Әлифба бәйрәме
классный час (1 класс) на тему

Ибрагимова Гульнар Фаритовна

Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен- ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә.Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alifba.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы:    Исәнмесез хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар,балалар. Бүген бездә кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе- Әлифба бәйрәме.Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен- ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә.Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

1.Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

 Күңелләр түрендә

 Әлифба бәйрәме.

 2. Күч безнең күңелгә

Җыр яме, җир яме.

 Рәх им  ит, түрдән үт

 Әлифба бәйрәме!

   

3. Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Без мәктәптән туймадык.

4.Язарга да өйрәндек,

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне яздык без

Тигез, матур юлларга.

5.Бу матур бәйрәмгә

Кушыл дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!

( “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры башкарыла.)

Бүген сезнең алда без

Зур сынаулар үтәрбез.

Үзебезнең осталыкны

Сезгә дә күрсәтербез.

Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.

Сине укып бетерсәк тә

Күңелләрдә калырсың.

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?

Табиб,игенче,шагыйрь булырбыз,

Бик озын-озак юллар узарбыз.

Кайда йөрсәк тә,кемнәр булсак та

Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба.

Җыр күтәрә күңелне

Бар да көләч, шат бүген.

Бөек Әлифбабыз, әйдә

Кил дә,котла син безне үзең!

Бергә: Әлифба, тизрәк монда килеп җит!

(Әлифба патшабикә керә, елый. Арбасына хәрефләр төягән)

Әлифба: Минем дустым Алфавит белән күңелсезлек килеп чыкты.Күл буенда аның гаҗәеп матур сарае тора иде.Билгеле, бу сарайда хәрефләр яшәде. Анда аларның һәрберсенең үз бүлмәсе дә бар иде әле. Кинәт көчле җил- давыл купты,болытлар куерды һәмсарай җимерелде.Хәрефләр үз бүлмәләрен бутап,бөтенләй таралып беттеләр.Хәзер без Алфавит дустым белән беркемне дә укырга өйрәтә алмаячакбыз. (елый)

Укытучы: Юк,юк сөекле Әлифбабыз,елама. Бүгенге бәйрәм көнендә сиңа һич кенә еларга ярамый.Яле син менә монда утырып тор,ә балалар буталган хәрефләргә үз урыннарын табарга ярдәм итәрләр. (Балалар бергәләп алфавитны тәртипләп төзиләр.)

Әлифба: Булдырдыгыз укучылар. Сез барысын да дөрес эшләдегез, тизрәк Алфавит дустыма шалтыратып сөендерим әле.

Минем хөрмәтле нәни дусларым, кадерле кунаклар,әти- әниләр! Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез.Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергән нәни дусларым бүген инде олыгаеп киткәннәр,чын укучы нисбәтендә иң беренче зур җиңүләрен бәйрәм итәләр. Сезгә минем бөтен хәрефләрем белән танышу,сүзләр төзү,аларны  уку бер дә җиңел булмады.Әмма сез югалып калмадыгыз,тырыштыгыз. Рәхмәт сезгә укучылар,чын күңелдән беренче җиңүегез белән котлыйм Киләчәктә тагын да зуррак үрләр яуларсыз дип ышанып калам.

(“Әлифба” җыры башкарыла)

И әлифбам, син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

Укырга да өйрәттең,язарга да өйрәттең

Син кадерле,син туган телемнең

Алтын ачкычы.

И әлифбам син кулымда балкыйсың

Нәъ нур булып.

Һәр баланы зур бәхеткә

Илтүче ак юл булып.

1 нче куплет кабатлана.

Әлифба син алып кердең

Безне белем иленә.

Ялкаулык та, тырышлык та

Шушы илдә беленә.

“Ә” Әтәч бии әрҗәдә ди…

 Әкәмәт дип көләсезме?

 “Әтәч”, “Әрҗә” сүзләрендә

  Ничә  “Ә” бар, беләсезме?

“Л” Лимон үскән җылы якта

 Бигрәк тә ямьле диләр.

“Л” хәрефен яхшы белсәң

 Лимон да тәмле диләр.

“И” Икмәк илдә иң кадерле,

 Икмәкне ипләп кап син.

“Икмәк” сүзендәге “и” не,

  Теләгән кеше тапсын.

“Ф” Фил китергәннәр циркка,

 Йөз кешелек ашый ди.

 Һәр көнне борыны белән

 Физзарядка ясый ди.

“Б” Бакалар җырлый буада,

Отып калырга уйлыйм.

 “Б” хәрефен яхшы белеп

Бишле алырга уйлыйм.

“А” Алма бакчасында алма,

Әтием алма ташый.

 “А” хәрефен өйрәнәм мин

 Алмалар ашый-ашый.

Бергә: Әлифба аларны

Безгә син өйрәттең.

 Әлифба китәсең,

 Килмәссең моннан соң,

Әмма син гомергә

 Күңелдә каласың.

Укучы: Ә менә мин бер нәрсә беләм.

Бергә: Нәрсә булган?

Укучы: Нәрсә булган?

Мич башыннан

Минем Әлифбам егылган!

 Аягын сындыра язган

Баш хәреф “М” мескенкәй.

  “Г” әз генә ботын борган,

 “Җ” таралган бөтенләй.

“Ю” югалткан үзенең

  Арадагы күперен.

 Төшеп идәнгә кырын

 “У” сындырган койрыгын.

Әлифба: Ай – яй дусларым,бик начар булган.Китапны тиешле урында сакласагыз һич кенә дә мондый хәлләр килеп чыкмас. Моны исегездә калдырыгыз балалар.        

 Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә

 Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

 Нәни дусларым шуны белегез:

 Фәкать әлифба – белемгә нигез.

 Зур доктормы ул, укытучымы,

 Яки төзелештә бер инженермы,

 Космонавтмы ул,әллә галимме,

Агроном, яисә гади эшчеме-

Үтәргә эшнең кечесен,зурын

 Әлифбадан ул башлаган юлын.

(Әлифба таныклыклар тарата).

Инде миңа сезнең белән хушлашырга вакыт. Үземнең урыныма алмашка “Туган тел”не калдырам. Әйдәгез бирегә бергәләп чакырыйк үзен.

Бергә: Туган тел, туган тел

 Тизрәк кил инде бире.

Туган тел: Исәнмесез! Килдем сезне сагынып,бер капчык җыр,шигырь,хикәя тутырып.

( “И газиз татар телем” җыры башкарыла.)

Туган тел:      

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз

Тагы да күп белерсез.

Туган тел- иң татлы тел,

Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

 ( Туган тел китаплары таратыла)

 Инде килгәч тә сезне бер сынап та карыйм әле,берничә сорау әзерләп килгән идем.

( Уенның шарты мондый: җавап уңай икән – кулларны күтәреп басасыз, тискәре җавап икән – чүмәшеп утырасыз.)

- Кайсыгыз ялкауланырга ярата?

- Кем киемнәрен тәртиптә тота?

- Кем китапларны ерта?

- Кайсыгыз бик оста ялганлый?

- Кем ул исемен белми?

- Кемдер елмаеп кына йөри?

- Ул һәрвакыт “рәхмәт” әйтә?

  Дусларым миңа инде юлга кузгалырга вакыт. Ә сез укучы исеменә тап төшермичә тырышып укыгыз,тәртипле булыгыз!

( Бәйрәм укучыларның аерым номерларыннан төзелгән чыгышлар белән дәвам итә)

         

                                                                                               

                                                                                         

                                                                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....