Әбекәй - алтыным, минем иң якыным
методическая разработка (4 класс) по теме

Аглиуллина Ландыш Растамовна

Укучыларның әбиләр белән очрашу. Эзләнү -тикшеренү нәтиҗәсе буларак , проектны  тәкъдим  итергә өйрәнү,яклый белү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon biky_altynym.doc74.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль  районы

Колшәрип урта белем бирү мәктәбенең

I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Әһлиуллина Ландыш Рөстәм     кызының   4 сыйныф өчен

проект эшчәнлеге.

Тема:  “Әбекәй - алтыным,

минем иң якыным .”

                     

2013 ел.

Тема: Әбекәй - алтыным, минем иң якыным .

Максат:  эзләнү-тикшеренү эшенең нәтиҗәсе буларак , проекны  тәкъдим  итергә өйрәнү; үз фикереңне дәлилли , яклый белү;

укучыларның әбиләре  белән очрашу; гаиләдә әбиләр тәрбиясенең әҺәмиятен  аңлату; балаларны  аларга карата  мәрхәмәтле ,  ихтирамлы  булырга өйрәтү;  әбиләрнең нәсихәтләрен   тотарга кирәклеген төшендерү. Халкыбыз  традицияләре  нигезендә милли аң,  әхлакый  сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитофон , графопроектор, компьютер,  әбиләр турында сочинениеләр, рәсемнәр,әбиләрнең кул эшләре.

Плакатлар: “Әбекәй  алтыным – минем иң якыным” ,

“Өлкәннәргә  игътибарлы  һәм ихтирамлы  булыйк”,

“Исәннәрнең кадерен бел”,

“Бала багучы  карчык -  өйдә алтын канат”,

“Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”.

Проект эше түбәндәге этаплардан тора:

  • тема тәкъдим ителә;
  • юнәлеше, максаты, бурычы аңлатыла;
  • үтәү вакыты билгеләнә ;
  • башка сыйныф укучыларының иң яхшы эшләре күрсәтелә;
  • проект эшенең планы төзелә ;
  • укучылар үзләрен кызыксындырган шәхси биремне сайлыйлар;
  • укучы шәхси бирем буенча материал эзли, җыя;
  • йомгаклау дәресендә проект эше ялгана;
  • чыгышларның планы төзелә;
  • проект эшен яклау оештырыла.

Бәйрәмнең барышы.

1.Әбиләрне каршылау, сәламләү.

Айдар.

Мәктәп бүген гөрләп тора ,

Шаулап тора  күрегез

Без бит бәйрәмгә җыелдык ,

Әллә шуны  белмисез?

Зәлия.

Кояш  көлеп  уянды да

Нурларын  сипте мулдан.

Әбиләр килде мәктәпкә

Көзге кояшлы юлдан.

Ильвина.

Бүген  гади көн түгел бит,

Моны  беләбез без

Елмаеп  сәламләшәбез

Дәү әни, әби белән.

М.Рөстәм.

Һәр җирдә  бер хикмәт  көтә:

Бүген гади  көн түгел

Бүген әбиләр бәйрәме,

Шуңа шатлана күңел.

Укытучы. Хөрмәтле кунаклар ! Бүген безнең  бәйрәм түрендә олы җанлы , киң күңелле , тәмле телле, йомшак куллы, чал  чәчле әбиләребез, дәү әниләребез  җыелды. Хәзер  сезнең игътибарыгызга   аларга багышланган  кичәбезне тәкъдим итәбез.

    Әбиләр, өлкән яшьтәге  кешеләр татар  гаиләләрендә зур урын билиләр. Алар үз балалары  өчен дә  үрнәк  саналалар. Әби тәҗрибәләре , биргән  киңәшләре  гаять  күп төрле  һәм  алар  катлаулы  тормыш-күренеш мәсьәләләре  чишәргә, уңышлы хәл итәргә  мөмкинлек бирә.Ә әбисе булган  кешенең  нинди  бәхетле икәнен  һәр бала белә.

Без  халык  авыз  иҗатында  әбиләр темасының ничек  яктыртылуын өйрәнүне  узмаксат  итеп куйдык .

Нинди тәртиптә эшләдек?

Руслан

Башта  төркемнәргә  бүлендек.

Балалар (һәр төркем  үзенең кайсы  жанр  өстендә  эшләвен әйтә).

