Г. Лотфи "Кошлар сезгә рәхмәт әйтерләр".
методическая разработка по чтению (1 класс) по теме

Дәрес заман таләпләренә туры китереп төзелде. Дәрес өчен презентация дә бар. Табышмаклар, уеннар белән үрелеп бара торган дәрес укучыларны ялыктырмый, киресенчә, активлаштыра гына. Дәрескә туры китереп физминутка сайладым. Әлеге дәрестән укучылар кошлар турында күп мәгълүмат алалар, аларга ярдәм итү теләге барлыкка килә, өйләренә кайткач әтиләре белән җимлек ясыйлар. Материалны класс сәгатендә дә, әйләнә- тирә дәресендә дә кулланырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ruziya_k.doc138.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Әлки муниципаль районы

Татар Борнае төп гомумбелем бирү мәктәбе

              Тема: “Кошлар сезгә рәхмәт әйтерләр”

( Гасыйм Лотфиның “Балалар ярдәм итә” шигыре буенча)

                                                 

                                                Төзеде: I кв.категорияле

 башлангыч класслар укытучысы

                                       Кашапова Рузия Илдус кызы

2011

Дәрес № 30. 

Тема: “Кошлар сезгә рәхмәт әйтерләр” Гасыйм Лотфи “ Балалар ярдәм итә” шигыре.

Максат: укучыларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру Һәм шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәтү; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү,анлап уку грамоталылыгын үстерү; кошларга карата кызыксыну, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Материал: дәреслек 24 бит, И.Х.Мияссарова ”Табигать һәм балалар”, табышмаклар китабы.

Җиһазлау: кошлар темасына презентация, “Табигать һәм мин” папкасы, рәсемнәр,карточкалар.

Дәрес барышы:

I.Дәресне оештыру. 

1.Психологик уңай халәт тудыру.

- Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек соң?

Укучылар: Кояшлы иртә кебек. Туган телне өйрәнергә, дип, килдек.

2.Гөжләп уку.

II.Актуальләштерү .

1.Тизәйткеч кабатлату.

Тук, тук,тукран

Тукылдатып утырам.

Мичтә бәлеш пешәме?

Шуны көтеп утырам.

III.Уку мәсьәләсен кую.

-Балалар мин сезгә табышмаклар әйтәм. Сез җавапларын табарсыз. Җаваплар экраннарда чыга. Җавапларга карап без бүген   нәрсә турында сөйләшәчәгебезне белербез.

Урмый,чәчми, ил өстендә көн итә. 

                                                                                        (Чыпчык)

Ала чапан кигән, мал суйганга сөенгән, шунда төшеп йөгергән.

                                                                                    (Саескан)

Түшләрендә кояш төсе

Аркасында яз төсе.

Кышын тәрәзәмә килеп:

“Таныйсыңмы?” ди төсле.

                                                            (Песнәк)

-Экраннардагы рәсемнәргә карыйбыз. Без бу кошларны бер исем белән нинди кошлар дип атыйбыз?

-Бездә кышлаучы кошлар.

-Укучылар , кошлар өчен ачлык куркынычмы, әллә салкынмы?

- (Җаваплар тыңлана)

-Кыш айлары безнең якларда калган кошлар өчен иң авыр чор. Мәсәлән, ун песнәкнең тугызы суыктан түгел, ачлыктан үлә.

-Без кошларга ничек ярдәм итә алабыз?

-Дөрес әйтәсез. Канатлы дусларыбыз безнең ярдәмгә мохтаҗ. Шәһәрдә җимлекләрне форточкаларга яисә балконга беркетеп куйсаң, кошларны ашату уңайрак, ә авылларда җимлекне сез кайларга куясыз?(җаваплар тыңлана)

-Әгәр дә агач ботакларына элсәгез, кошлар агачларда кышлый торган зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр.(Слайдта күренә)

-Җимлекләрне нинди формаларда куеп була икән? (Җаваплар әйтелә)

Әйдәгез экраннарга карыйк. Кошлар ашханәсен, рәсемнәрдә күрсәтелгәнчә, төрлечә эшләргә мөмкин. Моның өчен кибеттән сатып алган сок каробкалары, пыяла банка, шешәне дә файдаланырга була. Иң әһәмиятлесе – җим салырга онытмагыз, җимлеккә яңгыр үтәрлек, кар күмеп китәрлек, җил тиярлек булмасын.

