Тема: "Әбием, алтыным, минем иң якыным!"
классный час (4 класс) на тему

Фаттахова Алсу Мохлисулловна

Разработка сценария в честь дня пожилых людей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olknnr_konen_stsenariya.docx34.19 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Әбием, алтыным, минем иң якыным!

(4 г сыйныфында бәйрәм кичәсе)

                       

                        Сыйныф җитәкчесе: Фаттахова Алсу М.

2017-2018 нче уку елы

Әбекәем, алтыным, минем иң якыным!

(Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе)

Матур итеп бизәлгән бәйрәм сәхнәсе. Уртада эскәмия. 2 малай шунда очрашып, сөйләшә башлыйлар.

Әнис: Сәлам, Заһир. Ничек хәлләрең?

Заһир: Яхшы. Менә һава суларга урамга чыктым әле.

Әнис: Дәресләреңне әзерләдеңме соң?

Заһир: Әйе, карап чыктым. Ә син?

Әнис: Эшләдем инде күптән. Тик укытучы апа кушкан эшне генә эшләмәдем әле.

Заһир: Нинди эш соң әле ул?

Әнис: Оныттыңмыни? Иртәгә нинди дә булса бер яхшы, саваплы эш эшләп килергә кушты бит. Шул хакта дәрестә сөйләргә кирәк булачак.

Заһир: Әйе, шул. Бөтенләй дә онытканмын.

Әнис: Нәрсә эшләргә икән соң?..

Шул вакыт урам буйлап, авыр сумка күтәргән бер әби үтеп бара.

Әби: Ни хәл, оланнар?

Заһир: Яхшы әбекәй. Үзегез ничек?

Әби: Рәхмәт, яхшы. Сумкаларым гына авыр, утырып ял итмичә булмас.

Әнис: Менә монда бераз урын бар, утырыгыз.

Әби: Ай, рәхмәт.

Әбисен кибеттән каршы алырга оныгы йөгереп чыга.

Ләйсән: Әбекәем, нигә инде миңа әйтмичә, кибеткә киттең? Үзем барам дигән идем ич. Шундый авыр сумкаларны берүзең алып кайттыңмы?

Әби: Эшең болай да күп дип, үзем генә киткән идем шул, акыллым.

Ләйсән: Мин сине эзли-эзли арып беттем. Бу малайлар сиңа ярдәм итәсе урынга, утырган җирләреннән кузгала да алмый утыралармы? Әйдә әбием, үзем алып кайтам. Бу малайларда өмет юк, сиңа хәтта урын да бирмәгәннәр.

Әби: Кызым, алай ук орышма инде син аларны.

Малайлар урыннарыннан тиз генә торып, сумкаларны алалар.

Әнис: Ләйсән, ачуланма инде, без уйлап бетермәгәнбез. Хәзер үзебез алып кайтабыз сумкаларыгызны, ә син әбиеңә булыш.

Заһир: Әйе, без бит нинди саваплы эш эшлик икән дип баш ватып утыра идек...

Ләйсән: Эх сез, җүләрләр. Өлкәннәргә ярдәм итү – үзе үк саваплы эш бит инде.

Әнис: Әйе шул.

Ләйсән: Әйдәгез ашыга төшик. Бүген бит клубта зур бәйрәм. Өлкәннәр көненә багышланган кичә була. Без дә бит анда катнашабыз.

Әнис белән Заһир: Әйдә, йөгердек...

Сәхнәдә матур музыка яңгырый. Мәрьям белән Әнис чыга.

Мәрьям: Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

                 Сәлам сезгә безнең буыннан!

                 Бар дөньяны бүләк итәр идек,

                 Әгәр килсә безнең куллардан!

                 Үтә гомер аккан сулар кебек,

                 Ә күңел һич туймый яшьлектән.

                 Йөзләрегез инде картайса да,

                 Ник күңелләр болай яшь икән?

Әнис: Кояш көлеп уянды да,

            Нурларын сипте мулдан.

            Өлкәннәр килде мәктәпкә

            Көзге кояшлы юлдан.

            Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

            Иң ягымлы кешеләр.

            Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

            Алар безнең әбиләр.

            Иң кадерле, иң хөрмәтле,

            Булсын җирдә әбиләр.

            Әбиләрне кадерләсәк,

            Тыныч булыр ил-көннәр.

Укытучы: Кадерлеләрдән-кадерле,сөйкемлеләрдән сөйкемле, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы әбиләребез! Без бүгенге матур көзге көндә сезне күрүебезгә чиксез шатбыз. Бу бәйрәм сезнең өчен рәхәтләнеп ял итү кичәсе булсын.

Кадерле дәү әниләрбез! Без сезнең турында шигырьләр, җырлар өйрәнәбез,сез безнең өчен бик кадерле. Бигрәк тә мондый авыр заманда балаларыбызны миһербанлы, шәфкатьле, итагатьле итеп тәрбия кылырга ярдәмегез кирәк. Дәү әниләребез, буыннар чылбыры бервакытта да өзелмәсен! Картаймыйча, безгә ярдәм итеп яшәгез, ә урыннарыгыз һәрчак өйнең түрендә булсын!

Кичәбез котлы булсын,

Табыннар да мул булсын!

Күңел шатлык белән тулсын,

Ял кичәбез гөрләп узсын!

Мәрьям: Бәйрәмебезне мәктәбебезнең иң акыллы һәм булдыклы егетләре дәвам итә!

Әнис, Айнур, Ислам һәм Заһир башкаруында шигырь. “Иң шәбе минем әби”.

Кызып- кызып бәхәсләшә

Бүген бездә малайлар

Айнур, Әнис, Заһир, Ислам –

Бар да сүздән калмыйлар:

Ислам: Минем әби пәрәмәчне

             Шундый тәмле пешерә.

             Телеңне йотарсың малай,

             Ашап карасаң менә!

Әнис:   Өчпочмакка җитми инде,

             Ни генә әйтсәгез дә,

             Әбием кебек берәү дә

             Пешерә бемидер лә.

Айнур: Кыстыбыйны да яратам,

             Бәлешне дә үз итәм

             Әбием кебек пешекче

             Бар микән бүтән җирдә?!

Заһир: Чәк-чәк белән торт ясарга

             Минем әби бик оста.

             Тәмле, татлы ризыкларны

             Бабаем да ярата.

Ислам: Камыр тылсымга әйләнә

              Минем әби кулында.

              Кәнфит-прәннек кирәк түгел,
             Гөбәдия барында.

Айнур: Мактаншмагыз, малайлар,

              Иң оста минем әби.

              Сумса, пилмән, бавырсакны

              Вәт пешерә билләһи!

Малайлар янына кызлар чыгып тезелә, җыр “Әбием әбекәем!”.

Нәфисә: Иң ягымлы кешем шул син,

                Әбием, бердәнберем!

                Өйрәт әле, мин дә белим

                Әби булуның серен.

                Әби көлә: “Әби булу

                Тора бары оныктан.

                Мин бит әби булдым, кызым,

                Нәкъ син туган минуттан”.

Айнур: Роберт Миңнуллинның “Өлкәннәр” шигыре.

Бу өлкәннәр ни өчендер

Гел киресен эшлиләр.

Мин үзем чәй эчмим, алар,

Кыстый-кыстый: “Эч!” – диләр.

Урамга чыга башласаң,

“Ныгытып киен!” – диләр.

Ә үзләре ни өчендер

Ныгытып киенмиләр.

Йоклыйсы килмәгән чакта:

“Бар инде, йокла!” – диләр.

Йоклаганда: “Тор инде, тор,

Аунама, юкка!” – диләр.

Уйнаганда: “Китап укы,

Уйнап утырма!” – диләр.

Укысам: “Башың авыртыр,

Бик күп укыма!” – диләр.

Әгәр дә өйдә утырсам,

“Бар, урамда йөр!” – диләр.

Ә урамга чыгып китсәм:

“Бик күп йөрмә, кер!” – диләр.

Эшсез йөрсәң дә ярамый:

“Бераз ярдәм ит!” – диләр.

