Конспект урока "Антоним һәм синоним сыйфатлар" в 3 классе (на татарском языке)
план-конспект урока (3 класс) по теме

Шамсутдинова Альфия Рависовна

Готовый конспект урока по татарскому языку в 3 классе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл antonim_hm_sinonim_syyfatlar.docx20.66 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы:     антоним һәм синоним сыйфатлар

Максат:            1)Сыйфат турында өйрәнгәннәрне ныгыту;

                            2)Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен,                             иҗади сәләтләрен үстерү;

                             3)Антоним һәм синоним сыйфатлар белән таныштыру;

                             4)Туган телгә мәхәббәт, әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Материал:  татар теле дәреслеге, 3 сыйныф, 40-41 бит, табышмаклар китабы.

 Дәреснең   тибы: сәяхәт дәрес.                            

                               Дәрес барышы:

I.Оештыру. Уңай хәләт тудыру

Әкият. Борын-борын заманда бер патшалык булган. Патшаның исеме Сыйфат икән. Аның бик матур, акыллы, зифа, асыл, ягымлы, чибәр кызлары булган. Һәм бер көнне бу патшалыкка батыр, матур, акыллы, кыю егетләр килгән. Кызларны сайлый башлаганнар, барысы да берсеннән –берсе матур булганга аера алмаганнар һәм үзләре дә бу патшалыкта калырга рөхсәт сораганнар.

  1. Укучылар. Ни өчен мин дәресне шушы әкияттән башладым, дип уйлыйсыз?
  2. Әйе, без сыйфат темасын үзләштердек һәм бүген дәрестә белемнәрне ныгытабыз һәм антоним сыйфатлар белән синоним сыйфатларны танырга, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнербез.
  3. II.Матур язу күнегүе.

                       Унберенче март.

                        Сыйныф эше.

к н л

.алкын,  оз.н,  .омшак,  .айдалы,  б.ллы,  .үгәрәк.

III. Үткәннәрне ныгыту.

-Укучылар, без буген сәяхәт- дәрес үткәрербез һәм “ Сыйфат патшалыгы”на сәяхәт итәрбез. Беренче патшалыкта тест эшләргә туры киләчәк.”Сорау бездән,җавап-сездән” дип атала ул тест.

(слайд 1)

 1   .Сыйфат нәрсәне белдерә?

А)предметны

Б)предметның эшен

В)предметның билгесен

2.   Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?

А) Кем? Нәрсә?

Б)Нинди? Кайсы?

В) Нишли? Нишләде? Нишләгән?

3.  Сыйфат нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?

А) фигыльгә

Б)исемгә

В)алмашлыкка

4)Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә

А)Алсу мәктәптә укый.

Б)Бүгенге көн кояшлы булды.

В) Әни миңа күлмәк алды.

II нче патшалык  “Бер предметка күп билге “ дип атала.(сдайд 2)

1 нче рәт – алма

2 нче рәт – кыяр

3 нче рәт – помидор сүзләренә сыйфатлар табып язырга.

-Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә? (форманы, төсне,тәмне,хәләтне)

VI.Яңа тема өстендә эш.

-Сыйфатлар мәгънәләре ягыннан аерылалар. Мәгънәләре капма –каршы булган сыйфатларны антоним сыйфатлар дип атыйлар.         Шулай итеп III нче патшалык “Антоним сыйфатлар” патшалыгына рәхим итегез. Алар белән танышырга дәреслегебез ярдәм итәр. 40 нчы бит 65 нче күнегүне эшлибез. (язмача башкару)

(слайд 3)

_Ә хәзер бирелгән сыйфатларның антонимын табарга кирәк

              Матур-                                              җиңел-

              Яшь-                                                    ачы-

             Яңа-                                                      салкын-

            Караңгы-                                             чиста-

            Бай-                                                      төз-

V. ФизИК ЯЛ МИНУТЫ. (слайд 4)

_Күрсәт әле, үскәнем. Ничек кошлар очалар?

-Менә шулай, менә шулай.җиңел генә очалар.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек яфрак коела?

-Менә шулай, менә шулай, матур итеп коела.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек куян сикерә?

-Менә шулай . менә шулай матур итеп сикерә.

VI. Белемне ныгыту.

-Ук чылар антоним сүзләрне , сыйфатларны татар халык мәкальләрендә, табышмакларыНДА бик күп очратырга мөмкин. Сөйләмдә аларны капма-каршы куеп, предметларны чагыштырып карау өчен кулланалар.

                           Мәкальләр патшалыгы (слайд 5)

Тәмле тел таш яра, тәмьсез тел баш яра.

Яхшы сүз-яз кебек, яман сүз-көз кебек.

ЯХШЫ СҮЗ ДАРУЛЫ, ЯМАН СҮЗ АГУЛЫ..

---Әйдәгез, укучылар бу мәкальләрдәге антоним сыйфатларны табып карыйк әле.

                          Табышмаклар патшалыгы (слайд 6)

Һичбер кайчан сөйләшми ул,

Ләкин һәркем аңлый телен.

