Сау бул башлангыч мәктәп
классный час (4 класс) на тему

Бареева Роза Ивановна

Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде үзебез.

Башлангыч мәктәп белән

Хушлашабыз бүген без

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sau_bul_bashlangych_mktp.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сау бул, башлангыч мәктәп!

Алып баручы. Кадерле укучыларым, әти-әниләр, кунаклар! Бүген безнең мәктәптә бәйрәм – чыгарылыш кичәсе. Тагын 6 укучы башлангыч мәктәпне тәмамлады. Алар бүгеннән сабый чаклары белән саубуллашалар. Тормыш баскычларыннан бер адым югарыга күтәреләләр.

Хөрмәтле кунаклар, иң беренче сезнең барыгызның исеменнән дә балаларны шушы шатлыклы көннәре белән тәбрик итәсе килә. Бүгенге кичәбездә без сезнең белән шушы 4 ел буена өйрәнгән һөнәрләребезне күрсәтербез, рәхәтләнеп ял итәрбез.

Зилә

Нинди ямьле бүген көн!

Йөгереп урамга чыктык.

Күңелле уйлар белән

Мәктәпкә без ашыктык.

Мәктәпкә килдек сөенеп,

Тотып чәчәк бәйләмен.

Чыңлар кыңгырау моңнары

Котлап белем бәйрәмен

Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде үзебез.

Башлангыч мәктәп белән

Хушлашабыз бүген без

Бу бәйрәмне котлап яңгырасын

Ашкынулы шатлык җырлары

Күңелләрдә онытылмаслык булсын

Гөрләп үткән мәктәп еллары.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” (ноутбук)

         Зилә

Узып китте башлангычта 4 ел,

Ямансу да бүген читен дә.

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек

Ватылган да төсле, бөтен дә

Без бит үстек, безгә белем биргән

Укытучы сезнең кочакта

Авырттырып сезнең, йөрәкне без

“2” леләр алдык кайчакта

Рәмис

Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан

Өйрәттегез безне язарга сез

Тотып башта нәни куллардан

Каршы ала мине анам кебек

Укытучым сузып кулларын

Искә төшә иң беренче тапкыр

Шигыръ сөйләп басып торганым

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны

Укытучым, иң кадерле кешем

Бүләк итеп ал син бу җырны

Җыр “Укытучыма”(ноутбук)

Балачагым дөньясына

Ап-ак канатлар җигеп,

Килеп керче, укытучым,

Алга юл салыйм диеп.

Атлар да туры атласын,

Дилбегәләр нык булсын.

Без керәсе фәннең оясы

Үзенә тартып торсын. (3 тапкыр)

Укытучым күңелендә

Җылы нурлар булсын һәрчак.

Игътибарга, назларга

Мохтаҗ бит ул балачак.

Офыкларда очкан чакта

Серле фән дөньясына,

Укытучым, бик яратып

Карасын бала сиңа. (3 тапкыр).

Алып баручы. 2010 нче елның 1 нче сентябрен хәтерлисезме? Кулларыгызга чәчәкләр тотып, 1 нче сыйныфка укырга килүегез истәме? Бу көнне 7  укучы Пычак урта мәктәбенең бусагасын тәүге тапкыр атлап керде. Шушы көннәрне искә төшерик әле. Менә алар:

Мин – Гөлназ

Әле кичә генә иде кебек

Тар сукмактан сиңа ашыктым.

Әй, мәктәбем, син бит безгә маяк

Ничек итеп сине онытасың.

Сентябрьнең җылы иртәсе,

Чәчәк бәйләмнәре кулымда –

Бересе бит бүген, бересе!

Белем баскычлары юлымда.

Мин –Энҗе

1 нче сентябрь – ул көнне

Мин һаман хәтердә саклыймын.

Әй, мәктәбем, синнән гүзәлрәк

Башка җирне бер дә тапмыйм мин.

Мин – Данил

Җитәкләдек кысып әнине

Каушау хисе били күңелне,

Нәрсә көтә белем юлында?

Билгесезлек әле уемда.

Мин –  Зилә

Кулларыма чәчәк җыйдым.

Өскә матур күлмәк кидем.

Тәүге тапкыр укырга дип,

Әй, мәктәбем, сиңа килдем.  

“Әни”, - димен, -белмибез хәрефләрне,

Саннарны да яза белмибез.

Орышырлар безне кертмәсләр,

Укый белмибез, кабул итмәсләр”.

Мин – Рәмис

Әле кичә генә кебек хәтерлимен

Мәктәпкә дип йөгереп йөргәнне.

Әй, мәктәбем, мәңге онытмамын

Синдә узган рәхәт көннәрне.

Мин – Алинә

Мин дә ул көнне хәтерлим

Дәртләнеп йөргән идем.

Син, мәктәбем балачакның

Асылы дияр идем.

Мин –  Зилә

Чәчләремә ал тасмалар тагып

Кулларыма алып букчамны

Әй, мәктәбем – белем илеңә

Ачып кердем синең капкаңны.

