Доклад на тему:" Балаларда кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү"
материал на тему

Хамитова Эндже Нуртдиновна

Доклад для родительского собрания

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_balada_kesheleklelek_syyfatlary_trbiyalu_1.docx24.72 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбе

 

     

(ата – аналар җыелышы өчен доклад)

Сыйныф җитәкчесе: Хамитова Энҗе Нуртдиновна

2015 – 2016 нчы уку елы

        Мәшһүр татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри үз вакытында: “Тәрбия- һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була,ул кешене кеше итүдә иң дөрес юл “- дип,бик дөрес язган . Яшь буында гуманлылык, патриотизм, кебек мәңгелек рухи-әклакый кыйммәтләр тәрбияләүдә тупланган байлыкны югалтмау, киресенчә, аны үстерү, баету, тәрбия эшендә куллану зур әһәмияткә ия. Балаларга белем һәм тәрбия бирү юлы – туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф – гадәтләренә,йолаларына ихтирам тәрбияләү, моның өчен төрле чаралардан киң һәм нәтиҗәле файдалану ,шулар ярдәмендә укучыларда югары әхлак сыйфатлары булдыру ,белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уяту, үзара һәм башка кешеләр белән иркен аралаша белү  күнекмәләре үстерү дә ул...

Билгеле булганча, кешелеклелек сыйфатларын үстерү, кешенең шәхес булып формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урын алып тора.Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши.Тәрбия – иҗтимагый күренеш. Тәрбия эшенең стратегик максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аның физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять, шартларында интеллектуаль – әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбәрәт. Халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә мәктәп үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын тулысынча үти ала.Рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра.   Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә.Ул аны көндәлек тормышы,эше, эшчэнлеге белән  башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара .Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап,  раслап килгән.Халык педагогикасы яшь буынга белем алу, фән һәм сәнгать өлкәсендә иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнү,әхлакый камилләшү өчен җирлек тудыручы чараларның  башлангыч нигезен тәшкил итә. Халык фәнне, гыйлемне барлык байлыклардан да өстен куйган, әдәпсезлекне һәм наданлыкны өнәмәгән, кешенең акылын һәм зирәклеген югары бәяләгән.Моның шулай икәнлеге татар халык иҗаты әсәрләрендә киң чагылыш тапкан. Фольклор – халкыбыз мәдәниятенә нигез салучыларның аң=белемен, тапкырлыгын,зирәклеген, чагылдыра һәм балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә милли мәгарифнең төп таянычы булып тора. Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балада гуманлылык,гаделлек, хезмәт яратучан,тәртиплелек,җаваплылык,тыйнаклык,кебек сыйфатларны формалаштыруда аң-белем һәм тәрбия бирүдә халык педагогикасыннан киң файдаланабыз.Әхлак -ул кешенең зш хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында, билгеле бер калыпка  салынган билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат. Күренекле галим Р.Фәхреддин:”Алтыннан да кыйммәтле,оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булгн нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас.Тәрбияле бала дөньяда жанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә шатлык китерер,- дигән. Әхлакый тәрбиянең төп бурычы-балаларга    гомумкешелек   кагыйдәләрен, әхлак нормаларын, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту тәртипләрен төшендерүгә төбәлгән. Шуңа күрә мәктәбебездә һәр укытучы балаларда  халкыбызның гореф-гадәтләренә карата хәрмәт тәрбияләргә тырыша. Рухи-әхлакый тәрбия бирү татар теле һәм уку ,әдәбият, тәрбия,сәнгать дәресләрендә  уңышлы тормышка ашырыла. Программага кертелгән әсәрләрнең күбесе укучыларда Ватанга мәхәббәт, илгә хезмәт итү, намуслылык, гаделлек, ата=ананы хөрмәтләү,матурлык кебек сыйфатларны тәрбияли. Укучыларга тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрдәге геройларның, тарихи шәхесләрнең роле бик зур.Дәреслеклекләргә кертелгән мәкаль, табышмак, әкият, мәзәк, әйтем, җыр, шигырь, хикәяләр укучыларга халкыбызның бай рухи дөньясын  тирәнрәк һәм тулырак аңларга, күп гасырлар буена тулыландырып, туплап килгән югары әхлак-әдәп нормаларын, куркәм гореф-гадәтләрен яратырга һәм үзләштерергә ярдәм итә.  