Олы дими, кече дими,

Өйрәтә ул безгә белем.

                                 ( Китап )

Чыны бар, ялганы,

Яхшысы, яманы.

Агы бар, вагы бар.

 Авызда тагы бар.

                                 ( Сүз )      

                         “Синоним сыйфатлар” патшалыгы (слайд 7)

-Мәгънәләре ягыннан охшаш булган сыйфатларны синоним сыйфатлар дип атыйлар. Мәсәлән: матур- сылу, чибәр, нәфис, гүзәл, искиткеч.

-Бу сүзләрне кемнәргә карап әйтәләр икән? (кызларга, әниләргә)

-Әйе,әле яңа гына 8 март - кызлар, әниләр, әбиләр, гомүмән халыкара хатын-кызлар бәйрәме үтеп китте.. Шул уңайдан сез әниләр турында иншалар яздыгыз. Әйдәгез, аларның берничәсе белән танышып та китик әле.

                   (Укучыларның иншалары тыңлана)

_Менә рәхмәт. Балалар,сез бу иншаларда әниләрнең матур сыйфатларын күрсәтә алдыгыз.  Бу иншаларда әйтеп биргәнегезчә, әниләр озын гомерле булсыннар, балалар әниле булып яшәсеннәр. Әниләрнең кадерен белегез, хөрмәтләп яшәгез, аларның йөзләренә кызыллык китермәгез, сүзләрен тыңлагыз.

-Укучылар. Синоним сыйфатлар патшалыгындагы биремне үтәргә кирәк бит әле.төркемнәрдә эшләп алабыз. (слайд 8)

I рәткә     алма сүзе (татлы, тәмле, сусыл)

II рәткә    бала сүзе (нәни, кечкенә, бәләкәй)

III рәткә    көн сүзе  (матур, кояшлы,тыныч) бирелә. Бу сүзләргә туры килерлек итеп синоним сыйфатлар табарга кирәк.

                                  Тест

1. Матур сыйфатының антонимын табарга

А) чибәр                         в) ямьсез

Б) күркәм                      г) гүзәл

2. Белемле сүзенең синонимын табарга

А) тәртипле                          в) өлгер

Б) акыллы                                г) уңган

                       

                        “Сыйныф йолдызы” патшалыгы (слайд 9)

Карсыяшлеәчзуйома   хәрефләреннән файдаланып сыйфатларны  белдергән сүзләрне төзергә

(кара, яшел, әче, зур, йомшак, ак, карлы, соры, кызу, суык)

VII. Йомгаклау.

-Менә укучылар. Шулай итеп сез бүгенге дәрестә сыйфат патшалыгына сәяхәт иттегез. Биремнәрне бик яхшы итеп үтәдегез. Молодцы.Киләчәктә дә тырыш булыгыз, яхшы укыгыз,  телегез тәмле, белемегез зур булсын. Белемле булсагыз, беркайда да югалмассыз дип ышанып калам. Уңышлар сезгә!

                          Минем сезгә теләкләрем: (слайд 10)

          Сәламәт булыгыз!

          Бәхетле булыгыз!

          Кояш кебек балкыгыз!

          Йолдыз кебек яныгыз!

          Чишмә кебек саф күңелле булыгыз!

           Күбәләкләр кебек шаян булыгыз!

          Кырмыскалар кебек эшчән булыгыз!

          Зур үсегез, чын кеше булыгыз!      

 Өй эше: 1) 68 нче күнегү

                 2) “Безнең өйдә” дигән темага инша язырга.

 

       

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по математике 4 класс (на татарском языке)

Хәрәкәткә мәсьәләләр чишү.Ныгыту.“Хәрәкәткә мәсьәләләр “темасы буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту, төркемнәрдә эшләүне дәвам итү.ИКТ кулланып  эшлекле уен-дәрес....

УРОК МАТЕМАТИКИ В 1 КЛАССЕ (НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ)

УРОК МАТЕМАТИКИ ПРОВОДИТСЯ С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ РАЗВИВАЮЩЕЙ ТЕХНОЛОГИИ. УМК "ШКОЛА РОССИИ".АВТОР УЧЕБНИКА МОРО.Тема:□ +3,□-3 тибында кушу һәм алуМаксат:1) укучыларның 3 не өлешләп кушу һәм алу күнек...

Четвертная контрольная работа 3 класса по татарскому языку для русскоязычных учащихся.

Четвертная контрольная работа 3 класса по татарскому языку для русскоязычных учащихся....

Конспект урока 3 класса по татарскому языку

Учайщимся 3-его класса дать понятие о местоимениях....

Конспект урока для 1 класса по татарскому языку по теме " Новый год"

Конспект урока на татарском языке для 1 класса....

Конспект открытого урока по литературному чтению на татарском языке

Конспект урока по литературному чтению на татарском языке. Знакомство с творчеством татарского писателя  Гарифа Галиева и его произведением "Когда меняются месяцы"...