Юлда йөрсәң- бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!
методическая разработка (2 класс)

Гимаева Альфия Габдулловна

Башлангыч сыйныф укучылары белән уздырылган тәрбияви чара.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Юлда йөрсәң- бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!

Максат: Балаларны юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, балалар катнашында булган һаләкәтләрдән сакланырга өйрәтү, кисәтү.

Бурычлар:

-Юл билгеләре, транспорт төрләре турында белемнәрен камилләштерү.

- Уен аша балаларны юлларда очрый торган киеренке хәлләрне чишәргә күнектерү.

- Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген барлык балаларга аңлату.

Методик алымнар: 

Сораулар, уеннар, киеренке хәлләрне чишү, гомумиләштерү, сәхнәләштерү.

Алдан үткәрелгән эш:

Балалар белән юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен искә төшереп тору; әти – әниләр белән берлектә стенгазеталар ясау; җырлар, бию, шигырьләр өйрәнү.

Сәхнәгә алып баручы чыга.

 А.б. Исәнмесез, кунаклар!

        Саумысез, һәммәгез дә!

        Сезне күрүгә без бик шат,

        Үзебезнең мәктәбебездә.

        Юл йөрү кагыйдәләрен

        Ел да өйрәнәбез без.

        Ни дәрәҗәдә белгәнне

        Хөкем итүчебез - сез.

        Бүген менә шушы залга

        Җыелабыз бергә без.

        Әйдәгез, рәхим итегез,

        Соңга кала күрмәгез.

Мәктәпкә килүче Гыйльми белән Белми  күренә. Белми “Юл эшләре”  билгесен күреп ала .

Белми. Менә бу җирдә байлык бар,

              Казып алыгыз, дигән.

              Бәлки минем алтыннарны

              Шунда күмгәннәрдер, ә?

Гыйльми. Белми дускай, син ашыкма,

                   Монда бара юл эше!

                   Бу билге булган урынны

                  Әйләнеп үтә кеше.

 Белми “ Велосипедта йөрергә ярамый” билгесенә игътибар итә.

Белми.       Их, сәпиттә килгән булсак,                                  

                    Җилдерә идек юлда.

                     Күрәсеңме, рәхәтләнеп                                            

 Йөрергә була монда.

Гыйльми.  Юк, Белмәмеш, ялгышасың,

 Юкка кабаланасың.

 Кызыл түгәрәк ул безгә

  “Ярамый” дип кисәтә,

   Әгәр зәңгәр төстә булса,

   “ Яраганны” күрсәтә.

Гыйльми. Әй дускаем, әле сиңа бик күп нәрсәгә төшенергә кирәк икән. Әйдә  мәктәпкә барыйк. Анда син күп нәрсәгә өйрәнерсең.

Белми. Әйдә алайса,Гыйльми дус,

             Ахры соңга калабыз,  

             Юлны моннан кисәбез дә,

               Турыдан гына барабыз.

Юл аша чыгып барганда Светофор эләктереп ала.

Светофор. Тукта әле,әй, Белми,

  Тапталасың түгелме?

  Билгеләрне белмисең,

  Үзең юлдан йөрисең.

   Ярый әле каршыңа

  Чыкмады бер машина.

Кызыл төс. Барыгыз да карагыз

Янып тора кызыл ут.

Димәк, аркылы чыгарга

Беркемгә дә рөхсәт юк!

Сары төс. Кызыл-сары ут янганда

Сак булыгыз, балалар!

Хәвеф-хәтәр булмасын, дип

Сезне кисәтә алар.

Яшел төс. Барыбыз да яратып карый,

Матур да соң яшел күз.

Ул күз кысса инде, дустым,

Юл ачык дигән ул сүз.

Җыр. “Светофор”

А.б. Дуслар, җыелып беттегезме? Барыгыз да үз урыннарыгызны алыгыз.

Барысы да сәхнәгә җыела, юл билгеләре тоткан балалар да үз урыннарын ала.

1 нче укучы. Юлда йөрү билгеләрен

    Уткүз һич тә онытмый.

    Шуңа күрә беркайчан да

    Хәвефләргә юлыкмый.

    Теләсәгез ул аларны

    Бүген сезгә өйрәтә.

    Белегез дә, уйлап кына

    Кулланырсыз кирәктә.

2 нче укучы.

Машиналар кызу бара,

    Ерак түгел күк ара,

    Тик аягың атлаганчы,

    Игътибар белән кара.

    Юкмы менә бу билге:

    Кызыл түгәрәк эчендә

    Атлап бара җәяүле,

    Тик ул сызылган инде.

    Әгәр мондый билге күрсәң,

    Юлларга чыкма берүк.

    Светофорлы чатлар эзлә,

    Ә монысын урап үт.

3 нче укучы.

