"Әнием - күңелем кояшы"
план-конспект занятия (3 класс) по теме

Камалова Илузя Сагитовна

          " Әнием - күңелем кояшы" - бу әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе. Ул  укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, гаилә белән мәктәп арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту; әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт  хисләре тәрбияләү максатыннан төзелде.

         

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon niem_-_kunelem_koyashy.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Әнием – күңелем  кояшы.

Әниләр көненә багышланган кичә.

Максат: укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, гаилә белән мәктәп арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту; әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт  хисләре тәрбияләү.

Кичәнең барышы:

  Укытучы: Кадерле әниләр, килгән кунаклар! Сезнең һәммәгезне дә Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә тормышыгызда зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек булып, сез аның  кояшы булып  яшәвегезне телим.

   Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә безне йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Олы яшьтәме, кече яшьтәме булуга карамастан, без әни янында үзебезне сабый бала итеп тоябыз. Балачагыбызны, сабый чагыбызның гүзәл  мизгелләрен күңелебездән җуясыбыз килми.

    Сөекле әниләр! Бүгенге “ Әнием – күңелем кояшы” дип исемләнгән кичә безне Сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.  Тагын бер тапкыр бәйрәмегез белән котлап сүзне балаларга бирәбез.

1 нче алып баручы:  Исәнмесез, хәерле кич, дуслар!

2 нче алып баручы:  Хәерле кич, кадерле әниләребез!

1 нче алып баручы:  Әни, әни, нигә син гел елмаясың?

2 нче алып баручы:  Син янымда булганга елмаям, балам.

1 нче алып баручы:  Әни, син нигә гел шат күңелле?

2 нче алып баручы:   Син дәү булып үсеп җитәрсең дә, әтиең белән әниеңә, кешеләргә гел изгелек кенә кылырсың дип уйлаганга, балам.

1 нче алып баручы:  Әни, әни, нигә һаман йөзләрең көләч?

2 нче алып баручы:  Шундый дәү, акыллы, әти белән әни сүзен тыңлаучы балам булганга йөзем көләч минем.

1 нче алып баручы:  Димәк, синең шат йөзле булуыңа мин сәбәпче?

2 нче алып баручы:  Әйе, балам, син сәбәпче...

1 нче алып баручы:   Безнең һәрберебезнең дә дәү,  акыллы, әти -әни сүзен тыңлый торган  булып калуыбызны теләп, бүгенге бәйрәмебезне башлап җибәрик.

2 нче алып баручы:  Һәр елның ноябрь аенда Әниләр көне зурлап уздырыла. Без дә бирегә шул көнне  билгеләү өчен җыелдык.

1 нче алып баручы:  Әниләр көне котлы булсын!

2 нче алып баручы:  Бәйрәмебез гөрләп торсын!

1 нче алып баручы:  Бу көнне классташыбыз  Альберт  ничек көтте микән?

2 нче алып баручы:  Әйдәгез, аның үзен тыңлыйк!

 (Әмирханов Альберт башкаруында  Җ. Дәрзаманның  “ Бүләк” шигыре.)

1 нче алып баручы:  Кадерле  әниләрне

                                  Яратабыз, тыңлыйбыз.

                                  Исәнлек һәм саулык теләп

                                  Бәйрәм белән котлыйбыз.

                      ( Вәлиева Ләйлә башкаруында шәрык  биюе).

                      ( Камалова Эльвина  Р.Вәлиеваның  « Әниемнең куллары» шигырен сөйли).

2 нче алып баручы:  Бу бәйрәмне һәрбер җирдә

                                Зурлап каршы алалар.

                                Бәхетле елмая бүген

                                Җирдәге барлык аналар.

                      ( Гыйниятуллина Зилә  Ф.Яруллинның  «Әни» шигырен сөйли).

1 нче алып баручы: Чын күңелдән котлыйбыз

                                 Бәйрәм белән без сезне.

                                 Шатлык нуры балкытсын

                                 Ягымлы йөзегезне.

                      ( Имамова Гүзәл башкаруында « Кайтырмын » җыры.)

2 нче алып баручы: Бәйрәм белән котлау өчен сүзне  классыбызның «театр артистларына» бирәбез. (« Буратино мәктәптә», « Реклама буламы?» тамашалары күрсәтелә).

