Урок жизни на татарском языке "Метрәй авылы"
классный час (1 класс) на тему

Классный час о родной деревне Митряево Муслюмовского района РТ.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тормыш

дәресе.

Тема:

Туган авылым –

яшел бишек.


Максат: укучыларны Метрәй авылы атамасының тарихы белән таныштыру;  матурлыкны күрә, соклана белү хисен үстерүдә ярдәм итү; туган авыл белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Материал: Метрәй авылының үзешчән шагыйре Г.Ногманов шигыре; авыл турында презентация, “Мөслим төбәге” китабы, Мөслим районы картасы.

Дәрес  барышы.

I.Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру.

 Г. Тукай сүзләренә язылган “Туган авыл” җырын тыңлау.

Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл, 
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; 
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, 
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, 
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; 
Абый белән бергәләшеп, кара җирне 
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, 
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; 
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, 
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

- Укучылар, без бүген нинди темага сөйләшербез дип уйлыйсыз?

- ............. (Туган авылыбыз турында сөйләшербез.)

(слайд)

II. Яңа белемнәр, яңа төшенчәләр.

- Туган авылыбыз кайдан башлана? Сезнең фикерләр?

 - Сезнең туган өйләрегез бармы? (слайдта өй рәсеме)

 - ...(Авылыбыз туган өйләребездән башлана.)

- Дөрес, бу йорт сезнең туган йортыгыз. Сез үрмәли-үрмәли ишек алдына чыктыгыз. Яшел чирәмнән тәпиләп киттегез. Бу - безнең туган ишек алдыбыз. Бу- безнеке генә.Урамга чыктык. Бу кемнең урамы?

(Слайдта –авыл урамы)

  - ... (Бу безнең урам.)

  - Урамнарыгызның исемнәрен беләсезме?

- ...... (Укучылар үзләренең урам исемнәрен әйтәләр.)

  - Укырга кергәнче сез кайда тәрбияләндегез?

  -  ... (“Ләйсән” балалар бакчасында)

 (слайдта “балалар бакчасы”)

  - Дөрес, сез ясле-бакчада тәрбияләндегез. Бу- безнең туган ясле-бакчабыз. Анда сез бик күп нәрсәләргә өйрәндегез. Аннан кая килдегез?

- ... (Мәктәпкә килдек.)

- Бу – безнең туган мәктәбебез.   (слайдта мәктәп рәсеме) Болар барысы бергә туган авылыбызны тәшкил итә.

  • Ә хәзер әйтегез инде. Туган авылыбызның исеме?
  • .... (Туган авылыбыз - Метрәй)
  • Укучылар, сезнең уйлаганыгыз бармы? Ә ни өчен Метрәй дип атаганнар соң безнең авылны? Берәрегез белмиме?
  • .........
  • Әйдәгез, авылның зур хөрмәткә лаек кешесе - аксакалы, 93 ел гомер иткән,  Нәҗмиев Салахетдин бабай сөйләгән, мәктәп музеенда саклана торган, истәлек белән танышып китик.  “Патша хезмәтен тутырып, яхшы хезмәте өчен үзенә җир алырга рөхсәт кәгазе булган Солтан исемле егет безнең якларга килеп чыга. Бер чишмә янына туктый.
  •  (слайдта Солтанай-Каран чокыры рәсеме) 
  • Бу урын күңеленә бик хуш килә. Ул монда җир бүлеп алып, яшәп кала. Тиздән бу якларның матурлыгы, байлыгы турында белеп, 5 ир баласын ияртеп Исхаков Сәйфетдин дигән кеше килеп яши башлый. Ләкин алар тау итәгенәрәк, хәзерге авыл урынына күченәләр. (слайд) Ә алар иң башта яши башлаган урын Солтанай-Каран чокыры дип аталып йөртелә. Авылга исем соңрак, күрше авылда бакыр чыгарыла  һәм кайнатыла башлагач, бакыр заводы хуҗасы Ольга  Хвощинскаяның улы Дмитрий хөрмәтенә бирелә. Тик халык аны әйтергә гадиләштереп, Метрәй дип үзгәртә. Ә инде күрше авыл “Ольгино” дип йөртелә башлый. Бу 1730-1750 нче елларга туры килә.”

