Новогодняя сказка "Репка" на татарском языке для начальных классов татарской школы
методическая разработка (1 класс) на тему

Габдрахманова Рузия Шагинуровна

Русская нородная сказка "Репка" в  измененном виде на новогоднему празднику  для начальных классов  татарской школы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shalkan_kiyate.docx26.6 КБ

Предварительный просмотр:

                              Яңа елга “Шалкан” әкияте

Балалар костюмнардан ярым түгәрәк ясап төзелгәннәр.( кыш бабай, кыш әби, кар кызы, эт, песи, тычкан, әтәч, шалкан, алып баручы)

Әтәч кикрикүкләп чыга,  кыш бабай, кыш әби, кар кызы, эт, песи, тычкан чабышып чыга. Алар артыннан алып баручы чыга.

Барысы бергә. Исәнмесез, кунаклар!

Алып баручы. Без бүген сезгә кыш бабай йортында барган маҗараларны күрсәтеп үтәрбез. Игътибар белән карагыз.

Әтәч: Маҗаралар тудыручы

          Әтәч абзагыз булам.

         Әгәр шалкан ашамасам,

        Яңа елны мин куам.

Тычкан.  Таныш булыгыз,мин – тычкан,  (Йөгереп кырыйга баса).

                  Бездәге гәҗәп хәлләрне

                  Сез дә күрерсез микән

                  Чи-чи,-чи-чи. Чи-чи-чи

Песи. Ә мин  менә песи булам.

         Исемнәрем– Мияубәк,

            Мондый хәлләр булганда

             Буламын мин- уяубәк

Мияууу. (Кырыйга китеп ята).

Эт. Таныш булыгыз мин эт булам.

     Кушаматым – Алабай,

   Син минем чын сакчым, дия

      Хуҗакаем-кыш бабай

һау-һау-һау. (Оясына кереп кача).

Кыз.  Сез мине күптән беләсез

             Кыш бабай кызы бит мин.

             Сезгә бүләк өләшүче

            Юмарт кар кызымын мин.  

        (Өйгә кереп китә).

Әби. Кыш бабагызга  бүләкне  

         Үзем әзерләп бирәм.

       Таныгансыздыр мөгаен

Мин кыш әбие булам.

         (Өйгә кереп китә).

Бабай. Әйтмәсәм дә беләсездер

               Мине-кыш бабагызны.

             Сөйләп тә бетереп булмый

                 Бездәге- могҗизаны.

 (Өй янына бара).

Әтәч.  Минем  шартны үтәмичә

               Яңа ел килмәячәк.

           Шалкан ашамыйча торып

          Иске ел китмәячәк.

            Кикрикүк!

Шалкан.  Нинди тавыш икән дисәм

                   Тавышның сәбәбе мин.

                  Кар астында калдым дисәм,

                Ялгышканмын икән мин

             Ай яй яй яй! Ай яй яй!(башын тотып уртага утыра).

 

Алып баручы. Кыш бабай шалкан утыртты

                          Ул бик зу-у-ур булып үсте.

                            Язга ашарбыз диеп

                          Яхшылап күмеп куйды.

                           Ә әтәчнең исенә

                       Нәкъ  тә шул шалкан төште.

                        Бер туктамый, өзми-куймый.

                        Шалкан кирәк дип сорый!

Әтәч:               Кикрикүк! Кикрикүк!

                      Әйе шул бик-бик кирәк!

Алып баручы:  Яңа ел булмаячак ди,

                          Хуҗасы мин аның, ди.

                            Шалкан ашамыйча торып,

                             Бер кая да бармыйм, ди

Әтәч:     Әйе, әйе нәкъ шулай,

               Яңа ел булмаячак.

                Кикрүикүк!

                Кикрикүк!

 Алып баручы: Кыш бабайга нишләргә!?

Бабай. (Чыга, кулын каш өстенә куеп, шалкан тирәсендә йөри).

Йә, Аллам, йә, Аллам.

Тирәнгә качкан  шалкан?

Кайсы ягыннан тартыйм.

Ничек кенә чыгарыйм? (тартып карый, чыкмый)

Тукта, әбине чакырыйм әле. Әбисе, әбисе, дим, чык әле монда.

 

Әби. (Яулыгын төзәткәләп).

Бүләкләр тутырыйм , дисәм,

Тагын нигә чакыра?

Нәрсә булган бу бабайга,

Шалканга карап тора?

 

Бабай. (Шалканга күрсәтеп).

Күр, әбисе, син әтәчне

Ничекләр җикеренә.

Шалканны  тартып чыгарыйк.

Тотын минем билемә.

 

Алып баручы. Әби бабайга, бабай шалканга тотынды, тарталар – тарталар,  ни хикмәттер, тартып чыгара алмыйлар .

 

Әби. (Маңгаендагы тирен сөртеп ала).

Булмый, бабай, туктале.

Кызны чакырыйк әле.

Кызым. Кызым. , сылуым

Кил әле син бирегә.

 

Кыз.

Ай, битләрем алланды.

Иреннәрем кызарды.

Әбекәем, ниләр булды.

Нигә  өйдән чыгардың?

 

Әби. (Кулы белән күрсәтеп).

