"Яз гөлләре сезгә, гүзәлләр"!
методическая разработка по теме

Ямалиева Эльмира Накиповна

Бәйрәм кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_marta_koncert.doc98.5 КБ

Предварительный просмотр:

8 -МАРТ  -Халыкара хатын-кызлар көненә  багышланган  кичә

Пәрдә ачыла , сәхнә алдына буш  ваза куелган . Алып баручы егет белән кыз керә керә.

Егет.

Кырлар әле кардан арынмаган,

Тик яз инде якын бик якын

Бу ак пәрдә кинәт ачылыр да,

Язлар чыгар җәеп канатын

Кыз.

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә

Егет.        ( Тирә-ягына карана, бер читкә китеп уйланып тора. )Үзалдына:

 

”Нидер җитми...”

Кыз. “Нидер җитми ...”

   (егеткә)   Сиңа нибулды?

Егет.(сискәнеп)

Ә? .... берни булмады.

Кыз.

-Алай булгач  нигә шулай тирән уйга баттың?

Егет.  Нидер  җитми....

Кыз. (уйланып) Ә-ә ... Күптән җитмиме?

Егет. Бүгенге кичәне башлап җибәрүгә. ( буш вазага күрсәтеп) Җитмәгәч җитми инде!

Кыз. (вазага карап аңлап ала) Һи-и шул гынамы?

Егет. Шул азмы?

Кыз. Таптык ,таптык!.. Әнә алып киләләр! (Тиз генә чыгып  чәчәк бәйләме  алып керә, вазага куя.)

-Менә булдымы?

Егет. Менә җитә башлады.

Кыз. Кадерле кунаклар! Бүген без язның беренче бәйрәмен 8-март -халыкара хатын-кызлар  көнен билгеләп үтәргә җыелдык.8 -март  ул әниләр, әбиләр, кызлар бәйрәме.Әйдәгез без аларны бәйрәм белән котлыйк.Эшләрендә, тормышларында уңышлар,сәламәтлек, бәхет телик.

 Ә хәзер яңгыраячак җырыбыз сезгә, кадерле әниләребез ,бәйрәм сәламе булып ирешсен.

________________________________________________________________________________________________________________________________

Егет белән Кыз керә.

Кыз. Син мәктәпне яратасыңмы?

Егет. Яратам.

 Кыз. Ни өчен?

Егет. Беренче класста хәреф танырга , укырга- язарга  өйрәткән Әлфия апабыз булган өчен.Шул вакытлар сагындыра.Кадерен беләбез микән мәктәп елларының?

Кыз. Әйе. Шаярырга яратабыз, ә укытучы апаларыбыз гаҗәп түземле.

Егет. Аларга бүген матур сүзләр әйтәсе килә.

Рәхмәт сиңа, укытучы апам ,

Дөнья серен безгә өйрәттең

Аңлый белә идең нәзеклеген,

Юл башында нәни йөрәкнең.

Кыз.

Синең гомер җимешләре булып,

Килеп кердек яңа гасырга.

Яңа үрләр яулап ,сине данлап,

Чиксез галәм серен ачырга.

Егет.  Хәрмәтле укытучы апалар! Алдагы җырыбыз сезгә багышлана

________________________________________________________________________________________________________________________________

Егет. Кемнәр килә ул безнең арттан?

Кыз. Алар бәхәсләшәләр дә  шикелле, комачауламыйк әйдә, читкә китеп тыңлыйк әле.

Бакир белән Рания керә.

Рания: Бакир...

Бакир, Нәрсә?

Рания.Син мине яратасыңмы?

Бакир.(гаҗәпләнеп, аңа борыла, күзлеген салып карап тора. Янына барып маңгаена кулын тидерә.)

    -Башың да кызу түге инде синең...

Рания .Нигә , БАкир?

Бакир.  Әллә ниләр сөйлисең.

Рания. Элек сөю турында гына сөйли идең бит.

Бакир. Элек  бит ул. Була инде ул җүләр чаклар.Төн йокыларын

йокламыйча, ашаудан калып җиде кг ябыкканым да җитеп торыр.

Рания. Минем күңелем наз тели ,Бакир. Матур шигырьләр сөйләвеңне ишетәсем килә.

Бакир .Шулаймыни.

Рания. Әйе.

Бакир.

Төшләремдә сине эзләп йөрдем,

Су буйларын кат-кат урадым.

Юлларымда очрар әле диеп

Изге уйлар белән юрадым

Рания.

 Һич көтмәгән идем очрашуны,

Бәхет килер дигән уй да юк.