Без 1нче төркем  “Безнең кадерле әбиләребез” тема    өстендә эшләдек.

Без 2нче  төркем “Бишек җырлары” дигән жанр  өстендә эшләдек.

Без 3 нче төркем “Серле сандык“дигән жанр  өстендә эшләдек.

Ренас

Үзебезгә  ошаган үрнәкләрне сайлап алдык.

Рамазан

- Әбиләргә, кунакларга  күрсәтү өчен  проект әзерләдек.

Укытучы.

-Нинди чыганаклар белән эшләдегез?

Балалар   (кулланган  материалларны, әдәбиятны атыйлар).

Укытучы.

Укучыларның  эшләрен бәяләргә әбиләргә тапшырабыз. Мин аларга  менә шундый карточкалар таратам. Һәрбер төркемгә  алар бәя куячак.

Укытучы.

-Әйдәгез  сүзне беренче  төркемгә бирик.

Рамазан

Без кунакларны кадерле әбиләребез белән таныштыру өчен аларның  тормыш юлын өйрәндек.  Үзебезнең  эшебезне  “Безнең кадерле әбиләребез”  презентация  формасында күрсәтербез.

Айдар

Әбием ! Бу сүзләр  һәр балага  якын һәм  кадерле. Ничек матур яңгырый алар!

Әбиләрне  хөрмәт  итәргә, яратырга кирәк. Алар булмаса , өйнең яме булмас иде.

Рамазан

Кадерле әбиләр! Әйдәгез , без сезнең белән  танышып китик.

Презентация (Слайд1-10)

Слайд1.

Ләйсән белән Г.Рөстәмнең әбисе- Ахметова  Бәдрикамал       1939 елның 6 ноябрендә туган. Аңа хәзер 71 яшь. Әбием  Колшәрип  кошчылык  фабрикасында эшләп , лаеклы  ялга  чыкты.  Мин әбием  һәм  бабамның хәлләрен белергә гел  барып   торам.  Алар  5 бала тәрбияләп үстергәннәр.  Әбиемнең  һәм бабамның 10  оныгы бар.   Бәдрикамал әби  барыбызны да ярата, тәмле телле, сөйкемле  йөзе белән каршы ала. Әбием безене  үзе пешергән  тәмле  ашлары белән сыйлый.   Әбиебез безне куандырып  озак-озак  яшәсен иде.

Слайд 2.

Галимова Ильвинаның әбисе- Саттарова  Тәзкирә  Султангазиз кызы 1934 елның 23 январендә  Бикасаз авылында туган. Колшәрип кошчылык фабрикасында эшләгән. Тавыклар караган. Хәзерге көндә лаеклы  ялда. Тәзкирә әби  4 бала тәрбияләп үстергән. 2 улы  һәм 2 кызы  бар. 9 оныгы  һәм 5 оныкчыгы бар.

 Ильвина аның турында  сочинение язган.  Минем әбием  Тәзкирә бик матур һәм әйбәт. Әбием  мине әдәпле булырга , тырышып укырга, кешеләргә карата  игътибарлы  һәм ихтирамлы  булырга өйрәтә.

     Әбием, син  аркамнан мине  сөясең, чәчләремне  сыйпап үбәсең, бәбкәчем минем  күз нурым, оҗмах кошым минем диясең. Чәй  эчербез һәрчак бергәләп, син сыйлыйсың мине иркәләп.

-Әйдә  кызым утыр, диеп, тәмле  ашың  саласың. Ә ашлары шундый  тәмле, җанын  биреп пешергән. Без  торганчы коймагы , әллә кайчан өлгергән. Тәмле  телен  җәлләми, матур итеп сөйләшә. Шундый  әбием булганга , бөтен бала  көнләшә. Зур  кыз  булгач , әбием  мин дә  сине карармын, чәчләреңнән  сыйпап тарармын. Ә хәзергә укырмын мин гел  бишкә, булышырмын әбием  һәр эштә.  Мин әбиемне бик тә , бик тә яратам.

Слайд 3.

Гиниятуллина Алинаның әбисе- Садриева Роза Закарьевна , 1954 елның 2 мартында  Буа  районы Иске  Суксу  авылында туган. 1972  елны  Загорски зоотехнический  техникум тәмамлаган. Колшәрип  кошчылык  фабрикасында лаборантка  булып эшкә кергән. Тавыклар караган. 1975  елдан бүгенге  көнгә кадәр  Колшәрип авылында яши. Өч бала үстергән,  ике оныгы бар. Роза апа  әле яшь, матур, һаман  эшләвен дәвам  итә. Оныкларын  тәмле ашлар белән сыйлый , йон  оекбашлар  бәйләп кидерә, оныкларына шигырьләр яза ,йокларга ятканда  матур әкиятләр сөйләп сөендерә.

