“ Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” (ЮХИДИ начальнигы милиция майоры Фирдүс Фахретдинов белән очрашу)
классный час (4 класс) по теме

Аглиуллина Гульнур Архаметдиновна

  Юлларда аварияләр үзләреннән – үзләре генә барлыкка килми. Алар кемнең дә булса теге яки бу кагыйдәләрне дөрес үтәмәвеннән килә.Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен түбән класслардан үк өйрәтү кирәк. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыру уңай нәтиҗә бирә.Интеллектуаль уеннар уздырганда укучылар юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыталар.Бу уенда 2 команда, 3- 4 сыйныф укучылары катнаша.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл презентация2.4 МБ
Файл yul_yoru_kagyydse.pptx1.65 МБ

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“Юлда йөрсәң, бул өлгер, Юл кагыйдәсен нык бел!”

Слайд 2

Барам, барам, очы юк . 1. Табышмаклар

Слайд 3

Дүрт дөбердек , ике елтырык , бер ыҗгырык .

Слайд 4

Ике аяклы үгез , маңгаенда куш мөгез

Слайд 5

Җәен , көзен , яз , кышын , иртән , кичен , көндезен Ача , йома өч күзен , телсез әйтәдер сүзен , Бик тиз аңлыйлар үзен .

Слайд 6

Сорау миннән, җавап сездән

Слайд 7

1.Автобус көтү урыны . 2.Җәяү йөрүче кем дип атала ? 3.Светофорның ничә төсе бар? 4.Машина юлы аша ничек чыгарга ? 5.Велосипедта ничек йөрергә ярамый ? 6.Җәяүлеләр өчен яшел ут янса , машиналар өчен н инди төс янар ? 7.Җәяүле юлы . 8.Автобусны ничек әйләнеп узарга ? 9.Нинди транспорт төрләре бар? 10.ЮХИДИ ничек була ? 1 нче командага

Слайд 8

1.Автобус көтү урыны . ( тукталыш ) 2.Җәяү йөрүче кем дип атала ? ( җәяүле ) 3.Светофорның ничә төсе бар? (3) 4.Машина юлы аша ничек чыгарга ? ( зебра аша , .....) 5.Велосипедта ничек йөрергә ярамый ? ( кулны җибәреп ) 6.Җәяүлеләр өчен яшел ут янса , машиналар өчен тинди төс янар ?( кызыл ) 7.Җәяүле юлы.( тротуар) 8.Автобусны ничек әйләнеп узарга ? ( арттан ) 9.Нинди транспорт төрләре бар? (Су, һава , коры җир транспорты) 10.ЮХИДИ ничек була ? (Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе )

Слайд 9

1. Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый? 2.Автобус көтү урыны . 3.Транспортта баручы ничек атала ? 4.Зебра ничә төсле ? 5. Трамвайны ничек әйләнеп узарга ? 6.Трамвай кайдан йөри ? 7.Светофор ни өчен кирәк ? 8.Транспорт белән идарә итүче . 9.Велосипедта кемнәрне утыртып йөрергә ярый 10. Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан ? 2 нче команда

Слайд 10

1. Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый? ( 14) 2.Автобус көтү урыны . ( тукталыш ) 3.Транспортта баручы ничек атала ? (пассажир) 4.Зебра ничә төсле ? (2) 5. Трамвайны ничек әйләнеп узарга ? ( алдан ) 6.Трамвай кайдан йөри ? ( рельстан ) 7.Светофор ни өчен кирәк ? ( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен ) 8.Транспорт белән идарә итүче . (шофер, транспорт йөртүче ) 9.Велосипедта кемнәрне утыртып йөрергә ярый ( кеше утыртып йөрергә ярамый ) 10. Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан ? ( иң өстә )

Слайд 11

“Юл билгеләрен таны”

Слайд 12

1.Автобус туктагач , аны ничек әйләнеп чыгарга икәнен беләм : а) читтән б) алдан в) арттан 2. Трамвайдан төшкәч , аны кайсы яктан урап үтәргә икәнен беләм : а) нәкъ автобустагы кебек б) белмим в) алдан 3. Җәяүлеләр юл аша чыга торган урын : а) жираф б) тротуар в) зебра 4. Юлны аркылы чыгар алдыннан нишләргә кирәк : а) сул иңбаш аша төкерергә б) башта - сулга , аннан уңга карарга в) башта - уңга , аннан сулга карарга . 5.Юл аркылы велосипед белән ничек чыгарга кирәк ? А) велосипедның руленнән тотып б) велосипедка утырып “Кем зирәк?”

