Без Тукай оныклары
методическая разработка по теме

Аглиуллина Ландыш Растамовна


Сөекле  шагыйребез Г.Тукайның   туган көнендә 2 нче сыйныф  укучыларың  эзтабарлар сафына һәм 4 нче сыйныф   укычыларың  варислар сафына  кабул  итүгә багышланган сбор.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bez_tukay_onyklary.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Без Тукай оныклары.

2-4 нче  сыйныф  укучылары  белән тантанага  әзерлек  алдан  башлана .Алар  Татарстан  варисларының  традицияләрен  һәм законнарын , шартларын , символларын  өйрәнәләр. “Варис күп  белергә, көчле  һәм җитез  булырга  омтыла”  кагыйдәсен  үтәү өстендә  эшли башлыйлар.

Тантананың барышы

Без бүген  сөекле  шагыйребез  Г.Тукайның  туган көнендә 2нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына һәм  4 нче сыйныф укучыларын  варислар сафына  кабул итәбез.

Алина

Дуслык бар җирдә

Тынычлык  хаким.

Кеше бер-берсен

Туган! дип атый.

Ләйсән

Дуслык бар җирдә

Хыяллар якты.

Кеше тормышта

Ышанып  атлый.

Фәнил

Дуслык бар җирдә

Тапталмый хаклык.

Хаклыктан туа

Җирдә бар шатлык.

Рамазан

Дуслык бар җирдә

Өмет — ал җилкән —

Илне, кешене

Бехеткә илтә.

Руслан

 Кешелерге без

Яхшылык эшлик!

Эшлләмәсәк гарьлек.

Тик яхшылык эшләү

Җиңел түгел,

Ул - зур фидакарьлек.

Рөстәм

Яшәү авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны  эшлик

Без үзебез башта.

Ренас

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ

Бу заманда бигрәк .

Яхшылыкны  эшләү  җиңел  түгел ,

Ә эшләү кирәк.

Бүген бездә  зур тантана

Елмаю йөзебездә,

Эзтабарлар –кыю халык

Булабыз һәммәбездә.

Эзтабат –тырыш балалар, яхшы укыйлар, мәктәпне яраталар, өлкәннәрне хөрмәт итәләр.

Хезмәт яраткан бала гына  эзтабар була ала.

Нинди юлдан атласак та ,

нинди эшләр башкарсак та,

Һич  белмибез куркуны  без,

Без күәтле, без дәртле.

Яратабыз укуны без

Яратабыз хезмәтне.

Ялкаулык –хурлык ,

Тырышлык –зурлык.

Эзтабарлар –гадел һәм намуслы , өлгер һәм булдыклы балалар.

Эзтабарлар- дус  һәм тату балалар, укыйлар  һәм рәсем ясыйлар, алар  уйныйлар һәм  җырлыйлар, алар күңелле яшиләр.

Эзтаарлар – кешеләргә  ярдәмчел, табигатҗкә сакчыл булалар.

Эзтабар – бүген кичәгедән, иртәгә-бүгенгедән яхшырак омтыла.

Тантаналы  вәгъдә:

(Бер адым алга атлап, исем, фамилияләрен әйтәләр.)

“Мин ... яхшы эзтабар булырга  һәм эзтабарлар кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәм”

6нче сыйныф укучылары галстук бәйли .

Ләйсән

Без балалар оешмасына әгъза булып кергәнче, бу оешманың законнары  белән таныштык.  

Менә алар:

Алина

а) варис үз республикасына булыша, аның  лаеклы гражданины булырга тырыша.

Ренас

б) варис — дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

Руслан

в) варис — тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләрге булыша, беркемне дә авырлыкларда  ялгыз калдырмый.

Рөстәм

г) варис табигатьне, туган якның  мәдәниятен уяу саклый.

Ренас

д)Варис күп белергә, көчле һәм  җитез  булырга  омтыла.

Рамазан

Бүген шушы оешмага әгъза булып кергәндә иптәшләребез, укытучыларыбыз каршында шушы кануннарны үтәргә, укырга, эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итергә тантаналы  төстә ант итәбез.

Бөтенесе бергә:

Мин .....үзем теләп Татарстан Варислары Берлегенә керәм, варисларның законнарын һәрвакыт төгәл үтәргә сүз бирем.

6нче сыйныф укучылары галстук бәйли .