        Әлбәттә, тәрбиягә нык игътибар ителергә тиеш. Ул бүгенге болгавыр заманда укыту – тәрбия дип аталган “чәчәк”нең аерым бер таҗ яфрагы гына. Әйтик, совет чорында мәктәптә тулы бер тәрбия системасы эшләп килде. Балалар бакчадан октябрятлар төркеменә күчеп тәрбияләнде,ә аннары исә – пионерга, 7 – 8 нче сыйныфларда комсомолга кабул ителде. Ә бүген исә безнең балаларны урам һәм телевидение, компьютер тәрбияли. Шуңа күрә дә мәктәп балаларга белем һәм тәрбия бирүдә кыенлыклар кичерә. Ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә, киләчәк буын бүгенге укытучылар һәм ата- аналар кулында.

        Укытучы – тәрбияче дә ул. Тәрбияченең иң кыйммәтле сыйфатларыннан берсе – кешелеклелек, балаларны ата – аналарга хас акыллы кырыслык һәм таләпчәнлек белән өретелгән эчкерсез ихтирам итү. Балаларда кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү өчен, беренче чиратта, әйләнә – тирәдә әхлаклылык культурасы булдыру бик мөһим.

        Укучыда тормышта яхшылык һәм гаделлек булуына ышаныч тудырылмаса, ул беркайчан да үзен чын кеше итеп сизмәячәк, үз дәрәҗәсен белү хисен татымаячак. Ә инде яшүсмер чорына кергәч, ул ачу саклый башлый, аның өчен тормышта бернинди изге һәм кыйммәтле нәрсәләр калмый, һәм ул укытучының, башкаларның сүзенә игътибар итми.

        Баланың укытучыны хөрмәт итүе өчен ата- ана тәрбиясе зур әһәмияткә ия. Бала – ата- ананың тормыш көзгесе. Ата – ананың рухи матурлыгы, аларның күрше – тирәләргә, дус – ишләргә, карт – корыга яхшылык эшли белүе – балада югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә зур ярдәмче. Әгәр ата – ана күңел җылылыгын әйләнә – тирәдәге кешеләргә бирсә, аларның шатлыгын һәм кайгысын уртаклашса, аларны йөрәкләре аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән  балалар киң күңелле, игътибарлы, эчкерсез булып үсә. Ә инде кайбер ата – аналарның үз – үзләрен генә яратуы, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуы – иң зур бәхетсезлек. Чөнки киләчәк җәмгыятьнең үсеше, халыкның әхлакый кануннарны ничек итеп саклауларына һәм аңа буйсынуларына бәйле. Кызганыч, бүген ата – аналарның байтагы күбесенчә үз балаларыннан башка берни дә күрмиләр, ә инде мондый чиктән ашкан мәхәббәт ахыр чиктә бары тик бәхетсезлеккә китерә.

        Әйткәнебезчә, бала – гаилә көзгесе. Кояш нурлары су тамчысында ничек чагылса, балаларда да ата – ананың әхлакый йөзе чагыла. Мәктәпнең һәм ата – ананың бурычы – һәр баланы бәхетле итү, ә бәхет күпкырлы.

        Баланың бәхете – аның шәфкатьлелегендә. Шәфкатьлелектән – бер кешенең икенче кешегә бирә торган чын йөрәк җылылыгыннан башка күңел матурлыгы була алмый. Шәфкатьлелекнең нигезе, чыганагы – тереклекне һәм матурлыкны тудыруда, иҗат итүдә, раслауда. Яхшылык матурлык белән тыгыз бәйләнештә.

        Бала күңелендә кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү өчен, аны “матурлык дөньясына” алып керергә кирәк. Мәктәп һәм гаилә бердәм булып әхлакый сыйфатлар тәрбияләгәндә генә, балада әхлаклылык принциплары формалаша. Чөнки дөнья матурлыгы баланың күңелен дә матур итә.