Слайд 13

Кемнең хәтере яхшы?

Слайд 14

Рәсемдә ничә кисәтү билгесе бар иде?

Слайд 15

Кемнең хәтере яхшы?

Слайд 16

Ничә очракта балалар кагыйдәне бозалар?

Слайд 17

Зур теләк белән өйрән син, Өлкәннәрне карап тор. Машина узганын көтми- Йөгермә син тизрәк. Моны белү һәр балага, Кайда йөрсә дә кирәк.

Слайд 18

“ Юадл йөңәср , өлрег луб, юл канесәдйыг кын леб !” Уйла

Слайд 19

“ Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел !”

Слайд 20

“ Сабантуй” газетасының “ Хәерле юл!”сәхифәсенә ничә яшь? Сез аны һәрдаим укып барасызмы?

Слайд 21

Сүзлек запасын арттырабыз Аббревиатура – сүзтезмәнең беренче хәрефләрен кыскартып язу Мәсәлән: АКШ – Америка кушма ш татлары ВАЗ – Волга автомобиль з аводы Уйнап алыйк

Слайд 22

ЮХИДИ 1 нче командага

Слайд 23

ЮХИДИ – ю л хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекциясе

Слайд 24

ГИБДД 2 нче командага

Слайд 25

ГИБДД – г осударственная и нспекция б езопасности дорожного движения

Слайд 26

- 1 адым артка - урыннарда калабыз - 1 адым алга Юл аша чык

Слайд 27

Әкрен барсаң – тизрәк барып җитәрсең. Озак җиккән – тиз барып җиткән. Халык әйтемнәре

Слайд 28

Уйнап алыйк Машина төзе

Слайд 29

- Җәяүле тротуардан гына, анда да уң яктан барырга тиеш ; - тротуар булмаган очракта, юлның сул ягыннан, килгән транспортка каршы барырга кирәк ; - юл аркылы бары тик рөхсәт ителгән җирдән генә чыгарга ярый ; - юл аша чыкканда башта сулга, уртасына җиткәч уңга кара ; -14 яшь тулгач кына велосипед белән олы юлга чыгарга мөмкин ; - якынлашып килүче транспорт алдыннан юлны аркылы чыгарга ярамый; -транспортны тукталышларда гына көтәргә. Исеңдә тот!

Слайд 30

Юл йөрү кагыйдәләре Бик күп төрле бит алар. Һәрберсен яттан белергә Тырышыгыз, балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда йөрсәң бул өлгер

Внеклассное мероприятие по ПДД....

Тест для 4класса К.Тинчурин "Очрашу"

Бу тестны 4нче сыйныфта Кәрим Тинчуринның "Очрашу" хикәясен укыганнан соң үздырырга тәкъдим итәм....

Сценарий внеклассного мероприятия "Юлларда бул бик өлгер"

Бу класстан тыш эшкәртмә башлангыч класс укытучыларына юл йөрү кагыйдәләре буенча ярдәмлек...

Юлда булсаң бул өлгер

У Баларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен, юл билгеләрен”укый белүләрен” ачыклау, светофор төсләрен аера белүләрен, шуның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү...

Юлда йөрү кагыйдәләре.

Класстан тыш чара....

Юлда йөрсәң- бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!

Башлангыч сыйныф укучылары белән уздырылган тәрбияви чара....

Тылсымлы патшалыкка сәяхәт.Юлда йөрү кагыйдәләре.

Юл йөрү кагыйдәләре, юлның шартлы билгеләре турында белгәннәрен кабатлау; сөйләм телен, сәнгатьле уку күнекмәләрен, уйлау сәләтен үстерү; ярышу, бер-береңне узарга тырышу рухы тәрбияләү; юл йөрү кагый...