"Кояш гомере телибез, әниләр ,сезгә!"
классный час (1 класс) по теме

Гарифуллина Айсылу Мансуровна

8 марта -Международный женский день. Внеклассное мероприятие. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koyash_gomere_telibez_nilr_sezg_kich.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

Арча районы Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе филиалы –

Күлтәс башлангыч мәктәбе

“Кояш гомере телибез, әниләр, сезгә!”

8 март - халыкара хатын-кызлар

 көненә багышланган бәйрәм кичәсе

                               Укытучы :  Гарифуллина Айсылу  Мансур кызы

2013 ел

     Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән: шарлар эленгән, чәчәкләр куелган, балаларның рәсемнәре эленгән.Тактада плакат: “Кояш гомере телибез, әниләр, сезгә!”,

Алып баручы:

Хәерле көн , кадерле әниләребез, килгән кунаклар. Иң кояшлы көн бүген . Яз күңелнең иң нечкә кылларына кагылып үтә, иркәли, яхшылыкка өнди. Янәшәбездәге әниләребез,әбиләребез  иң кадерле, иң газиз ,ягымлы. Әниләребезнең  куллары иң җылы, иң назлаучан куллар. Әни йөрәге иң олы, иң сизгер йөрәк. Әни күңеле чишмә суыдай саф, чиста.  Сезне язның беренче бәйрәме  белән чын күңелдән котлыйбыз, һәрвакыт көләч йөзле, сау- сәламәт, бәхетле булыгыз. Балаларның чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын.

                         

 1 нче укучы.

Килеп җитте  8 март,

Әниләр бу сезнең көнегез.

Сез үстергән балалардан бүген

Кайнар котлау кабул итегез.

                         

 2 нче укучы.

Кояшлы көннәре белән

Ямьле март килеп җитте.

Бу җырны безгә бүләккә

Ямьле яз бүләк итте.

                           

                 Хор:”Әниемә  бүләгем ”җырын  җырлау.  (М.Минһаҗев  көе, Р.Вәлиева сүзләре)

Алып баручы:

Көнгә ничә тапкыр “Әни ” дибез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

Яңгырасын көйләр ,шат көлүләр

Тирә-юньгә бүген таралсын,

Кемнәр болар бәхетлеләр  диеп,

Бөтен кеше безгә карасын.

1 укучы шигырь сөйли.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда, йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек җырларыңны

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң элек

“Әннә” дип  ачылган бит.

-Мин  сезгә әнием турында хикәя укып китәм.

 (Садыков Муса “Минем әнием ”дигән хикәясен укый.)

Алып  баручы :  Ә хәзер Зилә башкаруында  татар биюен карагыз. Бу да сезгә бәйрәм бүләге булып ирешсен.

Алып  баручы :  

Кем дөньяга кеше бүләк итә

Ә кешегә якты дөньяны

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

Кем күңеле тулган айдай серле

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары  өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул,әлбәттә, яшәү чыганагы

Тормыш яме-Әнкәй, хатын-кыз!

 Кадерле әниләребез! Бүген сезне бәйрәм белән котларга дип махсус пешекчеләр чакырдык. Хәзер алар сезгә “Пешекчеләр бию”ен башкарырлар.

(Егетләр пешекчеләр булып бииләр)

Егетләрнең сезгә шигырьләре дә бар . (Укучылар шигырь сөйлиләр.)

1 нче укучы

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп , тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп тәмле итеп.

2 нче укучы

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч тәмле ул-

Кирәк эшләп ашарга.

3 нче укучы

Тузаннарны сөртеп чыктым,

Коедан су китердем;

Әни эштән кайтканчы дип,

Бөтен эшне бетердем.

4 нче укучы

Бүлмәләрне җыештырдым,

Бар җир ялт итсен әле.

Үзенең бәйрәмендә бер

Әни ял итсен әле.

Алып  баручы

 Язның беренче бәйрәмен

8 март диләр

Бәйрәмегез котлы булсын

Кызлар апа-җиңгиләр.

 Кадерле әниләребез. Укучылар сезгә бүләкләр ясадылар. Хәзер шуларны тапшырырга рөхсәт итегез.

