Без Тукай оныклары!
план-конспект урока по теме

 Билалова Энже Хафизовна

Тукайга багышланган бэйрэм кичэсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_tukay_onyklary.docx25.74 КБ

Предварительный просмотр:

Без Тукай оныклары.

Зурлар төркеме өчен Г.Тукайның туган көненә

багышланган бәйрәм кичәсе.

Зал бизәлеше: Г.Тукайның портреты, ул чәчәкләр , гөлләр белән бизәлгән. Алгы планда күл буе, күпер. Арткы планда урман. Авыл өе күренеше. Магнитафон тасмасында “Туган тел” көе яңгырый.

Бәйрәмчә киенгән балаларярымтүгәрәк итеп төзелгән урындыкларга кереп утыралар.

Тәрбияче.

 Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай теле “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көй “Туган тел”

Әйе,сөекле Тукаебызны бер кайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигерьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

Сегодня на уроке мы познакомимся с творчеством татарского поэта Габдуллы Тукая. Г.Тукай является гордостью татарского народа. Его творческое наследие навсегда вошло в золотой фонд многонациональной литературы нашей страны.

 Родился Тукай 26 апреля 1886 г. в маленьком ауле Кушлавыч (ныне Арского района РТ) в семье муллы Мухаметгарифа. Когда ему было 5 месяцев он лишился отца. Через два года умерла и мать. Кто возьмет мальчика на воспитание? Как часто приходилось это слышать маленькому Апушу (так называли Габдуллу дома). Многодетная бедная семья его дедушки, куда он попал после смерти матери, тяготилась мальчиком. Когда пятилетний мальчик тяжело заболел, домашние ждали его смерти, чтобы избавиться от лишнего рта. Но, к счастью своего народа, мальчик выздоровел.

Тын гына уйнаган көйгә залга бала белән күбәләк чыга.

Кыз.

Нинди матур күбәләк!

Сөйләшикче бергәләп.

“Бала белән күбәләк” җыры.(сәхнәлештергән күренеш)

Күбәләк. Кара әле, биредә нинди күңелле. Нәк Тукай абый китабындагы кебек.

Кыз. И в правду тут так интересно, как у Тукая в книҗках. Давай все вместе поиграем.

Күбәләк. Әйдә , мин бик кызык уен беләм.

Тукайның яраткан уенын беләсезме?

Уен « Кап та коп».

Ф. Яруллинның “Шурәле” балетыннан бер көй яңгырый. Залга Шүрәле чыга.

Шүрәле. Менә кая икән ул рәхәт җир.менә хәзер уйныйм инде мин кети-кети. Ягез кайсыгыз кыю, батыр. Бирегә килегез.

Тәрбияче. Тукта әле син Шүрәле . нигә дип син безнең балаларны куркытасың.

Мы ведь  на праздник собрались, а ты  с ними хочешь в нечестную игру играть.

Шүрәле. Нинди бәйрәм ди, менә минем бәйрәм, бәйрәм ичмасам. Да,да. После игры со мной получаешь такой заряд, как будто бы ведро мороженное съедаешь.

Талгын көй яңгырый Шүрәле бер якка китеп бер кемгә дә ишетмәслек итеп кенәүзенә-үзе сөйләнә.

Шүрәле. Я слышал про какие-то гостинце, нужно их быстрее найти и унести к себе в лес. Поищу-ка.

Талгын көй яңгырый малай эт баласын куып килеп чыга. Шүрәле куркып чыгып китә.

Малай. Әй, җүләр маэмай, син кая качасың.

“Кызыклы шәкерт” “Забавный ученик” шигыре  буенча сценка.

Балаларның киткәнен көтеп торган Шүрәле качкан урыныннан чыга.

Шүрәле.   Бигрәк күңелле итеп уйныйсыз. Минем дә сезнең белән уйныйсым килә.

Тәрбияче. Давайте поиграем. А игра называется «Ачык авыз». / парлашып түгәрәккә басалар(аллы-артлы). Бер бала артык кала. Музыка уйный, арта басып торган балалар түгәрәк буйлап биеп йөри. Көй туктагач парлашып басалар. Парсыз калган бала “ачык авыз” була./

Уен “Ачык авыз”.

Көй яңгырый Гали чыга. Аның артыннан ишектән кулына печән тоткан Кәҗә керә.

Кәҗә.

  Безнең Гали мине бигрәк тә ярата инде, гел сусыл печән генә ашатып тора.

“Гали белән кәҗә” шигыре укыла.

Гали белән кәҗә балаларны уйнарга чакыралар.

Уен “Чума үрдәк, чума каз”.

Шигырь Г.Тукай “Көтмәгәндә”  Б.Эльвина.

Тәрбияче.  Карагыз әле балалар, Шүрәле нинди дә булса зыян кылманчы була мөгәен. Шурале тебе не удасться испортить нам настроение и праздник. Так и знай.

Су аккан тавыш ишетелә, Шүрәле качкан булып чыгып китә. Әни белән малай чыга.

“Су анасы” әкияте буенча эшләнгән театр күрсәтелә.

Су анасы балаларга күчтәнәч таратмакчы булып камышлар артына бара, ләкин ни күрсен анда күчтәнәч юк.

