Сценарий внеклассного мероприятия "Юлларда бул бик өлгер"
план-конспект урока (4 класс) по теме

Мубаракова Гульнара Рамазановна

Бу класстан тыш эшкәртмә башлангыч класс укытучыларына юл йөрү кагыйдәләре буенча ярдәмлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yullarda_bul_bik_olger_yul_kagyydlren_bel.docx489.83 КБ

Предварительный просмотр:

 Юлда булсаң — бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!


Максат:

1.Юл йөрү кагыйдәләре , транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.
2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.
3.Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү. Сәнгатьле сөйләм телен, артистлык сәләтләрен үстерү.

 
Җиһазлау: укучылар ясаган рәсемнәр, юл билгеләре плакатлары
, транспорт төрләре рәсемнәре, светофор макеты.
CD- диск  язмасында  шәһәр тавышы, җыр һәм бию көйләре, мультимедиа өчен слайдлар

Бәйрәмнең барышы

    1 нче күренеш

Урман аланы.
Шүрәле.  Туйдым шушы кара урманнан! Һаман бер үк күренеш: йөреп чыга алмаслык куе агачлар, эч пошыргыч хайваннар, канэчкеч бөҗәкләр. Искелек,
караңгылык!
Эх, күрәсе иде бер шәһәр дигәннәрен! Нинди була икән ул? Күптән инде хыялланам, мин шәһәрдә булырга.
Сөйләгән иде саескан,
Матур кала турында.
Тик әтием Шүрәле
Һаман мине кисәтә:
«Анда яши кешеләр,
Явыз Былтыр кебекләр».
Тик, барыбер хыялланам
Килә шәһәр күрәсе,
Дөнья белән танышасы,
Мин бит замана баласы.
 
Сәхнәгә
Су анасы йөгереп чыга.

Ул кычкыра:  Әй карак! Тукта качма, бир, ул бит минем алтын тарак.

Шүрәле (аны туктатып).

Су анасы, су анасы

Су астында ниләр бар?

Юлда йөри белмәсәң

Җирдә сиңа урын тар!

Су анасы: Ник бәйләнәсең? Син әнә юлдан килүче Кәҗә белән Сарыкны кара!

Кәҗә: Ярлыларның кәҗәләре сарыклары

            Абзарда яшәделәр бары.

             Чыкмадылар хәтта далага

             Кая инде бару калага.

Сарык: Без бик озак гомер иттек

              Кәҗә белән дөнья көттек

              Инде менә печән беткәч

              Ерак юлга чыгып киттек.

Акбай: Исәнмесез, Кәҗә белән Сарык

             Сез нигә болай арык

Исәнме Шүрәле агай!

Арт аякта йөри торгач

Мин соңга калганмын бугай.

Күбәләк: Болын –кырларда очып йөргәндә

                Күреп алдым да сезне түбәндә

                Килеп җиттем мин сезнең тирәгә

                Чәчәкләр бармы якын тирәдә?

Шүрәле: Якында гына ромашкалар  аланы бар.

Акбай:

Ә без кая барабыз,минем бит аякларым арды.

Шүрәле: Калага  барабыз, Казан каласына, аякларыбыз арса, ат җигәрбез.

Күбәләк: Минем дә канатларым талды.

Барысы бергә:

Җиктереп пар ат Казанга

Киттем туп –туры карап

Чаптыра атларны кучер

Суккалап та тарткалап.

2 нче күренеш

Ромашкалар: барысы да ак, уртада кызыл ромашка.

  Бииләр.

   Ромашкалар янына Тукай геройлары килеп туктый.

Шүрәле:

Исәнмесез, ромашкалар

Минем исемем Шүрәле

Тукай әкиятеннән мин

Сез белмисездер әле.

1 ромашка:

Исәнмесез, Шүрәле агай

Казанга барасыз бугай

Сезне күрүгә һәммәбез дә шат

Казан турында беләсездер шәт?

Кәҗә:

Казанда печән базары бар

Анда Гали печән сата

Акбай:

Казанда безгә чыгыш ясарга цирк бар.

Шүрәле:  Казан зоопаркында миндәй Шүрәле юк әле.

Су анасы: Кабан күле дисезме?

                 Төбе тулы алтын – көмеш

                  Мин бит аннан һичшиксез

                  Тарак табарга тиеш.