Сине күрсәтергә шушы таңда

Чыккан икән кояш елмаеп.

Бакир.

Ялгызлыктан туйган чакларымда

Хыял белән йөрдем янәшә.

Бер-береңә тиң йөрәкләр генә

Язмыш юлларында ярәшә

Рания.

Бәхетемә туры килгән булсаң

Сүндермә син йөрәк җылысын.

Сиңа гына бирәм шатлык итеп

Саф мәхәббәтемнең олысын.

 (Вальс бииләр)

 

Кыз. Олы бәйрәм бүген,

Бизәп күңел күген,

Җырлар гына торып калсыннар.

Өмет хыяллар да,

Булса каршы ярда,

Сезгә маяк булып янсыннар.

(егеткә) Ә син  беләсеңме, 5 кл егетләре кызларга багышлап  бер  җыр алып килгәннәр.

Егет. Алай булса күрик тизрәк үзләрен.

_____________________________________________

5 кл егетләре башкаруында җыр “Эх сез, матур кызлар”  

Кыз. Ошадымы?

Егет. Ошады. Бигрәк тә туры сүзле, ипле егетләр икән.

Кыз. Яхшы егетләр димәк.

Егет. әйе.

Кыз. Бүген  әниләребезгә мәдхия әйтергә килгән тагын  укучы егетләребез  бар бит әле. Каршы алыгыз Рәмис ,Рәнис, Ленар Гыйниятуллиннар (шигырь укучы белән таныштыра) ______________________________________________________________________________________________________________________________

Кыз. Рәхмәт бу егетләргә матур сүзләре өчен , аларга без дә кушылабыз.

Егет. Юкса шундый мәзәк искә төште. Бер егет озак читтә йөргән. Кайтып тошкән бу бер заман. Өй  ишеген  ачу белән “әни, ипи бармы?” дип кычкырган.

Кыз. Әнә шундый хәлгә калырга язмасын. Бер күрше икенчесеннән сорый икән:”Балаларың майга кайталармы?”  “Кайталар , кайталар,- дигән тегесе.- Майга да кайталар, иткә дә кайталар , бәрәңгесен дә тутырып китәләр...” Ә күршесе май бәйрәмен күз алдында тотып соравы икән.

Егет. Мәхәббәт сүзе, берәүгә дә ят түгел. Чөнки ул әниләргә булган мехәббәттән башлана. Мәхәббәтле бала дигән төшенчә дә безнең телгә очраклы рәвештә генә килеп кермәгән. Шуңа күрә , кунакларыбызга мәхәббәт турында җыр бүләк итсәк, бәйрәмебезнең яме тагын да артыр шикелле.

________________________________________________________________________________________________________________________________

Егет. Әйбәт җырлыймы?

Кыз. тамашачылар шулай алкышлагач ,әйбәт димәк.

Егет. (масаеп) Мин өйрәттем бит аны.

Кыз. Ә сине мактанырга кем өйрәтте?

Егет. Анысына үзем өйрәндем.

Кыз. Без хөрмәтле тамашачыларыбызны сүз белән генә сыйламыйк әле.

Егет. Бәйрәм бәлеше өйгә кайткач кына була.

Кыз. Бүгенге бәйрәмгә кечкенә дустыбыз  күчтәнәчкә бию                                                              алып килгән.

Егет. Менә монысы яхшы , тормышыбызның бөтен яме аналарны хөрмәт итүдән башлана. Күрик әле без аны

Кыз. Каршы алыгыз сезнең алдыгызда ________________________________________________________________________________________________________________________________

Кыз. Ә хәзер , дуслар , тагын бер мәзәк карап китик әле. Сезнең каршыгызда 6 кл укучылары______________________________________

____________________________________________________________

Кыз. әйе тормышта мондый хәлләр дә булгалый...

Егет. Туган илсез кеше булмый,

Җырлаучысыз җыр кебек.

Тырыш булсаң эшләр уңа,

Күңелгә тула җыр моң.

Җырламыйча түзәме соң безнең  _Илназ______

Әниләр өчен бүген

_______________________________________________________________________________________________________________________________

Кыз.

Биючеләр биегез,

Матур безнең көебез,

Биегез, биегез

 Матур безнең көебез________________________

4 класс укучылары  башкаруында заманча бию_____________________________________

Кыз.

Назлы гөлләр үсеп чыга

Әниләр үткән җирләрдән

Кабул итегез котлаулар

Безнең кебек кызлардан

 Дип әйтә безнең кечкенә дустыбыз Газизянова Гүзәл ________

____________________

Егет.