Әгәр ярдәм итәм дисәң:

“Борчып йөрмә, кит!” – диләр.

Тотынсаң вак-төяк эшкә,

Алар бирә эресен.

Аңламассың, бу өлкәннәр

Эшлиләр гел киресен!

Укытучы: Өлкәннәр гел киресен эшлиләр, дип зарлансак та, аларсыз дөньябыз күңелсез. Балачакта гына түгел, инде үсеп-буй җиткәч тә, бабайларыбызның төпле киңәшләре, әбиләребезнең пәрәмәчләре, гөбәдия-коймаклары искә тошеп, сагындыра...

Кызлар башкаруында бию, “Әбием коймаклары” җырына.

Укытучы: Безнең дәү әниләребез бик уңган һәм булдыклы. Алар әле тәмле телле дә.

Без аларга бүген кечкенә генә конкурс та әзерләдек. Хөрмәтле әбиләр, сез оныгыгызга иркәләп әйткән ягымлы сүзләрегезне әйтергә тиеш. Бәлки алар берничәдер, исегезгә төшерә торган арада сезнең өчен шигырь “Бәйрәм китердек әбигә”.

Ләйсән: Энҗе Мөэминова “Бәйрәм китердек әбигә”.

Туган көне дә түгел,

Чакырмады да үзе,

Чакырмаса да килдек –

Бик-бик сагынган идек!

Көз көнендә, урамда

Яфрак явып торганда,

Әбекәйгә бүләккә

Чәчәк алып килдек без,

Шатландырыйк, дидек без.

Мондый матур чәчәкләрне

Кайда үстердегез?- дип. –

Сез бит бүген безнең өйгә

Бәйрәм китердегез, - дип,

Әй шатланды соң әби!

Чәчәк бирдек әбигә –

Бәйрәм китердек өйгә!

Укытучы: Ә хәзер оныкларга назлы сузләр. Сүз әбиләргә бирелә.

Укытучы: Үзенең матур биюе белән бәйрәмебезне Айнур дәвам итә.

Айнур башкаруында заманча бию.

Укытучы: Безнең сыйныфыбыз бик иҗади сыйныф. Җырчылар, биючеләр, хәтта шигырь язучылар да бар. Язилә дә үзе иҗат иткән шигырен әбисенә бүләк итә.

Язилә башкаруында шигырь. “Әбием”.

Укытучы: Әбиләргә тагын бер бирем. Һәркайсыгыз оныгыгыз кечкенә чакта аңа күп төрле әкиятләр сөйләгәнсездер. Әйдәгез, шуларны искә төшереп китик әле. Татар халык әкиятләре идеме, башка халыкныкымы? Китаптан карап сөйли идегезме, үзегез иҗат итә идегезме? Сез уйлаган арада, тагын бер җыр.

“Бабушки и дедушки җыры” сыйныф белән башкаралар. Аннан сүз әбиләргә бирелә.

Мәрьям: Равил Рахмани “Әби-бабай хакы...”

Әби бабай – җанлы тарих,                                     “Туган телдән, туган җирдән

Җиргә туганнар күптән;                                          Нигә, - диләр, - бизәргә?..

Илдә иң-иң кызык хәлләр                                       Үзең теләп, шаулап үскән

Алар булганда үткән...                                             Нәсел тамырын өзәргә?!”

Ул заманны китаплардан                                         Әби-бабай бүгенгегә

Өйрәтәләр дәрестә;                                                   Карый шулай тирәннән...

Әби-бабай өйдә сөйли                                              Эшне алар төптән уйлап

Киңәйтеп һәм дөресләп.                                           Хәл итәргә өйрәнгән!

Әти белән әни туган                                                     Мине дә бит алар сөя

Чорга кереп китәләр;                                                    Биреп бөтен җаннарын;

Шул көннәрен сагынып, ахры,                                   Килми “буш чүлмәк” буласым,

“Балалар” дип йөртәләр.                                              Мин – аларның дәвамы!

Кайчак горур, кайчак сыкрап,                                     Җыр өйрәнәм, әкият тыңлыйм,

“Яшь буын” дип куялар;                                               Керешәбез догага...

