Конспект урока 3 класса по татарскому языку
план-конспект урока (3 класс) на тему

Гайнутдинова Фарида Талгатовна

Учайщимся 3-его класса дать понятие о местоимениях.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon almashlyk_achyk_dres.doc90.5 КБ

Предварительный просмотр:

            Татар теленнән  дәрес эшкәртмәсе.

                      Тема:

 

          Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү.

Үткәрде:         2 квалификацион категорияле укытучы

          Гайнетдинвова Фәридә Тәлгать кызы

                                           

Тема: Алмашлык. Зат алмашлыклары.

Максат:  1.Сүз төркемнәре турында белемнәрне  ныгыту, кабатлау, системалаштыру, матур язу күнекмәләрен камилләштерү, танып-белү активлыкларын, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү өстендә эшләү.

 2. Укучыларны алмашлык төшенчәсе, белдерелеше  белән таныштыру,  җөмләдә алмашлыкларны таба белергә өйрәтү, сөйләмдә нинди әһәмияткә ия булуын аңлату; М. Җәлил турында белгәннәрен тулыландыру, яңа мәгълүматлар бирү.

3. Уку хезмәтенә җитди караш, игътибарлылык, пөхтәлек тәрбияләү, туган телгә мөнәсәбәт һәм кызыксыну уяту, матурлыкны тыя һәм аңлый белергә өйрәтү, яхшылык, изгелек эшләү теләге тудыру.

 

Җиһазлау: компьютер,шәрә агач рәсеме, яфраклар, язгы күренеш рәсеме, таблица, алмашлык исемнәре язылган карточкалар,хәрефләр, М. Җәлил портреты, тест  “Алмашлык” сигнал карточкалары, чәчәкләр.

 

Метод һәм алымнар:  эзләнү-тикшеренү методы, дидактик уеннар,тест сорауларына җавап бирү, төркемләп эшләү, индивиаль бирем үтәү, иҗат итү.

      Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, табигать белеме.

 

                     

                              Дәрес планы

I .Оештыру өлеше.

       1. Исәнләшү.

2. Дәрескә хәзерлекне тикшерү.

II.Үткәннәрне кабатлау.

1.Матур язу күнегүе.

2.Өй эшләрен кабатлау. Уен “Кошларга ярдәм итик”

III .Уку мәсьәләсен кую.

1. Дәреснең темасын һәм максатын әйтү.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1. Алмашлык сүзенең төзелеше.

2. Алмаш сүзенә тамырдаш сүзләр уйлау.

3. Алмаш сүзенең мәгънәсен аңлату.

4.Төркемнәрдә эшләү. Кайсы сүзләр кайсы сүзләрне   алмаштырган?

5. Нәтиҗә ясау,кагыйдә уку,таблица буенча эшләү.

6. Уен “Зат алмашлыгының кулланылышы”

V. Ял итү минуты.

VI . Теманы ныгыту

1.Дәреслек белән эш. 69 нчы күнегү

2.Уен “Сыйныф йолдызын билгеләү.

3.Ш. Галиев белән таныштыру. “Мин” шигырен уку, нәтиҗә ясау.

4.М. Җәлил турында әңгәмә. 70 нче күнегү.

5..Иҗади эш. Төрле төстәге  карточка белән эш.

VII . Үзбәя.

1.Тест эшләү.

2. Уен “Сүз төркемнәрен таныйсыңмы?

VIII. Киләсе дәрескә уку мәсьәләсен кую

1.Киләсе дәрес темасын әйтү.

IX .Йомгаклау.

1.Укучылар хезмәтен бәяләү.

2. Өй эше бирү.

                                 Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру.(Проекторда елмайган кояш  нурларын сибеп тора)

-Исәнмесез ,балалар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, балалар, тәрәзәдән язгы яктылык, кояш ничек матур елмая. Әйдәгез , без дә бер-беребезгә шулай елмаеп исәнләшик. Күрегез әле, класс бүлмәсе яктырып, җылынып та китте.

Гәүдәләрне туры итеп куеп, дөрес итеп утырыгыз, дәресне башлыйбыз. Балалар, халкыбызның бик мәгънәле бер әйтемен искә төшерик әле.(1 нче слайд)

“Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энҗе- мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.”

         - Мин дә сезне, белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Барыгыз да әзерме?( “Без  хәзинәне табарга әзер”)

(Яфраксыз, шәрә агач рәсеме эленә)

         -Укучылар, бу рәсем сезгә ошыймы? (Бик үк ошап бетми)
        -Ә миңа ошый, табигатьтә бар нәрсә дә матур. Бүген без аны матурлый алабыз. Һәр дөрес эшебез өчен агачта яфрак пәйдә булачак. Шулай итеп табигатьтә игелекле эш эшли алачакбыз.

-Без тирә- юньдәгеләргә игътибарлы, ярдәмчел, шәфкатьле булырга тиешбез. Без бит  эзтабарлар да .Аларның яшәү девизлары: “Һәр көнне игелекле эшләр эшлик” .(2 нче слайд)

           -Сез игелекле эшләр эшләргә әзерме?(“Без  игелекле эшләр эшләргә әзер.”)

II.Үткәннәрне кабатлау.

1Матур язу күнегүе.

-Укучылар, көннән-көн табигать уяна, көннәр матурлана. Ни өчен шулай икән? Сез ничек уйлыйсыз? (Яз җитте. 3 нче слайд)

-Язның нинди үзенчәлеге бар?(Яз билгеләре әйтелә.)

-Язның нинди айлары бар? (Март, апрель, май)

- Ә март ае безгә нинди бәйрәмнәр алып килә? (4нче слайд)

1 март- Наркоманиягә каршы көрәш көне.

8 март- Халыкара хатын-кызлар көне.

21 март-Нәүрүз бйрәме.

27 март- Халыкара театр көне.

- Укучылар, сезне бәйрәм белән котлыйм. Ә нинди бәйрәм соң, бүген? (Нәүрүз бәйрәме)

- Әйе, укучылар. (Магнитофонда “Нәүрүз килә” җырының кушымтасы яңгырый.) 21 нче март- Нәүрүз бәйрәме. Бу бәйрәм борынгы төрки халыкларының Яңа елны каршы алу бәйрәме.Ул атна - ун көн дәвам иткән. Бәйрәмнең һәрбер көне изге көн дип саналган: сугышлар туктатылган,  гайбәт сөйләшергә, каргарга, явызлык теләргә   ярамаган, туганнарга, дусларга яхшылык иткәннәр, үлгәннәрнең каберенә барып, дога укыганнар, һәр кешегә исәнлек, бәхет, уңыш теләгәннәр.Үзенчәлекле ягы: татлы ризыклар пешергәннәр-тәмле телле,өйләребез мул ризыклы булсын дип, бер - берсенә чәчәк биргәннәр- тормышыбыз гөл кебек матур булсын дип, су сибешеп уйнаганнар- мул уңыш булсын дип. Укучылар әби- бабаларыбызның йолаларын онытмыйк, бер-беребезгә шәфкатьле булып, кешелек сыйфатларын югалтмыйк. (5 нче слайд)

- Нәүрүз сүзендә ничә иҗек бар? (2 иҗек)

-Сүздә ничә хәреф, ничә аваз бар?( 6 хәреф, 6 аваз)

            - Нинди сузык авазлар бар? (ә,ү )

            -Алар нинди сузыклар? (нечкә)

            -Тартык авазларны атагыз?

            н-яңгырау,борын аваз тартыгы;

            р- яңгырау тартык;

            з- яңгырау тартык;

            - Бу сүз ничек әйтелә? (Нечкә әйтелешле сүз.)

-Дәфтәрләрне алдык. (Билгеләрне әйтеп, анализлап бирергә).Дөрес итеп утырдык, дәфтәрне авышлык белән куйдык. Число, сыйныф эше язабыз. Бирелгән сүзләрдән җөмлә төзеп язарга.(Сүзләр чәчелеп бирелә.) Бүген  мәктәптә  укучылар  Нәүрүз бәйрәме  уздыралар.

-(Укучыларның эше тикшерелә.) Тырышып язгансыз, кимчелекләр юк.Укучылар, агачта тагын бер яфрак пәйдә булды.