Слайд 4.

Ганиев Рөстәмнең әбисе- Безнең әбиебез   Долгова Александра Степан кызы бик уңган,батыр,пөхтә,сабыр,кешелекле ,ярдәмчел кеше. Ул бик кунакчыл, һәрвакытта да безне ачык йөз белән каршы ала. Аның пешергән ашларын ашап туймаслык – тәмле, ул бәйләгән бияләй,оекбашлар җылы, йомшак -киеп туймаслык. Әйтерсең лә,ул эшләгән эшләренә үзенең күңел сафлыгын,җылылыгын сыендыра.   Без аны бик яратабыз, хөрмәтлибез! Озак яшә,әбиебез!

Слайд 5.

Х.Фәнилнең Әбисе- Хуснуллина Әнисә.     Ул1936 елның  1нче ноябрендә  туган. Ул гаиләдә алтынчы бала булган. Ул  шушы Колшәрип авылында туа һәм яши. Шушы авылда эшләгән. Әнисә  әби сыер сауган, тавык караган.  Ул Колшәрип  кошчылык  фабрикасында эшләгән вакытта  мактаулы булган.  Ул  1954  елларда  урман кисүдә катнашкан. Ул ветеран труда булып пенсиягә чыккан. Хәзерге көндә  ул бабай белән  дүрт  малай һәм бер кыз  үстергәннәр. Әби үзен бик  бәхетле дип уйлый. Чөнки оныкларының  аның яныннан киткәне дә юк.Әнисә әби бик җитез , уңган әби. Аның  кабарып торган , йомшак , җылы кабартмаларын авыз итсәң , телеңне йотарлык – бик тәмле, искиткеч!

Әнисә әби дә үзенең  оныкларында   кунак  булып кына йори. Тәмле  телле, җитез  гәүдәле әнисә  әби  оныкларын, балаларын сөендереп озак  итеп  яшәсен әле.

Слайд 6.

Ә безнең Зәлия апаем белән икебезгә  4  әбиебез бар. Аларның  икесе  яшь , ә икесе олы  яшьтә инде. Шулай  да  алар  безнең өчен иң матур, иң  ягымлы , тәмле телле, йомшак  куллы, изге күңелле.

Ике  әбием  хәттә  бер-берсенә бик ошаганнар.  Менә үзегез  тыңлап карагыз:

-икеседә кечкенә буйлы,

-икеседә 1956 елда туган,

-икеседә югары белемле,

-икеседә 21 яшьтә кияугә барган,

-икесенен дэ ике баласы бар, балалары  барсы бер яшьтэ,

-икеседә эле хаман эшлиләр.

Исемнэре генә торле- Әлфия әби, Чаллы әби. Чаллы әбинен исеме Золфирә. Чаллыда торганга кечкенәдән аны Чаллы әби дип эйтәбез.

Минем әбиләрем бик унган. Чаллы әби  пешергән гобәдия, бәлеш, очпочмакны ашап туймаслык, э баскан токмач белән ашын кайткан саен пешертәбез. Ул пешергән аш бигрэк тә тэмле булла. Әлфия әбигә кунакка барырга яратабыз, ул безне торле тәм-том белән сыйлый, шулай ук токмач ашын яратып ашыйбыз. Чаллы әбиебезнең 6 бер туган сеңлесе бар, узган елны без алар белән ял итәргә бардык. Алар да әбине бик яраталар , хормәт итәләр. Ә быел әби узе генә барды ял итергә, ләкин безгә матур фотосурәтләр алып кайтты. Карточкага тошергә бик яратмый, ләкин бик матур ягымлы булып чыга узе. Ул безнен бик оялчан.