Алар он(ы)тып җибәргәнне                                          “Кеше, - диләр, - чын кеше ул

Искә төшереп торалар.                                                  Эчтә иман булганда!

                                        Алар һаман без дип яши,

                                        Һаман изге теләктә;

                                        Әби-бабай зур сөюне

                                        Сала белә йөрәккә!

Айнур башкаруында татарча бию.

Укытучы: Өченче конкурсны башлап җибәрәбез. “Әби мәктәп баласы” дип атала ул. Әниләр һәм әтиләр балаларына дәрес әзерләргә булыша, кайчак сез дә булышасыздыр. Хәзер без сезнең белемегезне тикшерәбез.

- Йомык күз белән дә нәрсә күреп була? (төш)

- Америка акчасы. (доллар)

- Көн белән төн нәрсәмбелән  бетә?(н хәрефе)

- Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (мамык, нефть)

- Нинди шәһәрдә аш пешереп була? (Казан.)

 - Нинди шәһәрдән аркан ишеп була? (Баулы)

-Кечкенә чагында кайсы шагыйрьне Апуш дип атаганннар? (Г.Тукай)

-Районыбыз башлыгының тулы исем, фамилиясе ничек? (ДимитриевСергей Димитриевич)

Укытучы: Булдырдыгыз, дәү әниләребез! Белемегез сынатырлык түгел икән! Хәзер исә сезне котлап, Мәрьям белән Ләйсән башкаруында җыр. “Ак яулыклы әбием”.

Әнис, Язилә, Айнур, Мәрьям, Ләйсән, Ислам, Нәфисә, Заһир чыгып баса.

Әнис: Без лишних слов, без лишних фраз,

            С глубоким чувством уваженья,

            Позвольте нам поздравить Вас,

            С днем пожилого человека.

Язилә: Что пожелать вам в этот день,

              Каких же благ, какого счастья?

              Чтоб никогда не унывать,

              Не знать болезни и несчастья.

Айнур: Пусть морщинки вас не старят,
               Не коснётся вас беда.
               Пусть природа вам подарит
               Жизнь - на долгие года!

Мәрьям: Пусть будут ваши дороги 
                 Полны удачи и тепла! 
                 И каждый день не очень строгим! 
                 И вся судьба добром светла!

Ләйсән: И поклон вам низкий

                От родных и близких

                 И от всей отчизны

                За бесценный труд.

Ислам: Пусть же осень жизни вашей

              Долго-долго будет.

              С праздником, родные наши,

              Мы вас очень любим!

Нәфисә: Бу очрашу торсын җим булып,

               Бер алтын бөртек булып!

               Ходай бирсен озак еллар

               Яшәргә бөркет булып!

Заһир: Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,

             Күңелләрдә булган саф хисләр,

             Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр-

             Безнең сезгә әйтер теләкләр.

Укытучы: Укучыларыбызның сезгә кечкенә генә бүләкләре дә бар әле.

Әбиләргә бүләк бирелә. “Яратыгыз!” җыры башкарыла.

                                         

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әйләнә-тирә дөнья. Тема: Якын дустым светофор.

Максаты: Юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам иттерү. Балаларда игътибарлылык тәрбияләү. Җәяүлегә  урамда үзен ничек тотарга тиешлеген аңлату....

Муса абый — балаларның якын дусты.

    Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана....

"Әбекәй - алтыным, минем иң якыным"

8 март бәйрәме уңаеннан әбиләр өчен уздырылган кичәнең эшкәртмәсе...

Әбекәй - алтыным, минем иң якыным

Укучыларның әбиләр белән очрашу. Эзләнү -тикшеренү нәтиҗәсе буларак , проектны  тәкъдим  итергә өйрәнү,яклый белү....

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...

Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда эшчәнлекле якын килү

Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда  эшчәнлекле якын килү...

«Самая любимая- мамочка моя! Әнием, алтыным-минем иң якыным!»

Мероприятие, посвященное Дню Матери. Сценарий праздника составлен на русском и татарском языке, чтобы можно было использовать при работе  в национальном классе....