Биючеләр биегәндә

Идәннәре бөгелә

Ярышларда җиңеп чыктык,

Безнең биисе килә

Дип әйтәләр 7 класс укучылары  ___________________

Кыз.

Әниләрнең гүзәллеген

Сөйлиләр безгә җырлар

Шуңа күрә бер кайчан да

Онытылмыйлар алар                       Руслан

________________________________________________________________________________________________________________________________

_____________________________________________

Егет. Әниләребезгә җылы хисләрен белдереп 6 кл укучылары җыр бүләк итә._______________________________________________

______________________________________________

Кыз.

Тыпыр-тыпыр, тыпыр -тыпыр

Тыпыр тыпыр биергә

Эшлибез дә җырлыйбыз да

Вакыт та бар биергә

    _____________________________________________________          Сезнең каршыгызда 2 кл укучысы Биктимиров Нәргиз________

Егет.

Аналарга дан җырлыйк без

Аналарны гел зурлыйк без

Аналарны ялгыз өйдә

Ятим итеп калдырмыйк без_______

___Кадерле әниләребезгә багышлап  __6 кл укучысы Гатин Рәмзил үзенең яраткан җырын башкара

Егет.

Биючеләр басыгыз

Әйләнмәсен башыгыз

Басыгыз,басыгыз

Әйләнмәсен башыгыз ________

______каршы алыгыз сезнең алдыгызда 4 кл укучысы Хамитов Илфат

Кыз. Ашкынабыз ерак юлларга без

Яулар өчен күбрәк җиңү дан

 Юлда безне бәлаләрдән саклый,

Әни, синең хәер -фатихаң_______

_______Шайдуллин  Салават башкаруында_______

_________________________________

Кыз.Татар халык биюе. Башкара Нурев Дилүс

Егет.

Әйтегезче кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк

Кыш айларын да яратам

Әмма яз күңеллерәк

__ Язгы  бәйрәмгә багышлап Муллахметова Илүзә үзенең җырын бүләк итә.

Кыз. Кадерле әниләребез! Сезне бәйрәм белән котлап укучыларыбыз үз куллары белән , йөрәк җылысын кушып бүләкләр ясадылар.Рәхим итеп шул кечкенә бүләкләребезне кабул итеп алыгыз. (музыка уйный, балалар бүләкләрен тапшыралар

Егет.

Бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты.Без аны әниләребезгә багышланган җырыбыз белән тәмамларга телибез.

 ________9 кл “Туган көнең белән ,Әнкәй”

Егет.

И аналар, тормыш күкләрегез

Болыт каплап торган булмасын

Кыз.

Алда туар көннәр

Ак бәхетләр генә юлласын.

(матур музыка яңгырый)

Концерт программасы:

  1. Хор “Әниемә бүләгем”- 1,4 кл
  2. Җыр Газизянова Гүзәл
  3. Җыр  5кл малайлар
  4. Шигырь  Гыйниятуллин Рәмис, Рәнис, Ленар

  1. Җыр Шавалиева Алинә
  2. Бию Сиринә
  3. Скетч  6 кл
  4. Җыр Илназ 2 кл
  5. Бию “заманча” 4 кл
  6. Җыр Ямалиева Зөлфия
  7. Җыр Илүзә 7 кл
  8. Җыр Шайдуллин Руслан

  1. Бию Нәргиз 2 кл
  2. Җыр  Рәмзил 6 кл
  3. Бию Илфат 4 кл
  4. Җыр Шайдуллин Салават
  5. Бию  7 кл
  6. Хор 9 кл

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г. Лотфи "Кошлар сезгә рәхмәт әйтерләр".

Дәрес заман таләпләренә туры китереп төзелде. Дәрес өчен презентация дә бар. Табышмаклар, уеннар белән үрелеп бара торган дәрес укучыларны ялыктырмый, киресенчә, активлаштыра гына. Дәрескә туры китере...

"Кошлар сезгә рәхмәт әйтерләр"

Укучыларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру Һәм шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәтү; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү,анлап уку грамоталылыгын үстерү; кошларга карата кызыксын...

"Кояш гомере телибез, әниләр ,сезгә!"

8 марта -Международный женский день. Внеклассное мероприятие....

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)

Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....

Әтиләр, йөрәк сүзләребез сезгә! - 23 февраль бәйрәме

Максат. Укучыларга  хәрби-патриотик  тәрбия  бирү,әти-әниләрнең  кадерле  кеше  булуларын  аңлату , аларга  ихтирам , хөрмәт , ярату  хисләре  тәрбиял...