Шул вакыт Шүрәлене куып Акбай килеп керә.

Акбай. Менә тоттым мин бу каракны. Синең күчтәнәчләр түгелме бу Су анасы?

Су анасы.  Әйе,әйе. Рәхмәт сиңа Акбай.

Тәрбияче. Балалар, ә бу караклыгы өчен Шүрәлене ни эшләтәбез инде. Простим его?

Балалар. Да.

Тәрбияче. Су анасы, ә син нинди күчтәнәч әзерләдең безнең балаларга?

Су анасы. Әлбәттә мулҗтфильм.

Тукайның шигырләре буенча тәшерелгән мультик карау.

Тәрбияче. Балалар, шуның белән безнең бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә охшадымы?

 На этом наш праздник закончился. Спасибо всем за участие и за внимание!

Юлларыгыз ак

Күңелегез шат.

    Тормышыгыз мул

          Бәхетегез зур булсын

Приложение.

Су анасы.

(сәхнәләнештергән поэма)

Автор:

Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;

 Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

 Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,

 Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Малай:

Нинди рәхәт! Йөздем, чумдым, башым белән суны сөздем.

Булгандыр бу, кая минем өс-башым

Җитәр кайтыйм инде әни дә югалткандыр.

Шомлы көй яңгырый, малай басма ягына карый, үзе куркуыннан артка таба чигенә бара. Анда Су анасы утыра.

Су анасы:

Суларга карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле.

Чумып бакалар белән

Бер уйнап алыйм әле.

Марсель:                  

                                  Су анасы,Су анасы,

                        Су астында ниләр бар?

                        Әйдә бире чык әле,

                        Безгә сөйләп бир әле.

Балалар һәм уенны алып баручы тәрбияче, Су анасын уртага алып, түгәрәккә басалар. Су анасы күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында йөзү хәрәкәтләре ясый, балалар сүзләрен әйтеп бетергәч, бер бала янына килә, аны капшап карый, кем икәнен (малай, кыз) әйтергә тиеш була. Кем булуын дөрес әйтсә, шул бала Су анасы урынына кала. Уен ике-өч тапкыр кабатлана. Уен тәмамлангач, Су анасы басмага килә, ул килеп җиткәнче, малай таракны алып кача.

Малай:

Ни хикмәт бу: нинди куркыныч хатын икән ул басмада?

Кулында алтын тарак,

Шул тарак берлән утыра, тузган сачен тарап.

Куркам,  нишлим инде, тәмәм постым.

Су анасы тагын басма артына кереп югала, тарагын онытып калдыра. Малай басмага таба бара.

Малай:

Җен оныткан, ахыры,- калган тарагы басмада (балаларга күрсәтеп ).

Нишлим инде бик матур тарак бит бу.(як-яка карана)

Алыйм да мин моны, чабыйм авылга табан.

Чабып өй ягына табан ййөгереп китеп бара. Шул чак шомлы көй яңгырый, малай борылып карап.

Малай:

Ах! Харап эш!- су анасы да минем артан чаба.

Су анасы басма артыннан чыгып малай артыннан йөгерә.

Су анасы:

Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!

Ник аласың син аны,- ул бит минем алтын тарак!

Автор:

Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;

 Шул кадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк, ичмасам.

 Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,

 Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!

Эт:

«Вау!» да «вау!» да, «һау!» да «һау!»

Малай:

Ах эш җайланды, куркудан тынычландым бугай.(мангаен сөртеп ала, янап)

И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың менә! (масаеп таракны күрсәтә, селки)

Өй күренеше.  Чабып әнисе янына кайтып керә.

Малай:

Әни, алтын тарак таптым! Ай сусадым, ардым әни. Чабып кайтым  бит мин.

Автор:

Сөйләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;

 Курка үзе алса да,— уйлый эченнән әллә  ни...

 Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;

 Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Су анасы чыга. Тәрәзә янына килеп шакый башлый

Әни:

— Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

 Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

Су анасы:

— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

 Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак!

Малай:

И ходайым! Инде мин кайда барыйм?

(куркып, калтырап)

Су анасы һаман тәрәзәгә кага  шык та шык.

Әни:

(тиз генә таракны тәрәзәдән ташлый, малайны орыша).Нигә сораусыз кеше әйберене тиясең?Ах ,юньсез малай !Бу һич тә ярый торган эш түгел. Бүтән болай эшләмә,аңладыңмы мине?

Малай:

  Аңладым, әни,аңладым , мондый хәл башка кабатланмас.

«Иясе юк!» — дип, әйберләргә тимәм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая

Стихотворение моей ученицы к  юбилею Габдуллы Тукая...

презентация стихотворения "Весна" Г.Тукая

презентация стихотворения "Весна"  татарского поэта Г.Тукая...

Без Тукай оныклары

Сөекле  шагыйребез Г.Тукайның   туган көнендә 2 нче сыйныф  укучыларың  эзтабарлар сафына һәм 4 нче сыйныф   укычыларың  варислар сафына  кабул  итүгә...

Без-Тукай оныклары.

Г. Тукай иҗатына багышланган кичә...

Без-Җәлил оныклары

Башлангыч сыйныф укучылары өчен класс сәгате эшкәртмәсе...

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....