Урок по математике 4 класс (на татарском языке)
план-конспект урока по математике (4 класс) на тему

 

Хәрәкәткә мәсьәләләр чишү.Ныгыту.“Хәрәкәткә мәсьәләләр “темасы буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту, төркемнәрдә эшләүне дәвам итү.ИКТ кулланып  эшлекле уен-дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_po_matematike_4_klass.docx24.03 КБ

Предварительный просмотр:

7UwKpjohgA

                      Шиабутдинова Наилә Габдрази кызы

Минзәлә муниципаль районы Г.Сабитов  ис. Югары Тәкермән төп гомуми

                                     белем бирү мәктәбе

Предмет: математика

Класс: 4  

Тема: Хәрәкәткә мәсьәләләр чишү.Ныгыту.

Максат: “Хәрәкәткә мәсьәләләр “темасы буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Бурычлар: 

-хәрәкәткә мәсьәләләр һәм тигезләмәләр буенча күнекмәләрне камилләштерү,

- логик фикерләүне үстерү,

- төркемнәрдә эшләүне дәвам итү.

Үткәрү формасы : ИКТ кулланып  эшлекле уен-дәрес 

Ресурслар: Microsoft Office Power Point программасы слайдлары, клиентлар өчен купоннар, мәс ьәләгә кыскача язылыш схемасы,мөстәкыйль эшләр өчен битләр,грамоталар.

                          Дәрес барышы.

I.Оештыру  моменты.

    - Бүгенге математикадан кабатлау дәресе уен формасында узар.Уен-ярышта барыбыз да катнашачакбыз,2 төркемгә бүленәбез,һәр төркемнең машиналарга техник хезмәт күр-сәтү үзәге була,шулай ук һәр төркемгә  купоннарның  төгәл исәбен алып барыр өчен бухгалтерлар да кирәк булачак. Һәр укучы “Иң әйбәт хезмәткәр” дигән исем ала ала.

  II.Төп өлеш.

           1. Телдән исәпләү.

Һәртөркем 3   клиентка хезмәт күрсәтә ала,димәк 3 купон алырга мөмкинлек булачак.  Чакырылган укучы сорауны сайлап ала һәм җавап бирә .Җавап дөрес булса,машина хуҗасы аңа купон калдыра,әгәр дөрес булмаса икенчесенә китә.1 нче слайд ачыла.Укучылар анда зурлыклар,күпурынлы саннар  нумерациясе,шаян мәсьәләләр,кыек формадагы мәсьәләләр дигән биремнәрне сайлыйлар.(Укучы 1 сорауга җавап бирә дә,икенче слайдка күчә.)

                Зурлыклар:

1.Метрларда күрсәт

        45 км 40 м=

2.Тоннаның икедән бер өлешендә ничә кг?

3.Кайсы зуррак:190 минут яки 3 сәгать?

     Күпурынлы саннар нумерациясе

  1. 100000  килеп чыксын өчен нинди санга 2 не кушарга кирәк?
  2. Икенче классның 203 берәмлеге һәм беренче классның 40 берәмлеге булган санны әйтергә.
  3. Иң зур өчурынлы һәм иң кечкенә дүртурынлы саннарны әйтергә.

Кыек формадагы мәсьәләләр

1.Әтисенә 40 яшь,ул  улыннан 8 тапкыр зуррак.Улына ничә яшь?

2.Кәримнең 15 төрле машинасы бар. Аның машиналары Сәлимнекенә караганда6 га күбрәк. Сәлимнең ничә машинасы бар?

3.Йөк машинасының массасы3 т.Ул җиңел машинадан 3 тапкыр авыррак.Җиңел машинаның массасын табарга.

 

    Шаян мәсьәләләр

1.Тауга менгәндә машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?

2.  Автобус шәһәрдән авылга 2 сәгать бара,ә кайтканда юлга 120 минут сарыф итә.Аңлатырга.

3.Такси машинасы авылга бара,аңа каршы 5 йөк машинасы,3 җиңел машина очрый.Авылга ничә машина барган?

 (Һәр дөрес җавап өчен клиенттан 1 купон)

2.Тигезләмәләрне чишәргә.

