Балада кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү
материал на тему

Шайхелмарданова Нурания Абударовна

Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_1.docx16.92 КБ

Предварительный просмотр:

                               Балада кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

  Белем биргәндә баланың ихтыяҗы искә алына. Ул артык катлаулы мәсьәләләрне җиңә алмый, ә инде мәсьәлә җиңелрәк булганда, аны үзләштерергә теләми. Шуңа күрә укытучыга һәм әти-әнигә укыту- тәрбия алымнарын дөрес сайлау зарури.

    Әлбәттә, тәрбиягә нык игътибар  ителергә тиеш. Ул бүгенге болгавыр заманда укыту- тәрбия дип аталган “чәчәк”нең аерым бер таҗ яфрагы гына. Әйтик, совет чорында мәктәптә тулы бер тәрбия системасы эшләп килде. Балалар бакчадан октябрятлар төркеменә күчеп тәрбияләнде, ә аннары исә – пионерга, 7-8 нче сыйныфларда комсомолга кабул ителде. Ә бүген исә безнең балаларны урам һәм телевидение тәрбияли. Шуңа күрә дә мәктәп балаларга белем һәм тәрбия бирүдә кыенлыклар кичерә. Ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә, киләчәк буын бүгенге укытучылар һәм ата- аналар кулында.

     Укытучы-  тәрбияче дә ул. Тәрбияченең иң кыйммәтле сыйфатларыннан берсе- кешелеклелек , балаларны , ата- аналарга хас акыллы кырыслык һәм таләпчәнлек белән эретелгән эчкерсез ихтирам итү.  Балаларда кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү өчен , беренче чиратта, әйләнә- тирәдә әхлаклылык культурасы булдыру бик мөһим.

     Укучыда тормышта яхшылык һәм гаделлек булуына ышаныч тудырылмаса, ул беркайчан да үзен чын кеше итеп сизмәячәк. Үз дәрәҗәсен белү хисен татымаячак. Ә инде яшүсмер чорына кергәч, ул ачу саклый башлый, аның өчен тормышта  бернинди изге һәм кыйммәти нәрсәләр калмый. Һәм ул укытучының , башкаларның сүзенә игътибар итми.

      Баланың укытучыны хөрмәт итүе өчен ата- ана тәрбиясе зур әһәмияткә ия. Бала – ата-ананың тормыш көзгесе. Ата- ананың рухи матурлыгы, аларның күрше- тирәләргә, дус-ишләргә, карт-корыга яхшылык эшли белүе- балада югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә зур ярдәмче. Әгәр  ата һәм ана күңел җылылыгын әйләнә- тирәдәге кешеләргә бирсә, аларның шатлыгын һәм кайгысын уртаклашса, аларны йөрәкләре  аша  үткәрә белсә , андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар киң күңелле, игътибарлы, эчкерсез булып үсә. Ә инде кайбер ата- аналарның үз- үзләрен генә яратуы ,  үз мәнфагатьләрен генә кайгыртуы- иң зур бәхетсезлек. Чөнки киләчәк җәмгыятьнең үсеше, халыкның әхлакый кануннарны ничек итеп саклауларына һәм аңа буйсынуларына  бәйле. Кызганыч, бүген ата-аналарның байтагы күбесенчә үз балаларыннан башка берни дә күрмиләр, ә инде мондый чиктән ашкан мәхәббәт ахыр чиктә бары тик бәхетсезлеккә китерә.

    Әйткәнебезчә, бала- гаилә көзгесе. Кояш нурлары су тамчысында ничек чагылса, балаларда да ата- ананың әхлакый йөзе чагыла. Мәктәпнең һәм ата- ананың бурычы- һәр баланы бәхетле итү, ә бәхет исә күпкырлы.

    Баланың бәхете- аның шәфкатьлелегендә . Шәфкатьлелектән- бер кешенең икенче кешегә бирә торган чын йөрәк җылылыгыннан башка күңел матурлыгы була алмый. Шәфкатьлелекнең нигезе, чыганагы- тереклекне һәм матурлыкны тудыруда, иҗат итүдә, раслауда. Яхшылык матурлык белән тыгыз бәйләнештә.

