Юлда йөрсәң бул өлгер
методическая разработка (4 класс) на тему

Внеклассное мероприятие по ПДД.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yulda_yorsn_bul_olger.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

ЯРЫШ-КОНКУРС ПРОГРАММАСЫ

Салахова М.Д.

1 НЧЕ алып баручы.

  Исәнмесез ! Хәерле көн , хөрмәтле кунаклар ! Бүген бездә зур бәйрәм ,зирәкләр һәм тапкырлар бәйрәме . Бүген безнең мәктәп укучылары үзләренең зирәклектә һәм тапкырлыкта күрсәтәчәкләр.Бәйрәмебезнең девизы: “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!

2 а.б. Шатлыклар балкый йөздә,

         Бүген бик күңелле көн.

         Тапкырларны һәм зирәкне

         Табып бирәчәк бу көн.

3 а.б. Рәхим итегез түргә ,

         Күптән көтәбез сезне.

         Тапкырлыкка, зирәклеккә

          Өйрәтерсез дип безне!

(Дәртле музыка яңгырый .Залга командалар кершләр , тезелеп басалар)

1 а.б. Минем сул ягымда “Тапкырлар”ә  уң ягымда “зирәкләр “ командасы .Бәйрәмебезнең тагын бер хөрмәтле кешеләре белән таныштырырга рөхсәт итегез –жюри әгъзаләре сүзне аларга бирик.

1.ж.ә: Капчык белән төгәл бәреп

          Җиәүче булып була.

          Ә бит уйлап җавап бирсәң-

          Беренче булып була.

2 ж.ә. Күзең белән кара син,

          Күңелен беләә уйла син,

         Ашыгып уйлап фикерне

         Ялгыш әйтеп куйма син.

         Уйла җитез ,уйла тиз,

         Җиде кат үлчә бер кат кис.

А.б.Рәхмәт,ңюри әфәнделәр , акыллы киңәшләрегезгә !Ярыш вакытында без аларны һичшиксез, истә тотарбыз.Ә хәзер , командаларга сүз бирик .Рәхим итегез, “зирәкләр!”

“Зирәкләр”капитаны : Безнең команда:”Зирәкләр”

 Безнең девиз: Без ярышта зирәкләр ,тормышта без кирәкләр,

                         Без тик  фикер йөртәбез , дусларга без кирәк !

Безнең җыр: “Светафор турында җыр.”

           Р.Миңнуллин шигыре Т .Вәлиев көе.

1.Светафор алдыбызды,                                     3.Яшел ут дәшә безгә ,

 Чү, малкай, тукта, тукта .                                  Күзаллыйк әйдә тизрәк.

  Ашыгырга беркемгә                                          Әй, яшел ут, яшел дус,

  Ярамый кызыл утта.                                          Син эйбэт икән бигрәк.

    Куш. Онытма син, беркайда син

              Юл йөрүнең кагыйдәсен(2 мәртәбә)

2. Йә , нинди әш инде бу,                                   4.Карагыз, без барабыз

   Юл бирми сары ут  та.                                       Төялеп җитез атка.

   Көтик без сабыр гына,                                       Күңелле  сәфәр алда,

  Ашыкмыйк бер дә юкка.                                    Ну, малай, җитез атла!  

А.б. “Рәхмәт , “зирәкләр”. Рәхим итегез, “ тапкырлар!”

Тапкырлар кап-ны: Безнең команда : ”Тапкырлар”.

Безнең девиз: Юлда йөрсәң бул өлгер,

                        Юл кагыйдәсен нык бел!

    Без “зирәкләр” командасына

    Кайнар сәлам җибәрәбез .

    Дөрес  җавапны белүне

    Тапкыр һәм зирәк булуны

    Без сезгә бик телибез.

Безнең җыр:  “Светафор” . В.Казыйханов сүз.

                                              В.Әхмәтшин көе.

1. Юлны аркылы чыкканда                      2.Сары төс кайчак алдата,

    Карыймын уңга-сулга.                            Аның сүнгәнен көтәм.

    Күрсәм янымда машина,                        Артыннан яшел кабынса,

    Ашыгып басмыйм юлга.                         Ашыкмыйм, кыю, үтәм.

 Куш . Светафорлы юлларда                   3.Юкка гына әйтмәгәннәр.

            Миңа юлдаш төс яшел,                   “Ашыккан ашка пешкән .”

            Кызылга аяк атламыйм                    Юл тәртип ярата диләр,

            Ялтыраса да яшел.                            Шуны чыгармыйм истән.

 А.б .: Командалар бер-берсен сәламлиләр . Хәзер бәйрәмебезнең иң күңелле  һәм мавык-тыргыч мизгеле –ярышларга күчәбез. Жюри   әфәнделәрнең дә бик гадел һәм игътибарлы булулары  сорала. Алда- табышмаклар . Һәрбер командага  3 әр  табышмак бирелә .

( Һәр дөрес җавапка 1 балл куела.)