Күбәләк: Базардагы чәчәкләрнең

                 Ал –кызылдыр төсләре

                  Борыннарны кытыклап

                  Аңкып тора исләре

Ромашкалар: Боларны белү генә аз. Болардан тыш Казанда бик күп транспорт йөри. Автобуслар, трамвай- троллейбуслар, меңәрләгән шәхси машина, йөк ташучы КамАЗлар, газельләр, велосипед, мотоцикл кебек әкәмәтләр, шәһәр аркылы хәтта поезд да үтә.

  3 ромашка: әгәр дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәсәң, шәһәр янына барып та җитеп булмый, кая инде ул Кабан күленнән торак эзләү, я булмаса Колхоз базарында чәчкә иснәп йөрү.

  4 ромашка:Борчылмагыз туганкайлар, хәзер без сезгә үзебез белгән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтербез.

 Ромашкалар мәктәбендә безгә аларның барысын да өйрәттеләр.

Юлда йөрү билгеләрен

Уткүз һич тә онытмый.

Шуңа күрә беркайчан да

Хәфевләргә юлыкмый.

Теләсәгез, ул аларны

Бүген сезгә өйрәтә.

Белегез дә, уйлап кына

Кулланырсыз кирәктә.

Ак – кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый.

Чөнки белә: шушы билге

Гомерен уяу саклый.

Әлеге билге  гел кисәтә

Шоферларны бу хакта:

Игътибарлы булыгыз, ди.

Җәяүле үткән чакта.

(Җәяүленең юл аша чыгу урыны)

Әгәр яратмыйсың икән

Өйдә генә ятарга,

Җыенгансың икән бүген

Кино я театрга,

Бу билгене белү кирәк.

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвай , автобуска.

Тукталышларда ул билге

Әверелә чып –чын дуска.

( Җәмәгать транспорты тукталышы)

Ерактан ук күренә

Карават һәм кызыл хач-

Тизрәк янына килсеннәр,

Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ.

(Беренче медицина ярдәме пункты).

 

Бу билгене күрми үтү

Мөмкин түгел һич кенә.

Кызыл , сары, яшел күзле

Ак почмак ич менә!

Җемелдәтер өч күзен,

Әйтер  өчен өч сүзен.

Кызыл әйтер: “Туктап кал!”

Сары әйтер: “Игътибар!”

Яшел әйтер: “Юл ачык,

Карап кына атлап чык!”

(Сфетофор белән көйләү)

Машиналар кызу бара,

Ерак түгел күк ара.

Тик аягың атлаганчы,

Игътибар белән кара.

Юкмы менә бу билге:

Кызыл түгәрәк эчендә

Тора кара җәяүле,

Тик ул сызылган инде.

Әгәр мондый билге күрсәң

Юлларга чыкма берүк.

Светофорлы чатлар эзлә,

Ә монысын урап үт.

(Җәяүлеләрнең хәрәкәте тыела)

Машина ул, билгеле,

Гел каядыр ашыга.

Һәм теләсә кая туктап

Тора алмый машина.

Бик туктарга теләсә дә,

Туктый алмый һич кенә.

Туктый ала ул бары

Р рөхсәт иткәч кенә.

(Озак вакытка туктау.)

Бик ашыксаң да, тукта!

Һәлакәт булыр, юкса.

Бик тиз тимер юлдан

Поезд шаулап үтәчәк,

Аның тизлеге зур бит,

Хәзер килеп җитәчәк.

Һәркемгә шушы хакта

Шлагбаум  искәртә.

  1. Сак булыгыз, зинһар! – дип
  2. Кабат – кабат кисәтә.

(Шлагбаумлы тимер юл чаты).

Кызыл белән каелган

Ак өчпочмак эчендә

Әй, йөгерә ике бала

Мәктәпкә бар көченә.

Бу билгене, билгеле,

Шоферлар бик шәп белә.

Аеруча сак булыгыз,

Юлда балалар килә!

(Балалар).

Олы юлда бик күп алар-

Мондый тамга, билгеләр.

Ерактан ук, күренәләр.

Гүя маяк, өлгеләр.

Аларның изге уйлары,

Аларның изге эше.

Безне белсен, онытмасын,

Һәлакәткә юлыкмасын,

Барысы бергә:

Исән – имин булсын , диләр

Юлга чыккан һәр кеше!

Ромашкалар җыр башкара “ Хәерле юл телим”.