2.Өй эшләрен кабатлау.

-Укучылар, әйтегез әле, дөньяда нәрсә ике тапкыр туа?(кош)

-Яз җитүгә җылы яктан безнең якларга күчмә кошлар кайта. Ни өчен алар туган якларына кайталар икән? (Оя корырга кайталар. Аларга оя ясарга  кирәк.)

-Язын иң беренче булып нинди кош кайта?(Кара карга)Рәсем буенча күрсәтү.(6нчы слайд)

Кара карга кардан бара,

Канатларын кага-кага.

Әй мактана, әй мактана

Канат очларын кагып,

“Яхшы хәбәр алып килдем.

Яз башлана, яз башлана.”

-Яз хәбәрен алып килүче кара каргалар авыл хуҗалыгы өчен зур файда китерәләр. Бер кара карга җәенә 8 меңгә кадәр бөҗәк ашый . Бер өер карга көненә 6 гектар басуны бәҗәкләрдән чистарта. Юкка гына “Кошлар - безнең дусларыбыз” дип әйтмибез икән. Укучылар, ә сез кошларны дусларыбыз дип әйтә аласызмы?( Кошлар һәр көн  җир шарында урман һәм  авыл хуҗалыгы өчен бик зур файда китерәләр, корткычлардан саклыйлар, матур сайраулары белән күңелебезне күтәрәләр)

- Без аларга ничек җавап бирәбез соң? (Кошларга ярдәм итик, ачлыктан, салкыннан саклыйк, җимлекләр куйыйк, оялар ясап каршы алыйк, кошларны рәнҗетмик, куркытмыйк, ояларын ватмыйк)

 - Укучылар, әйдәгез әле, җылы яктан кайтучы кошларны каршы алабыз, аларга ярдәм итәбез. Әгәр биремнәрне дөрес үтәсәк , кошларга ярдәм иткән булырбыз.( Уен “Кошларга ярдәм итик” (7 нче слайд)  

               1. Кайсы сүз артык?  Җылы, хәбәр,  канат, бөҗәк,карга.(Җылы)

               2. Калган сүзләр нинди сүз төркеменә керәләр?Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Исем)

               3.Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куярга. Күңе...ле,  к..ртк...члар, са...рый.

               4. Бу сүзләр нинди сүз төркемнәре? ( Сыйфат, исем, фигыль)

               5. Сүз төркемнәре турында нәрсәләр беләсез? (Сүзләр төрле була, төрле мәгънә белдерәләр. Төрле мәгънә белдерүләренә карап,сүзләрне төркемнәргә бүләләр. Без  сүз төркемнәреннән исем, сыйфат, фигыль турында өйрәндек.)

               6.Сүзләрне парлап укырга. Кояш          сайрый

                                                             Тамчы          җылыта

                                                             Сыерчык       тама

               7. Икенче баганадагы сүзләр нинди сүз төркеме? Ни өчен шулай уйлыйсыз?

               8. Язгы, яшел, шаян сүзләренә сорау бирегез.  Бу төркемдәге сүзләр җөмләдә нинди роль уйныйлар? (Сыйфатлар җөмләне тулыландыралар. матурлыйлар.)            

-Кошларга да ярдәм иттек.Шундый игелекле булуыгыз белән сөендердегез безне.  Агачта тагын бер яфрак пәйдә була.  

III. Уку мәсьәләсен кую. (Тактага язылган җөмләне укып тикшерү)

  1. Укучылар, әйдәгез бу җөмләне укыйк әле. Сиринә, без күчмә кошларга  булыштык. Әйтегез әле,  һәр сүз нинди сүз төркеме белән белдерелгән? ( Сиринә кем?- исем, күчмә нинди? –сыйфат, кошларга нәрсәләргә? – исем, булыштык нишләдек? - фигыль .)
  2. Без сүзе кайсы сүз төркеме белән белдерелүен әйтә алмыйбыз, бу сүз төркеме  белән без таныш түгел әле. Тик  без сүзе  кем? соравына җавап бирә, исем урынына килгән , исемне алмаштырган.
  3. Димәк , без бүген алмашлык исемле сүз төркеме турында өйрәнербез. Нәрсә ул алмашлык? Нинди сорауга җавап бирә? Сөйләмдә нинди әһәмияткә ия? кебек сорауларга җавап табарбыз.