1 нче алып баручы: Әйе, әни һәркемнең дә кадерле, газиз кешесе. Нәзилә дә сөекле әнисенә шигырь бүләк итә.

                      ( Митрофанова  Нәзилә « Әниемә» шигырен сөйли).

                      (  Вәлиева Ләйлә  «Чегән»  биюен башкара).

2 нче алып баручы:  Янәдән  классыбызның «театр артистларын» чакырабыз.            

                      ( Скетчлар:  « Касса янында», « Алманы  юдыртам»,

                       « ГАИ янында», « Табиб янында»).

1 нче алып баручы: Дөньяда әнидән дә сабыр, нечкә күңелле, акыллы кеше юктыр ул. Газиз әниләребезне беркайчан да  рәнҗетмик, аларны бары тик сөендереп кенә яшик.

                      ( Ахиярова Ландыш  « Кайтабыз да китәбез». Гөлназ Сираева көе һәм сүзләре,  « Сау булыгыз, ак каеннар» җырларын башкара).

2 нче алып баручы:  

                             Әниләр уйлый һәрвакыт

                             Балам яхшы булсын, дип

                             Ничек яхшы булырга соң-

                             Йөрим әле уйланып.

                             Акыллы бул, яхшы укы

                             Олыла син дәүне.

                             Үз халкыңа дан китерсәң

                             Канәгать  булыр әни.

1 нче алып баручы:

                             Сез әниләр  безнең өчен

                             Бу дөньяда  бер генә.

                             Елмайганда йөзегездән

                             Бар өйгә нур бөркелә.

                             ( Шәйхетдинова Таңсылу  Әхмәтова Юлиянең «Әниемнең  гөл -ләре» шигырен сөйли).

2 нче алып баручы:  Көнгә ничә тапкыр «әни» дибез

                                   Рәхәт тә соң  «әни»  диюләр.

                                   Шигырьләр һәм  җырлар бүләк итик

                                   Бүләк итик матур биюләр.

                             ( Имамова Гүзәл башкаруында шәрык биюе).

1 нче алып баручы: Бәйрәм-кичәбезне  классыбызның «театр артистлары» дәвам итә. (  « Милиция килгәч »,  « Тәрбия  сәгате»).

2 нче алып баручы:  Бу биюне багышлыйбыз

                                   Кадерле әниләргә.

                                   Әниләрне тиңлибез без

                                   Иң яраткан гөлләргә.

                             ( Тимирова Таңсылу, Митрофанова Нәзилә, Имамова Гүзәл башкаруында заманча бию).

1 нче алып баручы:  Кадерле әниләребез,  хөрмәтле дуслар!  Инде бәйрәмебез ахырына да якынлаша.

2 нче алып баручы:   Сөекле әниләребез, бүген сезне аз гына булса да дөнья мәшәкатьләреннән ял иттерә алган булсак, без бик сөенер идек.

1 нче алып баручы:  Зәңгәр күгемдә ал кояш

                                 Сүнмәсен, сүрелмәсен.

                                 Әниләрнең нурлы йөзе

                                 Гел көләч булып калсын.

2 нче алып баручы: Кая барма, шунда әни йөзе

                                  Кая барсаң, әни күңелдә.

                                  Әни генә шулай безнең өчен

                                  Янып-көеп йөри гомергә.

1 нче алып баручы:  Бәхетле булыгыз, әниләр, һич картаймагыз!

2 нче алып баручы:  Гөрләп үссен бакча гөлләрегез!

1 нче алып баручы:  Сау- сәламәт яшәгез,авырмагыз!

2 нче алып баручы:  Имин булсын килер көннәрегез!

                          ( « Әни  кирәк»  җыры  башкарыла. Укучылар  әниләргә бүләкләр тапшыралар).

                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Әниләргә багышланган музыкалҗ кичә  төрле ярышлар белән үрелеп бара....

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Кояш гомере телим мин , әнием, сиңа! сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Кояш гомере телим мин , әнием, сиңа! сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр...

"Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" Сценарий праздника

        "Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" - әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе.  Бу кичә балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт,аларны олылау, ярату хисләре,әдә...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!..

Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә...

"Кояш гомере телим,әнием сиңа" музыкаль әдәби кичә эшкәртмәсе.

"Кояш гомере телим,әнием сиңа" музыкаль әдәби кичә эшкәртмәсе....

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....