карточки по татарскому языку для 3 класса ,татарской школы
картотека (3 класс) на тему

Бадретдинова Миляуша Ахмастиновна

Содержит материал для дополнительных занятий по татарскому языку .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dlya_sayta_tatar_tele.docx50 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле.                  Карточка №1

.Мәкальләр тезеп яз.

Йорты, белем ,мәктәп        белем китап чишмәсе

Белән яфрак агач кеше матур белән матур эше

2.Сүзләргә синонимнар яз.

Зур-.......       акыллы-......             булган-........          җитез-......         баллы-.......

3. Сүзләргә антонимнар яз.

Карт-.....       әче-.....       матур-.....        сәламәт-......        биек-.....

4. Фразеологик эйтелмәләрнең мәгънәләрен яз.

 Иләк белән су ташу-..........      җил куып йөрү-........      куян йөрәк- .......    телен йоткан-.......

Белешмә өчен сүзләр:  берни сөйләми,   файдасыз эш, куркак,  тик йөрү,  игътибарсыз.

Бер фразиологик сүзтезмә белән җөмлә яз.

5. Тиешле сүзләрне,хәрефләрне куеп яз.

              Сыерчыклар.

К..з җитте .Сары  ........  к..ела .Юлда .......  сулар җыела. К..яш безне он..тты. Сыерчыклар бүг..н ......    белән саубуллаштылар. Алар .......   җырын җырладылар да, канат җилпегәннәр . Язга хәтле алар  ....... җирләрдә яшәрләр.

Белешмә өчен сүзләр: ерак, яфраклар ,с..ңгы, пычрак, оялары.

6.* Көз турында табышмак яз.

7*Нәрсә ул омонимнар?

        

     Карточка №2

1.Мәкальләрне укы мәгънәләрен аңлат.

Иң татлы тел- туган тел, анам сөйләп торган тел.

Телләр белгән- илләр белгән.

Татлы тел- җан азыгы.

Тәмле дә тел, тәмсез дз тел.

2.Тизәйткечне өйрән.

Туганымның туганының туганы да миңа туган.

Ничек кенә туган әле- нәкъ мин туган көндә.

3.Текст белән эшләү.

     Табигать һәрвакыт үзгәрә. Шуларның иң зурысы – ел фасыллары алмашынуы. Шулар арасында көз иң матуры.

     Бу айларда урман бик матур. Нинди төсләр генә юк анда. Агач яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрне беоенчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерә. Кырларда комбайннар гөрләтәсе ишетелә. Арыш, бодай, җирләре бушап кала.Зәп-зәңгәр  күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала.Аларны бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята.

     Моңсу да , шул ук шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.

Биремнәр: Текстка исем кушыгыз.  Һәр  кисәккә исем куш.  Текстта төп мәгънене белдергән  сүзтезмәләр тап.  Эчтәлеген сөйлә.

4. Көз турында инша яз.

Татар теле.                  Карточка №3

1..Мәкальләрне укы мәгънәләрен аңлат.

Юл –йөрү белән, бурыч бирү белән кими.

Юл кешесенең юлда булуы яхшы.

Юлга алган икмәк авыр түгел.

Юлга чыксаң ,юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

2.Тизәйткечне өйрән.

Аю.

Аю килгән Казанга        Сизгән булган бал исен

Кереп чыккан базарга        Тик юлы уңмаган, ди-

Килгән аю бал өчен-        Акчасы булмаган ди.

3. Бирелгән сүзнең һәр авзына башланган сыйфатлар  уйларга.

Ю М А Р Т

4.Текст белән эшләү.

        Һай бу җил!

Көзге яңгырның елап туйган вакыты. Җил хуҗа булды катнаш урманга. Аланда сары үләннәрне кыштырдатып йөри ул. Еш кына каты итеп сызгырып та җибәрә.Ачык күз белән яткан куяннарны өркетә. Аланнан урман ышыгына куа. Ә урман эче тып-тын, шәрә, караңгы. Ташлап чыккан йорт шикелле.          Һай ,бу җил!

Биремнәр: Текстны укы. План буенча эчтәлеген сөйлә.

План.

1.Көз җитте.

2.Урманга җил хуҗа.

3.Ул куянны куркыта.