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

        -Алмашлык сүзенең төзелешен тикшерәбез.

  -Ничә иҗектән тора? (өч иҗек, ал- маш- лык)

  -Ничә мәгънәле кисәктән тора? (тамыр+ кушымча)

  -Тамыры -алмаш, кушымчасы-лык.Бу нинди сүз?(ясалма)

-  Бу сүзләрне тамырдаш сүзләр дип  әйтеп буламы? (Сүзләрнең  мәгънәләрен аңлату, алар белән җөмләләр  уйлап әйтү.)      8  нче слайд.

Алмашына                       алмашлык

Алмашлап                        алмашкан

Алмашчы                         алмашка

        -Алмаш сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

               1. Кемне дә булса алмаштыручы кеше.

               2. Нәрсәнедер алмаштырырдай әйбер.

               3. Алмаштыра торган кием.

Нәтиҗә:Алмашлык  нәрсәне дә булса алмаштыручы дигән сүз икән.Җөмләдә тикшереп карыйк әле , җөмләдә кайсы сүзләр кайсы сүзләрне алмаштырган?(Агачка яфрак эләргә)  

Төркем белән эшләү.

        1нче төркем. Өй тирәсендә күгәрченнәр йөри. Алар җим эзлиләр.(җөмләләрне укып чыгарга, кайсы сүз кайсы сүзне алмаштырган.Ике җөмләне күзәтергә)

  1. Астына сызарга.
  2. Сорау куй (күгәрченнәр -нәрсәләр?

                        алар- нәрсәләр? )

- Алар сүзе нинди сүз төркемен алмаштырып  килгән?( исем)

-Җөмләдә күгәрчен сүзе еш кабатланамы? (юк, икенче җөмләдә  алар сүзе белән алмаштырылган)

-Сөйләм нинди? (Сөйләмдә  бер үк сүзләр еш кабатланмый, җыйнак, матур яңгырашлы.)

    2нче төркем. Сыерчык гөрләвек ага башлау белән  җылы яктан кайта.Ул бик матур итеп сайрый.(Биремне үтәргә.)

Нәтиҗә: Алмашлык җөмләдә исемне алмаштырып килә.Исемгә нинди сорау куелса,шул ук сорау куела. Мин,син,ул,без,сез,алар- зат алмашлыклары.Алмашлык сөйләмне җыйнак,матур яңгырашлы итә.

-Агачка яфрак эләбез. Сез дәфтәрегезне ачып, сүзләрне парлап язып куегыз.  Күгәрченнэр(нәрсәләр?) - алар(нәрсәләр?)

Сыерчыклар (нәрсә?) – ул (нәрсә?)

Агачка яфрак эләбез.

-Уен “Зат алмашлыгын кулланабыз”.( Алмашлык бирелә, җөмлә төзергә, иҗат итәргә.)

Мин, без  - 1 зат  алмашлыклары    1нче төркемгә.

Син, сез -  2 зат   алмашлыклары     2нче төркемгә.

Ул, алар -  3 зат   алмашлыклары    3нче төркемгә.

-Биремне дөрес башкардыгыз. Агачка яфрак эләбез.

Таблица буенча эшләү, кагыйдә уку.

V.Ял итү минуты.

     Мин(укучы ике кулының да баш бармагы белән үзенә күрсәтә.)

     Син (имән бармаклары белән як-якка күрсәтә.)

     Ул (ике кулын сузып, алга күрсәтә.)

     Бердәм бул! (ике кулын югары күтәреп, өстән  аска таба түгәрәк ясый.)

     Без, сез, алар- бердәм, дус балалар!     (Шул ук хәрәкәтләр ясап)

VI.Теманы ныгыту.

1.Дәреслек белән эш. 69 нчы күнегү.(Һәркем үзенә нәрәсә эшли белүе- белмәве турында нәтиҗә ясап, мөстәкыйль эшли. Зат алмашлыкларын табарга, сорау куярга, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне аларны алмаштырып килгән сүзләр белән парлап язарга.)

