"Кояш гомере телим,әнием сиңа" музыкаль әдәби кичә эшкәртмәсе.
классный час на тему

Мусина Рамзия Рафиковна

"Кояш гомере телим,әнием сиңа" музыкаль әдәби кичә эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koyash_gomereni_byrme.docx18.02 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Кояш гомере телим, әнием сиңа...

Зал бәйрәмчә бизәлә. Талгын гына көй агыла. Сәхнәгә алып баручылар чыга.

1 алып баручы: Хәерле көн,безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез. Сезне әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез!

1 нче укучы

Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

Кая барсам, әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп йөри гомергә

2 алып баручы: Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә "әннә” дип ачылган.

2нче укучы

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Якты йолдызлардан, я кояштан

Әнкәйләргә һәйкәл салырлык!

1 алып баручы: Әниләрегез сезне һәркөнне хәерле юл теләп мәктәпкә озаталар һәм тәмле ашлары, ягымлы йөзләре белән каршы алалар. Нинди генә тәмле ризыклар пешермиләр алар.

3нче укучы

Инде чәчләрем дә агарды димә,
Уйлама әнкәй, картлык турында.
Болында үскән чәчәкләр кебек,
Җыелдык әнкәй, синең яныңа.

2 алып баручы: Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет. Аны ярату гына җитми, аның сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

4нче укучы

Бишек җырларын безгә җырладың,
Үстердең безне, сөйдең назладың.
Таралыштык без төрле якларга,
Без барыбызда, рәхмәтле сиңа.

1 алып баручы: Әни күзләре шундый мөлаем, ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Йомшак куллары сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәй йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә җитмәс төсле.

5 нче укучы

Әле дөньяда бар бит әнкәйләр,
Сакларга кирәк, безгә аларны.
Картаймасыннар мәңгегә алар,
Әнкәйләр безнең, тормышның яме.

2 алып баручы: Ә хәзер, хөрмәтле әниләр, балаларыгызның да сезнең өчен бәйрәм сәламе бар.

Картаймале, әнкәй картаймале
Син бит безнең, йөрәк җылысы.
Үтте гомерләр дип, кайгырмале,
Безгә әле, гөрләп яшисе.

Җыр: Кояш гомере

1 нче укучы

Җир шарының ак бәхете өчен

Яратылган җәүһәр, алтын сез,

Кешелекнең иң зур зиннәте- сез

Яшәү мәгънәсн дә хатын- кыз!

2 нче укучы

Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләребез! Бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз. Сезгә бәхет, шатлык, тазалык, хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Бәйрәмегез котлы булсын, өстәлләрегез сый- хөрмәт белән тулып торсын.

(Әниләргә бүләкләр тапшырыла)

Җыр: Һәрвакыт булсын кояш

3 нче укучы

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбездә.

Бүген- әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

4 нче укучы

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгендә.

Җыр "Иң матур җыр”

5 нче укучы

Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер, иң матур, иң кирәкле, иң татлды сүз. "Әнкәй” дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз, чөнки туган телебезне дә ана теле дип йөртәбез. Тырышып укырга, эшләргә, яхшы күңелле, кешеләргә ярдәмчел, игелекле булырга өйрәтә аларның һәр сүзе, һәр киңәше. "Ана хакы- тәңре хакы”, - дип юкка гына әйтелмәгән. Аналарны яраткан, ихтирам иткән, аның хакын хакын хаклаганны халык та зурлар, яратыр, ихтирам итәр.

6 нчы укучы

Син бабамнан алган җитезлекне

Әби кебек гаять сабырсың,

Туган илем кебек кешелекле,

Авылдашлар кебек батырсың.

Күгәрченнәр кебек гөрләшәбез,

Җанга рәхәт синең яныңда;

Шундый көннәр хатирәсе белән

Юанабыз ялгыз чагында.

Син бит әни- Кояш безнең өчен,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, әни, мәңге яшә

Иң кадерле, якын кешебез!

Җыр: Әнием бәйрәме


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Әниләргә багышланган музыкалҗ кичә  төрле ярышлар белән үрелеп бара....

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Кояш гомере телим мин , әнием, сиңа! сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Кояш гомере телим мин , әнием, сиңа! сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр...

"Кояш гомере телибез, әниләр ,сезгә!"

8 марта -Международный женский день. Внеклассное мероприятие....

"Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" Сценарий праздника

        "Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" - әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе.  Бу кичә балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт,аларны олылау, ярату хисләре,әдә...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!..

Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә...