Рәхмәт Сезгә Укытучылар
методическая разработка (2 класс) на тему

Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rhmt_sezg_ukytuchylar.docx27.22 КБ

Предварительный просмотр:

Рәхмәт Сезгә Укытучылар!!

                                  (Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә көенә клип күрсәтелә.)

     --Хәерле иртә  кадерле тамашачылар! Мәктәбебез укучылары сезгә __6__ октябрь,  ягъни бүгенге көнгә  телевизион тапшырулар программасын тәкъдим итәләр.

     Алдагы минутларда сез “Музыкаль каймак” хит-парадын,  “Әйбәт – гайбәт” тапшыруын, “Кара-каршы” һәм “Яңалыклар” программасын карарсыз, алдагы көнгә һава торышы белән танышырсыз. Безнең белән калыгыз!

---Ни өчен дигән сорауга кем һәрчак җавап таба белә? Кем тавыш яралгыларының барлык диапозоннарын  кулланып дәрестә аңлатырга өлгермәгәнне тәнәфестә аңлатырга тырыша? Кем 1 эш көне эчендә бер үк вакытта психолог та, художник та, тәрбияче дә, җәмәгать эшлеклесе дә  ролен дә башкара.

----Кем безне телевизордагы кызык кинолардан, компьютордагы контакттан аерып 5-6 сәгатьлек өй эшләре уйлап таба? Әлбәттә инде укытучы!

  ---  Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр безнең янәшәбездә һәрчак яраткан укытучыларыбыз атлый. Алар безне белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга , хезмәтне яратырга өйрәтә.

---Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез белән барлык укучыларыгыз исеменнән тәбрик итәбез. Авыр хезмәтегездә зур уңышлар, тазалык, тынычлык, озын гомер телибез.

“Музыкаль каймак”

   ----Хәерле иртә хөрмәтле тамашачылар! Сезне ”Музыкаль каймак” тапшыруының алып баручысы,Зифа һәм Элмира сәламли. Безнең бүгенге чыгарылышыбыз тулысы белән яраткан укытучыларыбызга багышлана.

 ---Атна дәвамында барган хит-паратыбызда, беренче баскычны оста җитәкче, зәвыклы киенә, көненә кырыкмаса кырык төрле проблеманы уңай хәл итүче, лада приора машинасын егәрләүче текә диркторыбыз!

      Хөрмәтле Рәмзия Усмановна! Сез укытучы гына түгел, җитәкче дә. Шушы тынгысыз һәм җаваплы хезмәтегездә сезгә сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар, бәхет, шатлыклар телибез.

Иртә таңнан чыккан назлы кояш

Кйндә сезгә бәхет китерсен.

Матур булсын сезнең тормышыгыз,

Кайгы җиле бер дә тимәсен.

      Шулай ук, беренче баскычны бик тәҗрибәле ике укытучы бүлеште.Үзенең күпъеллык тәҗрибәләре  һәм киңкырлы педагогик осталыклары нәтиҗәсендә,  ветеран укытучыбыз, һич кенә дә башкаларга бирмәде.Ул бүген бездә кунакта.

       Хөрмәтле ветеран укытучыбыз Гүзәлия апа! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы, балалар бәхете телибез! Тамашачылар шушындый шәхесләребез өчен алкышларны җәлләмибез!

 ----Кемнең дежур икәнен без аның дәресендә генә беләбез, ул бик таләпчән, кайсы дәресне кайсы вакытта укуыбыз бары тик аның белән бәйле. Шулай ук ул кырыс оештыручы да, бар нәрсәне тәртипкә салучы да, берөзлексез отчетлар, анализлар тутыручы, дәресләргә кереп безне гаҗәпләндерүче укытучыбыз?

Хөрмәтле Гөлнара апа!

Булган чакта сезнең кебекләр

Һәрбер кеше табар үз юлын.

Һәрбер кеше табар үз җырын,

Күмелеп калмас алтын бөртекләр.

Хөрмәтле беренче баскычта җиңүчеләребез өчен 8 нче сыйныф укучылары җыр башкара.

       Хит-паратыбызның икенче баскычына күчәбез. Икенче баскычны әлеге укытучыларыбыз эшлекле сыйфатлары һәм оста оештыручы булулары аркасында яуладылар. Тасвирлама буенча танып алырга кирәклекне инде барыгыз да отып алгандыр. Ягез, киттек. Шулай дәвам итәбез!

Озын буйлы, кыска чәчле, һәрчак ниндидер белдерү җиткерүче, төрле

бәйрәмнәр оештыручы, мәктәп контактын, инстаграмны даими тулыландыручы укытучыбыз?

Ләйсән апа!

Ләйсән  апа якты кояш кебек

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.