Дусларым, ерак сәфәргә

Юл алабыз без бүген

Тик шулай да серле илгә

Барулар җиңел түгел.

Юлларда очрамый калмас

Каршылыклар, киртәләр

Акыл, белем һәм зирәклек

Сезне алга илтерләр.

Әйдә, хәерле сәгатьтә

Кузгалыйк әле, дуслар

Озын юлларны кичкәндә

Юлдаш булсын уңышлар.

Күбәләк: Рәхмәт сезгә, ромашкалар. Сезнең өйрәтүләрне истә тотарбыз.

Барысы: Сау булыгыз. Рәхмәт.

3 нче күренеш

Шәһәр урамы. Светофор чыга.

Светофор—Урамнарны  күзәтәм

                     Узганнарны кисәтәм

                     Янып  тора  өч  күзем

                     Күреп торам ич  үзем

                     Әйтеп  тора өч сүзем.

---Кузгалма!—ди,кызыл  күз,   ( күрсәтеп)

---Сабыр!—ди ,сары  күз,

---Ярый!---ди  ,яшел күз,

Шәһәр урамыннан  зебра сызыклары аркылы Шүрәле, Су анасы, Сарык, Кәҗә, Акбай һәм күбәләк чыга. Аларны Светофор туктата.

-Дусларым,  Сезне шәһәрдә  бер дә күргәнем  юк иде. Ә ничек сез дөрес итеп юлны аркылы  чыктыгыз.

Шүрәле:  Безгә кагыйдәләрне  Муса Җәлил шигыре геройлары – ромашкалар өйрәтте. Аларга бик рәхмәт.

Акбай:  Шәһәрдә бик игътибарлы булырга кирәк икән. Әгәр ромашкалар безне кисәтмәсәләр, нәрсә буласын күз алдына да китереп булмас иде.

Шүрәле: Ай-яй-яй! Шәһәрдә бигрәк куркыныч икән. Мин урманда көне-төне уйныйм, бер куркыныч та сагаламый.

Светофор: Әйе, дусларым.  Казанда , башка шәһәрләрдә, һәм  район үзәкләрендә юлларда бик сак булырга кирәк. Тагы да күбрәк беләсегез киләме?

Барысы бергә: Килә, килә.

Светофор: Әйдәгез алайса, мин сезне мәктәпкә алып барам. Анда бүген “Имин тәгәрмәч”  кичәсе үтә. Сез үзегезгә кирәкле мәгълүматны аннан алырсыз.

4 нче күренеш

Мәктәп. Барсы да керәләр.

Светофор.

-Исәнмесез, балалар. Мин бүген сезнең бәйрәмгә Урманнан килгән Дусларны алып килдем. Алар сезнең һөнәрләрегезне күреп-беләселәре килә.

Алып баручы.

  1. Рәхим итегез. Түрдән узыгыз. Менә бу урыннарга утырышыгыз.

1 бала     Юлда  булсаң—бул өлгер,

                 Юл кагыйдәләрен нык бел.

                 Светофорның  һәр  төсен

                 Юлның  билгеләрен бел!

 

 2 бала     Әгәр әйтсә шофер  да:

                  Төкерәм  тәртибенә

                  Йөрим үземчә  генә.

                  Гаилар посттан китсә?

                  Трамвай  йөртүчесе дә

                  Кагыйдәләрне бозса?

                  Ничек  тели һәр кеше

                  Шулай йөрсә һәм узса?

3 бала         Алай булса дисеңме?

                   Дускаем,ниләр булыр?

                   Син яшәгән бу  урам

                   Мең хикмәт белән тулыр.

4 бала        Минем  барыр машина

                  Троллейбус өстенә!

                  Кереп  китәр  трамвай

                  Сөт кибете  эченә!

1 бала        Була  алмый  андый хәл!

                  Тәртип  саклый  ГАИ да.

                  Кырыс,уяу светофор,

                  Һәм тәртипле шофер да.

Укытучы: Укучылар! Бүген без юлда йөрү кагыйдәләрен кабатларбыз һәм аларны кулланырга өйрәнербез. Бу кагыйдәләрне белү ни өчен кирәк?

