Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!
классный час по чтению (2 класс) на тему

Муллагалиева Гульназ Кашафовна

Кояш гомере телим мин , әнием, сиңа! сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр көнендә куярга була. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koyash_gomere_telim_min_niem_sina.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Талгын гына бишек җыры яңгырый.

Музыка яңгырый: шигырь укыла.

Кем дөньяга кеше бүләк итә?

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

2.Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

3.Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

4.Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме- Әнкәй, хатын-кыз!

1нче а.б.. Исәнмесез димен бүген сезгә,

Бәйрәм белән, газиз аналар!

Юллар ерак булса, җырлар белән

Якынаер бүген аралар.

2нче а.б.. Аналарның көләч йөзен күрсәм,

Сабый бала сыман куанам.

Алар күңеленә бүген менә

Изге теләк белән юл алам.

1нче а.б.. Балаларның уңган-булганлыгы

Ана йөзләрендә күренә.

Ә кызларның серле күз карашы

Язда туган моңга үрелә.

2нче а.б.. Үрелә дә оча җир шарында,

Һәркемгә наз аның эчендә.

Әниләребез, сезнең бәйрәм бүген,

Сез булганга-безнең өчен дә.

1нче а.б.. (егет) башын ия, тирә-ягына карана, бер читкә китеп уйланып тора.Үзалдына “нидер җитми...”дип йөренә.Алып баручы кыз керә . Ул да: нидер җитми...”-дип куя.

1нче а.б..(егеткә) Сиңа ни булды?

2нче а.б..(сискәнеп) Ә? Берни булмады.

1нче а.б..Алай булгач нишләп шулай тирән уйга баттың?

2нче а.б..Нидер җитми...Бүгенге кичәне башлап җибәрергә.(Буш вазаны күреп ала.) Ә-ә , чәчәкләр җитми икән!Егетләр, чәчәкләрне сәхнәгә!( Күңелле музыка башлана).

1нче а.б.. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы- йолдызларда, җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң акыллы кем соң ул?

2нче а.б.. Ул-минем кадерле әнием!

1нче а.б.. Дөньяда иң мәрхәмәтле кеше-

2нче а.б.. Ул минем сөекле әнием!

1нче а.б.. Үзе сөйкемле булу белән бергә күңеле дә гүзәл ханым-

2нче а.б.. Ул минем газиз әнием!

1нче а.б.. Өйне –ямьле, ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә-

2нче а.б.. Ул минем алтын куллы әнием!(Шул вакытта аяк тыпырдаган тавышлар яңгырый.)

1нче а.б.. Кемнәр ул анда?

2нче а.б.. 2 нче сыйныф укучылары. Әниләргә шигырь сөйләп күрсәтәбез дип ашкынып йөриләр иде. Каршы алыгыз!

Балалар чыгышы:

1.Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә.

Нигә кояш көлеп карый-

Беләбез һәммәбез дә.

2.Бүген- әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

3.Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

4.Син , әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

5.Газиз әниләребезне

Кадерлибез,зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

6.Күмәкләшеп барыбыз бергә

Җырлап алыйк, әйдә әле.

Котлы булсын! Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Җыр: “Әни кирәк.”

1нче а.б.. Тыңла әле мин бер мәзәк таптым.

Бер кыз бала өендә дәрес хәзерли.

  • Әти, Альп кайда ул?- дип сорый ул әтисеннән.
  • Анаңнан сора, ул һәрвакыт бөтенесен урыннан-урынга күчереп йөртә,-дип җавап биргән әтисе.

2нче а.б.. Әтисе Альп тауларын өйдәге җиһаз белән бутаган булып чыга түгелме соң?

1нче а.б.. Әйе шул. Ул өлкәннәр кайвакытта үзләре дә аңлап бетермиләр, бугай. Әнә бит 2 нче класс укучылары да “Аңламассың өлкәннәрне- гел киресен эшлиләр”,-дип җырлыйлар.

2 нче а.б.. Әйбәт җырлыймы?

1нче а.б.. Тамашачылар шулай алкышлагач, әйбәт димәк.

2 нче а.б.. (масаеп) Мин өйрәттем бит аны.

