

Киләсе хикәябез “Песнәк белән Әнисә” дип атала.

-Бу хикәядә изгелек ул нәрсә, укучылар?

-Кошларны, хайваннарны туендыру.

“Керпе” мультфильмын карау.

Нәтиҗә чыгару.

-Изгелек ул – бер-береңне ничек бар , шулай кабул итү дә әле. Бу толерантлы булу дип атала.

- Сезгә укучылар эшләгән яхшы гамәльләрегезне фотога төшереп килергә кушылган иде .

-Нинди яхшы эшләр эшләдегез икән?

Укучылар чыгыгышы.Алдагы сыйныф сәгатендә булачак проект эшенә кирәкле материалларны барлау.

IV. Йомгаклау.

-Изгелек ул кеше күңелендә туа, шунда яши. Ул кешедән башка яши алмый. Сез һәрвакыт игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле , намуслы, вөҗданлы, гадел булыгыз.Шул вакытта сез игелекле кешеләр булырсыз.

Сыйныф сәгатен  Р.Миңнуллинның “Яхшылык” дигән шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә.

Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

Укучыларга истәлеккә “Тәрбияле кыз” һәм “Тәрбияле малай” магнитиклары бүләк итү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда булсаң, уяу бул! 1 нче сыйныфта (татар төркемендә) үткәрелгән дәрес планы.

"Мәгърифәт " газетасы һәм ЮХИДИ үткәргән конкурска җибәрелгән дәрес план конспекты....

Юлда йөрсәң бул өлгер

Внеклассное мероприятие по ПДД....

Юлда булсаң бул өлгер

У Баларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен, юл билгеләрен”укый белүләрен” ачыклау, светофор төсләрен аера белүләрен, шуның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү...

"Юлда булсаң имин бул!".Уен-кичә

Башлангыч сыйныфларда юл йөрү кагыйдәләре буенча уен-кичә....

Юлда йөрү кагыйдәләре.

Класстан тыш чара....

“ Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” (ЮХИДИ начальнигы милиция майоры Фирдүс Фахретдинов белән очрашу)

Юлларда аварияләр үзләреннән – үзләре генә барлыкка килми. Алар кемнең дә булса теге яки бу кагыйдәләрне дөрес үтәмәвеннән килә.Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен түбән класслардан үк өйрәтү ки...

Презентация на тему "Юлда йөри беләсенме?"

Материал для уроков окружающего мира...