    Бала тәрбияләүдә шәфкатьлелекнең әһәмиятен күрсәтеп, күренекле педагог Я.Корчак болай язып калдырган: “ Балаларның керсез саф демократизмы дәрәҗә аерымлыгын белми. Ялчының түккән тире һәм аның ач- ялангач яшьтәше,атның авыр язмышы һәм чалынган тавыкның  әҗәле баланы вакытыннан элек кайгыга сала. Аңа эт тә, кош та якын, аның өчен күбәләк белән чәчәк икесе дә бер, вак ташны да , әкәм- төкәмне дә ул үзенә кардәш итеп саный. Үзен күрсәтергә тырышу тәкабберлегеннән азат булган бала күңелнең бары тик кешедә генә булуын белми”. Билгеле булганча, шәфкатьле бала галәмдә түгел, ә бәлки җирдә тәрбияләнә. Аны тәрбияләү өчен әхлакый кануннар , халыкның тормышчан педагогик чараларын кулланырга кирәк.

   Ничек кенә булмасын, гүзәл хисләр тәрбияләү үзләренең  тамырлары белән балачакка тоташырга тиеш, ә кешелеклелек , яхшылык, ягымлылык, итагатьлелек хезмәттә ,әйләнә- тирәдә матурлык турында кайгыртканда, борчылганда туа. Мәктәп тәрбиясе һәм тормыш тәҗрибәсе шуны раслый, матур хисләр, хисси культура- кешелеклелеккә хас сыйфат.  Матур хисләр балачакта тәрбияләнмәсә, аларны беркайчан да тәрбияләп булмый. Шуңа күрә  балага мәктәптә һәм гаиләдә бары тик уңай шартлар тудыру зарур. Ул матур хисләр тәрбияләү мәктәбен үтәргә тиеш. Дөньяны акылы белән генә түгел, ә бәлки йөрәк хисләре аша танып белә алса гына , балада әхлакый тәрбиянең асылы чагыла.

  Бала күңелендә кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү өчен , аны “ матурлык дөньясына” алып керергә кирәк. Мәктәп һәм гаилә бердәм булып әхлакый сыйфатлар тәрбияләгәндә генә, балада әхлаклылык принциплары формалаша. Чөнки дөнья матурлыгы баланың күңелен дә матур итә. Бу турыда күренекле педагог В.Сухомлинский : “ Матурлык- кешелеклелекнең, саф хисләрнең, эчкерсез мөнәсәбәтләрнең нигезе һәм асылы ул. Матурлыкка карап елмаю, аның белән хозурлану һәм аңа соклану миңа балалар йөрәгенә илтә торган сукмак булып тоелды”,- дигән.

   Хәзер үзләренең шәхси теләкләренә чик куя белмәгән кешеләр саны арта бара. Дөнья байлыкка мөкиббән киткән , акча иң мөһим әйбер итеп санала. Ләкин шуны онытмыйк: “ Һәлак булыйм дисәң, я мал тупла, я надан кал “,- ди халкыбыз.

   Шунысы мәгълүм, кеше үзенең шәхси мәнфәгатьләренә чик куя алмый икән, ул беркайчан да яхшы кеше була алмый. Үз- үзләрен яратучылар, үз файдалары өчен генә тырышучылар, кеше кайгысына һәм уңышсызлыгына шатланып, аңа ваемсыз караучылар, нәкъ менә бала чакларында үз теләкләрен генә үтәтеп, аларны барыннан да өстен куеп, башкаларга битараф булганнар арасыннан килеп чыга да инде.

    Рухи ышанулар, дөньяны күзаллау, гадәтләр кешенең эчке хисләре белән тыгыз бәйләнештә яши. Бала әйләнә- тирәне танып белергә өйрәнгәндә сизгерлек, зирәклек булмаса, җирдә рәхимсез, шәфкатьсез кешеләр барлыкка киләчәк.Ә бит кешенең күңел дөньясы балачакта формалаша. Балачак елларында шул сыйфатлар тәрбияләнмәсә, яшьлек елларында да, картаймыш көнендә дә аңа бик кыен булачак.