Ә Әлфия әби безнең бик дәрәҗәле , авыр эш башкара. Ул  Колшәрип авыл советында сәркатип булып эшли. Авыл кешеләре аны хормәт итәләр, көн саен янына киләләр.  Безнең әби бик серьезный, ләкин елмаеп  җибәрсә аннанда матур әби юк дөньяда. Әлфия әби, үзе әби булуга карамастан анын әнисе исән сау.Ул безнең Жәухәрия әби. Әле минем Нәурә әбием дә бар. Безнең апаем белән икебезгә 4 әбиебез бар. Менә бу ичмасам байлык. Без Әлфия әбиләргә куннакка , бәйрәмнәргә барырга яратабыз, чөнки аларда бик матур, әби безгә уйнаганда тавышлансак та сүз әйтми. Чөнки алар безне көтеп ала.Әбиләрем исән сау булсыннар иде, озак яшәсеннәр, безне якты йөзләре , тәмле ашлары белән шатландырып торсыннар иде.

Әбиләргә сәламәтлек , тыныч һәм тигез картлык  телибез.

Аларга рәхмәт әйтик , үзебезнең матур сүзләребез, теләкләребез белән  күңелләрен  җылытыйк.

(Әбиләргә кул чабалар).

Укытучы.

-Беренче төркемнең эше ошадымы?

Балалар.(Укучыларның фикерләре  тыңлана)

Җыр: “Кәләпүшем”

Укытучы.

-Хәзер сүзне икенче  төркемгә  бирәбез.

Алина-Без бишек җырларының һәр сабый  өчен  ни дәрәҗәдә кирәклеген, нәни кеше өчен әниләрнең, әбиләрнең бу җырларда яңгыраган изге теләкләренең көче турында өйрәндек, Үзебезгә ошаган “Бишек җыры” дигән өзекне сәхнәләштереп күрсәтәбез.

Зәкиева Алия

-  Ә нинди  җырлар соң ул  бишек җырлары?

Алина

Алар баланы  бишектә  тирбәтеп йоклатканда  көйләнә. Салмак көй баланы  тынычландыра, йокыга талдыра.

Бишек җырларына  аналарның йорәк җылысы , уй –фикерләре салынган. Һәркем  аны  сабый чакның якты  истәлеге итеп  күңел түрендә саклый.

“Бишек җырлары” сәхнәләштереп курсәтү.

Сәхнәгә  курчаклар  күтәргән 1 сыйныф  кызлары чыга  

1 кыз.Миңа әби  шундый  матур  җырлар өйрәтте. Мин  йөкларга  ятканда  бәби  чагында  ук  җырлый иде. Тыңлап ята идем  рәхәтләнеп .

2 кыз. Мин дә  беләм. Ул бит  бишек җыры. Миңа  әби, бишек җыры тыңлаганда  баланың  нервлары  нык була ди. Шулаймы , кызым.(Курчакка карап).

1нче сыйныф кызлары башкаруында җыр “Әй курчагым , курчагым.”

-Ә хәзер сүзне Алинаның әбисенә Роза апага бирәбез . Ул үзенең яшьлеге, оныкларының ничек яратуы турында  сезгә сөйләр.

Укытучы.

-Рәхмәт укучылар. Бу төркемнең  эше турында  нәрсә әйтерсез.

Балалар (җаваплар тыңлана).

Укытучы.

-Хәзер проектны яклау өчен сүзне  өченче  төркемгә бирәбез.

Ренас.

-Без   әби-бабайларның яшь чагындагы уеннарын, традицияләрен, гореф –гадәтләрен , табышмаклар , мәкаләләр  өйрәнгәч “Серле сандык ” дигән  темага  китапчык  әзерләдек.  (Сандык формасында).

Руслан.

Әйдәгез әле менә бу сандыкка игътибар итегез. Карагыз  әле , анда  нинди матур бизәкләр бар. Борынгы  бабаларыбыз калайны  кисеп  һәм чокып, сокландыргыч  бизәкләр төшерә белгәннәр. Ә сандык  эчендә әлбәттә безнең  әбиләребез тукыган кызыл башлы  сөлгеләр, чиккән сөлгеләр, чиккән ашъяулыклар. (Катыргыдан  ясалган сандыктан тартып чыгаралар).

Г.Рөсәм.

Сөртенсәң, сөлге кирәк ,

Көрәшсәң , сөлге кирәк .

Батырларга  сабантуйда

Бирелгән  сөлге-бүләк.

Ленар.

-Бу түбәтәй  һәм калфакларны  алтын,  көмеш яки төрле  төстәге  җепләр белән  бик нәфис  чәчәк , үлән бизәкләре  төшергәннәр . Ә кайвакыт сәйлән дә кулланганнар.