(Язма эшләр тикшерелә. Агачка яфрак эленә.)

2.Уен “Сыйныф йолдызын билгеләү”

(Буталган хәрефләрдән сүзләр төзергә.)

 М И Н С И Н У Л А Л А Р Б Е З  С Е З хәрефләрдән  зат алмашлыклары төзергә.

3. –Укучылар,Ш.Галиев кем ул?(Балалар шагыйре, шаян шигырьләр яза.)

   --Нинди шигырьләрен укыдык?(“Бусы хәрби сер”,”Кар бабай”, “Кышкы тынлык”)      

-“Мин” шигырен укыйбыз.Нинди алмашлык күп кабатланган? (Мин)        

- Мин алмашлыгы нинди алмашлык? (Iзат-сөйләүче)

-Сөйләмдә мин сүзен еш кабатласаң, кем булырбыз? (мактанчык)

   Нәтиҗә. Сөйләмдә бер үк сүз еш кабатланса, сөйләм җыйнак, матур булмас.Күп мактанма, көлкегә калырсын,- ди халык.

4. 70 нче күнегү. Муса турында өзек уку.Кечкенә Муса турында  әңгәмә.  

6 яшендә үзенең зирәклеге белән дусларын таң калдыра.Ул вакытта 4 классны бергә бер генә укытучы укыта.Уку теләге көчле булгач,укытучы аңа утырып торырга гына рөхсәт бирә. Күпмедер вакыт үткәч, Мусада үзгәреш сизелә, дәрескә катнаша, җавап бирә.Укытучы бер ел эчендә 4 классны укытып чыгарга мәҗбүр була.Ул тормышны һәрьяклап белергә тырыша,тормышны ярата.10-11 яшендә пьесалар яза. Сәхнәгә куялар, һәр сәхнәләштерелгән әсәре тәрбия бирә,кешелекле булырга чакыра.

-Муса исемен алмаштырган алмашлыкларны язып алыгыз.

(Язма эшләр тикшерелә. Агачка яфрак эленә.)

5.Иҗади эш

Төрле төстәге карточка белән эш.

Сары         Балалар (кемнәр?) балыкка киттеләр.Алар  (кемнәр) кармак,чиләк алдылар.

                (  Балалар (кемнәр?)-  алар  (кемнәр?))

Зәңгәр  Кошлар безгә бик күп файда китерә. Алар агачтагы бөҗәкләрне бетерәләр.Кошларны саклагыз, аларга оя ясагыз!

                  ( Без+ гә, алар, алар+ га.Алар- алмашлык, агачтагы- исем,  бөҗәкләрне- исем, бетерәләр-фигыль)

Кызыл.       “Тырыш бала” исемле хикәя төзе, алмашлыклар кертеп.

                   (Зөлфия - тырыш бала. Ул дәрескә вакытында килә. Аның китап, дәфтәрләре                                                                чиста. Ул матур яза.Өй эшләрен ул намус белән башкара.)

VII.Үзбәя.(Тест эшләү)Дәрестә кем нәрсә аңлады?

1.Алмашлык җөмләдә нәрсәне алмаштырып килә?

а)фигыль

б)сыйфат

в)исем

2.Алмашлык нинди сорауларга җавап бирә?

а)нинди? кайсы?

б)нишли?

в)кем?нәрсә?

3.Зат алмашлыкларын күрсәт.

а)ялгызлык, уртаклык.

б) да, дә, та, тә

в)мин, син, ул, без, сез, алар.

4.Сөйләмдә нинди әһәмияткә ия?

а) хәбәр итә

б)сөйләмне җыйнаклый, кабатлаудан коткара.

в)предметларны төрле яктан сурәтли.

г)сүзгә мәгнә төсмере өсти.

2.Уен “Сүз төркемнәрен таныйсыңмы?”(Сигнал карточкасын күрсәтеп баралар)

Салкын, агач, тырыша, бәйрәм, генә, мин, кош, син, игътибарлы, без, өйрәнәбез, җылыта, алар.

VIII.Киләсе дәрескә уку мәсәләсен кую.

