Доклад на тему "Шәхес тәрбияләү"
материал на тему

Сагдеева Зульфия Рустамовна

Доклад для высупления на педсовете

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_shehes_terbiyaleu.docx21.17 КБ

Предварительный просмотр:

Ямаширмә урта мәктәбе филиалы

Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

Педсоветта  чыгыш ясау өчен доклад:

Шәхес тәрбияләү

Укытучы: Сагдеева З.Р.

2015 ел


Шәхес тәрбияләү

Безнең  карашыбызча, җәмгыятьтәге үзгәрешләр һәрвакытта да “кешенең аң – фикерен үзгәртүдән, реформалаудан”, аның рухи – интеллектуаль, әхлакый сыйфатларын уңай якка үзгәртүдән башланырга тиеш, ә кеше исә үз чиратында тирә - юньне үзгәртеп кора.

      XXI гасыр шәхесен  үстерүдә мәктәп һәм, билгеле булганча, тәрбия зур әһәмияткә ия. Мәшһүр татар гуманисты, мәгърифәтче Каюм Насыйри үз вакытында, тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл, дип, бик дөрес язган.

    Бала тормышының иң күңелле чоры – мәктәптә уку еллары.  Кеше тормышында гомергә хәтердә кала торган иң изге мизгелләр бу. Нинди һөнәр иясе булса да, ничә яшькә җитсә дә, кеше үзенең балачагын, шул елларда булган күңелле вакыйга – хәлләрне, дусларын, үзен әдәпле булырга, тормыш кагыйдәләренә өйрәткән, гыйлем биргән укытучыларын искә ала.

     Кеше гомере озын. Ә балачак еллары бик тиз узып китә.”Тормыштагы иң кадерле, истәлекле еллар бәхетле булганмы, күңелле үткәнме?” дигән сорауга җавапны без кешенең бөтен тормышын күз алдыннан үткәргәч кенә табабыз.

     Бәхетле булуны бәйрәмчә, рәхәтлектә, гел күңел ачып кына үткән көннәр дип күз алдына китерсәк, без бик ялгышырбыз. Өлкәннәр җитәкчелегендә зиһене баетылса, ихтыяр көче, матур хисләр тәрбияләнсә, физкультура – спорт белән шөгыльләнсә, бала чын тормышта яшәү мөмкинлеге ала.

     Хәзерге күчеш чорында җәмгыятьтә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, күбрәк үзең турында гына уйлау хисенең көчәя, коллективларның таркала баруы, яшьләр арасына базар мөнәсәбәтләренең кыргый законнары үтеп керүе,безгә бөтенләй ят булган мөнәсәбәтләр формалашу  яшь кешенең якты омтылышларын сүндерә, үзенә тиешле тормыш юнәлеше сайларга комачаулый. Аңа еш кына гаилә дә булыша алмый. Бу шартларда яшь буынга мәктәпнең гуманлы  тәгълим – тәрбия системасы гына ярдәм итәргә сәләтле, бары тик мәктәп кенә яшь буынны  фаҗигадән коткарып калыр сыман. Мондый күзлектән чыгып караганда, мәктәп, һичшиксез, баланы тормышка әзерләүдә мөһим звено булырга тиеш, дигән фикер белән килешмичә мөмкин түгел. Чөнки мәктәп – фәнни – педагогик нигезгә корылган оешма буларак, күп мөмкинлекләргә ия белем һәм тәрбия бирү үзәге. Анда тормышны  балага бөтен закончалыклары  белән аңларга ярдәм итә торган махсус һөнәр ияләре – укытучылар эшли. Алар ярдәмендә укучы акыл эшчәнлегенә өйрәнә, әйләнә - тирәгә, күренешләргә тәнкыйди  бәя бирә, кешеләр белән мөнәсәбәткә керә, колллективта тәрбияләнә, үз урынын билгели. Мәктәптә үткәрелгән һәр дәрес – сабый өчен тормыш мәктәбе. Көннең мәктәптә үткән вакыты – балаларның  күпчелеге өчен аларның яшәешләрендә, бәлки  иң матур мизгелдер. Гаилә, урам тәрбиясе, бик үк мактанырлык булмаган бу заманда, һәрхәлдә, мәктәп тормышын шулай күрәсе килә. Монда ул фикерләргә, аралашырга өйрәнә. Иң әһәмиятлесе – үз тәҗрибәсен туплый, шуның белән гомумкешелек  тәҗрибәсенә өлеш кертә, рухи яктан байый, физик яктан үсә, ныгый.

