Ф.Яруллинның «Зәңгәр күлдә Ай коена» һәм В.М.Гаршинның «Лягушка-путешественница» әкиятләрендә кешелеклелек сыйфатлары.
план-конспект урока (4 класс)

Ибраһимова Энҗе Сәлим кызы

4нче сыйныф татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Туган телдә әдәби уку дәресе

Укытучы: Ибраһимова Энҗе Сәлим кызы ,югары категорияле туган (татар) тел һәм  әдәбияты укытучысы

Тема: Ф.Яруллинның «Зәңгәр күлдә Ай коена» һәм В.М.Гаршинның «Лягушка-путешественница»  әкиятләрендә кешелеклелек сыйфатлары.

Предмет нәтиҗәсе:  Ф.Яруллинның «Зәңгәр күлдә Ай коена» һәм В.М.Гаршинның «Лягушка-путешественница»  әкиятләренең эчтәлеген аңлау, алардагы уртак  кешелеклелек сыйфатларын табу, татар әкиятен рус әкияте белән чагыштыра, мөстәкыйль нәтиҗә ясый, геройларга характеристика бирә белү.

Метапремет нәтиҗәсе:  

Регулятив: УМ кую, төркемнәрдә чишү юлын билгеләү, адымлап биремнәр үтәү, нәтиҗәне дөрес формалаштыру, үзбәя кую;

Танып белү: әңгәмәдәшеңнән ишеткәнне үз фикерең белән чагыштыру, нәтиҗәләр чыгара, укылган тексттан кирәкле информацияне табып аера белү;

 Коммуникатив: иптәшеңнең  фикерен тыңлый, ишетә белү;чират белән чыгыш ясау, үз фикереңне курыкмыйча дәлилли белү, диалогик сөйләм күнекмәсен камилләштерү;

Шәхескә кагылышлы: тормышта кыенлыкларны җиңү юлларын табарлык мөстәкыйль         фикергә килү күнекмәләре булдыру.

Җиһазлар: рус һәм татар әкият китаплары күргәзмәсе, мультимедиа проекторы, язучыларның портретлары, дәреслекләр

Дәрес барышы.

I.Ориентлашу-мотивлаштыру.

1.Оештыру өлеше.

2.Уңай психологик халәт тудыру.

II.Актуальләштерү.

1.Әкиятләрнең төрләрен ачыклау. Мисаллар китерү. “Автор әкиятләре”төшенчәсен ачыклау. Күргәзмә материалларына күзәтү ясау.

III.Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

1.Укытучы. Бүгенге дәреснең үзәгендә ике әсәр: татар халык язучысы Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” һәм Всеволод Михайлович Гаршинның “Лягушка-путешественница” әкиятләре  .

2.Сүзлек сүзләрен ныгыту (слайд).

Бака ефәге-водоросль

Сукыр тычкан –крот

Гөберле бака- жаба

Миң-родинка

Ишеп ясалган- свитый

3.Укучылар,әкиятнең эчтәлеген искә төшерик әле.Моның өчен без һәр персонажның эшен санап чыгыйк.

Укучылардан көтелгән җаваплар:

 Ай коена, җил уянган,Ай мавыгып киткән һәм бака ефәгенә уралган, ярдәм сорап кычкыра башлаган....

4.Укытучы.Укучылар, хәзер һәр персонажның янына аны башкалардан аерып торган сыйфатын өстибез.

Укучылардан көтелгән җаваплар:

а) якты, сөйкемле Ай коена (1нче слайд);

б) игътибарсыз Тычкан Җилнең койрыгына баскан (2нче слайд);

в) мавыгып киткән Ай бака ефәгенә уралган (3нче слайд);

г) көнче Чуртан ярдәмгә килмәгән (4 нче слайд);

д) ямьсез, чатан аяклы Гөберле бака Айны коткармаган (5 нче слайд);

е)оялчан Айсылу Айга ярдәмгә килгән (6 нчы слайд).

5.Укытучы. Укучылар , хәзер  план буенча әкиятнең эчтәлеген кыска вариантта  сөйлик (эчтәлек ,өлешләп, берничә укучыдан сөйләтелә) .

- Димәк,матур кеше турында әкияттә ничек дип җырлыйлар?(тексттан табып укыйлар).Ай үзенең нурларын нинди кешенең йөзенә яга?

Укучылардан көтелгән җавап.Ай нурларын бары тик күңеле матур, кешелекле кешеләрнең йөзенә генә яга.

Укытучы.Әйе, оялчан Айсылу шикелле ярдәмчел булырга, яхшылык эшләүдән курыкмаска кирәк.Ә тормышта Сезнең, укучылар, яхшылык әшләгәнегез бармы? (мисаллар китерәләр).

