Хуш киләсең алтын көз
методическая разработка (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Сибгатуллина Алсу Мансуровна

Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_byrme.odt17.09 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Көз бәйрәме!  
       
Зал төсле  яфраклар  белән бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле көй астында алып баручы белән балалар залга керәләр.

Алып баручы. Балалар без буген сезнең белэн елда утэ торган көз бәйрәменэ жыелдык.Карагыз әле, бүген безнең залыбызда ничек якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар янып тора. Бүген безгә бәйрәм килгән.

Әйе, бүген Көз бәйрәме!

Яфракларны күр әле:

Алтын төскә кергәннәр,

Бар дөньяны күмгәннәр!

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр...

"Яфрак бэйрэме" жыры (Р. Еникеева музыкасы , Л. Лерон сүзләре)

              1бала.  Менә көз килде

           Салкынча җилле.

           Агачларда яфраклар

           Саргайган инде.

              2бала. Көзге урман тып-тын булган,

                          Агач башы ялангач.

                          Соңгы яфрак төшә калтырап,

                          Әз генә җил шаяргач.

             3 бала. Көз килде, уңыш булды,

                         Табын сый белән тулды.

                         Рәхим итегез, дуслар,

                         Көзге бәйрәмгә!

            4бала.  Бик күңелле урамда-

           Алтын-сары бар дөнья,

                          Җил яфраклар биетә,

                          Көз шатлана, туй итә

           5 бала.  Көз җиттеме, бар агачлар

                         Алтынга манган сыман.

                         Кызыл яфраклы чаганнар

                         Утларда янган сыман.

          6 бала.  Көз җиттеме, җир өстенә

                        Алтын яфрак җәелә.

                        Карап туеп булмый һич тә

                        Бу фасылның яменә.

Көз” җыры  башкарыла (М.Әндерҗанова сүзләре һәм көе). 

Хуш киләсең алтын көз

Алып баручы.Көзге матур бер көндэ

Куян йөгергән өенә

Аланнар буйлап та ,болыннар буйлап та

Кәрзинендә булган диТөрледән — төрле гөмбә.

Куян :Бүген иртән әни миңа

Кушты гөмбэ җыярга

Хәр гөмбәне кәрзинемә

Кирәк салып куярга.

Гөмбә булып киенгән балалар янына куян бара.

Ак гөмбә: Без-ак гөмбә

Без-батыр гөмбә,

Курыкмыйбыз беркемнән дә,

Менә нинди кыю гөмбә.

Гәреҗдә : Без гәреҗдә гөмбәләре

Бертөсле бөтенебез.

Безне табу кыен түгел

Урман юлыннан эзләгез.

Баллы гөмбә:Мин баллы гөмбә

 Үсәм көндез һәм төнлә.

Куян: Ай, нинди сез матур бүген урман да ,

Мин телим хәзер барыгызны да җыярга.

“Гөмбәләр” җыры

Гөмбә җыябыз” эстафетасы уздырыла.  Идәнгә төрле гөмбә муляжлары (яисә гөмбә рәсеме ясалган карточкалар) куела. Балалар 2 төркемгә бүленәләр. Һәр төркемдә әйдәүче билгеләнә, аларга кәрзиннәр бирелә. Тәрбияче сигналы буенча һәр ике төркемдәге балалар гөмбә җыя башлыйлар. Алар кәрзингә ашарга яраклы гөмбәләрне генә салырга тиешләр. Ахырдан һәр ике төркемнең кәрзине тикшерелә. Гөмбәләрне тиз һәм иң күп җыйган төркем җиңүче була .

Алып баручы.  Менә безгә кунаккка  Куян да килеп китте. Ә безнең бәйрәмебезнең төп кунагы – Алтын Көз күренми нигәдер. Әйдәгез, бергәләп аны чакырып карыйк.

Көз, көз, алтын Көз,

Без сине бик көтәбез.

Бик моңсу безгә синсез,

Килче тизрәк безгә, Көз!

       

Матур көй яңгырый. Залга Алтын Көз керә

Көз. Мин Көз Килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белэн байлык телим

Кем очраса юлымда.

 Алып баручы. Килө шаулы ,алтын матур көзем

Оча яфрак ,исә көзге җил

Тәбигатең бигрәк сокландыргыч!