      Икенче укытучыбыз бик таләпчән, һәрвакыт җитди, бик тә тынычлык сөюче, аның дәресендә чебеннәр дә тавышсыз гына очарга тиеш, һәр дәрескә “наполеонский” планнар корып керүче, укытучыбыз?

Гөлгенә апа!

          Кайгыртып гел кеше язмышларын,

          Безнең янәшәдә яшисез.

          Ходай сезгә озын гомер бирсен,

          Рәхмәт сезгә, чын-чын кеше сез.

       Шулай ук, икенче баскычны бик тәҗрибәле тагын бер укытучы бүлеште.Гаҗәпләнгәндә матур күзләрен зур итеп ачучы, уйларыңнын кай тирәдә икәнен чамалап бик тиз йокыңнан уятучы, бик сакчыл,пөхтә һәм 2 ел элек 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче укытучыбыз?

Фәридә апа!

Чәчәкләрем, бәлки аңлатырлар,

Хисләремнең ид-иң изгесен.

Безнең өчен якты маяк бит сез,

Тормышыбызның якты көзгесе.

Хөрмәтле укытучыларыбыз сезгә бездән музыкаль бүләк. 4 нче сыйныф кызлары башкаруында җыр: “Иң гүзәл кеше икәнсез”

      Хәзер Яңа гасыр каналында яңалыклар чыгарылышы. Аннан дәвам итәрбез, безнең каналда калыгыз!

Эфирда яңалыклар тапшыруы.

      Өченче баскычны тырыш, эшчән, уңган булган ягымлы укытучыларыбыз били.Кемнәр икән алар, ягез фикерләрне эшкә җигик, киттек!

      Үзенчәлекле татлы тәрбия ысуллары белән аерылып торучы, тәмле телле, чисталыкны, яктылыкны яратучы  укытучыбыз?(бик күпләрнең беренче укытучысы)

Миләүшә апа!

 Әлифне таяк диеп белми,

Мәктәпкә килдек.

Беренчедән дүрткә чаклы

Никадәр белдек. Рәхмәт Сезгә!

      Бик тә тыныч холыклы, ярдәм сорап килгәндә беркайчан да кире бормаучы, кәефе булганда илхамланырга яратучы бик сабыр укытучыбыз.

Зөмәрә апа!

Истә әле каләм тоткан кулым,

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәттегез безне язарга сез,

Тотып башта нәни куллардан.

      Мәктәптәге бик үзенчәлекле, бик бурный, ассорти классның сыйныф җитәкчесе, һәр нәрсәнең ник булган, кайчан булган, нигә алай булганын ачыклап төбенә төшәргә яратучы, башында оригиналь идеяләр йөртүче, таләпчән укытучыбыз.

Дамирә апа!

Кайгыртып безнең язмышларны

Безнең янәшәдә яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт сезгә! Сез чып-чын кеше сез.

Сезнең өчен 2 нче сыйныф кызлары башкаруында бию.

      Дүртенче баскычны иң бәхетле укытучыларыбыз бүлеште дисәк тә ялгыш булмас. Дүртенче сан бәхетле сан. Бу баскычны 4 ир-ат укытучыбыз бүлеште.  

Безне табигать законнарына төшендерүче, бик ачуын китермәсәң, юк-барга тавыш күтәрмәүче, реаль билге куючы һәм менә дигән 1 ул һәм 1 кыз, 1 онык үстерүче укытучыбыз.

Габдулла абый!

Сезгә булган матур теләкләр

Шытып чыкты йөрәк түрендә.

Сәламәтлек, озын гомер, бәхет

Без телибез алгы көнегездә.

       Алдагы укытучыбызга “Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” – дигән халык әйтеме раз туры киләдер. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Даими тревогалар белән безне янгын куркынычыннан, терроризмнан саклаучы, ак лада-гранта машинасында йөрүче, үзе мөләем, үзе кырыс укытучыбыз.

Равил абый!

Рәхмәт сезгә укытучыбыз,

Безнең яшь буынның

Йөрәгенә салдыгыз батырлык,

Күңеленә нур, теләгенә канат

Акылына бирдегез матурлык.

Авырлыклар бер дә кичермәгез

Кыенлыклар бердә килмәсен.

Сезнең йөзегездә шатлык нуры,

Балкып торсын, мәңге сүнмәсен. 

Бу баскычта шулай ук мәктәпне санаулы экземплярдагы, уникаль укытучыбыз утыра. Яле, тыңлап карыйк.

                         Сикереп тору көн дә иртән

                         Керде инде  гадәткә.

                         Соңарырга һич ярамый

                         Барасы бар мәктәпкә.

                         Анда безне берәү көтә

                         Спортзалга төртеп кертә.

                         Ә кермәсән, билгеле инде,

                          Тәнәфестә җәза көтә.