(Әниләргә бүләкләр тапшыралар.)

Садыков Муса башкаруында җыр “Кәләпүшем- кәләпүш”  (М.Минһаҗев  көе, Р.Вәлиева сүзләре)

Алып баручы.

Бәйрәмебезнең икенче өлешендә әниләребезне дә сынап карыйк .

Мин сезгә шигырьләрдән өзекләр тыңлатам, ә сез исемен әйтерсез.

  1. Бер кыз бала җыр чыгарган,

Багышлап әнисенә. (“ Кояш гомере”)

             2. ”И туган тел, и матур тел,

                   әткәм-әнкәмнең теле!” (“Туган тел”)

       

               3.“-Син яраткан иң матур сүз

                   нинди сүз, әйт, бәбкәем?” (Иң матур суз”)

     

                4. Каләм тотып кулларга,

                    Хәрефләрне тезәргә            (“Өйрәтәләр мәктәпләрдә”)

                  5.”Көннәр якты булсын өчен,

                       Йокы татлы булсын өчен” (“Әни кирәк”)

  • Икенче бәйгебезнең  исеме- “Тапкырлар бәйгесе” дип атала.Тыңлап карыйк әле, кайсы әни җавапларны күбрәк әйтер икән?

                      (Кызыклы табышмаклар әйтелә)

  1. Кәҗәнең башында нәрсә бар? (к хәрефе)
  2.  Су кайда коры була? (картада)
  3. Казанның уртасында нәрсә бар? (з хәрефе)
  4. Ат нигә улак янына килә? (улак үзе килмәгәнгә)
  5. Кәҗәгә 7 яшь тулгач ул нишли? (8 нче яшькә китә)
  6.  Каенда 8 алма бар иде, 5 есен алып ашадылар. Ничә алма калды? (каенда алма үсми)
  7. Бүлмәдәге кешенең башы кайчан тышта була? (башын ишектән тыгып караса).

  • Өченче бәйгедә  “Педагогик ситуацияләр” гә җавап бирергә туры киләчәк.
  1. Балагыз  мәктәптән “2” ле алып кайткан,ди, ни эшлисез?
  2. Балагыз урамда сугышкан, сугышкан малайның әнисе белән сезнең өегезгә килгән. Бу очракта сез үзегезне ничек тотарсыз?
  3.  Укытучы мәктәпкә чакырып язу җибәргән.
  4. Мәктәпкә ремонт ясарга чакыралар. Сезнең эш гамәлләрегез.
  5. Балаң мәктәптән мактау грамотасы алып кайткан. Сезнең реакция.
  6. Бала төнге сәгать 10 га кадәр өй эше эшләп утыра.   Сезнең реакция.
  7. Бала укытучы белән конфликтка кергән.
  8. Мәктәпкә бәйрәмгә чакырдылар.

  • Әниләребез үзләренең тапкыр , оста, өлгер булуларын  күрсәттеләр. Рәхмәт аларга .

Әниләргә “Иң  тапкыр әни ”, “Иң өлгер әни ” дигән медальләр тагыла.

Алып баручы:

Әнкәйләргә Аллаһ ярдәм бирсен!

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә безнең

Йолдызлардан

Йә кояштан һәйкәл салырлык.

 - Кадерле,газиз әниләребез! Бүгенге кичәбез шуның белән тәмам.  Сезне тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйбыз. Балаларыгызның, оныкларыгызның хәсрәтен күрмичә яшәгез. Алар сезгә бары шатлык-куанычлар гына китерсеннәр, игелекле гамәлләре белән сөендерсеннәр.

Кичә тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Әниләргә багышланган музыкалҗ кичә  төрле ярышлар белән үрелеп бара....

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Кояш гомере телим мин , әнием, сиңа! сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Кояш гомере телим мин , әнием, сиңа! сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр...

"Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" Сценарий праздника

        "Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" - әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе.  Бу кичә балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт,аларны олылау, ярату хисләре,әдә...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!..

Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә...

"Кояш гомере телим,әнием сиңа" музыкаль әдәби кичә эшкәртмәсе.

"Кояш гомере телим,әнием сиңа" музыкаль әдәби кичә эшкәртмәсе....