Сценарий на 8 марта
методическая разработка на тему

Фаизова Инзиля Ильфировна

Татарча

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_martka_bagyshlangan_stsenariy.docx35.59 КБ

Предварительный просмотр:

                   8 Мартка багышланган сценарий.

Э: Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Яз ул өметләр һәм аңлаешсыз ниләрдер көтү вакыты, омтылулар, ашкынулар вакыты… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр? Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер?

Р:                                Март аенда, кар өстендә,

                                     кояш нурлар уята -

                                    Яз килэ каршы алыгыз -

                                    Дигән хәбәр тарата.

                                    Без беләбез, җылы язның

                                    Иң беренче бәйрәме -

                                    Әниләр, әби-апалар

                                    Хатын кызлар бәйрәме!
Хор.,Бер кыз бала жыр чыгарган!


Э.
 Хәерле көн, кадерле әниләр, хөрмәтле укытучы апалар һәм кызлар! Без бүген монда 8 нче март-халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәргә җыелдык.

Бәйрәмнең тарихы 1857 нче елдан башлана. Ул вакытта Нью-Йорк тегүчеләре кечкенә хезмәт хакына канәгатьсезлек белдергән. Нәкъ 8 нче март көнне шәһәрдә массакүләм демонстрациягә чыгалар.

Р. Әлеге көнне рәсми төстә бәйрәм итүгә исә Германия революционеры Клара Цеткин сәбәпче. Россиядә 1965 нче елдан 8 нче март рәсми төстә ял көне.

Э. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Сезнең барыгызны да шушы якты  язның беренче бәйрәме белән тәбриклибез. Йөзләрегездән һәм күңелләрегездән шатлык хисләре китмәсен!

Р. Җир шарының ак бәхете өчен

                                    Яратылган җәүһәр, алтын сез.

                                     Кешелекнең иң зур зиннәте-сез,

                                     Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз!

Э. Җир йөзенең бөтен матурлыгын

                                    Килә бүген бүләк итәсе.

                                    Дөньядагы матур сүзләрнең дә

                                    Иң җылысын килә әйтәсе.
Балалар.Денис,Азалия,Айнур
Денис:   Тузаннарны сөртеп чыктым,

Коедан су китердем,

Әни эштән кайтканчы дип,

Бөтен эшне бетердем,

Азалия: Бүлмәләрне җыештырдым.

Бар җир ялт итсен әле,

Үзенең бәйрәмендә бер

Әни дә ял итсен әле.

 Айнур :  Елмайса, йөзеннән анлыйм 
Энкәемнен теләген. 
Дөнья кинлегенә тиңлим 
Энкәемнен йөрәген.
Руслана: Энкәй, сиңа буләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын, 
Энкәем, гомерләрең.
Разиль: Ай нурыннан да нурлырак 
Әнкәемнен йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Энкәемнен сүзләре.

Хор.,Зореньки краше!

Сирень             

Әни - җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең  кылган  изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?

Көннең яктылыгы-кояшта,

Күкнең матурлыгы-йолдызларда,

Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.

Сезне бөтен җир йөзен бизәгән  язның беренче бәйрәме - 8 нче Март белән белән тәбрик итәбез. Кадерлик без  хатын-кызны, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!

Сезнен каршыгызда: 2 кл. Мама(шарики)
 

    Денис:  Кем дөньяга кеше бүләк итә?

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

Алсу: Кемнең  күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы.

Шатлыкларын башкаларга бүлә

Кайгыларга түзем, сабырлы

Шамиль: Кем елмая җәйге таң аткандай

Балкып китә шунда ук тирә-як.

Нәфисле гөлләр сокланырлык

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

1 кл.-татар бию

Разиль:  Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә-

Бу  бәйрәм дөньга килгән

Кояш нуры сибәргә.

Руслана: Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

Денис: Бүген бездә  хатын-кыз бәйрәме,

Шатлык җыры илем күгендә.

Әниләрне бәйрәм белән котлап,

Кошлар җырлый туган җиремдә. (кошлар тавышы)

Камила: Өй түрендә гөлбакчада

Җырчы кошлар сайраша

Бүген-әниләр бәйрәме,

Бүген-зур бер тамаша

Сезнен каршыгызда узенен моглы кучтэнэче белэн бэлэкэй сандугач Айнур


   Разиль:        Мәктәп  бүген гөрләп тора,

Шаулап тора,  күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

         Бүген әниләр бәйрәме! Тик бүген әниләр генә бәйрәме түгел – бүген әбиләр, апалар һәм сеңелләр бәйрәме дә.