Безнең девиз :  “һәрвакыт әзер!”  (бергә)

Безнең өндәмә: Көн саен яхшылык кыл! (бергә)

Җыр “ Ялкынлан учак”

Ренас

Эшке ашты теләгебез -

Без варислар сафында...

Тантаналы  вәгъдә бирдек

Мәктәбебез каршында.

Бөтен  мәктәп каршысында

Чын күңелдән сүз бирдек:

“Без өйдә дә, мәктәптә дә

Үрнәк булырбыз дидек”.

Руслан

Урнәк бул син һәр  кешеге,

Нык узләштер белемне.

Тормышыңнан  артык күреп,

Ярат туган илеңне.

Бар эшкә дә , көрәшкә дә

Әзер торырбыз.

Чын эзтабар булыр өчен

Тырышып укырбыз.

Фәнил

Яклый бел син Ватаныңны

Солдат абыең кебек.

Олылап телгә алсыннар

Ул бит чын варис диеп.

Сүз  бирәбез сиңа,Ватан,

Укырбыз “4”кә, “5”кә.

Җиң сызганып өйрәнербез

Син кушкан  һәрбер эшкә.

Ленар

Без варисың  синең  Татарстан!

Ул-кызларга лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык  сафлар.

Җыр “Мин яратам сине Татарстан”(Роберт Рәкыйпов сүз.)

Руслан

Без бит — Тукай оныклары,

«Туган тел» оныклары.

Оныкларның үз неселен

Кирәк бит онытмавы!

Алина

 Без бүген  сезнең  белән Г.Тукайга  багышланган  шигырьләр  һәм аның  җырларын тыңлап үтәрбез.

Ленар

Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек шәхесләргә дөнья бай;

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

Бергә:

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

Айсылу

Халкым күңеленә  ак  нур сиптең,

Кара  төндә  булдың  якты ай;

Шаулы язның  тынмас  тургаенда,

Мәңге  дәртле  җырчы  син, Тукай.

Бергә:

Яз тургае булдың син, Тукай!»

Алия

Үксез тормыш читке типкән чакта,

Иркәләде сине киң Кырлай;

Моңлы Кырлай  урманнары ничек,

Шигьриятең синең шулай бай.

Бергә:

Кырлай урманыдай иҗатың бай!»

Рамазан

Урам ташларыннан эзлемегез

Тукай баскан утлы эзлерне,

Йөрәкләрдән аны   аны сез эзлегез.

Йөрәкләрдә- Тукай сүзлере.

Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,

Килгән чакта җиргә жылы май,

шигырь бәйрәмнере үткәрәбез,

Яшьтәшебез сине, яшьТукай!

Бергә:

Безнең  күңелләрде син. Тукай!»

Ләйсән

Яз алып килде, алып китте

Сине, Тукай абый.

Матур шигырьләрең  укып

Усе һербер сабый.

Ул сихерле әкиятлрең

Шундый кызык.

Яшисең син күңелебездә

Ак нур сызып.

Лиана

Ул ятим дә, ул мескен дә диеп

Сейләнелгән элек-электән,

Куз алдына аны бөек итеп

Китерерге күпләр кунеккән.

Алия Гибадуллина

Якты йолдыз булып аталган ул,

Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.

Туры Тукай, моңлы Тукай булган,

Бөек булган, боек булмаган.

(Балалар Габдулла Тукай портреты янындагы кечкенә  өстәлгә чәчәкләр куялар).

Рөстәм

Син күрмәгән яңа буын килде;

Котлап буген туган көнеңне..

Килчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең  “Туган телең”не.

Җыр  “Туган тел”.

Алина

Ана телем — анам булып

Мөлаем дә, туган тел дә

Сау-селамет яшесен!

Теләк булса, киртә түгел икән

Гасыр белән гасыр арасы.

Еллар аша рәхмет әйтте

ХХI гасыр баласы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая

Стихотворение моей ученицы к  юбилею Габдуллы Тукая...

презентация стихотворения "Весна" Г.Тукая

презентация стихотворения "Весна"  татарского поэта Г.Тукая...

Без Тукай оныклары!

Тукайга багышланган бэйрэм кичэсе....

Без-Тукай оныклары.

Г. Тукай иҗатына багышланган кичә...

Без-Җәлил оныклары

Башлангыч сыйныф укучылары өчен класс сәгате эшкәртмәсе...

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....