УРОК МАТЕМАТИКИ В 1 КЛАССЕ (НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ)
методическая разработка по математике (1 класс) по теме

Гинаятуллина Тагзима Шайхелисламовна

 

УРОК МАТЕМАТИКИ ПРОВОДИТСЯ С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ РАЗВИВАЮЩЕЙ ТЕХНОЛОГИИ. УМК "ШКОЛА РОССИИ".АВТОР УЧЕБНИКА МОРО.

Тема:□ +3,□-3 тибында кушу һәм алу

Максат:1) укучыларның 3 не өлешләп кушу һәм алу күнекмәләрен ныгыту;

2)балаларның исәпләү, мәсьәләләр чишү һәм фикерләү сәләтен үстерү;

3) фән белән кызыксыну тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema1.docx19.9 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:□ +3,□-3 тибында кушу һәм алу

Максат:1) укучыларның 3 не өлешләп кушу һәм алу күнекмәләрен ныгыту;

2)балаларның исәпләү, мәсьәләләр чишү һәм фикерләү сәләтен үстерү;

3) фән белән кызыксыну тәрбияләү.

Материал: математика (96-97 бит), төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар, өстәмә дәфтәр, дәфтәр №1(26 бит).

Җиһазлау: аю (йомшак уенчык), кәрзин, җиләк-җимешләр (муляж),күрсәтмәлек, туп.

Дәрес планы

I.Кереш өлеш.        

II.Белемнәрне тигезләү.        

III.Уку мәсьәләсен кую.        

IY.Уку мәсьәләсен чишү.        

Y.Күнекмәләр формалаштыру.        

YI.Йомгаклау.        

Дәрес барышы.

  1. Кереш өлеш.
  1. Исәнләшү.
  2. -Балалар  табигатьтә елның кайсы фасылы?

-Көз.

- Әйе балалар, көзнең соңгы көннәре. Кошлар  җылы якка киттеләр. Җәнлекләр кышка әзерләнә. Кайберләре кышкы йокыга тала. Кышкы йокыга талганчы, сезнең белән саубуллашып китим дип, аю бүген безгә кунакка килгән. Әйдәгез, аны кунак итик, җиләк-җимешләр белән сыйлыйк. Ләкин, җиләк-җимешләр гади түгел, биремле. Биремнәрен үтәгәч кенә аюга биреп була. Тырышырсызмы, укучылар?

  1. Белемнәрне тигезләү.
  1. Саннарның күршеләрен ата!

□3□,□7□,□ 5□,□ 8□.

(аюга алма бирелә)

  1. Уку мәсьәләсен кую.
  1. Нинди мисал язып була? (тактада яфраклар)
  2. 7+3, 10-3
  3. 3 нинди саннардан төзелә?
  4. 2 һәм 1
  5. Шулай булгач 3 не ничек алабыз?
  6. Башта 2 не, аннары 1не.
  7. Димәк, без дәрестә нәрсә өйрәнәчәкбез?
  8. 3 не алырга һәм 3 не кушарга.

(аюга груша бирелә)

IY. Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Теманы аңлату №1

(аюга җиләк бирелә)

  1. Мисалларны исәпләргә №2
  1. Балалар, бу мисалларның барысында сумма дип әйтеп буламы?
  2. Юк
  3. Сумма дип кайсыларын гына әйтеп була?
  4. Кушу гамәле булган мисалларны гына.

(аюга  бүләк)

Ял минуты.

- И, балалар күрәмсез,

Тышта әнә килде көз.

Йә, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә инде көз?

-Кошлар очты көньякка

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Агачлар ялангачлар

Җилләрдә чайкалалар.

Y.        Күнекмәләр формалаштыру.

Мәсьәлә №3 (укучы мәсьәләне укый)

-        Балалар мәсьәләнең өлешләрен искә төшерик әле.

-        Мәсьәләнең шарты, соравы, чишелеше, җавабы була.

-        Бу мәсьәләдә нәрсә турында әйтелә?

  1. мәсьәләнең шартын укыгыз.
  2. Нәрсә дип сорый?-
  3. Соравын укыгыз.
  4. Схемасын ясагыз (тактада)■■■
  5. Мәсьәләнең чишелешен языгыз (тактада) 3-1=2
  6. Мәсьәләнең җавабын языгыз.
  7. Җавап: 2 пар оекбаш

( аюга бүләк)

  1. Мәсьәлә № 4

-Мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара?

- Мәсьәләнең шартын укыгыз.

-Мәсьәләнең соравын укыгыз.

- мәсьәләнең схемасын ясагыз (өстәмә дәфтәрдә)

-чишелешен һәм җавабын языгыз (өстәмә дәфтәрдә)

( аюга бүләк)

  1. № 6. Кисемтәләрнең озынлыгын үлчә. Шундый ук озынлыктагы кисемтәләр сыз.(өстәмә дәфтәрдә)

(аюга бүләк)

  1. № 7. Бер кисемтә икенчесеннән ничә сантиметрга озынрак? Рәсемнән файдаланып сөйлә.

(аюга бүләк)

Ял минуты.

-Ә хәзер балалар, әйдәгез ял итеп алабыз. Аюның да сезнең белән уйныйсы килә.( Туп белән уйнау һәм берүк вакытта 1 әрләп, 2 шәрләп арта һәм кими бару тәртибендә санау)

5. Зирәклеккә мәсьәлә.

(аюга бүләк)

  1. Дәфтәрдә эш:
  1. мисалларны исәплә һәм тиешле төскә буя

4 кызыл        5 зәңгәр

6 сары                7 яшел

(аюга бүләк)

  1. һәр рәсемгә үз язылышы

(аюга бүләк)

  1. Төрле дәрәҗәдәге биремнәр.

(аюга бүләк)

YI. Йомгаклау.

- Балалар, сезгә дәрес ошадымы?

- Дәрестә нәрсәләр белән шөгыльләндек?

- Нәрсәгә өйрәндек?

Балалар, аю сезгә бик зур рәхмәт белдерә. Тырышып укуыгызны теләп, урманына йокларга кайтып китә.



 

Комментарии