  Камила:      Кадерле әниләребез,

Чал чәчле әбиләребез,

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

4 кл. Жыр Оладушки

 Разиль:        Хөрмәтле әниләр, апалар, әбиләр! Без бүген бәйрәм кичәсенә җыелдык. Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез. Сезгә бүген матур җырлар, шигырьләр бүләк итәрбез. Уеннар уйнарбыз. Сез дә безнең белән уеннарга катнашыгыз, күңел ачыгыз.

  Денис:       Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Сезне котлап 2 кл. Крутые парни

  Денис:         Туган ил, Ана, Икмәк –

Бөекләрнең, бөеге.

Әнә шуларга сыенып,

Без яшибез сөенеп.

Данил:           Әни безне тудырган,

Әни безне үстергән.

Ана сөте гомерлеккә

Җитә торган көч биргән.

Камила:        Авырсаң, янда тора ул

Төн буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый, саклый.

 Шамиль:        Җиңеләйткән кебек әнкәй

Безнең һәрбер сулышны,

Өлкән яшькә җиткәндә дә,

Без әнигә бурычлы.

3 кл. Сегодня мамин праздник

Азалия:        Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш – суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

  Денис:         Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап, әбием!

Сэхнэ турендэ 2 класс башкарыуында татар биюе

Разиль:        Көнгә ничә тапкыр «әнкәй» дибез,

Рәхәт тә соң «әнкәй» диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр!

Денис:        Яңгырасын көйләр, шат көлүләр,

Тирә - юньгә бүген таралсын,

Кемнәр болар бәхетлеләр диеп,

Хормэтле хатын кызларыбыз” Бэйрэм булэге итеп Загидуллина Регина башкарыуында жыр кабул итегез.

Хормэтле дуларыбыз” Бэйрэмебезнен 1 олеше тэмам, э хэзер икенче олешкэ кучэбез!

Хәзер була КВН –

Гаҗәп күңелле уен.

Менә безнең кызларыбыз

Үзара көч сынаша,

Менә булыр тамаша.

Әйдәгез, кул чабып, әниләребезне сәхнәгә чакырыйк. Алар:

1.Хафизова Ралина Радис кызы 11 класс

2.Тимергалиева Эльвина Ильфир кызы 8 класс
3. Исламова Зарина Радмир кызы 5 класс

4. Исламова Юлия Альфит кызы 6 класс

5. Гайсина Ирина Илгиз кызы 7 класс

6. Зиялдтдинова Чулпан Марат кызы 9 класс

Хөрмәтле укытучылар, ир – егетләребез, нәни дусларыбыз! Бүген сезнең алда мәктәбебехнең иң акыллы, иң матур, иң уңган, иң булган кызлары үзләренең осталыкларын күрсәтер. Сезнең аларны хуплавыгыз бик тә кирәк.

^ Ярыш булгач, хөкемдарларсыз булмый. Жюрига иң гаделләрне сайлыйк әле.

Хэр очрашу танушудан башлана

 I бәйге.  Ул “Таныш булыйк!” дип атала. Хәерле сәгатьтә! Башладык! Таныш булыйк!” (Кызларыбыз үзләре белән таныштыра. Исем, фамилия, һөнәре, яраткан шөгыле, ризыгы, тормыштагы девизы, кешеләрдә хөрмәт ителгән сыйфатлары турында кыска, аңлаешлы итеп әйтеп бирергә тиешләр)

II бәйге.  Шушы шарларга 1 минутта кеше башы рәсеме ясагыз. Кемнең матуррак һәм  күбрәк килеп чыгар икән.

3 бәйге.   Сез кытай, япон,  чуваш, якут, мари телләрен яхшы беләсез дип ишеттек. Тикшереп карыйк әле. Сезгә татар халык җыры “Әпипә”не  тәкъдим итәбез. Астына сызылган сузык авазларның  урынына    а хәрефен – беренче гэ,  о хәрефен – икенче гэ, и хәрефен - өченче гэ, ү хәрефен - дүртенче гэ, ө хәрефен - бишенче кыз  куеп җырларга кирәк.

 4 бәйге.  “Тәм-том рекламасы”. Бәйгедә катнашучы уңган кызларыбыз өйдә әзерләгән ризыгын “тәмле” сүзләр ярдәмендә тәкъдим итә.

5 бэйге. “Прическалар парады”

Чәчләремне шаян җилләр
Уйнап сүтәләр:
Тын дулкыннар йөрәгемне
Назлап үтәләр.

Чәчне үстерү генә түгел. Аны матур итеп йөртә белергә дә кирәк!