       Бала кешелекнең  тәҗрибәсен үзләштерергә  тиеш. Аны бигрәк тә гуманитар фәннәрдән, аерым алганда, әдәбияттан алган кичерешләр ярдәмендә тәрбияләп була. Укыту – тәрбия процессының  төп формасы саналган  дәрестә мөгаллимнең бала белән бергә  әдәбият дөньясына үтеп керә алуы – укытучы һәм укучының  бердәм эшчәнлек нәтиҗәсе ул.

     Очраклымы, түгелме, “Әдәбият” сүзе “әдәп”  сүзе белән аваздаш. Әдәбият, чын мәгънәсендә, әхлак, әдәплелек дәресе.Язучы киләчәк буыннар өчен  рәхәтләнеп укырлык әдәби әсәрләр язса, укытучының бурычы – шушы рухи хәзинә ярдәмендә баланы тәрбияләү.  Дәреслеккә сайлап алынган  әсәрләр аша укытучы кыз баланы күркәм әни булырга да, ир баланы гаиләгә терәк әти булырга да, тапкыр бабай булырга да, үрнәк әби, булырга  да,  илен сөйгән солдат булырга да әзерли.

     Хәзерге белем бирү шартларында кем генә булсаң да, игелекле, итагатьле,  гадел, намуслы, тәрбияле, культуралы  шәхес тәрбияләү бурычы тора.  Укытучыларыбыз өчен бу проблема  - өр – яңа мәсьәлә түгел, ләкин шуңа да карамастан, ул үзен тиешле югарылыкка куюны таләп итә. Күтәрелгән  мәсьәлә алдында каушап калмаска, бу юнәлештә булган тәҗрибәгә таянып, укыту – тәрбия процессы аша укучыга хәзерге җәмгыятьтә яшәү өчен кирәк булган  барлык сыйфатларны үзләштерүдә ярдәм итәргә кирәк.

   Тәрбия эшенең максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль  - әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбәрәт.

     Бүгенге көндә коллектив “Югары әхлаклы шәхес тәрбияләү.Укучыларга төпле белем бирү, һәвәслеген, сәләтен искә алып, үзләренә ошаган һөнәр сайларга ярдәм итү.Сәяси, социаль-иктисадый үзгәрешләр кичергән җәмгыятьтә яшәргә һәм эшләргә лаек шәхес тәрбияләү”дигән тема өстендә эшли.

          Баланы шәхес итеп формалаштыру җитди, катлаулы һәм озак процесс. Монда төп көчләр мәктәп коллективы һәм ата – аналар. Гаилә һәм мәктәпнең тәрбия эшендәге теләктәшлеге аларның бер үк максатка омтылуыннан. Чөнки бала үзенең көндәлек тормышында гаиләдәге, мәктәптәге, үзе яшәгән мохиттәге традицияләрдән чыгып эш итә һәм әнә шул традицияләрнең, үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы аның киләчәк тормышына хәлиткеч йогынты ясый.

       Мәктәбебездә укытучыларыбыз сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирәләр. Бу эш белем бирү, сәнгать,  спорт юнәлешләрендә алып барыла.  

     Мәктәпнең киләчәге-балалар. Аларның тәрбиялелегеннән, үз-үзләрен тотышыннан үз хезмәтебез нәтиҗәләрен күрәбез.Чыннан да, исәптә торучы, өлгермәүче һәм пассив балаларыбыз юк.

Барлык уңышларга ирешүнең нигезе гаилә һәм мәктәпнең бердәмлегеннән тора. Кирәкле норматив документлар, мәгълуматлар, күрсәткечләр аерым папкаларда тупланып барыла, кул астында тора.