Кара, кызым, күрәмсең

Шалкан сорый әтәчем.

Бергәләп тартып карыйк.

Бу шалканны чыгарыйк.

(Кыз, бии-бии, шалкан тирәли әйләнеп чыга, әбигә килеп тотына).

 

Алып баручы. Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотына. Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

Кыз. (Кулларын карый).

Ай, кулларым арыды.

Тартулары  авыр ла.

Алабайны чакырыйк.

Булышсын ла тартырга.

Алабай дим,. Алабай.

Ник бирегә килмисең.

Шалканны тартып алырга

Ник безгә булышмыйсың.

 

эт. (Чыга).

Ник бәйләнәсез шалканга

Бу зәмхәрир суыкта.

Язга чыккач ашарбыз дип

Калдырдык бит көзлектә.

 

Кыз. (Күрсәтеп).

Әйдә вакытны сузма син,

Тотын минем билемә

Тизрәк шалканны чыгарыйк,

Яңа ел кирәк безгә.

.

(Акбай кызның артына тотына).

 

Алып баручы. Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотына Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

 

эт. (Туктап, тирен сөртә).

Һау-һау-һау. Булмый болай.

Шалкан бигрәк зур булган.

Кая син, уяу  Мияубәк?

Ярдәмгә кил тизерәк.

 

песи. (Киерелеп – тартылып чыга).

Мин-Мияу-мияу-мияу .

Мин Һәрвакытта уяу.

Ни булды соң нәрсә бар

Ник шаулашасыз болай. 

эт. (Күрсәтеп).

Яңа елның-төп хуҗасы

Әтәч тавыш чыгарган.

Шалкан булмаса, бармыйм дип

Үзенең шартын куйган.

Шалкан гаҗәп зур булган.

Тартып-тартып карыйбыз.

Һич чыгара алмыйбыз.

Булыш әле, Мияубәк!

 

Алып баручы. Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

(Барысы да уфылдап тирләрен сөртәләр).

 

песи. Мияу-мияу, арыдым.

Ә шалкан чыкмый һаман.

Бергә-бергә җиңел булыр.

Ярдәм сорыйк тычканнан.

Тычкан-тычкан, чи-чи-чи.

Син кайларда йөрисең?

Һич тимәскә сүз бирәм.

Килсәң иде бирегә.

 

Тычкан. (Чи-чи-чи килеп чыга).

Качып ипи кимердем.

Әллә шуны сиздеңме?

Мияубәккә, ни кирәк?

Чабып килдем тизрәк.

 

песи. (Күрсәтеп).

Әтәч шалкан сораган.

Ә Шалканы бик зур үскән.

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Тартып чыгарыйк тизрәк.

Алып баручы. Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар  – шалкан килеп тә чыкты.

 

Шалкан. (Торып баса).

Бабай чәчте орлыгым.

Сулар сибеп үстерде.

Язын ашарбыз диеп

Җиргә күмеп калдырды.

Әтәч:  Витаминнары күп булгач,

          Шалкан ашыйсым килде.

          Яңа елга сау-сәламәт

          Атлап керәсем килде.

Рәхмәт барысы өчен сезгә

Сүземне тыңладыгыз

Теләгем шул:

 Сәламәтлек, бәхет-шатлык-

Булсыннар юлдашыгыз.

Бабай:

Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез дуслар елмаеп.

           (Балалар түгәрәк ясап, шалканны уртага алалар һәм җырлыйлар).

Барысы бергә.

Кыш бабабыз  бик уңган.

Үстергән ул зур  шалкан.

Аны күреп хәттә менә

Әтәчебез кызыккан.

Бер-беребезгә ярдәмләшеп.

Тартып алдык шалканны

Бергә шулай матур итеп

Каршылыйк яңа елны

(Алып баручы рольләрдә кемнәр уйнаганын әйтеп чыга).Күңелле музыка яңгырый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эффективность использования технологии И. Л. Литвинова на уроках татарского языка в начальных классах.

На протяжении многих лет я учила детей татарскому языку. В 90-е годы предмет "Татарский язык" только был введен в программу. Испробовав разные методики, следуя рекомендациям  авторов-разработчико...

календарь- тематик план по татарскому языку для 1 класса татарской группы

Рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбендә 1нче сыйныфта татар балаларын укыту өчен татар теленнән календарь- тематик план. Атнага 2 сәгать исәбеннән....

календарь- тематик план по татарскому языку для 1 класса татарской группы

Рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбендә 1нче сыйныфта татар балаларын укыту өчен татар теленнән календарь- тематик план. Атнага 2 сәгать исәбеннән....

тесты по татарскому языку для начальных классов

Итоговое тестирование за 1 полугодие. Можно использовать после 3 четверти...

Новогодняя сказка "На заснеженной опушке" для начальных классов

Интересная, творческая разработка сценария для Нового года в начальной школе...

карточки по татарскому языку для 3 класса ,татарской школы

Содержит материал для дополнительных занятий по татарскому языку ....

Сценарий новогодней сказки на английском языке для начальной школы "The Christmas cub" by Justin Korman Fontes

Сценарий новогодней сказки для инсценировки в начальной школе по мотивам  сказки "The Christmas cub" американской писательницы Justin Korman Fontes....