       Әлбәттә инде, бу безнең һәрчак шат күңелле, авыз эченнән гел нидер көйләп йөрүче укытучыбыз-    

Марат абый! 

Котлы булсын күркәм бәйрәмегез,

Саулык теләп, зурлап дәшәбез.

Игелекле хезмәтегез өчен

Хөрмәт тоеп озак яшәгез.

Хөрмәтле абыйлар!!! Бәйрәм белән сезне! Ә хәзер кадерле укытучыларыбыз сезгә  турыдан-туры эфирда 10 нчы сыйныф укучылары мөрәҗәгать  итә. 

Эфирда һава торышы чыгарылышы.

-       Исәнмесез,хәерле көн! Эфирда һава торышы чыгарылышы.Башлангыч  сыйныфлар өстендә җирнең магнит кыры тыныч булмау сәбәпле,урыны белән җир тетрәүләр булырга мөмкин. 5 нче һәм 11нче сыйныфлар өстендә кискен үзгәрешләр көтелә. Алмашучан болытлы һава.Дүшәмбе көнне  5,67,8,9,10, 11 нче сыйныфлар өстендә җәмгыять белеменнән  олимпиада вакытында көчле томан көтелә. Күз күреме бик начар булу сәбәпле, укытучыга урынынан торып шпаргалкалар эзләп йөрергә киңәш ителми.Алдагы ял көннәрендә, синоптиклар яхшы һава торышы вәгъдә итсәләр дә, атна дәвамында гидрометцентр штормовое предупреждение булырга мөмкин дип кисәтә. Шуңа күрә, математика, рус теле, физика, биология кебек җитди фәннәрдән үзлектән эшләрне билгесез вакытка кадәр кичектереп тору киңәш ителә. Һава торышы турында әлегә шулар иде, исән-сау булыгыз!

Хәерле көн, исәнмесез! Эфирда янәдән без “Музыкаль каймак” тапшыруы.

     Бишенче баскычка энергияле, гадел, максатчан укытучылар менде. Алар турында табышмаклар тыңларга әзерме? Алайса киттек!

Укучыларны бердә әрләмәүче,үз эшен бик яратучы, ярты сүздән нәрсә әйтергә теләгәнен аңлата белүче сабыр укытучыбыз!

Ләйлә апа!

Бәйрәмегезнең матур хәтирәсе

Күңелегездә калсын уелып.

Тәбриклибез Сезне чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

      Аның турында зифа буйлы, “исключительный памятьле»  дип әйтеп була. Сәясәт турында сөйләшергә ярата, мәктәп санакларын күз карасыдай саклый, “аңлашылдымы”, “игътибар итегез” сүзен даими куллана.Кем ул таныйсызмы?

Люция апа!

Люция апа рәхмәт сезгә!

Һәрчак шулай белем бирегез,

Шатлыктан гел балкып торсын

Ягымлы күңелегез!

      Гел алга, беренчелеккә омтылучы, башкарасы эшен җиде кат үлчәп бер кат кисүче, хыялланырга яратучы укытучыбыз!

Гүзәлия апа!

Чит ил теле булса да,

Гүзәлия апа таба җаен.

Өйрәтә ул яңа сүзләргә,

Аптырамый сөйли белергә.

Ә хәзер 9 нчы сыйныф кызлары башкаруында җыр.

       Алтынчы баскычта иң яшь , иң гүзәл затларыбыз. Ягез әле, бәлки подсказка кирәкмәс? Ярый алайса, игътибар белән тыңлагыз.

      Ул булмаса, хәтта атнаның нинди көне икәнен белмәс идек. Шулай ук, яшь, чибәр, тышкы кыяфәтенә таләпчән, үзе белән һәрчак шәхси эш коралы акбурны пеналында йөртүче укытучыбыз!

Лилия апа!

Уйларыгыз изге, укучыларның

Күңеленә барып ялгана.

Күпме хисләр кирәк алар өчен,

Ял-йокыңны онытып янарга.

Күктәге йолдызлар кадәр,

Шатлыклар килсен сезгә.

Мәктәптә үткән һәр сәгать

Куаныч бирсен сезгә

      Ишектән  “Исәнме укучылар!” диеп килеп керүче, безнең белән уртак телне бик тиз таба белүче, үзенә хөрмәт таләп итүче,  мөлаем укытучыбыз?

Айгөл апа!

 Хөрмәтебезне сезгә җиткерергә

Ниндиләрен алыйк бүләкнең?

Нинди генә бүләк аңлата алыр

Зур хисләрен безнең йөрәкнең?


Җир йөзендә төрле-төрле

Никадәрле китап бар.

Бик калын да бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.

        Шул китапларга бөтен гомерен багышларга әзер торучы шәхес, укучылар белән фотоларга төшәргә яратучы яшь укытучыбыз!