Заман укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык—бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Гадәттә яңалыктан өлкәнрәк укытучылар курка. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучыларның үзләренең дә заман белән бергә атлап баруы мөһим.  Кайбер тәҗрибәле укытучылар, өлкән яшьтә булуларына да карамастан, һәр яңалыкны тиз «эләктереп» ала һәм яшь хезмәттәшләренә караганда да җәһәтрәк, елгыррак була белә. Бу очракта тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш-үзгәрешне тәэмин итә.

Белгәнебезчә, танылган шәхесләр — яңарыш тарафдарлары, алар ялгышудан курыкмый. Әлеге омтылышка ия булмаган очракта, укытучы искечә эшләвен дәвам итә, аның үсеше тоткарлана; ул бер тапкыр һәм гомергә кабул иткән кагыйдәләреннән тайпылмыйча эшләүне кулайрак күрә.

Укытучыны иҗади шәхес буларак тасвирлый торган берничә билгене, үзенчәлекне аерып күрсәтергә мөмкин:

1. Шәхеснең гадәттәгедән үзгәчәрәк фикер йөртергә сәләтле икәнен дәлилли һәм укытучы вазифасын башкарырлык дәрәҗәдә өлгереп җиткән шәхес булуын раслый торган акыл күрсәткечләре, акыл сыйфатлары.

2. Активлык, яхшы хәтер, эчке сиземләүнең көчле булуы. Болар үз чиратында һәр эштә башлап йөрергә сәләтлелектә, ихтыяр көченә ия булуда, максатчанлыкта, камиллеккә омтылуда чагылыш таба.

Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга; укучылар алдында гына түгел, хезмәттәшләре арасында да хөрмәт һәм дан казанырга, эчке һәм тышкы күркәм сыйфатларга ия булырга, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәргә, компьютер һәм видеотехника белән эшли белергә тиеш.

Соңгы дистә елда гына да мәктәп күп үзгәреш кичерде. XXI гасыр баласы белән эшләү алымнары, укыту-тәрбия эшен оештыру да үзгәреш таләп итә. Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми: ул үзенчә, үзгәчә фикер йөртергә, өлкәннәр кушканнан чыгып түгел, үз башы белән эш итә белергә, теләсә нинди үзгәрешкә яраклаша алырга сәләтле булып җитлегергә тиеш. Болар барысы да укытучыга зур бурычлар йөкли. Бүген укыту һәм тәрбиядә нәтиҗәлелек турында сүз алып барабыз. Нәтиҗәнең күзгә күренеп торуы, билгеле булуы шарт. Әйтик, укучы башта тырышып укый, яхшы билгеләр ала; бераздан ул начар укый башлый. Бу әле укучының башы эшләми дигән сүз түгел. Димәк, баланың үсешендә бер баскыч югары күтәрелергә тиешле вакытны укытучы күреп ала белмәгән, аңа аерым игътибар күрсәтмәгән һәм үсешен тәэмин итмәгән. Белемлелек дәрәҗәсен билге күрсәтми, укучының укырга теләген сүндермәү мөһим. Һәркемнең мөмкинлеге бертөрле түгел. Иң югары билгеләр алмыйча да, бала үз кысаларында укуда уңышка ирешергә мөмкин. Әлеге мисал укытучының үз эшенә иҗади якын килергә тиешлеген тагын бер кат ассызыклый. Балага мәктәп тормышын һәм уку эшчәнлеген тоемларга өйрәнергә ярдәм итү өчен кайбер таләпләрне истән чыгармаска:

балаларны җентекләп күзәтергә, өйрәнергә;

— алар белән дустанә мөнәсәбәттә булырга;

— ягымлы мөгамәлә күрсәтергә;

— кирәк вакытта таләпчәнлекне онытмаска;

— низагларны хәл иткәндә аеруча игътибарлы һәм гадел булырга;

— бәйрәмнәрдә балалар белән бергә күңел ачарга;

— ата-аналар белән даими аралашырга;

— мәктәпнең җәмәгать эшләрендә катнашырга;

— балаларның укудан тыш шөгыльләрен күрергә һәм уңышлары өчен мактарга;

— киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карый белергә кирәк.