  1. Колгага асылына , тимергә таяна, утырып чаба теләсә кая. ( трамвай.)
  2. Дүрт дөбердек , ике елтырык, бер ыңгырык .( автомобиль.)
  3. Барам –барам очы юк.( юл.)

Рәхмәт сезгә , “Зирәкләр!”. Хәзер “тапкырлар “ны тыңлыйк.

  1. Ике аяклы үгез, маңгаенда куш мөгез .( велосипед.)
  2. Урамнар кисешкән чатта булыша бергә янып .( светафор.)
  3. Озын- озын йомгакның очына чыккан кеше юк.( юл).

   

( Аркасын капчык асып  Тапкыр бабай керә. Капчыкта –комлы “капчыклар”).

А.Б. Иллә гизеп безнең янга

        Тапкыр бабай килгән икән .

        Аның серле янчыгында

        Ниләр барын белсәк икән?!

Тапкыр бабай : Капчыктагы әйберләр,

                           Гади  түгелләр алар

                           Бик кызык табышмаклар,

                           Төрле –төрле җаваплар.

Туктаусыз карыйм әле, сезгә ниләрем бар икән.Бал-р сезгә серле капчыклар алып килдем. Серле  капчыклар б/н уен алып килдем. Уен “ Төз  ат” дип атала.

А.б. Уенда безнед максат : Һәрберегез икешәр комлы капчык ыргытасыз. Әгәр дә сез иң ерактагы кызыл кыршауга кертәсез икән, бу бик яхшы , сезгә 10 балл куела.

Икенче сары төстәге кыршауга кертәсез икән, бу да әйбәт , сезгә 7 балл куела. Иң якындагы кыршауга кертсәгез , сезгә 4 балл куелачак. Шулай булгач ,сезгә уйларга, кайсына атарга.

 

(Уен тәртибе: “Стоп – сызыктан аралары 2 шәр метр калдырып перпендикуляр итеп 3 төстәге кыршау куела: яшел, сары, кызыл).

Т.б. Булдырдыгыз ! Минем әле сезнең юл билгнләре турындагы белемнәрегезне дә тикшереп карыйсым килә . Сезнең  алдыгызда юл билгеләре . Сез аларны дөрес итеп атарга тиешсез. “Тапкырлардан башлыйбыз . ( Ике командага да 4 әр билге  күрсәтелә һәр дөрес билге өчен 4 әр балл куела).

Т.б . Белемнәрегез бик күп икән, зирәк икән үзегез . Акыллы һәм матур булсын сезнең һәрбер көнегез ! Мин әле тагын килермен, хәзерләнеп торыгыз .Күп нәрсәләр өйрәнегез , ә хәзергз хушыгыз!

(чыгып китә).

А.б. Без һәрбер командага да өйдә өйрәнергә шигырь биргән идек. Хәзер шуларны тыңлыйк . “Зирәкләр” командасы. “ Светафор – тәмлетамак?!”  Ләбиб Лерон.

 Светафордан сорадым бүген : -Нигә кып-кызыл синнең күзең?

Елмаеп ,миңа ул болай диде:- Кызыл помидор ашаган идем...

Светафордан сорадым тагын : - Иикенче күзең нигә сап-сары ?

Елмаеп , янә ул болай диде: - Иртән лимонлап чәй эчкән иде...

Сорамый тагын буламы түзеп:-Нигә ямҗ-яшел өченч күзең?

Балып елмайды һәм әйтте аннан : - Ашаган идем яшел алма...

Шаярта ла ул , беләм ич инде! ... Шулай да торам ялап иренемне.

Тапкырлар командасы : “ Светафор” Р. Миңнуллин.

1. Карап-карап торам да мин ,               2.Урамның теге ягында

    Уйлап –уйлап торам да,                        Мөмкин түгел үтүе:

    Куркып куям:ай-һай, кыен                   Урам тулы тролейбуслар,

    Йөрүләре урамда.                                  Машиналар көтүе.

3. Әллә кайсы җирдән генә                    4.Я сызгырта сыбызгысын

   Трамвай я машина                                  Милиционер абый .

    Я булса, мотороллер                             Йөри белмәсәң урамда,

    Килә чыга каршыга.                               Ул әллә каян таный.

             (Регулеровщик  керә).

Регулеровщик: Исән-сез бал-р ! исән-з , олылар! Сездә бүген тапк-р һәм зир-р ярышы дип ишеттеп . Сез юлда йөрү кагыйдәләрен бик яхшы беләсез ахры. Сезгә бер йомышым бар иде. Юл билгеләре илендә сихерле җүнсез кеше юл билгеләрен ертып бетергән.Хәзер анда төрле фаҗигаләр булырга мөмкин. Сез шул юл билгеләрен төзеп бирә алмассызмы икән?