- Дөрес. Имгәнүне булдырмау, сәламәтлекне саклау безнең үзебездән тора. Әйдәгез , бүген тормыш дәресләрдә алган белемнәребезнең ныклыгын , мөһимлеген ачыклау өчен төрле хәлләр белән “ очрашып” карыйк әле. Һәр командага да бик тырышырга кирәк булыр. Алда әле зур сынаулар көтә. Ә хәзер командалар бер- берсен сәламлиләр.

 Командалар үзләре белән таныштыралар .

“ Светофор” командасы. Девиз:

“ Як ягына карамый

Ашыгырга ярамый!”

Сәламләү шигыре:

- Исәнмесез, сыйныфташлар!

Харап булмас өчен башлар

Юлда йөри белегез-

Светофорны күрегез!

Яшел ут янганда гына

Юл аркылы чыгыгыз,

Шунда гына уңар сезнең

Бара торган юлыгыз!

Авылда яшәсәк тә ,

Бар нәрсәгә өйрәник ,

- Нигә кирәк болар безгә?!

- Диеп,  дуслар – сөйләнмик...

Үсә - үсә һәр нәрсәне

Без танырбыз, белербез.

Бу чактагы кыенлыкны

Искә алып көлербез.

Шунда гына аңларбыз без

Бар нәрсәнең кирәген,-

Апабызның нигә шулай

Дәресләрен биргәнен.

Һәр минутның кадерен

Белеп үсегез дуслар.

Канатлар нык булсын безнең

Чөнки без очар кошлар.

“ Тукталыш” командасы. Девиз: “ Тукта,  сабыр ит . Алда тукталыш бит!”

Сәламләү шигыре:

Исәнмесез, безнең шаян дуслар!

Дәресебез бүген - кабатлау.

Урам тулы төрле могҗизалар

Көтеп тора безне һәр чатта...

Уяу булсын бүген шаяннар да ,

Уяу булсын бүген наяннар да,

Чөнки алда – “ Тукталыш”,

Анда ниләр бар икән?

Юл кагыйдәләрен белми торган

Бала анда юк микән?

Безнең команданың уе:

Шуны ачыклап китү-

Ялкауларны, саксызларны

Бүген бик кызык итү.

Ә хәзергә, якын дуслар

Рәхим итеп тыңлагыз,

Кызык хәлләр башланганчы

        Сезгә җырлап алабыз

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

  1.      Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне белергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.

Юлларда сак булырга

Билгеләрне белергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

  1. Юл аркылы чыкканда

Ашыкмаска, чапмаска

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Юлларда сак булырга

Билгеләрне белергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

  1. Зур юлда уйнамаска

        Кечене кисәтергә

        Өйрәтәләр мәктәпләрдә.

Юлларда сак булырга

Билгеләрне белергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

  1.    Кагыйдәне белергә,

Юлыкмаска хәвефкә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.

Юлларда сак булырга

Билгеләрне белергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Укытучы:  Ә хәзер уенны башлыйбыз. Уен 6 бәйгедән тора.

  1. 1 нче бәйге :  Юл билгеләрен таны ( 3- 8 нче слайдлар)

Бу нинди билгеләр?

          

             

  1. 2 нче бәйге:  Ситуациядән  дөрес чык (10-13 нче слайдлар)

 1 нче командага:

Автобуска керде керпе.

Туктамыйча бер- бер артлы

Шоферга сорау бирде:

  1. Эй, шофер, хәлләр ничек?

Алма биримме? Әллә конфетмы?

Бәлки туңдырма ашарсың?

Ник әле син бик ачулы?

Мине бар дип тә белмисең?

?

Шофер ни өчен керпегә ачулы?

2 нче командага:

(Слайд 11 )

Тычкан трамвайдан чыкты да

Попугайдан сорап куйды:

-Трамвайны ничек узыйм?

Юл аркылы ничек чыгыйм?

Попугай күп уйламады:

-Алдан инде, киттек, әйдә!

?

Попугай тычканга дөрес

киңәш биргәнме?

1 нче командага:

(Слайд 12  )

Троллейбустан төште тычкан.

Очрады юлда бака.  

Алга барма, арттан йөгер,

Карап торма төрле якка!

?

Тычкан баканың киңәшен тотып дөрес эшләгәнме?

2 нче командага:

(Слайд 13)

Фил бик озак трамвай көтте,

Этешмәде, төртешмәде.

Трамвай туктап беткәч кенә

Арт ишектән эчкә узды.

?

Фил нинди пассажир?