        Хәзер үзләренең шәхси теләкләренә чик куя белмәгән кешеләр саны арта бара. Дөнья байлыкка мөкиббән киткән, акча иң мөһим нәрсә итеп санала. Ләкин шуны онытмыйк: “Һәлак булыйм дисәң, я мал тупла, я надан кал”, - ди халкыбыз.

        Шунысы мәгълүм, кеше үзенең шәхси мәнфәгатьләренә чик куя алмый икән, ул беркайчан да яхшы кеше була алмый. Үз – үзләрен яратучылар, үз файдалары өчен генә тырышучылар, кеше кайгысына һәм уңышсызлыгына шатланып, аңа ваемсыз караучылар, нәкъ менә бала чакларында үз теләкләрен генә үтәтеп, аларны барыннан да өстен куеп,башкаларга битараф булганнар арасыннан килеп чыга да инде.

        Мәктәптә соңгы елларда бәйләнчек, әдәпсез балалар күбәйде,дибез. Бу инде – балаларда була торган индивидуализмның бер чире. Әгәр ата – ана баланың хилаф эшләрен гафу итсә, ул җәзасыз калуга шатланып укытучыга һәм башкаларга карата дорфа мөнәсәбәттә була, аларның сүзен тыңламый башлый, ә соңыннан ул үз ата – анасына да көн күрсәтми. Нәтиҗәдә әхлаксыз буын барлыкка килә. Әхлаксыз буын балалары да шундый ук тәрбия ала һәм җәмгыять рухи яктан таркала. Бу – бик куркыныч күренеш.

        Сөйләгәннәргә нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: кеше кайгысына һәм газапларына карата сизгер һәм ярдәмчел булу сыйфатлары тәрбияләү – мәктәпнең һәм гаиләнең гомуми бурычы. Бүтән кешенең кайгысын үз кайгысы итеп санаганда гына кеше башка берәүгә дус, иптәш һәм туган була ала. Шуңа күрә балага тәрбия биргәндә, тәрбиячеләр шуны онытмасын: бала икенче бер кешене йөрәге, хисләре белән тоярга тиеш. Шунсыз ул беркайчан да чын кеше була алмый. Тоярга, хис итәргә өйрәтү – мәктәптә дә,гаиләдәдә иң читене. Шәфкатьлелек, сизгерлек, ярдәмчеллек, кайгы һәм шатлыкларны уртаклашу гаилә һәм мәктәпнең бердәм тәрбия системасында гына тормышка аша ала. Кешеләрнең бәхете, шатлыгы, күңел тынычлыгы өчен ни дә булса эшләгәндә генә бала бүтән кешенең иң тирән кичерешләрен тоя ала. Әгәр гаиләдә баланың ата – анасын,әби –бабасын ихтирам итү хисе аларга игелек эшләү теләге белән рухландырылмаса, ул эгоистик хискә әйләнә. Бала әнисен үзенә шатлык тудыру чыганагы булганы өчен генә ярата. Башкалар язмышы өчен борчылу, дулкынлану, кайгырту,газаплану хисләре тәрбияләгәндә генә бала йөрәгендә чын кешелек сыйфатлары тууын онытмаска кирәк.

        Чыгышымны шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:

                                Чыршыдай биек булыгыз,

                                Нараттай төз булыгыз,

                                Зиректәй алсу булыгыз,

                                Кояштай сылу булыгыз,

                                Имәндәй таза булыгыз,

                                Әхлаклы һәм сау – сәламәт булыгыз.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на тему "Баланы ирек рухында тәрбияләү"

Рухи байлык - ирекнең нигезе. Чын кеше моделе....

Доклад:УКУЧЫЛАРДА БЕРДӘМЛЕК ХИСЕ ТӘРБИЯЛӘҮ.

Башлангыч сыйныфта укучылар  коллетивын  туплау, аралашырга өйрәтү, психоогик үзенчәлекләрне ачыклау....

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

Балада кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү

Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш....

Доклад на тему "Шәхес тәрбияләү"

Доклад для высупления на педсовете...

Доклад "Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите".

Ата-аналарда актив педагогик караш тәрбияләү....