Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!
классный час (3 класс) на тему

Хамидуллина Айгуль Разиковна

Әниләргә багышланган музыкалҗ кичә  төрле ярышлар белән үрелеп бара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koyash_gomere_telim_min.docx35.37 КБ

Предварительный просмотр:

Кояш гомере телим мин, әнием сиңа...

Газиз әнкәй!

Иң сөйкемле күзләр - әниемнеке,

Йомшак, җылы куллар – әниемнеке.

Иң-иң татлы сүзләр – әниемнеке,

Җан изрәткән җырлар – әниемнеке.

Синсез дөнья күрмәс идек,

Синсез берни белмәс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез кеше булмас идек!

     Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше әни турында бу жыр. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. А.Б.Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын. Ана назы – җирдә ул мәңгелек, Мәңгелек җыр – бишек җырыгыз. Без узасы юлда маяк булып Гомер буе балкып торыгыз.

Җир шарының ак бәхете өчен

Яратылган җәүһәр, алтын сез,

Кешелекнең иң зур зиннәте- сез

Яшәү мәгънәсн дә хатын- кыз!

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбездә.

Бүген- әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Алып баручы. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк: “Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың. Анаң өчен учыңда тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың”. Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы сүзләрне җаныбызга, аңыбызга сеңдерү зарур. Балагызның берәве сез, Гаиләнең йөрәге сез, Иминлекнең терәге сез, Һәркемнең кирәге сез. Сез чаялар, сез батырлар, Сез дөньяда иң матурлар. Сез булганга тормыш ямьле, Сез булганга яшәү гамьле Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгендә

    Ана! Нинди бөек исем бу! Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр. Минемчә, һәр хатын-кыз, үз гмерендә Ана булу бәхетенә омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көндер. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү- һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә. Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр- әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Инде ничә ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесе бу бәйрәмне безгә бүләк итте. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме. Әле ярый җирдә чишмәләр бар!... Җырлар өчен чишмәләр кайдан килер иде?... Әле ярый җирдә болыннар бар! Гүзәллекне ничек таный белер идең... Әле ярый җирдә әниләр бар!... Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде? Әле ярый чишмәләр бар, әниләр бар... Әниләрне бүгенге бәйрәм белән котлап җыр яңгырый.


Әниләрне сәхнәгә чакырабыз

1 Үзегез белән таныштыру. И, хатын – кыз! Әгәр син булмасаң, сүнәр иде дөнья, Булмас иде җирдә тереклек Сездә яши сүрелмәслек хисләр, Йөзегездә шәфкать нурлары Сезнең җырлар аша күчә безгә Туган халкыбызның моңнары Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз Тормыш юлларыбыз күгендә Иң кадерле бер кешебез булып сакланырсыз күңел турендә

(таныштыру)

 ӘНИЛӘРГӘ БИРЕМНӘР

  1. "Баш хисапчы” уены.

Әниләр, акчаларны саный-саный укытучының сорауларына җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш

Сораулар:

  1. Сезгә ничә яшь?
  1. Балагызның әтисе ни исемле?
  2. Балагыз ничәнче сыйныфта укый?
  3. Ничәнче размер аяк киеме киясез?
  4. Йорт хайваннары асрыйсызмы?
  5. Кыз фамилиягез ничек?
  6. Яраткан җырчыгыз кем? һ.б. ш.

  1. Викторина:

  1. Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)
  2. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? (Галигә)
  3. Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый? (2)
  4. Бер тапкыр кискәнне ничә тапкыр үлчәргә кирәк? (7)
  5. Г. Тукайның "Әйдәле, Акбай” дип башланган шигыренең исемен әйт ("Кызыклы шәкерт”)
  6. Мәкальне дәвам ит: Әткәй шикәр, әнкәй ... (бал)
  7. Кайсы бәеттә тәртипсез малайлар кошларга әвереләләр? (Сак- Сок)
  8. Кызыл калфакка әбисенә барганда кем очраган? (бүре)
  9. Мәкальне дәвам ит:”Ата беләк, ана ...” (йөрәк)
  10. "Як-ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.”