6.- Ә хәзер, укучылар, В.М.Гаршинның”Лягушка –путешественница”әкиятенең сюжетын искә төшерик.Автор  героена карата нинди мөнәсәбәттә?

Укучылардан көтелгән җаваплар.Ул аны ярата.Яхшы мөнәсәбәттә.

Укытучы.Язучы нинди сүзләр, сүзтезмәләр куллану аша мөнәсәбәтен белдерә?

Укучылардан көтелгән җаваплар:

Наслаждалась- хозурлану, кәефләнү

Какая прекрасная- нинди гүзәл

Восхитительно-ис китәрлек,сокландыргыч

Приятно- рәхәт

Нежилась-назланды

Пришла в восторг- куанды

 7.Укытучы.Укучылар , хәзер түбәндәге сүзләрне кулланып (слайд) баканың портретын төзик:

Акыллы                                                   ахмак                                                          тапкыр

Мактанчык                                              оялчан                                                         тартынучан

Күп сөйли                                                хыялый                                                       кызыксынучан

8.Укытучы. Димәк, бака сәяхәтчегә әйләнде. Ни өчен үрдәкләр баканы үзләре белән алдылар икән? (баканың зирәклеге үрдәкләрне таң калдыра).Һавада бака бик курыкты.Ничек уйлыйсыз, ни өчен ул үрдәкләрнең түбәнрәк очуын сорады?    Өзекне искә төшерегез әле.

Укучылардан көтелгән җавап.Автор баканың тагын бер яңа сыйфатын ачты. Ул-  мактанчык,масаючан,хәйләкәр (слайдка өстәмәләр кертелә).

Укытучы.Баканы кайсы сыйфаты харап иткән?

Укучылардан көтелгән җавап. Мактану.   Ул башлаган эшен, мактану сәбәпле, яхшы итеп тәмамлый алмаган.

Укытучы. Авторның  героена карата мөнәсәбәте үзгәрдеме (дәлиллләр тыңлана)? Укучылар, уйлап әйтегез әле, ике әкияттә  дә нинди уңай һәм тискәре сыфатларны таптык?

Укучылардан көтелгән җавап .Уңай сыйфатлар: тапкыр,акыллы,кызыксынучан, мәрхәмәтле,зирәк,күңеле яхшы.

Тискәре сыйфатлар:мактанчык,ахмак,күп сөйләшүчән, көнче,игътибарсыз,хәйләкәр.

9.Укытучы.Уңай сыйфатларга ия булган кешене нинди кеше дибез? (“кешелекле” җавабы көтелә).Ф.Яруллинның “ Зәңгәр күлдә ай коена” һәм В.М.Гаршинның”Лягушка-путешественница” әкиятләренең идеясе нәрсәдә?

Укучылардан көтелгән җавап. Авторлар фикеренчә,матур эшләү өчен көнче,игътибарсыз һәм мактанчык булмаска кирәк (үзләренең бу фикер белән килешүләрен яки килешмәүләрен дәлиллиләр).

10.Рефлексия.

Укытучы.Нәрсә эшләргә тиеш идек?

Укучылардан көтелгән җавап. Ф.Яруллинның “ Зәңгәр күлдә ай коена” һәм В.М.Гаршинның”Лягушка-путешественница” әкиятләренең эчтәлеген белергә,геройларның  гамәлләренә бәя бирергә тиеш идек.

Укытучы.Ничек эшләдек?

 Укучылардан көтелгән җавап. Әкиятләрнең эчтәлеген белдек,яңа сүзләр белән таныштык,геройларны таптык, аларга бәя бирдек.

Укытучы.Әйе, укучылар, ике әдәбиятта да кешелеклелек сыйфатлары югары бәяләнә .Без милли әдәбиятлар мисалында кешенең нинди милләттән булуына карамастан, бер үк кешелеклелек законнарына буйсынып яшәвен күрдек.Хезмәтегез өчен рәхмәт.

11.Өй эше.Сез язучы булсагыз, бу әкиятләрне ничек дәвам итәр идегез? ( бер әкиятне сайлап алырга, дәвамын язарга).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Оригами "Коала"

В презентации представлениы сведения о коалах, их среде обитания, а также этапы изготовления поделки в технике оригами....

Ф.Яруллин

Литературное чтение...

Урок "Фанис Яруллин"

Открытый урок по родному языку (татарский язык)...

Родной коай - часть большой страны

Урок - практикум в 4 классе. Тема урока "Водоёмы нашего района". Работа в группах....

Балада кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү

Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш....

Мастер класс "Коала в технике оригами"

Пошаговое выполнение поделки делает мастер класс доступным. По желанию можно добавить  в работу другие фигурки  выполненные в технике оригами и придумать сюжет....