"Тәрбия системасының белем бирүдә кыйммәте."
статья (2 класс) на тему

Хайруллина Рамзия Ахатовна
Укучының сыйфатлы белемле һәм әхлаклы тәрбиялелеге бүгенге көннең төп күрсәткечләренең берсе. Бу ике төшенчәне бер-берсеннән берничек тә аерып булмый: белем бирү белән тәрбия системасы бербөтен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon trbiya_sistemasynyn_belem_birud_kyymmte.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Тема : Тәрбия системасының белем бирүдә кыйммәте.

Разил Вәлиев үзенең бер чыгышында  “Мәктәпнең ике канаты бар – балага белем бирү һәм тәрбия бирү” дип ассызыклады.  Бу ике төшенчәне бер-берсеннән берничек тә аерып булмый: белем бирү белән тәрбия системасы бербөтен. Белемнең яңа    сыйфаты – гомумдәүләт  күләмендә ил үсешенең  хәзерге  заман тормыш ихтыяҗларына туры килүе.  Педагогик яктан караганда, ул белемнәрнең  билгеле бер җыелмасын үзләштерүгә генә түгел,ә бәлки  шәхес үсешенә, аның танып-белү, конкурентлык итə алу сәләте, эшлеклелеге сыйфатлары үсешенә  юнәлтелгән булуы.

Шәхсән, үземнең педагогик эшчәнлегемдә укучыларда белем алырга омтылыш  булдыру, уку процессына җаваплы караш тәрбияләүне  беренчел максат итеп билгелим. Мәгълүм булганча, укучыларның белем алу эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге белемгә булган этәргеч көчкә, дәлилләүгә (мотивка) бәйле. Укучыларда белем алуга омтылыш барлыкка килсен өчен:

— баланың укуны иҗтимагый һәм шәхси бурычы итеп кабул     итүе;

— белемнең акыл сәләтен үстерү чарасы булуына ышануы;

— аның уку хезмәтен нәтиҗәлерәк итүгә һәм җиңеләйтүгә омтылуы;

— үзендә уку эшчәнлегенә процесс буларак кызыксыну уятуы;

— белемен камилләштерү һәм үзлегеннән тулыландыру теләге формалашкан булу кирәк. “2100” программасы белән оештырылган уку-укыту барышы нәкъ менә шул мотивациягә нигезләнә. Акыл сәләтен үстерү, логик фикерләүгә юнәлдерелгән эш алымнары, нәтиҗәлелеккә омтылыш һәр фән өчен  төп шарт булып тора. Үстерелешле программа белән эшләсәк тә, сыйныфта акыл һәм физик үсеш дәрәҗәләре төрле булган балалар  туплана. Интеллекты  төрле юнәлештә үскән  балалар  белән  эшләү – авыр  да, шул  ук  вакыт  кызыклы  да, аларның    ихтыяҗларын   канәгатьләндерү  өчен   укытучыга  күп  укырга, эзләнергә  кирәк. Сыйфатлы  белем бирүдә  уңышка  ирешү  өчен,   укучыларга   психологик   шартлар  тудыру  һәм   балаларның  ни  дәрәҗәдә   белемле  булуын  белү  бик мөһим.  Моның  өчен  һәр  дәрестә  уйларга  мәҗбүр  итә, күренешләрнең  асылын  аңлау  теләге  тудыра  торган   сораулар  бирелә. Аларга  җавап  табу  өчен  дәреслектәге  мәгълүматлар  гына  җитми. Укучы  эзләнә, өстәмә  мәгълүматлар  табарга  тырыша, фикер  йөртә. Моннан тыш, елдан-ел балаларда битарафлык көчәюне дә әйтеп узарга кирәк. Кызыксынмау, битараф калу кебек сыйфатлар кайбер балаларда аеруча көчле була. 1-2нче сыйныфлардан ук укучыны кызыксындыру, шуның нәтиҗәсендә игътибарын эшкә җәлеп итү алымнарын дөрес сайлау  мөһим. Укытучыдан балаларның  күңелен аңлау, аларның үсешенә  көч-куәт  бирерлек  эшләр  башкару, индивидуаль  якын  килү  таләп ителә. Шул максаттан, балага  карточкалар, индивидуаль  эшләр,  өстәмә  китаплар  тәкъдим   итәбез. Төрле  елларда  үткәрелгән  олимпиада  эшләрен  эшлибез. Башлангыч сыйныфларда укытучы һәм укучының аралашу кыры киңрәк, озайтылган көн группаларында да бергәләп эш алып бару мөмкинлеге бар. Фәннәрне   өйрәнү  дәрестән  тыш  эшләрдә  дә  дәвам  иттерелә. Сыйныфта, дөрес җитәкчелек иткәндә, балалар бер-берсенә уңай йогынты ясарга сәләтле. Бер-берсенә укуда, уенда, иҗади эштә ярдәм оештыру, әдәби китаплар белән алмашыну, китапханәләргә, түгәрәкләргә бергәләп йөрү кебек эшләр нәтиҗәле.  Бергәләп  эшләү  барышында  укучының  белем сыйфаты  тагы  да  ачыла.

