Язны сәламли кошлар
классный час (3 класс) на тему

1 нче апрель Бөтендөнья күләмендә кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу материал да кошларга багышлана. Аларның табигатьтә тоткан урыннары һәм аларның әһәмиятләре турында. Без кошларны бик яратабыз.Кошлар табигатьнең күрке, яме. Ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары белән алар безнең күңелебезгә ямь өстиләр, илһам бирәләр. Алар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итеп табигатькә, кешеләргә бик зур файда китерәләр. Шуңа күрә безнең бурычыбыз кошларга ярдәм итү, аларны саклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yazny_slamli_koshlar.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

Уен-викторина

“Язны сәламли кошлар”

 Хәерле көн!

Кәефләрегез ничек дуслар?

-Әйдәгез әле балалар тирә-юньдәгеләргә хәерле көн теләп кичәбезне башлап җибәрик.

Хәерле көн табигать,

Хәерле көн, кошлар,

Хәерле көн агачлар,

Хәерле көн , дуслар!

Балалар, сез белгәнегезчә 2017 нче ел Татарстанда “Табигать культурасы һәм әйләнә-тирә мохитне” саклау елы. Ә 1нче апрель Бөтендөнья күләмендә кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Без бүген сезнең белән кошлар турында сөйләшербез. Аларның табигатьтә тоткан урыннары һәм аларның әһәмиятләре турында.

Без кошларны бик яратабыз. Кошлар табигатьнең күрке, яме. Ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары белән алар безнең күңелебезгә ямь өстиләр, илһам бирәләр. Алар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итеп табигатькә, кешеләргә бик зур файда китерәләр. Шуңа күрә безнең бурычыбыз кошларга ярдәм итү, аларны саклау.

Укучылар,сез нинди кошларны беләсез ,саныйк әле.

Балалар җавабы тыңлана.

А.б. Балалар әйдәгез әхлак һәм экология кагыйдәләрен искә төшереп узыйк әле:

-Кошлар өчен җимлекләр һәм оялар эл!

-Кошларны куркытма, үтермә!

-Кош оясын туздырма!

-Теләсә кайда учак якма, әйләнә-тирәне чүпләмә!

-Бөҗәкләрне үтермә, кырмыска ояларын туздырма!

-Агач һәм куак ботакларын сындырма!

А.б. Балалар сезнең кошларга яшәү уңай булсын өчен нәрсәләр эшләгәнегез бар?

( Балалар җавабы тыңлана ).

А.б. Кошлар турында бик күп шигырьләр, җырлар язылган. Сез безгә бүген нинди шигырьләр, җырлар алып килдегез икән.

-1 укучы  Г.Тукайның “Карлыгач” шигыренә язылган җырын тыңлыйбыз.

-2 укучы  Әхмәт Исхакның “Кәккүк” шигырен укый.

-3 укучы Нури Арслановның “Күгәрчен” шигырен укый.

А.б. Хәзер мин сезгә викторина тәкъдим итәм, әйдәгез бергәләшеп җавап бирегез әле.

Викторина

1) Ул җиргә бик сирәк төшә. Хәтта суны да очкан килеш кенә томшыгы белән чумырып ала. Сүз нинди кош турында бара. (Карлыгач)

2) Бу -  кошлар йомыркаларын чит ояга салалар. (Күке)

3) Бөек Ватан сугышы елларында алар хәбәрләр ташыганнар. (Күгәрчен)

4) Алар яз хәбәрчеләре. (Кара каргалар)

5) Очканда сайрый торган кош. (Тургай)

6) Агачка кунмый торган кош. (Торна)

7) Ул кошларны “Урман докторы”дип йөртәләр. (Тукран)

8) Күренми торган һәм бик сак кош. (Сандугач)

9) Ул бик әйбәт йөзә, хәтта су өстендә йоклый да. (Акчарлак)

10) Ул тавышсыз кош. (Ләкләк)

11)”Шәһәр санитар”лары дип нинди кошларны атыйлар.(Чәүкә)

  1. Алар горурлык һәм нәфислек символы. (Аккошлар)
  2. Иң ерактан күрүче кош. (Бөркет)
  3. Иң кечкенә кош. (Колибри)
  4. Иң матур койрыклы кош. (Тавис)
  5. Ялтыравыклы әйберләргә кызыгучы кош. (Саескан)

Кошлар турында бик  күп беләсез икән, җавапларыгыз төгәл булды,   булдырдыгыз.