Бу өзек кайсы шигырьдән? (Су анасы, Г. Тукай)

  1. Блиц- турнир

I командага сораулар:

  1. Башкортстан Республикасының башкаласы ? (Уфа)
  2. Татарстан Республикасы гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (Барс)
  3. 30 нчы август көне нинди бәйрәм? (Республика көне)
  4. Тукайны Кырлайда тәрбияләгән кешенең исеме ?(Сәгъди)
  5. Сумкалы хайван (көнгерә)
  6. Дәрескә чакыру сигналы? (звонок)
  7. Ак сыртлы кошның исеме? (саескан)
  8. Чуар тавыкның әби белән бабайга биргән вәгъдәсе (Күкәй салам, ди).
  9. Кызыл түшле кош (кызылтүш)
  10. Агачның мунчада тәнгә ябыша торган өлеше (яфрак)

II командага сораулар:

  1. Татарстан Республикасы флагында нинди төсләр бар? (яшел, ак, кызыл)
  2. Чаллы  гербында нәрсә сурәтләнгән? (итек)
  3. Буратино нәрсәдән эшләнгән? (агачтан)
  4. Әкиятләр гадәттә ничек башлана? (Борын- борын заманда...)
  5. Юллы майка кигән ат (зебра)
  6. Әниеңнең әнисе (әби)
  7. Кипкән виноград (йөзем)
  8. Кайсы агачның кәүсәсеннән мунчала ясыйлар? (юкә)
  9. Г.Тукайның туган авылы? (Кушлавыч)
  10. Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган? (7)

  1. "Әсәрне таны” уены.

1.- Минеке, тимә!

Кухнядан әбисе килеп чыкты.

- Алай ярамый, Гөлгенә! Бергә уйнагыз.Уенчыкларыңны бир, - диде ул.

( "Минеке, тимә!” Абдулла Әхмәт)

2. "Казлар әйтә: "Ка-га-га”,

Ә үрдәкләр: "Бак-бак-бак”. ("Хәерле иртә” Хәкимҗан Халиков)

3. "Малайлар һәм кызлар үзара яхшы, ышанычлы дуслар булырга тиеш. Ә дусларны сакларга кирәк. ( "Малайлар, кызлар” Людмила Гангнус)

  1. "Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка”.

("Яхшылык” Роберт Миңнуллин)

  1. "Бернинди хуҗасы юк аның, шул ук вакытта биш катлы зур йортның ишегалдындагы барлык малайлар аңа хуҗа”. ("Җүлә – кайгылы эт” Ф. Хөсни)
  2. "Гөлшат аларны, киеп, беренче көнне үк Ләләгә күрсәтте. Ничек күрсәтмәсен. Ләлә – Гөлшатның иң якын дусты ич”. ("Шыгырдавыклы башмаклар”. Д. Аппакова)

  1. "Түгәрәк икмәк” әкиятен сәхнәләштерү.

Укытучы. – Хөрмәтле әниләр, сезнең кайсыгызның "Түгәрәк икмәк” әкиятен укыганы бар? (9 әни чакырыла) Бүген без "Түгәрәк икмәк " әкиятен карап үтәрбез. Ләкин безнең әкияттә катнашучы артистларыбыз авырып киткәннәр. Шуңа күрә безгә әниләрнең ярдәме кирәк булачак. Без рольләрне башкаручыларны әниләр арасыннан сайлап алдык.

Әкиятне сөйләүче

Түгәрәк икмәк

Әби, Бабай, Керпе, Куян, Бүре, Аю, Төлке.

(Залда утыручы әниләр ярдәмендә "Түгәрәк икмәк” әкияте күрсәтелә.)

  1. "Шигырьне дәвам ит” уены.

  1. "Әйдәле, Акбай, өйрән син”. ("Кызыклы шәкерт”)
  2. "Тау башына салынгандыр безнең авыл”. ("Туган авыл”)
  3. "Җырларым,сез, шытып йөрәгемдә”. ("Җырларым”)
  4. "Яшәү чыганагы – кояш нурын,” ("Яшәү чыганагы”)
  1. "Көйне таны”
  2. Әниләр турында җырлар башкару.