1 нче а.б.. Ә сине мактанырга кем өйрәтте?

2 нче а.б.. Анысына үзем өйрәндем.

1нче а.б.. Без хөрмәтле тамашачыларыбызны сүз белән генә сыйламыйк әле.

2нче а.б.. Бәйрәм бәлеше өйгә кайткач кына була.

1 нче а.б.. Бүгенге бәйрәмгә нәни дусларыбыз күчтәнәчкә бию алып килгән.

2 нче а.б.. Менә монысы яхшы, тормышның бөтен яме аналарны хөрмәт итә белүдән башлана.Күрик әле без аларны.

Күмәк бию башкарыла.

2 нче а.б.. Әнкәй! Җир йөзендәге иң матур, иң назлы , сихри көчкә ия исемдер бу, мөгаен. Әнкәй сүзен телгә алуга дөньялар яктырып китә, күңелләрдә шатлык арта, йөзләрдә көләч елмаю балкый. Яшенле яңгыр астында калып чыланганда, кемдер бик нык рәнҗеткән вакытта, урамнан каш-күз җимерелеп кайтып кергәндә кайсыбыз гына әниләргә сыенмаган да, кем генә үзенә юатучы тапмаган.

1нче а.б.. Бүгенге тормышыбыз никадәрле ямьле булса да, безгә нәфрәт уятырдай вакыйгалар да очрап тора. Сугыш чорындагы ятимнәр бер хәл, ә бүгенгесе көндә әти- әниләре исән булган күпме ятимнәр яши. Каян килеп чыкты соң кешеләрдәге бу шәфкатьсезлек? Үз баласыннан баш тарткан хатын- кызларыбызга безнең арада урын булырга тиеш түгел дә соң... Әмма алар бар, аларның саннары һаман арта тора. Ә бит аналар электән баласы хакына утка- суга кергәннәр, соңгы телемен сабыена каптырганнар.

2нче а.б.. Борынгы риваятьләрнең берсендә шундый вакыйга бар. Япь- яшь егет бер кызга гашыйк була.Аның мәхәббәтен сынар өчен сөйгән кызы егетенә : “Әгәр сөюең чын булса, миңа әниеңнең йөрәген китер”-дип әмер бирә. Гашыйк булып тилерер дәрәҗәгә җиткән егет әнисен үтереп, ана йөрәген кулына ала да сөйгән кызы янына йөгерә. Шунда ул абынып егыла. Кинәт йөрәк телгә килеп: “ Бик авыртмадымы, улым?” дип сорый.

1нче а.б.. Ана бала хакына барысын да эшләргә әзер . Ләкин соңгы вакытта тормышыбызда “ изгелек”, “олыны олылау” төшенчәләре онытылып бара. Күкрәк сөтен имезеп, безгә гомер бүләк иткән иң олугъ булган ананы тәрбияләмәү, рәнҗетү вакыйгалары белән әледән- әле очрашып торабыз. Бүгенге көндә балалары тарафыннан кыерсытылып, авыр язмышларга дучар булган аналар бихисап. Нәкъ менә шушы сәбәп Аналар көнен билгеләп үтүгә сәбәпче булды да инде.

2нче а.б.. Әлегә кадәр без 8 нче мартны Әниләр бәйрәме дип йөри идек.

1нче а.б.. Ләкин. Бу дөреслеккә туры килеп бетми, чөнки 8 нче март – апалар, сеңелләр, әниләр, әбиләр –барлык гүзәл затлар бәйрәме. Ә ноябрьнең соңгы якшәмбесе- бары тик Әниләр көне генә.Чөнки бөтен кешенең дә әнисе була, дөньяда әниләрдән дә газиз, әниләрдән дә якын изге кеше юк. Әниләр ямьсез булмый, әниләр начар булмый.

Укучылар чыгышы:

1. Ягымлы бер сүз белән

Елмайтыйм әле сезне.

Мин яратам ул сүзне-

Иң кадерле ул сүзне.

Сез дә аны беләсез,-

Мөмкин түгел белмәскә!

Әниеңә сыенып:

  • Әни! Әнкәй!-димәскә.