Сыйныфта һәм гимназиядә булдырылган  уку-укыту һәм тәрбия системасы эше укучыларда гомумкешелек кыйммәтләрен булдыруга нигезләнә. Бәхетле, югары әхлаклы, иҗади, уйларга сәләтле, тирә-юньне, үзен әйләндереп алган мөхитне аңлый белүче шәхес тәрбияләү - безнең төп максат. Укучылар коллективын теге яки бу өлкәдә, уку, физик, хезмәт, әхлакый тәрбия эшчәнлеге нәтиҗәсе туплый. Ә  бала гаиләдә туа, гаиләдә үсә, тормышка төп карашлары гаиләдә тәрбияләнә. Һәр ата-аналар да баласының   сыйфатлы белемгә ия һәм әхлакый яктан нык шәхес буып үсүенә омтылырга бурычлы.    Шуны истә тотып, ата-аналар җыелышында уку елы башында ук “белем сыйфаты” төшенчәсе аңлатылды. Даими алып барган билгеләрне контрольдә тоту өчен электрон көндәлектән файдалану тәртибенә төшендерелде.  Моннан тыш, баланың белем базасы, аны куллана алу мөмкинлекләре нык, тирән булырга, һәр фәнне системалы үзләштерә барырга тиешлеге ассызыкланды. Укучыларыбызның  һәрберсе – замана баласы, аларның кызыксыну өлкәсенә компьютер технологияләре, телевизион тапшырулар тирән үтеп кергән. Өйләрендә үткәргән вакытның күбесенчә  шуларга сарыф ителүе сер түгел.  Бу мәсьәләдә гаиләдә  дөрес юнәлеш бирү кирәк. Мисалга, бала күбрәк телевизор каршында утыра икән, “Яшел планета”, “Хайваннар дөньясы” кебек каналларга игътибар юнәлтергә мөмкин. Бергәләп, тапшырулар программасыннан сайлап, ”Яңа гасыр”,  “Карусель” кебек каналлардан яшь үзенчәлекләренә туры килерлек, интеллектуаль үсешкә файда китерерлек тапшыруларны карарга күнектерү мөһим. Барыбызга да мәгълүм, “компьютер артында утырмагыз” кебек тыюлар нәтиҗәсез кала бирәләр. Иң яхшысы, баланың телевизордан нәрсә каравын, кайсы каналны ачуын, интернетка ни максаттан керүен контрольдә тотарга кирәк. Интернет сайтларында да баланың  киңкырлы үсешен булдыруга уңай йогынты ясарлык тапшырулар, иҗади сәләтен үстерүгә кызыксыну уятырлык чыганаклар табу кыен түгел. Ата-аналарга бу хакта сыйныф җыелышларында гына түгел, шәхси консультацияләрдә дә кат-кат әйтелә.       Бүген җәмгыятебезгә белемле, сәләтле, чын күңеленнән эшкә бирелгән  һәм шул вакытта үз белемен мөстәкыйль күтәрергә, эшкә иҗади якын килә, дөрес карарлар кабул итә белүче, шәхес буларак камилләшергә сәләтле кешеләр кирәк. Андый кешене сыйфатлы белем һәм тәрбия биреп кенә формалаштырырга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфларда экологик белем һәм тәрбия.

Бу материалны әйләнә-тирә дәресләрендә кулланырга мөмкин...

Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү"

        Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешл...

Балага белем һәм тәрбия бирү

Ата-аналар җыелышында ясалган чыгыш...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...

Башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүдә сәламәтлек саклау технологияләре куллану (чыгыш)

Здоровьесберегающие технологии в начальных классах.(Выступление на татарском языке)...