"Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" Сценарий праздника
план-конспект занятия (4 класс) по теме

Камалова Илузя Сагитовна

          "Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" - әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе.  Бу кичә балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт,аларны олылау, ярату хисләре,әдәплелек, кешелеклелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләүне максат итеп эшләнде. Әниләргә карата иң изге хисләрне чагылдырган әлеге кичә  әниләргә дә, укучыларның үзләренә дә,килгән кунакларга да бик ошады. Без,балалар,Әниләр алдында  бик бурычлы, аларга карата рәхмәт хисләрен сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mamin_prazdnikstsenariy.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Кояш гомере телим,әнием сиңа...

Әниләр көненә багышланган кичә.

Максат: балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт,аларны олылау, ярату хисләре,әдәплелек, кешелеклелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Кичәнең барышы:

1 нче алып баручы:

          Җир шарының ак бәхете өчен

          Яратылган җәүһәр, алтын сез,

          Кешелекнең  иң зур зиннәте – сез,

          Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз!

2 нче алып баручы: Кадерле әниләребез, сезне Әниләр көне белән ихластан котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Бәйрәмегез белән котлап, Сезгә багышланган кичәбезне башлыйбыз.

      1 нче укучы:

      Нигә бүген бөтен җирдә

         Чәчәкләр балкый  бездә,

         Нигә кояш көлеп карый,

         Беләбез һәммәбез дә.

         Бүген әниләр бәйрәме,

         Бүген җирдә тантана.

         Кояш шуңа көлә бүген,

         Гөлләр шуңа шатлана.

         Әниләрнең бәйрәменә

         Куана шулай алар.

         Әниләрне котлый бүген

         Җирдә барлык балалар.

         Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

         Теләгем бар минем дә:

         Мәңге шулай кояш кебек

         Балкы күңел күгемдә!

( «Җырлыйм әнием турында » җыры  ( Г. Зәйнашева сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе) башкарыла.

2 нче алып баручы: Әнкәй! Дөньядагы  бердәнбер иң матур, иң кирәкле, иң татлы сүз. « Әнкәй!» дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз, чөнки  туган телебезне дә ана теле дип йөртәбез. Тырышып укырга,эшләргә, яхшы күңелле, кешеләргә ярдәмчел, игелекле булырга өйрәтә аларның һәр сүзе, һәр киңәше. « Ана хакы –тәңре хакы», - дип юкка гына әйтелмәгән. Аналарны яраткан, ихтирам иткән, аның хакын хаклаганны халык та зурлар, яратыр, ихтирам итәр.

      2 нче укучы:

 Син бабамнан алган җитезлекне,

Әби кебек гаять сабырсың,

Туган илем кебек кешелекле,

Авылдашлар кебек батырсың.

 3 нче укучы:   Күгәрченнәр кебек гөрләшәбез,

                          Җанга рәхәт синең яныңда;

                          Шундый көннәр хатирәсе белән

                          Юанабыз ялгыз чагында.

4 нче укучы:   Син бит әни – Кояш безнең өчен,

                         Синнән нурлар алып яшибез.

                         Озак яшә, әни, мәңге яшә,

                          Иң кадерле якын кешебез!

5 нче укучы:     Әнисен, бик теләсә дә,

                           Сайлап алалмый кеше.

                           Әнкәйләрне Ходай бирә,

                           Ул – фәкать Ходай эше!

6 нчы укучы:    Әнкәй ул чит-ят булалмый, -

                           Газиз генә булала!

                           Әнкәеңә мәхәббәтле,

                           Мәрхәмәтле бул,бала!

7 нче укучы:     Әнкәй күңеле, һай, сизгер –

                           Барсын да белә бит ул...

                           Әнкәйне  сайлап алмыйлар –

                           Бердәнбер генә бит ул!

( Кызлар  башкаруында татар халык биюе).

1 нче алып баручы:   Әни, Әнием, Әнкәй!  Төрле телдә әйтелгән иң изге сүзләр, иң кадерле сүзләр, иң матур сүзләр, иң газиз сүзләр. Сабый баланың теле дә «Әннә» дип ачыла бит. «Әнием» - күңелгә иң якын сүз. Бу сүзгә күпме җылылык, күпме  мәрхәмәтлелек, наз һәм мәгънә салынган.

2 нче алып баручы:  Әниләр – һәр өйнең җылытучы учагы. Әниләр – гаиләдә нур сибүче кояш. Әниләрнең назлы карашы күңелләрне иркәли, яхшы киңәшләре тормышта һәрвакыт юлдаш була.

 Сөекле әниләребез,  хәзер Ландыш башкаруында җыр тыңлагыз. ( Ахиярова Ландыш «Әнием» җырын башкара).

8 нче укучы:

Тәрәзәдән төн карады

Йолдыз күзләре белән.

Тынып калды бөтен дөнья,

Тынмый тик әни генә.

Бакчадагы күбәләктәй,

Йөри ул җил – җил үтеп.

Бөтен нәрсә тынып калган

Ул кагылганны көтеп.

Почык борын песием дә,

Гөл дә тәрәз төбендә,

Бишектәге сеңлем дә,

Хәтта...

Хәтта үзем дә

Көтеп ятам әниемнең

Яннарыма килгәнен,

 Чәчләремә кулын  куеп:

  • Йокла, бәбкәм дигәнен...

Әниемнең кулларында

Күңелем тынычлыгы.

Әниләрнең кулларында

 Дөньяларның ныклыгы.  