   Уен. “Юл билгеләрен тез” Бал-рның бурычы: һәр бала 5 өлешкә бүленгән юл билгесен төзи. Ике команданың да иң беренче төзеп бетергән баланың вакыты карала, юл билгесе нәрсә аңлатканын әйтә. Әгәр дә 10 сек-та төзесә -5 балл куела.15 сек-та- 4 балл, 20 сек-та -3 балл,25 сек.- 2 балл.

( Песи- Мияубикә белән эт-Акбай керә).Акбай Мияубикәне велосбедка утырткан . Мияубикә җырлап бара).

Мияубикә , Акбай: Песи –пескңем , мамык өскәең

                                 Бигрәк  нәни шул , иркә ускәнем.

                                 Бик йомшак кына, бик юаш кына.

                                 Йомылып ятса, йон-йомгак кына.

(Аларның каршыларын машинага утырган Аю килеп чыга. Бәрелешәләр).

Р-к : Иг ътибар! (2) Юлда зур юл һәлакәте булды!

(Ашыгыч ярдәм машинасы  килеп чыга, Мияубикә б-н Акбайны шифаханәгә алып китәләр)

Аю.Юкка гына әйтмәгәннәр : “ Ашыккан ашка пешкән!

       Юл тәртип ярата диләр-шуны истән чыг\армыйк! (Чыгып китә).

А.б. Бал-р , ни өчен мияубикә һәм Акбай б/н шундый хәл килеп чыкты? ( велосипедта 14 яшь тулгач кына машина юлыннан йөрергә ярый, артка кеше утыртырга ярамый , җырлап йөрергә ярамый, юлда иг ътибарлы булырга кирәк).

Р-к : Яхшы, сез боларны беләсез икән .Ә менә р-щик сигналларын дөрес үти аласызмы икән? Хәзер  рег-щик  һәм шофёр дигән уен уйныйбыз . Сез- шоферлар .(бал-га рульләр таратыла .Өч сигнал : “Тукта!” , “Сабыр ит!” , “Ярый!” күрсәтелә . Һәрбер дөрес җавапка 5 балл куела.

(Аякларын , кулларын бәйләгән Акбай б/н Мияубикә керә . Алар:-Без бик  нык ялгышканбыз , без бик нык , алданганбыз. Юл йөрү әлифбасынөйрәнергә сүз бирәбез!

Р-к: Әйе, сез бик нык  ялгышкансыз шул. Юл хатаны гафу итми!Әйдәгез без сезнең б/н  юл кагйдәләре өйрәнү мәктәбенә барабыз . Хушыгыз!(чыгып китәләр).

А.б. Безнең М-кә б/н Акбай юл кагыйдәләренә өйрәнә торсыннар , ә без сезнең б/н велосипедлар б/н эстафета ярышларын башлый. Сезнең бурыч : велосипед  б-н “зигзаг” ясап барып, юл билгесен ясап бетереп , кире туры юлдан әйләнеп кайтып , эстафетаны  иптәшкә тапшыру (5балл).Ә хәзер мин үзем янына капитаннарны чакырам.

1 бирем: “Юл  билгесен яса: (Алда куркыныч борылыш,Җиңел машиналар юлы, 6 балл)

2 бирем: ике капитанга да 2 шәр сорау(һәр дөрес җавапка 6 балл)

1 .Тротуарла булмаган җирдә кайдан йөрергә ?

2.Ни өчен урамны аркылы чыкканда кырыйлатып чыгу куркыныч ?

3. Автобус шоферлары үзләренең пассаңирларын ничек күрә ?

4.Автомобилҗнең уң якка борылуын каян белеп була ?

А.б. Безнең ярышлар ахырына якынлашты.

Сүзне жюри әгзаларына бирик.(Ярышлар нәтиҗәсе б-н таныныштыру.)    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда булсаң, уяу бул! 1 нче сыйныфта (татар төркемендә) үткәрелгән дәрес планы.

"Мәгърифәт " газетасы һәм ЮХИДИ үткәргән конкурска җибәрелгән дәрес план конспекты....

Сценарий внеклассного мероприятия "Юлларда бул бик өлгер"

Бу класстан тыш эшкәртмә башлангыч класс укытучыларына юл йөрү кагыйдәләре буенча ярдәмлек...

Юлда булсаң бул өлгер

У Баларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен, юл билгеләрен”укый белүләрен” ачыклау, светофор төсләрен аера белүләрен, шуның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү...

"Юлда булсаң имин бул!".Уен-кичә

Башлангыч сыйныфларда юл йөрү кагыйдәләре буенча уен-кичә....

Юлда йөрү кагыйдәләре.

Класстан тыш чара....

“ Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” (ЮХИДИ начальнигы милиция майоры Фирдүс Фахретдинов белән очрашу)

Юлларда аварияләр үзләреннән – үзләре генә барлыкка килми. Алар кемнең дә булса теге яки бу кагыйдәләрне дөрес үтәмәвеннән килә.Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен түбән класслардан үк өйрәтү ки...

Юлда йөрсәң- бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!

Башлангыч сыйныф укучылары белән уздырылган тәрбияви чара....