Хуш киләсен, әйдә кил!

7 бала.Көз, көз, көз!

Сине көттек без

Алма,кавын һэм карбызлар

Өлгерми синсез.

8 бала.Көз,көз,көз,

Көзсез күңелсез,

Алтын сары яфраклар да

Коелмый синсез.

9 бала. Көз килде дә бөтен җирне

Сары төскә буяды

Яшелгә дә буяр иде

Юктыр ахры буявы

 10 бала.Көз килде. Үләннәр

Саргайды шиңде

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде

11 бала.Кай ара җылы җил

Көньякка йөгерде?

Алмалар өлгерде

Бакчага көз керде.

Көз. Саумы, нәни дусларым!

 Сезне сагынып килдем мин,

 Сезгә аяз көннәрдә

 Яңгырда алып килдем мин

12бала. Апа, безгә артыбыздан

Шыбыр-шыбыр кем дәшә?

Алып баручы.Кем дә дәшми, көзге яңгыр

Зонтик белән сөйләшә.

"Зонтик" җыры башкарыла.

13 бала.Моңлы, гүзәл, матур аяз көннәр,

 Мул игеннәр- синең бүләгең

Сокландыргыч синең тәбигатең,

Бигрәк матур ,ай-хай ,күлмәгең.

14 бала.Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә

Көз. Рәхмәт матур сүзегезгә. Хәзер мин сезгә табышмаклар эйтэм ,ә сез җавап бирерсез.

 1.Кат-кат тунлы,

Карыш буйлы.

2. Җир астында җиз бүкән.

3.Тәрәзәсе юк, ишеге юк,

 Эче тулы халык.

4. Кечкенә сары карт,

  Кигән туны тугыз кат.

5. Кечкенә генә йорт,

  Эче тулы корт.

6.Үзе шардай,

  Эче кандай,

  Тәме балдай.

 Көз.Молодцылар , бик әйбәт белдегез.Ә менә хәзер «Тәме буенча яшелчәне таны» уены уйнап алыйк.

Көз. Бигерәк куп беләсез икән .Менә минемдэ сезгә бүләкләрем  бар. Тәмле итеп бергәләшеп ашарсыз.

15 бала.Ямьле кояш, нурлар чәчеп

Елмаеп карый безгә.

Нинди тәмле күчтәнечләр

Кәз алып килгән безгә.

16 бала.Алтын яфраклар очалар,

Безнең башларга тиеп

Саубуллаша кыр казлары

Язын кайтырбыз диеп.

17 бала.Җырладык та ,биедек тә,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Матур гына уйнап алдык,

Бер дэ читенсенмәдек.

Алып баручы.

Хәзер балалар

Түгәрәккә басабыз,

Әйлән-бәйлән әйләнәбез,

Җырлап күңел ачабыз.

Әйдә, бергә биибез” җырлы-биюле уены оештырыла

Алып баручы:Көз-моңсу чак,ямансу чак,

Көн дә ява яңгырлар.

Тик безнең бакчада һаман

Яңгырый дәртле җырлар!

”Көзләр килә” җыры башкарыла.

Бәйрәмебез шушың белән тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес планы. Тема: Туган ягымда алтын көз

Тема: Туган ягымда алтын көз .Максат: Укучыларның көз турындагы белемнәрен системага китерү, аларны сәнгатьле итеп укырга һәм  тасвирлап сөйләргә, табигатьне образлы итеп күз алдына ки...

Алтын каләм Свидетельство

Районный фестиваль детской, юношеской и молодежной прессы "Алтын калэм" - "Золотое перо", под девизом  "За здоровую и сильную молодежь!"...

Отбасым - алтын ұям интерактивті жоба

ата-аналар байқауы, ата-аналармен жұмыс...

"Әбекәй - алтыным, минем иң якыным"

8 март бәйрәме уңаеннан әбиләр өчен уздырылган кичәнең эшкәртмәсе...

отбасым алтын ұям ІІ бөлім

Ата аналармен сыныптан тыс жұмыс...

Әбекәй - алтыным, минем иң якыным

Укучыларның әбиләр белән очрашу. Эзләнү -тикшеренү нәтиҗәсе буларак , проектны  тәкъдим  итергә өйрәнү,яклый белү....

Эбекэй - алтыным

Праздничный утренник к 8 марта...