Без-табигать дуслары.
методическая разработка на тему

Мусина Люция Ахуновна

Бу дәрестә без туган ягыбыз табигате белән таныша башладык. Туган ягыбыз табигате бик бай һәм кызыклы. Алар турында без алдагы дәресләрдә дә танышырбыз. Ә хәзер әйдәгез, мәктәпкә ашыгыйк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon my-_druzya_prirody.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: « Без- табигать дуслары».

Максат: табигатьнең кеше тормышында әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету. Табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләү. Табигатьтә үз- үзеңне тоту кагыйдәсен үзләштерү.

Җиһазлау: агач, чәчәк, кош рәсемнәре, компьютер, слайдлар.

Тәрбия сәгате барышы.

1.Оештыру өлеше. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

2. Төп өлеш.

- Балалар, бүген безне Туган ягыбызның матур табигате үзенә кунакка чакыра, барабызмы? Ярый, алайса әйдәгез юлга кузгалдык.

- Әйдәгез урманга һәм кырга,

Табигать китабын укырга.

Бу китап гаять зур, гаять бай-

Анда бар: җир,су, кояш,ай.

  • Балалар, нәрсә соң ул табигать? Сез ничек аңлыйсыз? (Табигать ул- җир, су, урман, һава, кояш һ.б.)
  • Безгә табигать нәрсә җчен кирәк?
  • Ул безнең хисләребезне тәрбияли, ашата, киендерә, яшәү өчен бөтен кирәкле әйберләрне бирә.
  • Менә килеп тә җиттек. Урман белән исәнләшик.
  • (Слайд).
  • Урман эченә кергәнче өч төп кагыйдәне искә төшерик әле. Алар нинди кагыйдәләр?
  • 1. Урманда шаулама.
  • 2. Урманны чүпләмә.
  • 3. Урман җанварларын, кошларын рәнҗетмә.
  • Бик дөрес, балалар. Урман турында мәкальләр дә бик күп. Берничәсен искә төшереп үтик.
  1. Агачны үстерергә 50 ел кирәксә дә, кисшргш – 5 минут та җитә.
  2.  Урман белән су – табигатьнең матурлыгы.
  3.  Урмансызлык – уңайсызлык.
  4.  Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән.
  5.  Кечкенә чишмәдән – елга була. (Мәкальнең башын укытучы, ә ахырын балалр дәвам итә.
  • Балалар, карагыз әле, урман нинди матур! Монда саф һава, кошлар сайрый. Ә бу агач астында нәрсә бу? ( Конверт).
  • Бу хатны сезгә Шүрәле калдырган. Әйдәгез укыйк әле.
  • “Балалар, әгәр сез бу табышмакларга дөрес җавап бирә алсагыз, табигать сезгә бар матурлыгын, әһәмиятен күрсәтер.
  • Әйдәгез әле балалар тыңлагыз, табышмакларны укыйм.
  1. Без үсәбез һәркайда,

Без кешеләргә файда.

Бездән өйләр салалар

Йорт җиһазы ясыйлар.

Балаларга карандаш та,

Өстәлләр дә, чаңгы да. (Агач)

  1. Мылтык түгел, үзе ата,

Аны бал корты ярата. (Чәчәк)

  • Менә без табышмакларга дөрес җавп бирдек һәм табигать безне чәчәкләр иленә алып килде. Карагыз, нинди генә чәчәк юк монда. (Слайд). Чәчәкләрне күп итеп җыеп букет ясыйбызмы әллә?
  • Юк, кирәкми, чәчәкләрне өзәргә ярамый.
  • Чәчәкләрне өзсәк, бал кортлары бал җыя алмый.
  • Урман, аланнар ямьсезләнеп кала.
  • Дөрес, балалар. Әгәр мин чәчәк өзсәм.

                                Әгәр син чәчәк өзсәң,

                                Әгәр бергә: син һәм мин

                                Матур чәчәкләр өзсәк,

                                Бетәр шушы матурлык,

                                Бушап калыр бу алан.

-Әйдәгез балалар шушы матур аланда бераз утырып ял итик, кызыклы уен уйнап алсак та була. (Физминутка).

- Уф, арыдык, сусадык.

 Балалар, тыңлап карагыз әле, берәр тавыш ишетелмиме?

  • Чишмә тавышы.
  •  Табигатьнең тагын бер матур җире- ул чишмәләр. Элек- электән әби- бабаларыбыз чишмәләрне изге урын итеп караганнар. Аларны чистартып, карап торганнар, анда күңелле итеп ял иткәннәр. Менә мин сезгә Роберт абыегызның бер шигырен укып китәм: (Слайд)

             Челтер- челтер чишмә ага

             Һич тә тыймалы түгел.

       Ә сулары шундый йомшак

       Эчеп туймалы түгел.

           Без барабыз чишмәбезнең

      Салкын суын эчәргә

      Эчкәндә үзеннән- үзе

      Баш иелә чишмәгә.

 Безнең авылда да чишмәләр бик күп. Сез ниндиләрен беләсез?

(Балаларның фикерен тыңлыйм һәм аларга компьютерда авылыбыз чишмәләрен күрсәтеп узам. ( Слайд Родники)

Сусаганны бастык, юлыбызны дәвам итәбез. Балалар, ә без сезнең белән табигатькә файда китерә алабызмы?

  • Чишмәләрне чистартып.
  • Чәчәкләр, агачлар утыртып.
  • Кошларга җимлекләр куеп.
  • Кырмыска ояларын киртә белән әйләндереп алыйк.
  • Зураеп баручы чокырларны таш, балчык белән күмеп куярга кирәк.
  • Су буйларына чуп- чар ташламаска.
  • Балалар, сез табигатькә бик күп ярдәм итәсез, моңа мин бик шат.Әйдәгез әле, киләчәктә дә үзебезнең туган як табигатен саклыйк, пычыратмыйк, дус булыйк!

Беркайчан да рәнҗетмәгез

Табигать ул- Җир- ана.

Табигатьнең якын дусты

Булсын иде һәр бала!

  • Бу дәрестә без туган ягыбыз табигате белән таныша башладык. Туган ягыбыз табигате бик бай һәм кызыклы. Алар турында без алдагы дәресләрдә дә танышырбыз. Ә хәзер әйдәгез, мәктәпкә ашыгыйк.

Мамадыш районы  Түбән Яке урта мәктәбе.

Тәрбия сәгатенә эшкәртмә.

Тема “  Без – табигать дуслары”.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

кошлар- яшеллек дуслары

классный час "Кошлар - яшеллек дуслары"...

кошлар- яшеллек дуслары

Классный час  "Кошлар- яшеллек дуслары"...

Галәметдин дуслар җыя

Сәламәтлек театры - Галәметдин дуслар җыя....

Кошлар-безнең дуслар

Презентация. Кошлар-безнең дуслар. Презентация...

Кошларым-дусларым.

«Диңгез  сугышы»  уены....

3 нче сыйныфта әдәби уку буенча "Ышанычлы дуслар" исемле дәрес эшкәртмәсе

Дәрестә укучыларга кошлар турында мәгълүмат бирелә. Ш.Бикколның "Урман читендә" исемле хикәясе өстендә эшләнә. Дәрес ахырында канатлы дусларыбызны саклауга карата кагыйдәләр җыелмасы туплана һәм алып ...

Без – табигать дуслары

Без –  табигать  дуслары темасына сбор...