Җыр. “Билгеләр”.(кассета)

1. Иң мактанчык, иң хурлыклы

 Беләсезме “берле” билгесе.

 Ярышларда ул беренче,

    Ә мәктәптә адәм көлкесе.

2. “2”ле дә аннан калмый.

    Мин көмеш, ди ул зур ярышта.

    Укучыга гарлек инде

    Чыдарлык та түгел хурлыкка.

3. “3”ле нәрсә - ул уртада

 Мактана алмый, тыныч тик тора.

 Медаль булса, бакыр ярый

 Ә укуда бакыр чүп кенә.

4. “4” леләрнең масаерга хаклары бар

 Әле мәктәптә.

 Ярышта  да ярап куя,

  Бакыр белән бит ул бер рәттә.

5. “5” ле, “5” ле инде, дуслар

    Кулын кысам кемнең “5” лесе.

    Тырышканнар алсын “5” .

     Ә спорт үзе “5”ле билгесе.

Алып баручы. Исәнмесез, минем шаян дуслар,

Хуш киләсез, рәхим итегез,

Кулга тотып белем ачкычларын

Йә, әйдәгез түрдән үтегез.

Кыңгырау. Миләүшә.  Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә дәштем. Ул матур иртәдә минем яңгыравык тавышымны сез йотылып тыңладыгыз. Аннары укытучы апагызга ияреп, чиста, якты класска кердегез. Дөрес утырырга, китап – дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Белем иленә сәяхәтне сез нәрсәдән башладыгыз?

Укучылар.БЕРГӘ.  Әлифбадан башладык.

Алинә.  Әлифба син барлык фәннең

Тәүге баскычы.

Син кадерле туган телнең

Алтын ачкычы.

Иң якын дусларың

Булдык гел без синең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

Әлифба, әлифба

Син минем юлдашым.

Син Белем илендә

Иң якын кояшым.  

Укытучы. Әлифба китабын зурлавыгыз өчен рәхмәт балалар, 4 ел элек сез әлифба китабын кадерләп кулыгызга алдыгыз. Ягез әле, искә төшерегез, әлифба сезгә нинди ярдәм күрсәтте.

Балалар. Рәмис Ул безне иң куанычлы эшкә, беренче тапкыр хәреф танырга, иҗекләп укырга һәм беренче тапкыр тулы җөмләләр төзергә өйрәтте.

Балалар. Данил  Туган илебезне яратырга, файдалы, эш сөючән, сәламәт, әхлаклы, кешеләр булып, үсәргә, бер-беребезгә ярдәм итәргә өйрәтте.

Укучы. Зилә Беренче укытучы күңелнең иң түрендә саклана. Кеше нинди генә үрләр яуласа да, һәрвакыт тирән хөрмәт белән беренче укытучысын  искә ала. Без, 4 нчеләрнең дә  укытучыларыбызга әйтер сүзебез бар.

Гөлназ

Укытучы апаларыбыз җитәкләп,

Алып китте белем иленә

Күңел рухын һаман баетып,

Белем сабакларын иңдерде

Белем баскычларын югарыга,

Яктылыкка таба юл ала,

Истәлекләр, татлы хатирәләр,

Күңелләрдә мәңгегә кала.

Энҗе

Әлифне таяк дип белми,

Мәктәпкә килдек,        

 Беренчедән дүртенчегә чаклы

Никадәр белдек

  Алинә      

Яхшылыклар өчен, рәхмәт сезгә,

Һәрчак шулай белем бирегез.

Шатлыктан гына елмайсын

Юмарт күңелегез.

Әлифбаның хәрефләре аша

Сукмак салдык яшәү серенә.

Әнием-беренче укытучым

Иң кадерле кешем күңел түрендә.

          Рәмис

Хөрмәтле апаларыбыз!

Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән,

Безне балагыздай күргәнегез өчен.

Безнең хисләр белән янып яшәп.

Күңелләргә шатлык биргәнегез өчен.

Ышаныгыз, сезнең исемегезгә

Бер тап төшмәс менә күрерсез.

Ялгыш адым әгәр ясый калсак,

Киңәш сорап, сезгә килербез.

Данил

Ак кагазьдәй сабый күңеленә,

Язмышларны башлап яздыгыз

Өмет тулы күпме күзләргә сез,

Яшәү чаткыларын салдыгыз.

Кайгыртып гел кеше язмышларын

Безнең янәшәдә эшлисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен,

Рәхмәт сезгә, чып-чын кеше сез!

Зилә

Укытучы язгы кояш кебек,

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сүзләрен

Сезгә телим: саулык, озын гомер,

Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен

Шәкертләрнең – тырыш инсафлысын

Яхшы гамәл, ходай рәхмәтен.

Җыр. “Иң гүзәл кеше икәнсез”. (ноутбук)

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч я сабырлык,

Сиздермичә ярдәм иткәнсез –

Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле - кыңгырау,

Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

Барысына да җавап биргәнсез –

Сез иң галим кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,

Яклагансыз тиеш урында.