  Мәктәптә соңгы елларда бәйләнчек, әдәпсез балалар күбәйде ,дибез. Бу инде -балаларда була тоган индивидуализмның бер чире. Әгәр ата-ана баланың хилаф эшләрен гафу итсә, ул җәзасыз калуга шатланып укытучыга һәм башкаларга карата дорфа мөнәсәбәттә була, аларның сүзен тыңламый башлый, ә соңыннан ул үз ата- анасына да көн күрсәтми. Нәтиҗәдә, әхлаксыз буын барлыкка килә. Әхлаксыз буын балалары да шундый ук тәрбия ала һәм җәмгыять рухи яктан таркала. Бу- бик куркыныч күренеш. Күренекле шәхесләрнең берсе И.Кант:” Тәрбия сәнгатенең принцибы шундый: балалар бүген өчен тәрбия алырга тиеш түгел, ә алар киләчәк буын кешелек  дөньясының тагын да яхшырак сыйфатын тудыру өчен тәрбия алырга тиеш”,- дип язган.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: кеше кайгысына һәм газапларына карата сизгер һәм ярдәмчел булу сыйфатлары тәрбияләү- мәктәпнең һәм гаиләнең гомуми бурычы. Бүтән кешенең кайгысын үз кайгысы итеп санаганда гына кеше башка берәүгә дус, иптәш һәм туган була ала. Балага тәрбия биргәндә шуны онытмаска кирәк: бала икенче бер кешене йөрәге, хисләре белән тоярга тиеш. Шунсыз ул беркайчан да чын кеше була алмый. Тоярга, хис итәргә өйрәтү- гаиләдә дә , мәктәптә дә иң читене. Шәфкатьлелек, сизгерлек, ярдәмчеллек, кайгы һәм шатлыкларны уртаклашу гаилә һәм мәктәпнең бердәм тәрбия системасында гына тормышка аша ала. Кешеләрнең бәхете, шатлыгы, күңел тынычлыгы өчен ни дә булса эшләгәндә генә бала бүтән кешенең иң тирән кичерешләрен тоя ала. Әгәр гаиләдә баланың ата-анасын, әби- бабасын ихтирам итү хисе аларга игелек эшләү теләге белән рухландырылмаса, ул эгоистик хискә әйләнә. Бала әнисен үзенә шатлык тудыру чыганагы булганы өчен генә ярата. Башкалар язмышы өчен борчылу, дулкынлану, кайгырту, газаплану хисләре тәрбияләгәндә генә бала йөрәгендә чын кешелек сыйфатлары тууын онытмаска кирәк.

   

                    Олыимән башлангыч мәктәбе

Балада кешелеклелек сыйфатлары                        тәрбияләү.

          (Ата- аналар җыелышы өчен чыгыш)

   

    Укытучы:Шайхелмарданова Нурания Әбүдәр кызы

                                              2015 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Толерант-латин теленнән кергән. Ул- түземлелек,сабырлык,кеше нинди генә милләттән булуына карамастан,аның фикеренә,гореф-гадәтенә уңай карау  дигәнне аңлата. -Кешене  барлык физик һәм дини ...

Конспект урока "Антоним һәм синоним сыйфатлар" в 3 классе (на татарском языке)

Готовый конспект урока по татарскому языку в 3 классе....

Гомумкешелекле сыйфатлар – укыту-тәрбия процессының бердәм нигезе

Сыйныф җитәкчесе эшендә төп максатларның берсе - һә укучыны шәхес буларак формалаштыруга ярдәм итү һәм шәхеснең үсешенә тәэсир ясау....

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар.

Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар белән таныштыру; аларны җөмләдә куллану күнекмәләрен ; укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; әниләргә мәхәббәт тәрбияләү....