Бию


Хатын-кыз- бөек зат,ул күркәм,гүзәл,уңган-булган,тырыш, оста,җитез,түземле.Хатын-кыз ул-ана,тормыш бизәге,аның чәчәге булган иң гүзәл зат.Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле,нәфис,хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы,иң четерекле вазифаны – бала тәрбияләүне йөкләгән.Хатын-кыз – иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы.Еллар аңа тирән эзләрен салган, карашына моңсулык иңдергән.Тормыш берәүне дә аермый: ачысын да, төчесен дә мулдан өләшә, һәммәсе дә авыр тормыш сынауларын үткән бит.Булдыра алган кадәр аналарны кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик.Кайчак бер җылы сүз дәҗитә бит талчыккан күңелләргә, җылы сүз – җан азыгы, дип юкка гына әйтмиләр шул. Әниләргә Алла ярдәм бирсен

                                         Аларгадыр бөтен авырлык.

                                         Әниләргә сүнмәс йолдызлардан,

                                         Я кояштан һәйкәл салырлык


9. Татар халык ризыкларының рецебын язып күрсәт.


Ана күңеле мәңге күләгәсез Ана күңеле мәңге бозланмый. Кирәк икән, ул баласы өчен Яшьлеген дә, саулыгын да Гомерен дә хәтта кызганмый. 2 укучы. Коштай очып яныңа анаң килер Кайда булсаң, кайда йөрсәң дә Ул юатыр, тыңлар, киңәш бирер, Куркынычлы төшләр күрсәң дә. 3 укучы. Ана берәү генә. Аны дуслар, Талантлар алыштырмыйлар, Ана белән Илне шигъри телдә

Ана кеше гел яхшылык тели. Гаебебез булса, кичерә. Гомер буе калыйк тугрылыклы Ана дигән изге кешегә.

Әниләр бәйрәме көнендә Җырламый калырга буламы Әниләр булмаса, әниләр булмаса Җылытыр иде кем дөньяны?

Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң татлы сүз. “Әнкәй дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә.Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз.туган телебезне дә ана теле дип йөрибез.


Җыр 7 Әниләр турында нинди җырлар беләсез. Җырлап күрсәтергә.


А.Б.Ана! Бу сүз һәр телдә дә матур яңгырый.Иң йомшак куллар - Әниләр кулы. Барысын да алдан сизеп торучы кешеләр дә - әниләр. Кешегә ничә генә яшь булса да , аңа һаман әни кирәк... Сабый чакта безне бишектә тирбәтүче дә - әни. Әниләр безне җылы сулышлары белән тынычландырганнар, җырлар җырлап йоклатканнар. Газиз Әнкәй! Йомшактыр кулларың, Татлыдыр сүзләрең, Җылыдыр карашың, Тансыктыр табының. Сабыйлык языннан Бүгенге көнгәчә Безләргә зур бәйрәм Тибеше җаныңның! И, ходай кабул ит Безләрдән зур гозер: Әнкәйгә бир саулык! Әнкәйгә бир гомер!

        Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә,

        Җан җылысын тоя күңелебез

Сезгә булган безнең хөрмәтебез Урын алсын йөрәк түрендә . Шатлык – куаныч , зур бәхетләр Юлдаш булсын гомер-гомергә .
Без тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз сезне, кадерле әниләребез! Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган Сабырлык ташламасын сезне! Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек! Гомер юлларыгыз озын булсын , Тигез тормыш аны бизәсен. Яшәү дәвере якты көннәр бирсен, Авырлыклар мәңге килмәсен

Күңелле булды кичә, Мичтә бәлешләр пешә, Хәзер инде ял итик Бергәләп чәйләр эчик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Кояш гомере телим мин , әнием, сиңа! сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Кояш гомере телим мин , әнием, сиңа! сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр...

"Кояш гомере телибез, әниләр ,сезгә!"

8 марта -Международный женский день. Внеклассное мероприятие....

"Әнием - күңелем кояшы"

        " Әнием - күңелем кояшы" - бу әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе. Ул  укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газ...

"Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" Сценарий праздника

        "Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" - әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе.  Бу кичә балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт,аларны олылау, ярату хисләре,әдә...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!..

Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә...

"Кояш гомере телим,әнием сиңа" музыкаль әдәби кичә эшкәртмәсе.

"Кояш гомере телим,әнием сиңа" музыкаль әдәби кичә эшкәртмәсе....