Безнең өчен сез тир түккәнсез –

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Укып чыгып дөнья тануны,

Бәхетебезне эзләп табуны

Зур ышаныч белән көткәнсез –

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Алып баручы. Мәктәптә укытучы белем нигезләренә төшендерсә, өйдә әти-әниләрегез икенче мөгаллимнәрегез булды. Алар сезнең белән укыды, санады, гомумән мәктәп тормышы белән яшәделәр. Үзебезнең әйтәсе сүзне әти-әниләргә дә әйтик.

Зилә

Әти-әниләребез! Менә без дә башлангыч сыйныфны тәмамладык. Сез бөтен көчегезне безне тәрбияләүгә бирәсез. Безнең белән куанасыз, безнең белән кайгырасыз. Рәхмәт Сезгә барсы өчен дә. Сезгә һәрчак ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез.

Энҗе

Сез булганда без дә бәхетлебез

Бөтен яме сездә дөньяның.

Сәламәтлек, тигез тормыш,

Бәхет тели ул һәм кызларың.

Җыр. “Пар канатым” Зилә

Алып баручы. балалар, мин әле сезне болай гына үз янымнан җибәрмим. Сез башта миңа “Имтихан” тапшырачаксыз, шуннан соң мин сезгә махсус таныклык бирермен, таныклык алгач кына 5 нче сыйныфка күчә аласыз.

Сез барыгыз да имтиханны гел бишле билгеләренә генә тапшырдыгыз, шуның өчен сезгә дипломнар тапшырыла, киләчәктә кулларыгызда яратып сайлаган һөнәрләрегезнең чын дипломнарын алырга насыйп булсын сезгә.

(Укучыларга грамоталар, сертификатлар тапшырыла)

Беренче укытучы.

Әле кайчан гына сез мәктәп бусагасын атлап кердегез. Барысы да беренче иде – беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче укыган сүзләр, беренче шатлыклар, беренче борчулар. Шулай белем үрләрен яулый-яулый 4 ел сизелми дә үтеп китте. Шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак иде. Инде менә аерылышу мизгелләре килеп җитте. Үземнең сезгә булган барлык теләкләремне, бу минутларда миңа никадәр ямансу икәнлеген сезгә багышланган шигырь юллары аша җиткерәсем килә.

Кайчан гына әле күбәләктәй

Ашкынып килдегез мәктәпкә.

Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн

Яңалыклар тулы дәрескә.

Үтте бик күп айлар, үтте еллар

Күз алдында үсеп җиттегез.

Белем үрләренә омтылдыгыз

Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.

Башлангычта канат ныгыттыгыз

Хәзер инде очып китәсез

Шатлык, куаныч, изге күңел белән

Каршылагыз һәр көн иртәсен.

Эшләрегез һәрчак уңай булсын

Изге хисләр минем йөрәктә.

Хәерле юл сезгә, укучыларым

Каламын мин шушы теләктә.

Бәхетле, сәламәт булыгыз.

(Котлау өчен сүз әти- әнирләргә бирелә.)

 Җыр.“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”

          Алып баручы.

Башлангыч сыйныфларда сез укырга, язарга, мәсьәләләр чишәргә өйрәнеп кенә калмадык, ә төрле бәйрәмнәр дә үткәрдек. Шул бәйрәмнәрдә матур итеп җырларга, биергә өйрәндек. Ә хәзер күңелле тәнәфес.

(Концерт номерлары).

1.Җыр “Мәктәп”.

Без яраткан бер бина ул

Һәрберебез күңлендә.

Белем чишмәбезнең башы

Гомеребез күгендә.

Мәктәп, мәктәп, сиңа бу җыр

Мәдхия булсын инде.

Мәктәп, мәктәп сине кочар,

Кочагымның җыр иле.

Тормыш бездән кемнәр ясар

Без әлегә өлгеләр.

Алда кемнең кем булуын

Безгә мәктәп билгеләр.

Язмыш диләр үзе белә

Безнең ниләр күрәсен.

Ә мин һаман сиңа укыйм

Изге теләк сурәсен.

  1. Кызлар башкаруында бию.
  2. Җыр “Бәхет кошы”
  3.  Татарча бию

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта проект методы.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.   Проект эшчәнле...

Сау бул,башлангыч!

Внеклассное мероприятие для 4 класса....

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта  бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....

Сау бул, башлангыч - сыйныфтан тыш чара.

Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага “Сау бул башлангыч!” дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән, технология дәресендә укучылар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә о...

Выпускной вечер в начальной школе "Сау бул, башлангыч!"

Сценарий выпускного вечера на татарском языке "Сау бул, башлангыч"...

Выпускной вечер в начальной школе "Сау бул, башлангыч!"

Сценарий выпускного вечера на татарском языке "Сау бул, башлангыч"...