                                         

-Җим итеп нәрсәләр салырсыз?

-Әйе, иң әйбәт ризык – көнбагыш, кавын, карбыз, кабак орлыкларын да кошлар яратып ашыйлар. Песнәкләрнең  исә иң яраткан ашы –тун  май, ит, сыр. Моның өчен җимлеккә тимерчыбык “ элгеч” эшләп куярга да мөмкин.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

-Бүгенге дәрестә без, бездә кышллаучы кошлар һәм аларга ярдәм итү турында сөйләшербез. Гасыйм Лотфиның “Балалар ярдәм итә” шигыре белән танышырбыз һәм дөрес һәм аңлап  укырга өйрәнербез.

1).Укытучының үрнәк укуы.

2).Сүзлек өстендә эш.Слайдтан уку.

3).Укучыларның гөжләп укуы.

4).Чылбыр буенча уку.

Ял итү минуты

-Укучылар бездә кышлаучы нинди кош турында ял итү минуты беләбез?

Укытучы: Тәрәз каршына

килгән бер чыпчык.

Укучы: Мине чакыра:

“Чык әле, чык!”

Алдый ул беләм

гел шулай итә.

Йөгереп чыксам

оча да китә.

V.Белемнәрне ныгыту һәм тикшерү.

1. “Сорау-җавап”  уены.

-Шигырьдә сүз кемнәр турында бара?

-Дөрес, балалар.

-Алар нишлиләр?

-Әйе, кошларга ярдәм итәләр.

-Кошларга ничек итеп ярдәм итәләр?

-Җимлекләр ясыйлар.

-Кошлар балаларга ничек итеп рәхмәт әйтәләр?

- Шатланышып, канатларын кагалар.

2. Дәреслектәге рәсем буенча эш.

-Дәреслектәге рәсем эчтәлеге шигырьнең кайсы дүртьюллыгында бирелә?

Кем безгә шул юлларны укып күрсәтер.(Бер укучы укый)

3. “Парын тап!” уены уйнау.Укучыларга карточкалар тарату.

-Укучылар экранда беренче юлда кош рәсемнәре, икенче юлда алар туклана торган азык рәсемнәре. Нәрсә нинди азык ярата, парлап куярга кирәк.

                                               

                                          

VI.Өйдә

индивидуаль-иҗади эш: шигырьгә рәсем ясарга;

гаиләдәгеләргә шигырьне укып күрсәтергә һәм җимлекләр ясап эләргә.

VII.Йомгаклау.Рефлексия.

-Нинди шигырь белән таныштык?                                                                                                                                                                                                                                                                    

 -Кошларга ничек ярдәм итеп була?

-Сез нәрсәләр ясап эләр идегез?                        

-Әйдәгез, балалар, кошларны саклыйк һәм яклыйк. ( Дәрестә актив укучыларны билгеләп үтү).

                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кошлар сезгә рәхмәт әйтерләр"

Укучыларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру Һәм шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәтү; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү,анлап уку грамоталылыгын үстерү; кошларга карата кызыксын...

"Кояш гомере телибез, әниләр ,сезгә!"

8 марта -Международный женский день. Внеклассное мероприятие....

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)

Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....

Әтиләр, йөрәк сүзләребез сезгә! - 23 февраль бәйрәме

Максат. Укучыларга  хәрби-патриотик  тәрбия  бирү,әти-әниләрнең  кадерле  кеше  булуларын  аңлату , аларга  ихтирам , хөрмәт , ярату  хисләре  тәрбиял...