           4.Урман шәрәләнеп калган. 

Татар теле.                  Карточка №4

1.Мәкальләрне һәм әйтемнәрне дөрес әйт.

Ялкау ятып эшли,        ялкаулык боза.

Яңгыр яуса,                                       яман сүз җанга җәрәхәт.

Яхшы сүз җанга рәхәт,        җиргә май.

Кешене эш төзәтә,                         утырып йоклый.

2.Бирелгән сүзнең һәр авазына башланган сүзләр уйларга.

Я   Р   А  Т   У

3.Схема буенча ,сүзләр уйларга.

Я -      я -  -      я- - -      я-  - - -      я - - - - -

4.            Кич утырганда.

Абыем минем хат яза, ә әбием йон яза.Әнием бияләй бәйли.

Песи исә идәндәге йомгак белән әүмәкләшә,акылдан яза,яза.

Омонимнарны тап.

5.Текст белән эшләү.Текстны укы. Эчтәлеген сөйлә.

                       Минем этем.

Безнең Актырнак исемле этебез бар. Ул түп-түгәрәк,кап-кара,бик матур көчек.Йоннары ялт-йолт итеп тора. Тәпи олары ап-ак,башында да ка тап бар. Тәпиләре ак булганга,без аңа Актырнак дип исем куштык.

Без аны җылы сөт белән дә ,тәмле аш, боткалар белән сыйлыйбыз. Ул рәхмәт әйткәндәй шатланып койрыгын болгый.Мин аны һәр көн урамга алып чыгам. Ул урамда ртымнан чаба,өрә, минем белән уйный. Без аны бик яратабыз. Мин берәр җирдән кайтсам, ул мине шатланып каршы ала,басып битне ялый, күрешергә кулымны сузсам , тәпиен бирә. Безгә чит кеше килүен сизеп ала: өрә башлый.Каргаларны бер дә яратмый.Мин Актырнакны үзем белән урманга алып барам. Урманның эченә керсә , әллә кайлардан әйләнеп кайта. Миңа нәрсәдер ашыгып-ашыгып нәрсәдер сөйләргә тели.Бик кызык эт ул. Миңа аның белән бик кызык.

Үзенең кечкенә дустыгыз турында хикәя яз.

Татар теле.                  Карточка №5

1.Җиде кат үлчә,бер кат кис.

Җыр кешенең юлдашы.

Җәяүлегә янчык та авыр.

Җирне сөйгән ач булмас.

Җимеш ашыйсың килсә, чәчәген өзмә.

2.Тизәйткечне укы.

Җиләк-җимеш җыйдым мин,

Җиргә җәеп куйдым мин

Җәмиләкәй , җан кисәгем,

Җилкәнеңне җуйдым мин.

3.    Шигырьне сәнгатле укы.

                 Мин песнәк телен аңлыйм.

Тәрәзәмә песнәк килгән,

Шакый аны тук та тук.

Әйтә миңа: “Күпме шакыйм,

Ә ашарга юк та юк.

Тәрбиясез түгел лә мин,

Сорыйм әҗәткә генә.

Салкын кышларны узганчы,

Бик-бик хаҗәткә генә!

Берәр кисәк май куйсаң да,

Ярма сипсәң дә ярый.

Тиз бул инде, көн суык бит,

Тошыгым да тиз арый.  

Песнәкләрне бик яратам.

 Телләрен дә беләм мин.

Шуңа көн дә сыйлар өчен,

 Май чыгарып эләм.

4.

Песнәк турында хикәя яз.

Песнәк кайда яши?

Песнәкнең тышкы кыяфәте нинди?( башы, гәүдәсе, күкрәге, канатлары, аяклары, томшыгы)

Песнәк нәрсә ашый?

Кышны ничек кышлый?

Песнәк нинди файда китерә?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку 3 класс

Рабочая программа по татарскому языку для татарских групп...

Рабочая программа по татарскому языку. 4 класс

Рабочая программа по татарскому языку...

Рабочая программа по Русскому языку и по татарскому языку в татарской школе

Рабочая программа по русскому языку и татарскому языку  для 1 класса в татарской школе...

Поурочные разработки по татарскому языку. 2 класс. Школа России

Это разработки уроков по татарскому языку для учителей татарских школ, работающих по Школе России...