 (слайдта Метрәй рәсеме)

  • Бүгенге көндә Метрәй авылы гөрләп яши. 202 хуҗалыкта 615 кеше гомер итә. Авылыбызда 2 кибет, 9-еллык мәктәп, “Ләйсән” балалар бакчасы, эшмәкәр Корбыев Заһит кафесы һәм тирә-юньгә иман нуры таратып торучы “Исмәгыйль” мәчете бар. Басуларыбызда гөрләп иген үстерәбез, гаилә фермаларында эш гөрләп бара.
  •  Метрәй -  табигатьнең иң бай, иң матур урынына урнашкан. Кышын чана, чаңгы шуыйк дисәк - тауларыбыз, җәй буе аунап, тәгәрәп җиләк җыя торган чокырларыбызның саны юк. Җәй көннәрендә унар тапкыр су керә торган елгабыз бар. Урманыбыз авылыбызга терәлеп тора, кошлар җырын тыңлыйм дисәң, таллыгыбыз бар. Бу кадәр байлык тагын кайда бар?

Туган авылыбыз Метрәйгә багышлап язылган җыр бар. Көен дә, сүзләрен дә Ногманов Газинур абыегыз иҗат иткән. Хәзер  тыңлап китик.

Метрәй.  

Урамында, болынында

Уйнап үтте яшь чаклар

Елгасында су коенсаң

Искә төшә яшь чаклар

Авылым – Метрәй

Чишмәләре – челтери.

Чишмәсеннән су эчсәгез,

Җаннарга рәхәт тели.

Басу кырларыннан узсам,

Өлгергәннәр икмәкләр.

Тургайлары ямьле сайрый

Өзеләдер үзәкләр.

Чишмәсеннән сулар ала

Яшь киленнәр, яшь кызлар.

Яшь тирәкләр озатып кала,

Каршы ала сукмаклар.

III. Йомгаклау.

  • Укучылар, бүгенге дәрестә нинди темага сөйләштек?
  • Ни өчен авылыбызны Метрәй дип атаганнар?
  • ..... (......)
  • Йомгаклап шуны әйтәсе килә: туган авылыбызны яратыйк, аның үткәнен өйрәник, горурланыйк. Авылыбызның киләчәге тагын да матур булсын!
  • Метрәй авылы кызы Азилә Әхмәтшинаның шигыре белән тәмамлыйсы килә. 

                          Метрәй.          А. Әхмәтшина
        
Туган авылым – Метрәй,
        Гүзәл җиргә урнашкан.
        Чишмәләре бик шифалы,
        Таулары күккә ашкан.
                       Урманында кошлар сайрый,
                        Җилкендереп күңелне.
                        Аларның җырларын тыңлау
                        Үзе бәхет түгелме?
        Игеннәре диңгез кебек
        Дулкынлана җилләрдә.
        Мондый матурлык бармы соң
        Тагын башка җирләрдә.
                         Ямьле була авылымны
                         Болыннары җәйләрен.
                          Рәхмәт укып чәй эчәбез без
                          Мәтрүшкәле чәйләрен.
        Якын миңа туган якның
        Һәрбер гөле, һәрбер тал.
        Туган ягым – яшел бишек,
        Һәрчак шулай булып кал!

(“Иртәнге нур” җыры тыңлана)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока литературного чтения во втором классе по теме: "Как мудрость в жизни помогает (татарская сказка «Мудрый старик»)".

Технологическая карта урокаУрок во 2а классе по ОС «Школа 2100» «Литературное чтение» (1 час), «Маленькая дверь в большой мир» Р.Н.Бунееев, Е.В. Бунеева,  Москва БАЛАСС, Тетрадь по литератур...

"Как мудрость в жизни помогает (татарская сказка «Мудрый старик»)".

Предмет: литературное чтение.  Тема урока: "Как мудрость в жизни помогает (татарская сказка «Мудрый старик»)"....

Конспект урока "Три дочери" татарская народная сказка

Цели и задачи урока:vВоспитывать доброе отношение к    семье, пожилым людям, детям и родителямv Формировать понятия «любовь», «доброта», «красота», «уважение»v Формировать читательские ...

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар"..

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар".Урок разработан на основе системно-деятельностного подхода в рамках реализации ФГОС. На уроке развивается мышлени...

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар"..

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар". На уроке развивается мышление , обогащается устная речь; формируются коммуникативные универсальные учебные дейст...

Конспект урока "Три сестры (татарская сказка)"

Конспект урока по литературному чтению во 2 классе по теме "Три сестры (татарская сказка)"...

Разработка открытого урока по родному (татарскому) языку по теме "Ашханәдә"

Дәрес темасы: «Ашханәдә» хикәясе.Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнүДәрес төре: әңгәмә дәресМетод һәм алымнар: әңгәмә, эзләнү-тикшеренү, әдәби әсәрне анализлау алымы.Дәрес максатлары:Белем б...