Яшь укытучы балаларның белем алу эшчәнлеген дөрес оештырырга бурычлы. Укучыга ул теләгәндә теге яки бу вакыйгага, проблемага карата фикерен әйтергә мөмкинлек бирергә кирәк. Заманча укыту укучының һәр җавабы өчен журналга билге куюны таләп итми. Укытучыга сорау бирү, ирекле рәвештә фикерне җиткерү, аның белән кара-каршы сөйләшеп алу укучыга белем алу барышын нәтиҗәле итү өчен кирәк. Бала теләсә нинди катлаулылык-тагы биремнәрне үтәргә алынудан курыкмасын өчен, аның активлыгын сүрелдерми торган эш алымнарын сайлау зарур. Укучы дәрестә эш белән мәшгуль булырга, аннан тәм табарга өйрәнсен. Моның өчен биремнәрне һәр укучының сәләт-мөмкинлеген истә тотып сайлау мөһим.

Балаларга яңалыклар турында  мәгълүмат бирү, аларда гаҗәпләнү, кызыксыну хисе тәрбияләү, аларны көн саен кечкенә генә ачыш ясарга өйрәтү, дөньяны танып белергә ярдәм итә торган уен, уку хезмәтен, физик хезмәтне оештыру, яшь буынны иҗат итәргә өйрәтү. Аның спорт белән шөгыльләнүенә ирешү – балачак елларын кызыклы, эчтәлекле, истә калырлык итеп үткәрергә, чын кеше булып үсәргә ярдәм итүче чаралар.

Балачакта ук максатка ирешергә, чын кеше булып үсәргә омтылу хисе, намуслылык, ихтирамлы һәм игътибарлы булу, хезмәттә катнашу теләге – омтылышы булдыру, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатларны бала күңеленә укытучы, тәрбияче, ата – ана  сеңдерә.  Моны эзлекле  тәрбия эше алып бару аша ирешелә.

Тәрбия кешенең зиһенен үстереп, аңа билгеле бер күләмдә мәгълүмат  биреп кенә калмаска, аңарда җитди хезмәттә чын күңелдән катнашу теләге, дәрте дә кузгатырга тиеш. Шунсыз аның тормышы мәгънәле була алмый.

Шәхеснең үз мөмкинлеге таланты, һәвәслеге тәрбиянең гуманистик төрләнү үрнәге кысаларында уңышлы гамәлгә ашырыла.

Ул һәр кешенең кабатланмас, аерым үзенчәлекле, уникаль шәхес икәнлеген күз алдында тота. Татарстанның, Россия һәм дөньяның лаеклы гражданинын, әһлаклы шәхес тәрбияләү – тәрбиянең барлык системасының төп юнәлеше.

Тәрбия системасы әкренләп үсә, камилләшә бара. Яңа проблема, бурычлар, хәзерге заман педагоглары һәм укучылары тәрбия эчтәлегенә үзгәрешләр кертәләр һәм шәхеснең яңа ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә ярдәм итәләр.Һәр укытучы.һәр тәрбияче яшь буынны тәрбияләү процессын заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырганда гына яңа шәхес тәрбияли алырбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на тему "Баланы ирек рухында тәрбияләү"

Рухи байлык - ирекнең нигезе. Чын кеше моделе....

Доклад:УКУЧЫЛАРДА БЕРДӘМЛЕК ХИСЕ ТӘРБИЯЛӘҮ.

Башлангыч сыйныфта укучылар  коллетивын  туплау, аралашырга өйрәтү, психоогик үзенчәлекләрне ачыклау....

Еллык тәрбия эше планы. 2 нче класс.

Башлангыч классларда класс җитәкче булып эшләүчеләргә ярдәмгә....

Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Толерант-латин теленнән кергән. Ул- түземлелек,сабырлык,кеше нинди генә милләттән булуына карамастан,аның фикеренә,гореф-гадәтенә уңай карау  дигәнне аңлата. -Кешене  барлык физик һәм дини ...

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

Доклад "Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите".

Ата-аналарда актив педагогик караш тәрбияләү....