  1. Укучылар, бүгенге дәрескә куйган бурычларны чиштекме? (Әйе. Алмашлык белән таныштык, аның җөмләдә исемне алмаштырып килүен белдек.)

-Игътибар итегез әле, алмашлыклар үзгәрдеме?  Безгә килегез. Сине сагындым. Сездән үрнәк алдым. Аларның хезмәте соклангыч. Минем  кулда  хәзинә бар.(Әйе. Алмашлык- ларга кушымчалар кушылган, ул төрләнгән.)

- Алмашлык килеш белән төрләнә. Киләсе дәрестә зат алмашлыкларының килеш белән төрләнүен өйрәнербез.

IX.Йомгаклау.

1.Укучылар хезмәтен бәяләү.

-Укучылар, бүген күп эшләдегез. Менә безнең агачыбыз да матурланды, чөнки дәрестә тырышып эшләдек .

-Ә хәзинәне таба алдыгызмы? (Ул алмашлык, исемне алмаштыра, мин,син, ул,без,сез,алар- зат алмашлыклары.)

- Алган белемнәрне кайда куллана алырбыз?(Сөйләм төзегәндә.)

- Дәрестә сезнең нәрсә яхшы, ә нәрсә авыррак килеп чыкты?

- Тагын нәрсә өстендә эшләргә кирәк булыр?

2. Өйгә эш.

3                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                               вариантта өй эше хәзерләнә, укучылар үзләре сайлап алалар.

1в.-Зат алмашлыклары астына сызып, шигырьне күчереп язарга. 47нче бит, 1нче, 2нче карточка.

2в.- Күп нокталар урынына тиешле зат алмашлыкларын куеп, өзекне күчереп язарга.

 50 нче бит ,52 нче күнегү.

3в.- Әдәби әсәрләрдән зат алмашлыклары булган җөмләләр табып язарга.(Җөмләнең нинди әсәрдән алынганлыгын һәм авторын күрсәтергә.)

                     

         Кулланылган әдәбият.

  1. Татар теле: Дүртьелллык башлангыч татар мәктәбе. 3 нче сыйныф өчен дәреслек. Ике кисәктә.А.Х. Нуриева, Ч.М. Харисова.-Казан: Мәгариф, 2009.

  1. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма.- Казан:Мәгариф, 2002.

  1. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: 3-4 нче сыйныф ларда эшләүче укытучылар өчен кулланма. Я.Х. Абдрәхимова. .- Казан:Мәгариф, 2008.

  1. Сыйфатлы белеем бирүдә информацион технологияләр кулану. И.Т. Сәгъдиева,      Ф. В. Нәзирова.-Казан, 2009.

  1. Башлангыч мәктәптә заманча  дәрес. –Казан: РИЦ «Школа» 2008.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок жизни на татарском языке "Метрәй авылы"

Классный час о родной деревне Митряево Муслюмовского района РТ....

Конспект урока "Три дочери" татарская народная сказка

Цели и задачи урока:vВоспитывать доброе отношение к    семье, пожилым людям, детям и родителямv Формировать понятия «любовь», «доброта», «красота», «уважение»v Формировать читательские ...

Конспект урока "Три сестры (татарская сказка)"

Конспект урока по литературному чтению во 2 классе по теме "Три сестры (татарская сказка)"...

Конспект урока по родному(татарскому) языку по теме "Рэвеш" 4 кл по УМК "Перспетива"

Тема: Рәвеш. Рәвеш турында төшенчә. Максат: 1.Дидактик-укучыларны рәвеш сүз төркеме белән таныштыру.2.Үстерелешле-бәйләнешле сөйләм телен, грамоталы язу күнекмәләрен, киңәшләшеп эшләү,нәтиҗә ясый...

Конспект урока по родному (татарскому)языку на тему "Ялгызлык исемнэр"

ПредметТуган тел / Родной языкСыйныф / Класс3 Дәреснең темасы / Тема урокаТема:  Ялгызлык исемнәр Дәреснең максаты / Цель урокаялгызлык исемнәр турында аңлатма бирү; исемнәрнең үзенчәле...

конспект урока по родному (татарскому) языку

Знакомство и использование антонимых на татарском и русском языке...