“Кайсы кош икәнен билгелә” уены.

Мин сезгә җөмләләр укыйм, ә сез кайсы кош турында сүз барганлыгын әйтерсез.

  • -Нәни кошчык, парланып торган җир өстеннән күтәрелә дә, канатларын тиз-тиз җилпеп, зәңгәр күктә югалгандай була. Үзе кеп-кечкенә ,ә ягымлы тавышы бөтен басуга ишетелә. (Тургай)
  • Бөрчек-бөрчек яшькелт, шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошларның җырын сокланып тыңлыйсың. Ул игенче ярдәмчесе. Җәй буена уннарча мең корткычны юк итә. Салкын көзге яңгырлар сибәли башлагач, көньякка китәләр. (Сыерчык)
  • Кышын ул иртәдән кичкә кадәр ашау эзли. Бу кошның бер пары кыш буена 40 төп җимеш агачын бөҗәкләрдән арындыра. Кыш көне аларга җимлекләр ясап элеп куярга кирәк. (Песнәк)
  • Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Оялары -тәрәзә башында, ташландык сыерчык оясында, агач куышында. Җиләк -җимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп орлыклары белән туклана. (Чыпчык).

А.Б. Булдырдыгыз, рәхмәт.

Кошлар турында бик күп табышмаклар иҗат ителгән, мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез уйлап җавап бирерсез.

Табышмаклар

  • Төп шөгыле -караклык,

Төсе каралы-аклы.

Ә койрыгы сиртмәле,

Күрсәң исең китмәле.   (Саескан)

  • Ул борыны ,ул канаты!..

Ә күзләре ут кебек.

Хәтта куян мескеннәргә

Очып төшә ук кебек.   (Бөркет)

  • Зәңгәр дулкыннар өстендә

Йөзәләр йә очалар.

Әллә шуны да белмисең?

Балык тота ич алар. (Акчарлак)

  • Мин үзем усал да түгел,

Тик тоталар читлектә.

Сезнең кебек сөйләшергә

Өйрәнермен ничек тә.   (Тутый кош)

  • Күзләре -мәченеке,

Колаклары-локатор.

Аны күрергә теләсәң,

Йокламыйча саклап тор. (Мәче башлы ябалак)

  • Сайрар кошлар патшасы ул,

Җырчылар көнләшерлек.

Бер җырлап җибәрсәң иде

Шул кошка тиңләшерлек. (Сандугач)

  • Җепшек бураны да бар.

Тәмле боткасы да бар.

Аның карасы да бар.

Хәтта аласы да бар. (Карга)

4нче укучы  Энҗе Авзалованың “Бу гүзәллек яшәрме” дигән шигырен укый.

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

  А.б. Әйе, без кешеләр, кайвакыт эшләгән эшләребезнең фаҗигагә китерүен аңламыйбыз. Кошларны, хайваннарны рәнҗетәбез, чәчәкләрне таптыйбыз, табигатькә чыкканда, ял иткән урыннарыбызны чистартмыйбыз, сулыкларны пычратабыз. Шул рәвешле Табигать-анага, үзебезгә-үзебез зыян китерәбез. Әйдәгез , дусларым, кошларны рәнҗетмик, әйләнә-тирәбезне чүпләмик, табигатебезне саклыйк.

  Шуның белән без сезнең белән саубуллашабыз. Киләсе очрашуларга кадәр имин булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

кошлар- яшеллек дуслары

классный час "Кошлар - яшеллек дуслары"...

презентация "Кошлар - яшеллек сакчылары"

презентация "Кошлар - яшеллек сакчылары"  (башлангыч сыйныф укучылары өчен)...

кошлар- яшеллек дуслары

Классный час  "Кошлар- яшеллек дуслары"...

Кошлар-безнең дуслар

Презентация. Кошлар-безнең дуслар. Презентация...

Г. Лотфи "Кошлар сезгә рәхмәт әйтерләр".

Дәрес заман таләпләренә туры китереп төзелде. Дәрес өчен презентация дә бар. Табышмаклар, уеннар белән үрелеп бара торган дәрес укучыларны ялыктырмый, киресенчә, активлаштыра гына. Дәрескә туры китере...

"Кошлар сезгә рәхмәт әйтерләр"

Укучыларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру Һәм шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәтү; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү,анлап уку грамоталылыгын үстерү; кошларга карата кызыксын...

Кошларым-дусларым.

«Диңгез  сугышы»  уены....