Лилия апа!

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез,

Яшәү чаткылары салдыгыз.

       18 ел гомерен мәктәпкә, татар теле фәненә һәм башлангыч сыйныфларны укытуга багышлаган укытучыбыз! Җаныгыз-тәнегез белән үзегезнең эшегезгә бирелгәнлелегез безнең өчен тормышта чын үрнәк булып тора. Бик зур рәхмәт сезгә!

Илүсә апа!

Булган чакта сезнең кебекләр,

Һәрбер кеше табар үз юлын,

Һәрбер кеше табар үз җырын,

Күмелеп калмас алтын бөртекләр,

Булган чакта сезнең кебекләр.

      Хөрмәтле укытучыларыбыз! Атачак таңнарыгыз-аяз, туасы көннәрегез кояшлы, төннәрегез тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.

Ә хәзер 6 нчы сыйныф укучысы Хәбибуллина Зәринә башкаруында җыр.

Эфирда “Әйбәт-гәйбәт” тапшыруы.

         Хәерле көн! Хөрмәтле тамашачылар, Сезне мин Әйбәт-гәйбәт тапшыруының алып баручысы Закирова Инзилә сәламли. Сезгә 2017 елда мәктәп йолдызлары тормышыннан кайбер сәхифәләре кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

         Үткән ук елында Ахметзянов Равил абый үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шулай ук Валиев Марат абый Мингалиева Дамирә апаларның гаилә бюджеты зур үзгәрешләр кичерә. Сабирова Лилия апа бик текә шул ук вакытта үзе йөри торган дүрт тәгәрмәчле машина алып җибәрде.

          Бик зур шәхси хуҗалык тотучы математика укытучысы Тухватуллина Люция Миннулла кызы тормыш иптәше белән бик тырышып җәй айларында 3 эскерт печән әзерләгәннәр. Бүгенгесе көндә мөгезле эре терлекләре кышка тулысынча әзер дигән хәбәр килде.

          Ә авылыбызның тагын бер эшлекле кешесе ИП Шарафиев Илнур күрше авылдан бөртекле культуралардан гектарына якынча 50 центнер уңыш җыеп алып авыл халкына 5 сум 50 тиеннән генә сатып ярдәм күрсәтте. Әле ул гына түгел кемнең түбәсе тишек, коймасы сүтек ИП Шарафиевка мөрәҗәгать итә аласыз.

           Шуның белән бүгенгү шул ишеткән гайбәтләрегезне безнең адреска юллагыз, хәзерге вакытта экраннарда аста күрәсез, көтеп калабыз. Безнең каналда калыгыз.

      Җиденче баскычта баскычта гадел рәвештә мәктәбебез өчен бик кирәкле хезмәт ияләре,уңган,ярдәмчел, тәмле телле апаларыбыз бүлеште. Инде кемнәр турында сүз барганын аңлап та алгансыздыр.

Рәмзия  апа һәм Сания апа!

            Тәмле исләр коридорга

            Тарала сез булганга.

            Ашханәгә укучылар

            Йөгереп бара шуңа!

            Тәмле ашлар белән безне,

            Сөендереп  торыгыз.

            Бездән сезгә изге теләк

            Сау-сәламәт булыгыз!

       Шулай итеп, тапшыруыбыз ахырына якынлашты. Һәр җомга иртәсендә безнең тапшыруны карарга онытмагыз. Пока-пока!

Эфирда “Кара-каршы”тапшыруы.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г. Лотфи "Кошлар сезгә рәхмәт әйтерләр".

Дәрес заман таләпләренә туры китереп төзелде. Дәрес өчен презентация дә бар. Табышмаклар, уеннар белән үрелеп бара торган дәрес укучыларны ялыктырмый, киресенчә, активлаштыра гына. Дәрескә туры китере...

"Кошлар сезгә рәхмәт әйтерләр"

Укучыларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру Һәм шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәтү; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү,анлап уку грамоталылыгын үстерү; кошларга карата кызыксын...

Азкомплектлы башлангыч сыйныф укытучылары өчен һәр фәннән көндәлек план язу өчен үрнәкләр

Планлаштырылган нәтиҗә һәм укытучы эшчәнлеге, укучы эшчәнлеге язылган үрнәк көндәлек дәрес планнары...

2015 – 2016 нчы уку елына башлангыч сыйныф укытучылары методик берләшмәсенең эш планы

Район методик темасы: Педагогның һөнәри стандарты белем бирү стандартларын тормышка ашыруның төп ресурсы.Мәктәп метод темасы:  ФГОС ка күчү шартларында укучыларның белем сыйфатын күтәрүдә проблем...

Укытучылар көненә кичә эшкәртмәсе.

Укытучылар көненә кичә эшкәртмәсе....