2. Әни безне үстерә,

Күкрәк сөтен имезеп,

Елаганда юата,

Башка кулын тигезеп.

Киендерә, ашата,

Мәктәпкә илтә безне.

Ничек сөеп әйтмисең

Әни дигән зур сүзне?

3. Әни диеп әйтү өчен,

Әниең булу кирәк.

Әти белән әни миңа

Гайләдә ныклы терәк.

Бу дөньяга тудыргач та,

Бишек җыры көйләгән.

Көйләп аргач, кызыклы

Әкиятләр сөйләгән.

4. “Тәүфыйклы булсын”, диеп

Өф-өф итеп үстергән.

Аның күкрәк сөтеннән

Миңа күпме көч кергән.

Үсә төшкәч, тәпи йөреп,

Куандырганмын аны.

“Әннә” диеп, “мәм-мәм”диеп

Ачылган телем тагын.

5. -Әнием, - дип , һәркөн иртән

Күзләремне ачам мин.

Бәхет ишегем ачкычы,

Әнекәем, ул бит- син.

-Кызым,-диеп, балам,- диеп,

Иңнәремнән кочасың.

Назларыңа тиң булырлык

Бу дөньяда ни бар соң?

6. Һәрчак йомшак кулларыңнан

Күңел җырың тарала.

Изгелегең нурлар булып,

Бар тәнемә урала.

Тормышыма ямь бирүче,

Иң шәфкатьле кеше син.

Бер елмайсаң йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркисең.

7. Син аем да, кояшым да

Синсез миңа таң атмый.

Син дип типкән йөрәгем дә

“Әни” сүзен кабатлый.

8. Иң кадерле кешебез син.

Сөекле әниебез.

Син булганга без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

9. Көннәр буе йөгерсәм дә,

Мин армыймын.

Уку авыр булса булсын-

Зарланмыймын.

Орышсаң да кайвакытта

Еламыйм ич.

Син шат булсаң, тора алмыйм

Елмаймый һич.

10. Исән-саулыгың сорап,

Дога кылам:

Әнкәемнән аермасын

Берүк, Ходам!

“Әнкәмнең догалары” җыры.

1 нче а.б.. Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз. Кадерле әниләребез! Бу бөтенлек, бергәлек балагыз үскән саен тагын да ныгысын, бер-берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап, бәхет- сәгадәттә яшәргә язсын.

2 нче а.б.. Балаларның көлешкәнен

Ишетсен Җир, тыңласын Җир.

Балаларның көлүеннән

Берчак та да тынмасын Җир!

Барлык катнашучы укучылар сәхнәгә чыгалар. “Һәрвакыт булсын кояш!” җырын татар, рус, инглиз телендә җырлыйлар.

1 нче а.б.. Безнең бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне тагын бер тапкыр бөтен Җир йөзен бизәгән бәйрәм -  Әниләр көне белән тәбриклибез.

2 нче а.б.. Сезгә барысы өчен дә зур рәхмәт! Озак еллар сау – сәламәт булып яшәгез! Якыннарыгызның игътибарын , кайгыртуын , яратуын тоеп, өебезнең нуры булып, тыныч, имин тормышта бәхетле гомер кичерегез!

Барысы бергә: Котлыйбыз! Котлыйбыз! Котлыйбыз!

Күңелле музыка яңгырый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Әниләргә багышланган музыкалҗ кичә  төрле ярышлар белән үрелеп бара....

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Кояш гомере телим мин , әнием, сиңа! сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр...

"Кояш гомере телибез, әниләр ,сезгә!"

8 марта -Международный женский день. Внеклассное мероприятие....

"Әнием - күңелем кояшы"

        " Әнием - күңелем кояшы" - бу әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе. Ул  укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газ...

"Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" Сценарий праздника

        "Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" - әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе.  Бу кичә балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт,аларны олылау, ярату хисләре,әдә...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!..

Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә...

"Кояш гомере телим,әнием сиңа" музыкаль әдәби кичә эшкәртмәсе.

"Кояш гомере телим,әнием сиңа" музыкаль әдәби кичә эшкәртмәсе....