2 класс Азалия башкарыуында жыр “Эниемнен кочагы”

6 бәйге.  Хәзер сезгә  төрле предметлар күрсәтәбез. Сез шул предмет  булган җыр җырларга тиеш (бер куплет яки берничә юл)      Бер әнигә бер предмет кәрсәтелә. Белмәсә икенче әни җырласа да ярый

7 бәйге Фикер йөрт дип атала. Сезгә сораулар бирелә. Беренче сорауга җавап бирә алмасагыз, икенчесенә, я өченчесенә җавап бирергә мөмкин.

1. - аны әниләр ясый;

- ул бөтен өйләрдә дә бар;

- зур да, уртача да, кечкенә дә була.

- усал малайлар аның белән сугыша;

- әниләр аның белән уйнамаска куша;

- авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игъ- ул йомшак та, бик    йомшак  та була;

- ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата  (мендәр)

2. - ул элек чит илдә генә иде. Хәзер бездә дә гадәткә керде;

    - аны гәҗиткә басалар;

    - телевизордан да күрсәтәләр, радиодан да сөйләп торалар;

    - ул озын да, кыска да була;

    - аның әллә ни  файдасы юк инде, әмма кайбер кешеләргә бик кирәк;

    - ул булмаса, аларның әйберен сатып алмыйлар;

    - берәр нинди кызык кино карый башласаң, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр            (реклама)

3. –ул бер дә искерми, яңара гына бара;

   - аны бөтен кеше ярата;

   - аннан башка тора алмаучылар да бар;

   - ул елата, моңландыра, күңелне дә күтәрә;

   - ял иткәндә дә кирәк;

   - балаларны йоклатканда да кирәк  (җыр, көй, моң)

8 бәйге . «Кем күбрәк чәчәк җыя?» дигән уен

Музыка уйный башлагач, идәндә  сибелгән  чәчәкләрне җыярга кирәк. Кемнеке күбрәк, шул җиңүче. (күзләр бәйләнгән)

9 бэйге.  Аерым булдырасыз икэн. Э бергэ ничек эшлисез икэн?Бэйрэмебездэ стенгазета чыгарып алабыз.

Уен “Колобок”

Р: Ә хәзер сүзне гадел хөкемдарларыбызга бирәбез. Рәхим итегез.(жюри һәр ярышта иң уңган, иң булган кызларны билгели)
Э:. Катнашкан кызларыбызга чын күңелдән рәхмәт әйтеп. Җиңүчеләребезне котлыйбыз! Рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

9 класс “Скетч”

Азалия:        Биедек тә, җырладык та,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап алдык,

Матур көйләр көйләдек.

Рауш.Ф:        Бәйрәм киче бетеп килә,

Әниләргә әйтик шуны:

Сәламәтлек, бәхет телик,

Һич белмәсеннәр борчуны.

 Разиль :        Бәйрәмегез котлы булсын,

Языгыз шаулы булсын,

Йөзләрегез нурга тулсын,

Кояштай балкып торсын.

Эльв Р:        Тагы гүзәлрәк таңнар

Уянсын туган җиргә.

Әниләр! Кояш Гомере

Телибез бүген сезгә!

Айнур: Хөрмәтле әниләребез, кызлар, укытучы апалар! Сез безнең өчен иң кадерле кешеләребез. Һәрвакыт яшь, озын гомерле булыгыз, тазалыкта яшәгез, кайгы-хәсрәтләр сезне читләтеп үтсен. Дөньяда сез булганда, без дә бәхетле булып яшибез. Сау булыгыз!  

Бэйрэмебезне энилэр турында жыр белэн тамалайбыз

2-4 класс (фото)

Мама, будь всегда со мною рядом!



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "8 Марта - день торжественный, день радости и красоты"

Сценарий "8 Марта - день торжественный, день радости и красоты"...

Сценарий 8 марта-праздник мам и бабушек.

Поздравления для своих близких готовят ребята, украшают класс к празднику, готовят подарки своими руками ....

Сценарий 8 марта

методическая разработка праздничного мероприятия посвящённая 8 марта в реабилитвционном центре для несовершеннолетних детей....

Сценарий " 8 Марта"

Сценарий составлен для 1 класса. Этот праздник очень любят дети и родители, всегда проходит в теплой, искренней обстановке....

Сценарий 8 Марта.

Представленый сценарий был разработан и проведен учащимися 2 класса  как открытое мероприятие для учащихся всей начальной школы. Ознакомьтесь. Буду рада, если,  предложенный мной материал, о...

сценарий 8 марта

Сценарий праздника 8 марта (концерт и конкурсная программа)...

Сценарий 8 Марта. Концерт для мамы "Цветик семицветик".

8 Марта – самый нежный  праздник. Праздник бабушек, мама и девочек. И не случайно этот праздник отмечают весной. Солнышко и мама согревают нас. Весна и мама ласкают нас. Как же не любить ВАС, наш...