1 нче алып баручы: Хәзер классыбызның «театр артистларына»  сүз бирәбез.

« Суксаң – сук » тамашасын  карагыз.

9 нчы укучы:        Әнием минем матур,

                               күзләре аның көләч.

                               Шундый күңелле була

                               ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә

әни миңа елыша.

Битләре аның кайнар,

ә куллары йоп-йомшак.

                               Конфет та кирәк түгел,

                               Кирәк түгел курчак та,

                               Чөнки мин әниемне

                               алдым инде кочаклап.  (Ренат Харисның «Әнием» шигыре)

1 нче алып баручы: Әни куллары – иң мәрхәмәтле һәм назлаучан куллар, алар барын да эшли ала. Әни йөрәге – иң турылыклы һәм сизгер йөрәк. Биш яшьме, илле яшьме –күпме генә булмасын –сиңа  һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Синең әниеңә карата мәхәббәтен никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.

              Вәлиева Ләйлә башкаруында шәрыкъ биюен карагыз.

2 нче алып баручы:  Якты дөнья һәм  тормыш бүләк иткән әниләргә без һәрвакыт бурычлы. Алар мәхәббәте  - батырлыкка тиң.

 Гыйниятуллина Зилә  сезгә Роберт Миңнуллинның «Әнием» шигырен сөйли.

10 нчы укучы:           Бала селкендеме тик аз гына,

                                    Йокысыннан ана уяна.

                                    Төн уртасы була, ә шулай да

                                    Уянуы өчен куана.

                                    Чөнки арып эштән кайтканда да

                                    Йокыда да ... һаман ул – ана.

                                    Шуңарга да кешелек дөньясының

                                    Горурлыгы диләр бит аңа.

11 нче укучы:             Әни теккән күлмәкне

                                     Бик яратып киямен.

                                     Шундый матур тегелгән,

                                      Күбәләктәй күрәмен!

Мин дә беркөн курчакка

Күлмәк тегеп кидердем.

Моны күреп дусларым

Яраткач бик сөендем.

Әнием мине мактап,

Кызым, уңган син, диде.

Үзең өчен дә күлмәк

Тегеп киярсең, диде.

2 нче алып баручы:  Сүзне тагын « театр артистлары»  Рөстәм белән Адельгә бирәбез. « Шартлатучы» тамашасын карагыз.

12 нче укучы:   Әниемнең уйчан күзләрендә

                           Күпме моң һәм күпме сагыш бар.

                           Бар күңелен, йөрәк ялкыннарын

                           Һәрвакытта миңа багышлар.

13 нче укучы:    Изге өметләрен әниемнең

                            Ничек кенә итеп аклыйм соң,

                            Йөрәгеннән чыккан моңлы көйне

                            Ничек кенә отып алыйм соң?

14 нче укучы:    Вәгъдә бирәм,  әнием, синең алда –

                            Өметеңне синең аклармын,

                            Синең җырларыңны ядкарь  итеп

                            Күңелемдә мәңге саклармын.

1 нче алып баручы: Ана,  Әни, Әнкәй! Бу илаһи сүзләр югары төшенчәгә, тирән

мәгънәгә ия. Кем генә  булмыйк без, нинди генә эш- гамәлләр кылмыйк, югары дәрәҗәләргә ирешмик, иң беренче чиратта һәммәбез дә бу дөньяга безне бүләк иткән Әниебезгә бурычлы.

15 нче укучы:     Күпме шәфкатьлелек, җан җылысы,

                             Сабыр холык Сезгә бирелгән.

                             Ак чәчәкле бөек үрләр телибез,

                             Рәхмәт Сезгә күңел түреннән!

16 нчы укучы:     Йөзегездән гүя ак нур агып тора.

                              Күзегездән гүя йолдыз багып тора.

                              Сүзләрегез йомшак кына, назлы гына

                              Саф чишмәдәй челтер-челтер тамып тора.

17 нче укучы:       Дөньям өчен үрнәк итеп алдым  сезне

                               Күңелемнең иң түренә салдым сезне.

                               Үзкәемә калсын әле дип тормыйча.

                               Яктыртасыз, балкытасыз безнең йөзне.

18 нче укучы:       Йөзегездән гүя ак нур агып тора.

                              Күзегездән гүя йолдыз багып тора.

                              Сүзләрегез йомшак кына, назлы гына

                              Саф чишмәдәй челтер-челтер тамып тора.

( « Әни  кирәк » җыры (Р. Миңнуллин сүзләре, М. Шәмсетдинова көе) башкарыла.

2 нче алып баручы:   Кадерле әниләребез! Сезне тагын бер кат чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе һәм эшегездә уңышлар, чиксез шатлык-куанычлар теләп калабыз. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Әниләргә багышланган музыкалҗ кичә  төрле ярышлар белән үрелеп бара....

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Кояш гомере телим мин , әнием, сиңа! сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Кояш гомере телим мин , әнием, сиңа! сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр...

"Кояш гомере телибез, әниләр ,сезгә!"

8 марта -Международный женский день. Внеклассное мероприятие....

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!..

Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә...

Сценарий праздника "Здоровое питание - здоровое тело".

В 1 классе по внеурочной деятельности был введен курс "Здоровое питание". По окончанию этого курса в конце года был проведен праздник, на котором дети  в интересной форме познакомили своих однокл...

"Кояш гомере телим,әнием сиңа" музыкаль әдәби кичә эшкәртмәсе.

"Кояш гомере телим,әнием сиңа" музыкаль әдәби кичә эшкәртмәсе....