  1. 3 нче бәйге : Медицина тесты ( 15-18 нче слайдлар)

1 нче командага

Ярада вак пыяла кисәкләре булса, нәрсә  эшләргә?

  1. Яраны су белән юдырырга, бармак белән пыяла кисәкләрен җыярга, яраны йод эремәсе белән эшкәртергә.
  2. Бармакны стериль бинт белән урарга һәм вак пыяла кисәкләрен җыярга
  3. Вак пыяла кисәкләрен яра өстеннән җыярга ярамый.

2 нче командага

Яраны ничек дөрес  эшкәртергә?

  1. Су белән юдырырга,  андагы чит предметларны  алырга, яра өслеген йод эремәсе белән эшкәртергә.
  1. Яра кырыендагы тирене йод эремәсе белән эшкәртергә, өстенә стериль марля куярга һәм бинт белән урарга.
  1. Яраны юдыртырга, спирт яки йод эремәсе агызырга, бинт белән урарга.

1 нче командага

Очлыкларга кан туктата торган жгут ничек дөрес куелырга тиеш?

  1. Жгут  ярадан 10–15 см түбәнрәк  урынга куела, яра бинт белән урала.
  1. Жгут  ярадан 10–15 см югарырак  урынга йомшак  тукыма өстенә куела.
  1. Жгут  ярадан 10–15 см югарырак тире өстенә куела.

2 нче командага

Нинди максат белән жгутка язу кәгазе беркетелә?

  1. Язу кәгазенә авария булган урынны һәм жгут салган кешенең фамилиясен язып кую өчен.
  2. Жгут салган вакытны  күрсәтү өчен.
  3.  Яралы кеше алган травмалар язу өчен.

  1. 4 нче бәйге:  Игътибар кирәк!  ( 20 нче слайд)

Слайдларда 25 секунд эчендә рәсемнәрне игътибар белән карарга һәм вакытка дөрес җавап бирергә.

Транспорт чаралары  юл чатында нинди эзлеклелектә кузгалырга тиеш.

Җаваплар: (Слайд 21   )

 

1

2

3

4

1

2

1 , 4

4

2

1

3

4

2

3

2

1

4

3

4

1 , 2

3

5

3

1

2

6

3

2

4

7

1

2

8

2

1

3

Ике артык фрагментны алып ташлау

1

2

3

4

5

6

Б    Г

В   Г

Б   В

В    Г

Б    В

Б    В

5 нче бәйге:  Ребусны чиш  ( 22 нче слайд)

Бу вакытта концерт номеры

Җыр “Юл  хәрәкәте”  

1.Авылларда юк ул   ,ләкин

  Син ашыкма ,туктап тор

      Белик әле нәрсә  икән

      Ул әйбер  бит—светофор

     Кушымта:  Кара,кара як-ягыңа

                         Уңга,сулга,артыңа

                        Әнә  бит ул нәкъ каршыңда

                         Баганада  алдыңда.

  2.Шәһәрләрдә  һәр чат саен

     Туктап  хәлдән таясың

     Ярый әле светофор  бар

     Яшел янгач чыгасың

1 нче командага

2 нче командага

                   

  1. нчы бәйге: Каршылыкларны төгәл үт! ( 23 нче слайд)

Командадан 1 кыз һәм 1 малай велосипедларда каршылыкларны үтәләр(вакытка)

  1. 1 стойкадан икенче стойкага әйбер күчерү
  2. “Капка” астыннан чыгу.
  3. Такта аркылы чыгу
  4. “Сигезле”к  аркылы үтү.

 

Укытучы: Рәхмәт, укучылар. Димәк, юлдагы һәр билге безгә зур ярдәм итә, дөрес юл күрсәтеп тора икән.

Сүз жюрига бирелә. Командалар бүләкләнә.

 

Йомгаклау. Димәк, укучылар , юлда йөргәндә хайваннарда хәвефне сиземләү сәләте көчле үскән. Ә без – кешеләр юлда йөргәндә бигрәк тә игътибарлы һәм башкаларга да ярдәмчел булсак икән.  

  1. Ә сезгә Шүрәле , безнең бәйге ошадымы соң?

 

Шүрәле:  Ошады. Сез бик күп нәрсәләр беләсез икән. Минем дә барысын да беләсем килә.

 Су анасы: Светофорлар кешеләргә зур ярдәм күрсәтәләр икән.
Шәһәр нинди зур! Урмандагы кебек монда да адашырга мөмкин ич. Шәһәрдәге йортларның саны юк. Машиналарның иге-чиге юк. Әмма мин яхшы төшендем: Сау-сәламәт булыр өчен, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк!

Күбәләк:  Юл кагыйдәләрен белгән һәр җан иясе курыкмыйча яши ала икән.

Кәҗә белән сарык: Бик зур рәхмәт сезгә, балалар!

Акбай: Без сезгә кунакка тагы килербез әле. Сау булыгыз.

Укытучы: Әти белән әниеңне
Кайгылардан сакла син
«Юл фәне әлифбасы»ның
Һәр билгесен ятла син.
Светофорның һәр әмерен
Тиешенчә үтә син.
Йөзгә кадәр яшәрсең
Имгәнүләр күрмәссең
Юл йөрү кагыйдәләрен
Онытма син кич-иртә.
Әти-әниең синең
Сау кайтуыңны көтә.

Кулланылган  әдәбият .

 1.Обучение  детей  сельских  школ  правилам  безопасного  поведения  на  дорогах.  Под  редакцией  Р.Н.Минниханова,  И.А.Халиуллина.  Казань  1995

 2.Учебный  план  и  программы  обучения  детей  правилам  безопасного  поведения  на  дорогах  в  сельской  общеобразовательной  школе.  Под  редакцией  Р.Н.Минниханова,  И.А.Халиуллина.  Казань  1995

 3.Правила  дорожного  движения.  Москва «ЭКСМО» 2003.

 4. Г.Н.Шевченко . Основы  безопасности  жизнедеятельности.  3  класс.  Поурочные  планы.  Волгоград: «Учитель», 2003 .

 5.М.Дружинина.  Наш  друг  светофор.  Дмитров:  «Махаон» ,2006.

 6.Региональная  программа  курса  «Основы  безопасности  жизнедеятельности» (Начальная  школа )  2006.

 7.Р.Н.Миңнеханов,  И.А.Хәлиуллин ,Ф.Ф.Харисов  h.б.Юл  фәне  әлифбасы.  1 класс.  Казан «Элодея» ,1998.

 8.Р.Н.Миңнеханов ,И.А.Хәлиуллин, Ф.Ф.Харисов  h.б. Юл  фәне  әлифбасы.  2 класс  Казан «Рут», 2000.

 9.Л.К.Шайдуллина, Л.Т.Ананьичева. Творчество  в  процессе  учения  и  обучения  детей  младшего  школьного  возраста  ПДД.   Дидактический  материал  к  урокам  по  изучению  ПДД  в  начальных  классах. Казань , 2001.

 10. Журнал «Салават  күпере».  № 6, 2006.


 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий внеклассного мероприятия – праздника по теме:«Все работы хороши, выбирай на вкус»

Сценарий внеклассного мероприятия – праздника по теме:  «Все работы хороши, выбирай на вкус».  ...

Сценарий внеклассного мероприятия "Чаем угощаем"

Внеклассное мероприятие о традициях русского гостеприимства поможет детям ответить на такие вопросы: "Откуда чай попал в Россию?", "Как раньше приготавливали чай?", "Как правильно заваривать этот бодр...

Сценарий внеклассного занятия.

Предлагаемый сценарий  "Своим здоровьем ты займись, чистить зубы не ленись" создан для проведения внеклассного занятия. (Тема - здоровьесбережение).  Дополнительной длительной подготовки учи...

Сценарий внеклассного материала "Прощай, начальная школа"

Этот сценарий для выпускников 4классов. Ведущие праздника- старшеклассники. Гости праздника родители и учителя. По сценарию главные герои - выпускники. Ребята танцуют, поют песни, читают стихи. Одним ...

Сценарий внеклассного мероприятия "Спасибо тебе, АЗБУКА!"

Сценарий праздника АЗБУКИ для ребят 1 класса с участием сказочных героев и игровой программой....

Технологическая карта открытого внеклассного мероприятия к 23 февраля для 2-4 классов «Вперед, мальчишки!» Сценарий внеклассного турнира - викторины к 23 февраля .

Данное мероприятие способствует воспитанию у учащихся любви к Родине, уважения к ее защитникам, стремления служить Отечеству; формирование позитивного нравственного климата в коллективе....