М.Рөстәм.

Сандыкта ятты озак

Әбиең чиккән калфак.

Ул калфакны  әбиең  

Кадерләп  кигән һәрчак.

Милләтемнең нуры анда :

Ука, чугы , чачагы...

Кадерләп сакла балам ,

Әбиеңнең калфагы

Фәнил.

-Карагыз  әле , нинди матур күлмәкләр, камзуллар , читекләр киеп йөргән безнең әбиләр!

Г.Рөсәм.

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр.

Аларны  татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Фәнил.

Безнең әби-бабаларыбыз  бик тырыш булганнар , эш яратканнар. Шуның  белән бергә  күңелле  ял да  итә белгәннәр. Әйдәгез әле  әби-бабаларыбыз  яратып уйнаган  бер уен да  уйнап китик. (“Чума үрдәк, чума каз”)

Ленар.

Мәкаль-урынлы әйтелгән  акыллы сүз, әби-бабайлар  сүзе. Мәкальләр  өйрәтә , киңәш бирә. “Амбар төбендә  икмәк  бар , картлар  сүзендә хикмәт  бар”,- дигәннәр бит борынгылар. Мәкальләр  туган җирне , әти-әниләрне , әби-бабайларны,яратырга,  хезмәт сөяргә, тырышып укырга өйрәтә.

Руслан.

- Мин  мәкальләрне өйрәнгәч  , мин  уен әзерләдем. Мәкальнең  башы минем тел очында, ахыры кемдә  икән? Мин мәкальнең яртысын әйтәм, сез дәвам итәрсез.

1.Аз сөйлә, күп эшлә.

2.Акылны кешедән сора үзеңнекен тот.

3.Бакча ясамый  алма булмый.

4.Олыласаң олыны олыларлар үзеңне.

5.Ана  сөте  белән кермәсә  тана сөте белән кермәс.

6.Ата-ананы тыңлаган  әдәм булган, тыңламаган әрәм булган.

7. Син үзеңне зурлама, кеше сине зурласын.

8. Сөйдергән дә тел биздергән дә тел.

9. Олылар сүзен тыңламасаң, олыгайганчы игелек күрмәссең.

10.Оясында ни күрсә, очканда шул булыр.

Укытучы.

- Ә хәзер сезгә Рстәмнең әбисе Сания апа  әкият сөйләп күрсәтә.

Укытучы.

-Өченче төркемнең эше ошадымы?

Йомгаклау.

Укучыларның  эшләрен бәяләү. Әлфия апага сүз бирелә.

1нче төрке-“Иң  акыллы проект”

2нче төркем –“Иң кызыклы проект”,

3нче торкем –“Иң зирәк проект” билгеләре белән бүләкләнә.

-Сабыр , йомшак  күңелле  әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур  рәхмәт сезгә! Гел  шулай  якты йөзле, тәмле  сүзле  булып , оныкларыгызны  сөендереп , озак яшәгез.

Әбиләргә  истәлеккә  бүләкләр тапшыру. (Балалар  үзләре  ясаган   фотография рамкасы бүләк итәләр)

Кулланылган әдәбият:

  1. Татар халык иҗаты.Мәкальләр һәм әйтемнәр.Мәхмүтов Х.Ш. Казан 1987.
  2. Ачык дәрес . Укытучылар өчен татар телендә методик  кулланма.
  3. http://www.uroki.net/melodi.htm/- Музыка

Кушымта:

1.Презентация

2.Фото


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әйләнә-тирә дөнья. Тема: Якын дустым светофор.

Максаты: Юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам иттерү. Балаларда игътибарлылык тәрбияләү. Җәяүлегә  урамда үзен ничек тотарга тиешлеген аңлату....

Муса абый — балаларның якын дусты.

    Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана....

"Әбекәй - алтыным, минем иң якыным"

8 март бәйрәме уңаеннан әбиләр өчен уздырылган кичәнең эшкәртмәсе...

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...

Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда эшчәнлекле якын килү

Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда  эшчәнлекле якын килү...

Тема: "Әбием, алтыным, минем иң якыным!"

Разработка сценария в честь дня пожилых людей....

«Самая любимая- мамочка моя! Әнием, алтыным-минем иң якыным!»

Мероприятие, посвященное Дню Матери. Сценарий праздника составлен на русском и татарском языке, чтобы можно было использовать при работе  в национальном классе....