Без-Җәлил оныклары
классный час (3 класс) на тему

Башлангыч сыйныф укучылары өчен класс сәгате эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez-zhlil_onyklary.docx19.7 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                     

"Без –Җәлил оныклары" темасы буенча башлангыч сыйныф укучылары өчен класс сәгате эшкәртмәсе

Максат:  Герой шагыйрь  Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру; китаптан дөрес файдалану кагыйдәләрен искә төшерү.

Күренекле шәхесләр белән горурлану, аларны  ихтирам итү хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Муса Җәлилнең китапларыннан күргәзмә, тест үткәрү өчен карточкалар, кешенең төрле хисләрен аңлатучы  рәсемнәр, презентация

Сыйныф сәгатен үткәрү планы:

Кереш әңгәмә.

Китап белән файдалану кагыйдәләрен искә төшерү.

Муса Җәлил иҗаты белән танышу.

“Карак песи ” шигыре өстендә эш.

Йомгаклау.

Өй эше бирү.

                 Сыйныф сәгатенең барышы:

I  Кереш әңгәмә.

1.Китап турында табышмак әйтү:

Агач түгел- яфраклы, тун түгел- тегелгән, кеше түгел- сөйли. Ул нәрсә?

2.Сорауларга җавап бирү:

Кем китап укырга ярата? Ни өчен?  Китап булмаса, нәрсә булыр иде?  Сез китапларны каян аласыз?

 3. Мәкальләрне ничек аңлыйсыз

-Китап- тормыш көзгесе.

 –Китап- галим, телсез мөгаллим.

 –Китапсыз йорт- кояшсыз  көн.

 - Китап язмышы- халык язмышы.

  4. Нинди китаплар була?

( әдәби китаплар, дәреслек, Кызыл китап, Хәтер китабы, сүзлекләр һ. б.)

II. Китаптан файдалану кагыйдәләрен искә төшерү

1.  Китаплар чирләргә мөмкинме?( җаваплар тыңлана -нинди очракларда һәм аны ничек дәваларга)   1 укучы Х.Халиковның  “Китап докторы” шигырен сөйли.

Әбиләр дә авырый,                          Тотам шуңа сак кына,

Бәбиләр дә авырый.                         Авырдымы чак кына,

Салкын тисә аз гына                         Чирен шундук күрәм мин,

Дару кирәк барсына.                          Чарасын да беләм мин.

Чирли хәтта китап та.                           Китапларың чирләсә,

Ник көләсең? Чынлап та!                   Үз кулыңнан килмәсә,

Бите төшә, ертыла-                              Миңа китер туп-туры,

Ул бит көн дә тотыла.                         Мин- аларның докторы

 2. Сингапур структураларыннан “ТЭЙК ОФ – ТАЧ  ДАУН”структурасы буенча эш (уңай җаваплар булганда укучылар басалар һәм кул чабалар)

1. Кем соң тоткан кулына чиста, тышланган китап(+)

2.Аның китапларында юк пычрак. Юк бер тап.(+)

3. Аның китабы эчендә ята ручка, карандаш (-)

4. Монысы китап укый, авызына каба аш.(-)

5. Бөгәрләмә битләрен дип, ул өйрәтә энесен(-)

6. Кил инде , укы инде, дип, аптырата әнисен.(-)

7. Чиста кулы белән ача тотып китап битләрен (+)

8.Ә бу малай ертып алган татар теле битләрен.(-)

9. Китап тотып теннис уйный, бу тагын нинди бала?(-)

10 Походка барган чакта да ул һәрчак китап ала.(+)

11.Китапны шкаф эчендә саклый икән бу бала.(+)

12 Ә монысы эзли китап, тик  таба гына алмый. ( - )

13. Бусы  хәтта тузанын да сөртә икән китапның.(+)

Кем икән аны өйрәтте яратырга китапны?

 3. “Китап”  (И. Гайфетдинов) җырын башкару.

III. Муса Җәлил  иҗаты белән танышу. 

1.  Кайсы авторларның  китапларын яратып укыйсыз?

 - Безнең Татарстаныбыздан нинди язучы, шагыйрьләрне беләсез?

 2. М Җәлил  турында белгәннәрен сөйләтү шагыйрьнең иҗатын презентация буенча тулыландыру.

Муса Җәлил - татар халкының бөек улы, герой шагыйрь. Аның тулы исеме Муса Мостафа улы  Җәлилов.Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә  алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый,
ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый. 1918 елны ул туган авылына кире кайта һәм бер елдан шунда вафат була.  Муса 6 яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, аннары гаиләләре шәһәргә күчкәч, укуын "Хөсәения" мәдрәсәсендә дәвам итә. Бик яратып китап укый, Г. Тукай, С.Рәмиев, Дәрдмәнд иҗаты белән таныша. Шуларга ошатып үзе дә шигырьләр язып карый. "Кызыл йолдыз" газетасында  беренче "Бәхет " шигыре басылып чыкканда Мусага бары 13 яшь була. Шуннан соң аның гомере шагыйрьлек белән үрелеп бара.Аның бик күп китаплары дөнья күрә.

 1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары  Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле
газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана. М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыклары  турында дистәләрчә китаплар - романнар, повестьлар, драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.
1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә. 1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.

3.Берничә бала  “Бакчачы ”, “Урман”, “Акбай”, "Күке", "Сәгать"  шигырьләрен яттан сөйли.

4. Бу шигырьләрне тыңлаганда нинди хисләр кичердегез? (курку, шатлану, аптырау Һ.б.  –рәсемнәр арасыннан тиешлесен табып күрсәтү).

 IY "Карак  песи" шигырен тыңлау һәм балалар белән фикер алышу

Бу песине ничек итеп күз алдына китердегез? Аның кайсы яклары сезгә ошады? Автор бу әсәре аша безгә нәрсә әйтергә теләде икән?  Бу песи сезнең песигә  охшаганмы?

Y.Йомгаклау.   Тест.

1.Җәлилнең исеме ничек?

а)Абдулла

ә) Муса

б) Ямаш

 2. Ул кайда туган?

 а) Казан шәһәрендә

 ә) Ләке авылында

 б) Мостафа авылында

  3. Кайсы песиМ Җәлил шигыреннән?

 а) шофер песи

 ә) академик песи

 б) карак песи

  4. Кайсы әсәрне М Җәлил язган?

 а) “Карак песи”

 ә)“Нечкәбил”

 б)”Батыр песи”

YII.Өй эше.

Карак песинең рәсемен ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без Тукай оныклары!

Тукайга багышланган бэйрэм кичэсе....

Без Тукай оныклары

Сөекле  шагыйребез Г.Тукайның   туган көнендә 2 нче сыйныф  укучыларың  эзтабарлар сафына һәм 4 нче сыйныф   укычыларың  варислар сафына  кабул  итүгә...

Без-Тукай оныклары.

Г. Тукай иҗатына багышланган кичә...