 Машина йөри торган

                     Юл кырыена чыксаң,

                     Билгегә кара син:

                    Зәңгәр шакмак эчендә

                    Кап-кара кеше бара –

                    Ул билге юл аркылы

                     Шуннан чыгарга куша.

4 нче укучы. Ерактан ук күренә

Карават һәм кызыл хач-

Тизрәк янына килсеннәр,

Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ.

5 нче укучы.

Борылышлар.кайвакытта

Бер-бер артлы киләләр

Шуңа күрә бу билгене

Шофёрлар шәп беләләр.

Безгә дә зыян итмәс

Белеп тору шул хакта.

Игътибарыңны арттыр син

Аны очраткан чакта.

6 нчы укучы.

Бу билгене күрсәләр

Шоферлар уйланалар.

Димәк, тиздән мәктәп бар,

Игътибарга алалар.

7 нче укучы.

Әй, шофер, уйла ачык:

Синең өчен юл ябык.

8 нче укучы.

 Көзге кебек ялтырый юл –

    Атларга да куркыта.

    Бу билгене күргәч, шофёр

    Рулен ныграк тота.

    Син дә саграк бул, зинһар,

    “Авызың ачып” йөрмә,

    Аяк тая, машина да,

    Көпчәк астына кермә!

                9 нчы укучы.

Машиналар ашыга

Барсы килә каршыга.

Әгәр юлга карасаң,

“Берьяклы хәрәкәт” дигән

Билге куйганнар элеп,

Бик теләсәң дә бу юлдан

Булмый бүтәнчә йөреп.

                         10 нче укучы.

                        Әти белән әниеңне

     Кайгылардан сакла син.

     “Юл фәне әлифбасы”ның

     Һәр билгесен ятла син.

     Юл йөрү кагыйдәләрен

     Онытма син кич-иртә.

     Әти-әниең синең

     Сау кайтуыңны көтә.

  1.          Машинаны туктату җайланмасы.
  2. Автомашинаның юл яктырту җайланмасы.
  3. Нинди сүздә 1 метр “о” хәрефе бар?
  4. Җәяү йөрүчеләрне кемнәр дип атыйлар?
  5. Кешеләр йөри торган юл.
  6. Светофорда нинди төс янганда юл аркылы чыгарга ярамый.
  7. Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?
  8. Юл аша чыгу урынында нинди хайван ята?

Тамашачылар өчен. “Ярый, ярамый” уены.

 - Мин сезгә телдән җөмләләр әйтәм, ә сез ярый яки ярамый сүзе белән тулыландырып бетерәсез.

1. Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)

2. Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)

3. Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)

4. Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)

5. Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)

6. Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый).

Укытучы. Менә, укучылар, шуның белән безнең әзерләнгән кичәбез тәмам.

 Һәркайсыбызга юлларда исән – имин йөрергә язсын. Юл хәвеф – хәтәрләренә очрамасак иде.

Хәерле юл, сезгә!

                         Шәһәрдә дә, авылда да,
                      Болында да, урманда да,
                      Һәм, әлбәттә, урамда.
                       Әти-әни, әби-бабай,

Кыз һәм малай – һәммәсе
Бердәй белсен һәм үтәсен
Юл йөрү кагыйдәсен!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда булсаң, уяу бул! 1 нче сыйныфта (татар төркемендә) үткәрелгән дәрес планы.

"Мәгърифәт " газетасы һәм ЮХИДИ үткәргән конкурска җибәрелгән дәрес план конспекты....

Юлда йөрсәң бул өлгер

Внеклассное мероприятие по ПДД....

Сценарий внеклассного мероприятия "Юлларда бул бик өлгер"

Бу класстан тыш эшкәртмә башлангыч класс укытучыларына юл йөрү кагыйдәләре буенча ярдәмлек...

Юлда булсаң бул өлгер

У Баларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен, юл билгеләрен”укый белүләрен” ачыклау, светофор төсләрен аера белүләрен, шуның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү...

Юлда йөрү кагыйдәләре.

Класстан тыш чара....

“ Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” (ЮХИДИ начальнигы милиция майоры Фирдүс Фахретдинов белән очрашу)

Юлларда аварияләр үзләреннән – үзләре генә барлыкка килми. Алар кемнең дә булса теге яки бу кагыйдәләрне дөрес үтәмәвеннән килә.Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен түбән класслардан үк өйрәтү ки...

Тылсымлы патшалыкка сәяхәт.Юлда йөрү кагыйдәләре.

Юл йөрү кагыйдәләре, юлның шартлы билгеләре турында белгәннәрен кабатлау; сөйләм телен, сәнгатьле уку күнекмәләрен, уйлау сәләтен үстерү; ярышу, бер-береңне узарга тырышу рухы тәрбияләү; юл йөрү кагый...