   

     Х : 4 = 1456-200             ( 126 ,  Х= 5024)

Х * 6 = 1648+200            (1848,  Х=308)

Х – 308= 2304 * 7           (16128,  Х =16436)

156 + Х= 1107 : 3           (369,  Х=213)

(Тигезләмәләрне 2 укучы чишә,2се тикшерә.Эш тактада башкарыла.Тигез-ләмәле слайд ачыла.)

3.Зурлыкларда күрсәтергә. Вакытка мөстәкыйль эш.

-Хәзер сез исемле саннарны тиешле зурлыкларда күрсәтергә тиеш буласыз.Кәгазь битләрен алабыз.Слайдтагы һәр багана 45 секунд ачыла,аннары ябыла.Игътибарлы булыгыз.

12 км= … м                                            1 ц= … кг

2 км 45 м = … м                                     34 ц = … кг

102 км 20 м =… м                                  3 т 64 кг = … кг

-Эшләрегезне алышып бер-берегезнекен тикшерәбез.

4.Күзләр өчен физминутка.

(Күзләре белән генә слайдтагы машина артыннан йөриләр)

5.Хәрәкәткә катлаулы мәсьәлә чишү.

Аралары 65 км булган ике шәһәрдән берүк вакытта капма-каршы юнәлештә ике машина юлга чыкты.Берен-чесенең тизлеге  80 км/сәг, ә икенчесенеке – 120 км/сәг. Юлга чыкканнан соң 3 сәгатьтән алар арасындагы ераклык күпме булыр?

-Мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара?

-Машиналар нинди юнәлештә хәрәкәт итәләр?

-Алар үзләренең хәрәкәтләрен бер урыннан башлаганнармы?

(Слайд күрсәтелә)

-Ике машинаның тизлеге билгеле булганда  без нәрсәне таба алабыз?

-Вакыт һәм тизлек билгеле булганда,ераклыкны ничек табабыз?

-Дөрес чишелеш өчен 5 купон,дөрес язылыш өчен 1 купон бирелә.

(Мәсьәлә төркемнәрдә чишелә)

6.Зурлыкларда күрсәтү буенча мөстәкыйль эш нәтиҗәләре белән таныштыру.

(Һәр дөрес җавапка 2 шәр купон бирелә)

7.Проблемалы ситуацияне чишү.

Машина йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен бозганмы? 

280км озынлыктагы юл аралыгында  60 км/сәг дигән билге тора.Әгәр машина йөртүче бу араны 4 сәгатьтә узса,ул юл йөрү кагыйдәләрен бозганмы?

(Төркемнәрдә эш.Дөрес җавап өчен өстәмә купон бирелә)

III.Дәрескә йомгак.

1.Купоннарны санау.Җиңүче төркемне,төркемдәге аерылып торган  уенчыларны билгеләү.Бүләкләү.

-Бүгенге эшлекле уенда сезгә нәрсә ошады?

-Бу дәрестә сез нәрсәләргә өйрәндегез?

IV.Өй эше.

Хәрәкәткә мәсьәлә төзергә,альбом битенә язып,схемасын сызып килергә.Алдагы дәрестә  иптәшләрегез чишәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УРОК МАТЕМАТИКИ В 1 КЛАССЕ (НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ)

УРОК МАТЕМАТИКИ ПРОВОДИТСЯ С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ РАЗВИВАЮЩЕЙ ТЕХНОЛОГИИ. УМК "ШКОЛА РОССИИ".АВТОР УЧЕБНИКА МОРО.Тема:□ +3,□-3 тибында кушу һәм алуМаксат:1) укучыларның 3 не өлешләп кушу һәм алу күнек...

Конспект урока "Антоним һәм синоним сыйфатлар" в 3 классе (на татарском языке)

Готовый конспект урока по татарскому языку в 3 классе....

Конспект урока 3 класса по татарскому языку

Учайщимся 3-его класса дать понятие о местоимениях....

Разработка урока по литературному чтению (на татарском языке)

Разработка урока  по литературному чтению (на татарском языке) 4 класс...

Конспект урока для 1 класса по татарскому языку по теме " Новый год"

Конспект урока на татарском языке для 1 класса....


 

Комментарии

Закрепление умений и навыков по решению задач на движение,развитие логического мышления.